Мәдәни җомга

СӘХНӘ НУРЫ ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯ

Гөлсем Болгарская... Әлеге затлы актриса хакында аның чордашларыннан калган истәлек язмалар, сәхнәдәшләренең хатирәләре күпне сөйли хәзер. Менә аларның кайберләре. "Татар театры үзенең 10 еллык хәятында хатыннардан фәкать ике артистканы тәрбия кыйлып үстерде. Бу артистларның беренчесе Сәхибҗамал туташ Гыйззәтуллина булса, икенчесе, шөбһәсез, Өммегөлсем ханым Болгарскаядыр. Ул, чын мәгънәсендә, безнең милли сәнгатькәребез....

Гөлсем Болгарская... Әлеге затлы актриса хакында аның чордашларыннан калган истәлек язмалар, сәхнәдәшләренең хатирәләре күпне сөйли хәзер. Менә аларның кайберләре.
"Татар театры үзенең 10 еллык хәятында хатыннардан фәкать ике артистканы тәрбия кыйлып үстерде. Бу артистларның беренчесе Сәхибҗамал туташ Гыйззәтуллина булса, икенчесе, шөбһәсез, Өммегөлсем ханым Болгарскаядыр. Ул, чын мәгънәсендә, безнең милли сәнгатькәребез. Яшь театрыбызның авыр минутлары, шуның илә бәрабәр иң матур дәверләре Болгарскаяның исеме илә нык баглыдыр. Киләчәктә татар театрының тарихын язучы булса, ул тарихның иң башына, иң шәрәфле сәхифәсенә, шөбһәсез, Болгарскаяның да исемен куячаклар". Театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам 1917 елда шу­лай язган.
Ә милләтнең күренекле улы Мулланур Вахитов 1914 елда ук аны Габдулла Кариев белән бер рәткә куеп, "яңа тормышның ягымлы нурлары, үз-үзләрен аямыйча армый-талмый эшләүче сукачылар, чәчүчеләр", дип атый. Ул моны актрисаның бенефис кичәсендә куелган "Яшенле яңгыр" спектакленнән соң яза. "Талантлы артистка җитди рольләрне уйнарга сәләтле булуын күрсәтте, ул ялган пафостан, бер­нинди кычкырынулардан башка да тамашачыларга Островский героинясының азатлык сөюче шигъри табигатен ача алды. Кем белә, әгәр күңеле түрендә яшертен генә Катерина белән туганлаштыручы хисләр ярсып тормаса, Болгарская, бәлки, безгә героинясының иң эчке кичереш­ләрен җиткерә дә алмас иде", - дип искәртә ул.
Димәк, әнә шулай "караңгылык патшалыгындагы нур яктысы" булган Катерина белән тиңләгәннәр безнең Гөлсемне... Әйе, алар икесе дә - җәмгыятьтә хөкем сөргән канун богауларын өзеп, баш күтәрә алган хатын-кыз, моның җиңел түгеллеген без бүген дә беләбез... Якыннарың, талан­тың, уңышың, киләчәгең, хәтта тормышың бәрабәренә тиң булган мондый кыюлык... "Ул чакта артистка булу начар юлга басу белән бер дәрәҗәдә исәп­ләнә иде. Урамнан узганда карагруһчылар төрле начар сүзләр белән кычкырып кала иде. Балык мичкәләре арасына утырып, Идел буйлап төрле шәһәрләргә "ага" идек. Кая гына барсаң да, безне акчасызлык, ачлык көтә иде. Мең төрле хәйләләр белән спектакль куярга рөхсәт ала идек, әмма сбор аз булганлыктан, театрга, номерга һәм ашаганга түләргә акча булмыйча, эшләпә, чәйнек, кәстрүл, чынаяк шикелле нәрсәләребезне биреп калдырырга, кышкы салкыннарда җәйге пальтодан йөрер­гә, ачлы-туклы торырга туры килә иде. Без "бүген булмаса, иртәгә булыр әле" дигән өмет белән яшәдек" (Гөлсем ханым хатирәләреннән). Әйе, димәк, талантлы гына түгел, гаять көчле шәхес булып яратылган ул...
...Тәтеш ягыннан Казанга эш эзләп килгән һәм городовой булып урнаш­кан Муса Мостафинның биш балалы га­иләсендә үсә Өммегөлсем. Ярлылык аны, олы кыз буларак, 10 яшеннән эшкә җигә - ул байларга идән юа, түбәтәйләр тегә. Үзе чая, көр күңелле кыз була. Әтисе дежур торганда рус театрында кайчак спектакльләр карый. 1910 елда Казанга "Сәйяр" труппасы гастрольгә килгәч, әтисеннән качып кына Гөлсем дә иптәш кызы Зәйнәп белән беренче тапкыр татарча тамаша карарга бара. "Көнче ир" һәм "Хатыннар эше" дигән спектакльләрдә Г.Кариев, Н.Сакаев, В.Мортазин, Б.Болгарский, С.Гыйззәтуллина, Ф.Сәмитова, Ф.Кудашева катна­ша. Зәйнәп Гөлсемне апасы Ф.Кудашева һәм артистлар белән таныштыра. Тик ул кичне Гөлсемгә спек­такль карап утыру насыйп булмый. Бер кыз ролен уйнаучы җитмәгәнлектән, уйламаганда-көтмәгәндә Кариевларның бик нык үгетләве, ялынуы аркасында аңа сәхнәгә чыгарга туры килә. "Туташ, сез беренче артистка булмасагыз, кулымны кисәргә бирәм", - ди Кариев соңыннан, аны котлап һәм рәхмәтләр укып. Менә шуннан башлана аның ярты гасырдан ар­тып киткән сокла­нырлык, бай, фидакарь сәхнә эшчәнлеге, артист тор­мышы. Ул шул ук елны Г.Кариев ча­кыруы буенча "Сәйяр" труппасы­на килә. Барый Болгарский дигән артист белән никахлаша. Соңрак артист Хәмид Колмәмәт белән гаилә кора.
Революциядән соң, "Сәйяр"нең төп көчләре һәм башка төбәкләрнең танылып өлгер­гән артистлары белән Татар дәүләт театры төзелә. Г.Болгарская милли театрның оешкан чорыннан башлап, гомер буе гел шул бер театрда эшләгән бердәнбер артист. Бу - аның көчле ихтыяры, түземлелеге, матур шәхси сыйфатлары, кешелеклелеге турында да сөйләүче дәлил. Сәхнә та­рихында беренче мактаулы исем алу­чы да ул. 1923 елда ук "Татарстанның халык артисты", ә 1925 елда исә Луначарский кулын­нан "РСФСРның атказанган артисты" дигән мактаулы исем алуга ирешә. Аның шатлыгын уртаклашып, Г.Ка­мал, Камал II, К.Шамил һ.б.лар "Сез иске гадәт-йолаларны җимереп сәхнәгә чыктыгыз да, хатын-кыз га­ләменең азатлык тарихында үзегезгә аерым рәвештә исем алырга өлгер­дегез", дип котлау язалар. Тик шу­нысы гаҗәбрәк, аннан соңгы 40 ел иҗаты өчен, 400 ләп роле өчен, гәрчә, заманның дәрәҗәле "Почет Билгесе", "Хезмәт Кызыл Байрагы" орденнары белән бүләкләнсә дә, аңа инде баш­ка исем бирелми. Юкса бит, Россия генә түгел, СССР буйлап чәчелгән та­тар халкына ел да берничә ай гаст­роль вакытларында күрсәтелгән рухи хезмәт бәяләп бетергесез. Беренче татар артисткаларыннан булган Гөлсем ханымга Россиянең генә түгел, "СССРның халык артисткасы" дигән исем дә бик урынлы булыр иде!
Г.Кутуй мәкаләсендәге юллар белән дәвам итим: "Никадәр хезмәт" һәм бер-берсенә капма-каршы булган никадәр образ... "Гроза"дагы - Кабаниха һәм "Чаткылар"дагы - Чикерткә Гыйльменисасы, "Гаепсездән гаеп­леләр"дә - Кручинина һәм "Ташкыннар"дагы - Ханзафа, "Гамлет"тагы Королева һәм "Шәмсекамәр"дәге ярлы Гадилә карчык, "Дошманнар"дагы Полина һәм "Яшь гомер"дәге Зөләйха... Йөзләрчә образ... том-том ятлаган рольләр... йокыны югалткан иҗат төннәре, бәхетле сәнгать сәгатьләре!"
Махсус театр белеме булмаган бу артисткага каян килгән шундый осталык дип уйга калыр­лык! Иҗатының баштагы чорында ук Зөһрә ("Таһир-Зөһрә"), Сөембикә ("Сөембикә"), Зөләйха ("Зөләйха"), Луиза ("Мәкер һәм мәхәббәт") кебек төп рольләрне дулкынландырырлык итеп тамашачыга җиткерә алу көчен каян алган ул?
1917 елда "Зөләйха"ның премье­расыннан соң Гаяз Исхакый үзе килеп яшь артистканың кулын кыскан, рәхмәт әйтеп тәбрикләгән. Ә матба­га "зур җанлы, көчле иманлы татар хатыны Зөләйха"ны уйнаучы турын­да шау иткән. Г.Болгарская үзе: "...Минем героиня булып китүемә, иҗади үсүемә Кариев зур игътибар бирде. Ул сәхнә эшчәнлегебездә безгә дәрт һәм ил­һам өстәүче оста җитәк­че булды. Кариев труппасының үсәчәгенә мин ышанып яшәдем", - ди. Кариев белән артистлар Казанда да, махсус Мәскәүгә барып та талантлы рус артистлары уйна­ган спектакльләрне карыйлар. Кызыксынучан, күзәтүчән, күргәнне дә, ишеткәнне дә тиз ота торган яхшы хәтерле Гөлсемгә тумыштан килгән сизгерлек, интуиция, эч­керсез табигате дә ярдәм итә. Төз гәүдәле, чибәр, сәләтле кыз­ны тырышлыгы, таланты сәхнә йолдызы ясый.
Ш.Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" комедиясен куйган Ширияздан Сарымсаков артистка турында: "Ул гаҗәеп темперамент күрсәтеп, гаять дәрәҗәдә җиңел һәм оста уйный", - ди. Бу спектакльдән сакланып калган кинокадрлар Галимәне уйнаган Гөлсем апаны җанлы итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә һәм "хәрәкәт һәм мәгънәле күз карашы аркылы гына да заман рухын, милли характерны ача алу сәләтенә ия" (тәнкыйть­че Д.Гыймранова) дигән бәяләмәне раслый. Г.Болгарская театрда сәхнәдәшләре арасында эчкерсез, гадел мөнәсәбәте белән, зирәк акылы, мәгънәле фикерләре, җылы, якты күңеле белән абруй, хөрмәт казанган, сәнгать шурасының (худсовет) актив әгъзасы булган.
Гөлсем Болгарскаяның һәм артист Хәмид Колмәмәтнең кызы Фирдәвес ханым - күренекле ком­позитор Әнвәр Бакиров хатыны - әнисе­нең талантлы артист кына түгел, кайгыртучан ана, сөекле дәү әни, кешеләр яра­тучы олы җанлы шәхес бу­луын да сөйләгән иде.
"Сәйяр" труппасы актрисасы, милли театр сәхнәсенең бе­ренче карлыгачларыннан булган Г.Болгарскаяның тууына бу көннәрдә 125 ел тулды (1891-1968). Алар нигез салган театрыбыз 110 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә.
Луара ШАКИРҖАН.
. Х.Колмәмәт, Г.Болгарская. 1918 ел.
. Гөлсем Болгарская кызы Фирдәвес белән. 1941 ел.
. Гөлсем Болгарская кызы Фирдәвеснең гаиләсе белән. Сулда утырган кияве композитор Әнвәр Бакиров.
. "Сөембикә". Г. Болгарская.
. "Алар өчәү иде" спектаклендә.
. "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклендә. Галимә - Г.Болгарская, Хаҗи - Х.Уразиков.
. "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Сәхилә.
(Фотолар Г.Камал исемендәге театр фондыннан алынды).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: