Мәдәни җомга

Рәссамнар иҗатында Тукай

Кырлай авылында Тукай музее 1971 елда нәкъ менә Горький музее җитәкчелеге катнашында оештырыла һәм 1976 елга кадәр аның филиалы да булып тора. 

1943 елда Казанда Горький музеенда беренче тапкыр шагыйрь Тукайга багышланган күргәзмә оештырыла. Ул галимнәрнең, шул исәптән Горький музее фәнни хезмәткәрләренең дә эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе була. Рус язучысы музеенда татар шагыйренә багышланган күргәзмә ачылу һич кенә дә гаҗәпләндерми. Алар – бер чорда яшәгән, икесе дә ятимлектә үскән әдипләр. Әлбәттә, күргәзмә бик күпләрдә кызыксыну уяткан. Аны татар халкының күренекле татар язучысы Ибраһим Гази да караган. 

Бүгенге көндә Горький һәм Шаляпин музее архивында әдипнең ул елларда Горький музее директоры булган Мария Елизаровага язган хаты саклана. Анда «Син – рус хатыны – Тукай күргәзмәсен оештыруга ирешә алдың. Аны музейга әйләндерсәң яхшы булыр иде», – дигән юллар бар. Язучының бу ихлас теләге тормышка ашкан. Кырлай авылында Тукай музее 1971 елда нәкъ менә Горький музее җитәкчелеге катнашында оештырыла һәм 1976 елга кадәр аның филиалы да булып тора. 

78 елдан соң, Г.Тукайның тууына – 135, Татарстан Рәссамнар берлегенең оештырылуына 85 ел тулуны билгеләп үткәндә, ­шагыйрь темасы хәзерге вакытта Горький һәм Шаляпин исеме белән йөртелгән музейга кабат әйләнеп кайтты. Күптән түгел биредә «Тукай поэзиясе аша Ватан образы» дигән күргәзмә эшли башлады. «Татарстан рәссамнарының Тукай темасына багышланган иҗаты безнең музейда күрсәтелүе символик мәгънәгә ия һәм моның үз закончалыгы бар. Күргәзмә – күптәннән килгән традициянең дәвамы», – ди бу уңайдан Горький һәм Шаляпин музее директоры Марианна Гаврилова.

Тукаебызга багышланган иҗади эшләр бихисап. Экспозициядә исә республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче танылган һәм шулай ук яшь рәссамнарның 60тан артык иҗат эше тәкъдим ителгән. Бу инде Тукаебызның тормышы һәм иҗаты кылкаләм осталарын гасырдан артык вакыт дәвамында илһамландыруы турында да сөйли. Күргәзмәгә куелган иҗади әсәрләр арасында рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре дә бар.

Татарстан халык рәссамы Виктор Аршинов һәр биш ел саен Тукайга багышланган күргәзмәләр оештырылуын, быел Казанда һәм Кырлайдагы Тукай музейларында күргәзмәләрдә шагыйрь үзе һәм аның иҗаты төрле яклап чагылдырылуын искә төшерде. Әйтик, Г. Тукай һәм аның әсәрләре Виктор Аршиновның үз иҗатында да үзәк темаларның берсе. Ул үзе шагыйрьнең каләме аша туган иҗатны кабат-кабат укуын һәм әсәр белән яңадан танышкан саен алардагы фикернең киңлеге һәм тирәнлеге үзенә алып керүе, күпмедер вакыт шул тәэсирләр эчендә яшәве турында сөйли. Бу юлы күргәзмәдә рәссамның «Тукай», «Тукайның тууы» дигән картиналары урын алган. Гуашь, тушь, акварель кебек катнаш техникада башкарылган картиналар да гаять тирән уйларга этәрә. Әйтик, «Тукай» картинасында шагыйрь­нең милләтебез киләчәге өчен борчылуы ярылып ята. Ул безне телебезне сакламауда шелтәли, дөрес булмаган гамәлләребезгә үпкәсен дә белдерә кебек. 

Күргәзмәдә шулай ук рәссамнар Рөстәм Шәмсутов, Рушан Шәмсетдинов, Мәдияр Хаҗиев, Фәрит Якупов, Ксения Зубкова, Сәгыйдә Сираҗиева, Фәрит Вәлиуллин, Елена Баймяшкина, Озад Хәбибуллин, Илнур Сираҗиев, Асия Семенова, Земфира Бикташева һ.б.ның төрле техникада башкарылган эшләре куелган. Аларда, Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән бергә, халкыбыз язмышы да төрле яклап ачыла. Рәссам Фәрит Вәлиуллин искәрткәнчә, шагыйрь­нең әсәрләрен укыганда да, милләтебезнең рухы тоемлана. Бу уңайдан рәссам Илнур Сираҗиевнең җылы төсләр белән ясаган «Әни» картинасы да җәлеп итә. Ул кайгыртучан, балалары өчен борчылып, аларны көтеп яшәүче әнкәйләребезне искә төшерә. Киләчәктә яулыгын чын татарча итеп бәйләгән кулына тәсбих тоткан, намазлы, иманлы әбекәйләребез картиналарда гына калмасын иде, дигән теләк тә уяна. Рәссам, сынчы Рөстәм Габбасовның бронзаны коеп эшләгән «Тукай» бюстында да шагыйрьнең сынаулы карашы тоемлана. Татарстан халык рәссамы Мадияр Хаҗиевнең «Кыз һәм диңгез» картинасында тыйнак, сабыр татар кызы табигать анабыз гүзәллегенең бер өлеше икәнлеген дә аңлыйбыз. Асия Семенова күргәзмәдә керамикада эшләнгән «Шагыйрь мәхәббәте» дигән эше белән катнаша. Аның нәфислеге шагыйрьнең иң нечкә хисләренә, уйларына аваздаш кебек. Кеше гыйбадәт кылырга барганда, аның җанында иң изге уйлар кабына. Озад Хәбибуллин «Гыйбадәтханәгә юл» дигән фәлсәфи картинасында исә менә шул нечкә уй-хисләрне биргән. 

Сөембикә КАШАПОВА. 
  
 Рәссамнар А.Семёнова, О.Хәбибуллин, Р.Габбасов, Г.Исмәгыйлова «Тукай» бюсты янында.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: