Мәдәни җомга

Самими, әмма беркатлы түгел

Шундый картиналар белән ничек дөньяны яуламак кирәк? Әмма Ә.Шәймәрдәновның иҗаты беренче караганда гына самими, беркатлы тоела

Рәссам Әлфрид Шәймәрдәнов – гаҗәеп шәхес. Ул рәсем мәктәбе, училище, сәнгать институты белеме булмавына да карамастан, утыз яшендә беренче тапкыр кулына кылкаләм ала һәм картиналар иҗат итә башлый. Аңа кадәр Санкт-Петербургта Кино институтында укып, Казан кинохроникасында эшләп өлгергән булса да, якын дусларга әйләнгән хезмәттәшләреннән аерылып, бөтенләй бүтән сукмакка кереп китүдән һич курыкмый. 1990 еллар була бу. 

Совет заманында чагыштыр­мача мул тормышта яшәгән язу­чы, рәссам, көй-моң остасы да кайгыртусыз, заказларсыз калырга торганда, шуны күрәләтә торып һәм рәсем ясый белмәгән килеш мольберт янына утырырга Ә.Шәймәрдәновны ни-нәрсә этәргән икән? Дөньяны яулау, тарихта калу теләге түгелме? Бу акыллы егет мәктәптән соң нинди уку йортында укырга  теләсә, шунысына кергән булыр иде. Әмма башкалардан аерылып тору омтылышы аны кино институтына китерә...

Көн саен барып эшләрлек эш урыны бар, хезмәт хакы даими түләнә. Ә әйләнә-тирәдә – эт  баш, сыер аякка әйләнә барган заман. Юләр кеше генә әнә шулай көйләнгән, бер эзгә салынган тормышны ташлап, башына бәла ала. Хәер, юләрлеге булмаса, Казанда Әлфрид Шәймәрдәнов исемле рәссам барлыкка килмәс тә иде. Рәссамны диплом-фәлән түгел, юләрлек, хыял һәм тамашачыга әйтер сүзе булу рәссам итә. Әлфриднең башында исә идеяләр мыжгып тора. 

Моннан егерме-егерме биш ел элек әле кереп картина язар куышы да булмый Әлфриднең.  Сурәтләрен күргәч, олпат рәссамыбыз Харис ага Якупов Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләреннән Шәймәрдәновка бер бүлмә бирә һәм үзен завхоз итеп урнаштыра. Башлангыч чорда Әлфридкә бик зур ярдәм була ул. Шәймәрдәнов иркенләп иҗат эшенә керешә. Бүген аны Мәскәү генә түгел, Словакия, Испания, Латвия, Чехия белә, чөнки анда рәссамыбыз халыкара күргәзмәләрдә катнашты.

Рәссам Әлфрид Шәймәрдәновны уйлаган саен гаҗәпләнәсең. Казан бик бай тарихлы, борынгы кала булса да, Мәскәү түгел – биредә кайсы рәссамга барып ябышыр­га белмәгән күч-күч сәнгать белгечләре дә, берсеннән-берсе кәттәрәк галереялар, сәнгать аукционнары, картина, скульптураларга акчаларын кызганмаган коллекционерлар да юк. Фешин, Урманче, Харис Якупов һ.б. рәссамнарның реалистик картиналары республикабыз рәсем сәнгатенең асылын билгели. Порт­рет, пейзаж, натюрморт жанрлары зур бәяләнә. Завхоз булып эшләүче Ә.Шәймәрдәнов исә балалар мульт­фильмына охшаган картиналар иҗат итә башлый. Аюлар, пингвин­нар, этләр, мәчеләр, ябалаклар, әллә нинди экзотик пейзажлар... Җитмәсә, буяуларны бер-берсенә кушмыйча, табигатьтә булмаган ачык төсләр куллана. Ул гына җитмәгән иде, тормышта булмастай сюжетлар кора. Казанга хатыны Галаны ияртеп дөньякүләм танылган рәссам Сальвадор Дали килгән, имеш. Казансуда фонтан сиптереп, кит балыклары коена. Казан Кремле урнашкан тау итәгеннән филләр, дөяләр кәрваны үтеп бара. Зебралар крокодиллар белән мыжгып торган елганы кичмәкче. Шундый картиналар белән ничек дөньяны яуламак кирәк? Әмма Ә.Шәймәрдәновның иҗаты беренче караганда гына самими, беркатлы тоела. Мәсәлән, зебралар турындагы картинасына Әлфрид «Тормыш елгасы» дип исем кушкан. Адәм баласы да, зебра кебек, йә крокодил, йә елганың аръягындагы арыслан тешенә эләгүдән курка-курка максатына бармыймыни? Кешелек тормышында крокодил, арысланнар битлек кенә кигән. Әмма битлекле җанварлар тагын да куркынычрак. Ә бер картинада атаклы балерина Майя Плисецкая Африкада аккош биюен башкара. Ап-ак киемле балерина һәм кара тәнле кешеләрне бер картинада күрү сәер тоела. Бу картина бөтенләй Африка турында түгелдер, бәлки, сәнгатьне, мәдәниятне кирәксез күргән үзебезнең наданнарны фаш итмиме ул? Һәр картинасы әнә шундый үзенчә мәгънәле. Җитмәсә, бөтен сурәтләре зур күләмле һәм инәдәй нәзек кылкаләм белән бик нечкәләп башкарылган. 

Бүген Әлфрид Шәймәрдәнов – танылган рәссам. Шушы көннәрдә Сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында 60 яшьлеге уңаеннан картиналарыннан шәхси күргәзмә ачылышында алма төшәрлек тә урын юк иде. Реалистик сәнгать тарафдарлары, фоторәссамнар, журналистлар, язучылар күптән инде Әлфриднең якын дусларына әйләнде һәм бер экспозициясен дә калдырмый. 1997 елда ук Шәймәрдәнов Братиславада Бөтендөнья самими сәнгать күргәзмәсендә катнашты. Бүген исә татар рәссамының исеме Лондонда «Самими жанрның 15 әйдәп баручы рәссамы» каталогына теркәлгән. Беренче карашка гына самими һәм беркатлы тоела ул. Әлфрид Шәймәрдәнов - бүген Казаныбызда симими жанрда иҗат итүче рәссамнардан иң зурысы. Максаты - Казаныбызның самими рәсем сәнгатен югары дәрәҗәгә җиткереп, дөньяда таныту. Тагын бер кызык хәл – моннан ике-өч ел элек Шәймәрдәнов Н.Фешин исемендәге премиягә лаек булды. Мондый бәхет реалис­тик сәнгать тарафдарларының да бик сирәкләренә татый...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: