"Орлыктан утырткан бәрәңгегә кортлар да килми..."
Соңгы елларда авыл халкы бәрәңге уңышы начар булудан зарлана. Кемдер моның сәбәбен корылыктан, кемдер туфракның уңдырышлылыгы түбән булудан, кемдер фитофтора авыруыннан күрә. Чәчү әйләнешен сакламау аркасында да булырга мөмкин, диючеләр бар. Белгечләр исә моны бәрәңге сортының картая баруыннан күрә.