Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Сандугач тавышлы Фәридә 

Фәридә ансамбль программалары белән генә чикләнмичә, «ТӨРЕКСОЙ»га да төрк­мән җыры белән чыкты.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фәридә Сөнгатова коллективка килүенең беренче көннәреннән үк үзен хор төркеменең талантлы артисты, башлап җырлаучы итеп танытты. 


Фәридә 14нче татар гимназиясен тәмамлаганчы, 11нче музыка мәктәбен тәмамлый, нәкъ шунда укыганда, музыкага мәхәббәт уяна. Фәридәнең музыкага сәләтен күреп, ул вакытта музыка училищесында эшләгән баянчы музыкант Рафаил Шәйхиев аны музыка мәктәбенә алып бара. Фәридә мәктәпнең татар бүлегендә вокал дәресләре ала, фортепианода уйный һәм анда чакта ук музыка училищесына керү теләге уяна. Көллияттә халыкның яраткан җырчысы – Татарстанның халык артисты Ания Туишева классына эләгүенә шатланып белем ала. Остаз Ания Туишева аны академик вокалдан да, фольклордан да укытып җырлау серләренә өйрәтә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләргә теләү хыялы анда «Татар моңы» – 2009» яшь башкаручыларның халыкара телевизион бәйгесендә II урынны алганнан соң туа. Дүрт ел укыганнан соң консерваториягә керергә була, әмма вокал бүлегенә балларым җитмәде, миңа теория-композиторлык факультетына керергә тәкъдим ясадылар, ди ул. Әйе, яңа гына ачылган бу факультетта вокал дәресләре дә укытыла. Ул бик яратып Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Мурзиевада атнасына ике тапкыр дәресләр ала.

– Анда кергәнемә бер дә үкенмим, чөнки андагы дәресләр катлаулырак, белемне күбрәк бирделәр, диясем килә. Чыгарылыш экзаменнары да, диплом язулары да катлаулы һәм тирән белем таләп итә иде. Бу бүлек мине теоретик яктан бик ныгытты. Композитор Резидә Әхиярова иҗаты турында диплом эше яздым. Консерваториядә укыган вакытта ук балалар белән дә эшләдем – төрле җирдә эшләргә тырыштым, мәсәлән, Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында, төрле артистлар белән концертларга да йөри идем. Ансамбльгә килгәндә мин инде теоретик яктан да, практик яктан да әзерлегем бар иде. 

– Ансамбль зур коллектив бит, 100дән артык кеше эшли. Ул кай ягы белән тартты? 

– Татар халык җырларына мәхәббәт музыка мәктәбеннән үк килде. Мәктәптә халыкча җырлау буенча татар бүлеге бар иде. Ансамбльгә  татар моңы, татар теле, халык җырлары тартып китергәндер. Беренче көненнән үк ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм хормейстерлар ягыннан да әйбәт җылы караш иде. Хезмәттәшләр дә үз итте. Минемчә, үзең әйбәт профессионал һәм әйбәт кеше булсаң, кайда да әйбәт, үзең борын чөереп йөрмәсәң, конфликтка кермәсәң, сиңа да шундый ук караш урнаша.

– Уку йортларында сез гел ялгыз вокал белән шөгыльләнгәнсез, ә хорга яраклашуы читен булмадымы?

– Венера Хәсәновна башта ук «яраклашасың, балам», дип юатып торды. Тирә-ягыңда 20шәр ел эшләгән артистлар басып торса, ике зур профессионал җитәкчеләр кул астында, әлбәттә, җайлашасың, алар сабагын кабул итәсең.

Ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев: «Фәридә иң чибәр кызларыбызның берсе. Ул Казанда туып-үскән бала, белем алуы да Казан белән бәйләнгән. Училищеның татар бүлегендә укуы да ансамбльнең бөтен иҗат мизгелләре, татар моңы безнең ансамблебезнең күренекле артисты Ания Туишевадан кереп калгандыр, дип уйлыйм. Фәридә консерваторияне тәмамлагач  килде. Аңа бик шатландык. Бик сирәк яңгырашлы лирик колоратур сопрано тавышын «флейтовый» дисәң дә була. Андый җиңел, сандугач кебек сайрата алган тавыш сирәк очрый. Ул безгә килгәч дуэт белән яңа әсәр әзерләдек. (М.Садри, Ә.Ерикәй сүзләренә Н.Гәрәев музыкасы) А.Ключаревның җырларыннан торган попурри концертларның финалында яңгырый торган сәхнә күренешеннән тора. Бу эстрадачарак, халыкчанрак жанрда булса да, ансамбльнең стиленә, яңгырашына җылы ята торган әсәр булып чыкты. Ул аны төрле солистлар белән башкарды. Ф.Сөнгатова ансамбльдә Ключарев әсәрләрен генә түгел, халык җырларыннан озын да, кыска көйләрне дә башкара ала. Аның таланты, мөмкинлеге чиксез, төпле белемле, багажы бай. Күңелендә аның татар моңы, татар сүзе гел яңгырап тора. Ф.Сөнгатова – талантлы профессиональ артист кына түгел, матурлык бөркелеп торган бик тыйнак кеше дә.

Фәридә ансамбль программалары белән генә чикләнмичә, «ТӨРЕКСОЙ»га да төрк­мән җыры белән чыкты. Казах халык җыры да бар аның. Җ.Фәйзинең «Идел буенда» спектакленнән Фәйрүзә ариясе – лирик колоратур сопрано өчен язылган әсәрне төрле оркестрлар белән күп концертларда җырлап чыкты. Элегрәк бу әсәрне Р.Мостафин гармуннарда уйный иде. Хәзер ул Фәридә башкаруында җырда яңгыраш тапты».

Җырчы киң диапазонлы һәм оста профессионал буларак, төрле халыкларның җырларын да җиренә җиткереп, образга кереп һәр җырының милли колоритын күңел бизәкләре белән баетып башкара. Ф.Сөнгатова тулы яңгырашлы, көчле, матур тембрлы сопрано тавыш белән аерылып тора. Башкару осталыгы – хисләренең ихласлыгы һәм тыңлаучы күңелләренә тирәннән үтеп керә торган сыйфатларга хас. Төгәл интонация, стильне дөрес аңлавы, төрле жанрларны башкара алуы, нюансларны дөрес куллануы, тирән хисләрне күңел түреннән үткәреп башкаруы иң таләпчән тыңлаучыны да беренче аһәңеннән үк үзенә җәлеп итә.

Ф.Сөнгатова репертуарына татар һәм башкорт халык җыр­лары: «Зөлхиҗә», «Сакмар су», «Таштугай», «Гыйльмияза», «Зөбәрҗәт», «Кар суы» кебек озын көйләребезнең энҗе-мәрҗәннәре керә. Шулай ук бөтендөнья, рус һәм татар классикасыннан – С.Сәйдәшевның «Наемщик» музыкаль драмасыннан Гөлйөзем, Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч, Д.Вердиның «Риголетто»сыннан Джильда, Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсыннан Кар кызы арияләре, Л.Хәмидинең «Казах вальсы»н һ.б. ул сокланыр­лык осталык белән башкара. Фәридә вокаль техниканы осталарча куллану белән генә түгел, ә башкарган музыка әсәрләренең эстетик палитрасын ачып салырга сәләтле. Аның таланты, осталыгы һәм дә ансамбльдә җырчы өчен бик тә мөһим булган табигый гүзәллеге белән дә иң зур таләпле тамашачыны да сокландыра.

Ансамбльнең соңгы программасы «Туй»да ул «Кыз бала» дигән җырны башкара. Тавышы ул әсәргә бик туры килә. «Кыз бала» кәләш-киленгә җырлана торган җыр. Саф чиста поэзия бик югары аһәң белән язылган. Р.Мостафин музыкасына халыкчан сүзләрне ансамбльнең артисты Д.Вәлиуллина язды. Ул әсәр Себер туе күренешен матур  бизәп тора.

2020 елда ансамбль каршында балалар студиясе яңадан эшен башлады. Хәзерге көндә Фәридә Нурислам кызы анда вокал дәресләре алып бара. «Балалар белән эшләү – минем өчен зур тәҗрибә, бу эшкә шатланып алындым», ди җырчы.

Фәридә Сөнгатова уку елларында ук төрле конкурс­ларда катнаша: «Дуслык моңы 2013» башкорт-татар җыры халык­ара бәйгедә I-урын һәм Башкортстан мәдәният ми­нистрлыгы призына лаек була; Кырымда узган «Сөембикә варислары»нда – I урын; Казан хакимияте оештырган шәһәр конкурсы «Ягымлы яз»да I урын һ.б. яулый.  Фәридә 2021 елда яшь мәдәният хезмәткәре буларак, Россия Федерация­сенең стипендиясенә лаек булды. Ансамбльдә эшләү белән беррәттән ул эстрадада эшләргә дә вакыт таба. Республика һәм халык­ара күләмдәге концертларда да яратып, теләп чыгыш ясый.

Филүсә АРСЛАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев