Мәдәни җомга

Ризаэтдин Фәхретдин туграсы

Күренекле текстолог галим, шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш танылган шәхесләребезнең тугралар шәлкемен башлап җибәргән иде. Үткән ел олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан беренче шундый тугра иҗат ителде. Ә күптән түгел Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында ачылган күргәзмәдә ул  мәгърифәтче галим, тарихчы, киң кырлы җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең өр-яңа туграсын тамашачыларга тәкъдим итте. Киләсе елга Ризаэтдин хәзрәт тууның 160 еллыгы билгеләп үтеләчәген укучыларыбызның исләренә төшереп үтү дә урынлы булыр. 

Тугра пыялада тушь һәм майлы буяу белән иҗат ителгән. Аның уртасында тугра үзе булса, өске өлешендә дин, гыйлем, мәгърифәт, тел, әдәбият, әхлак сүзләре аша Ризаэтдин хәзрәтнең тоткан кыйбласы, китапларының төп юнәлеше чагылган. Композициянең аскы өлешендә исә Р.Фәхретдинов  сүзләре: «Язу моталлагы берлән шөгыльләнү сәбәпле, кайгылар онытыла вә гомер тынычлыкта үтәдер. Бу эш олуг ганимәт».  Бу сүзләрне Ризаэтдин хәзрәт 1935 елда Финляндиядә гомер итүче бер дустына язган. Галимнең язу белән нинди кайгы-хәсрәтләрдән онытылырга теләве аңлашыла булыр. 1929 елда кабул ителгән карар нигезендә илдә дин оешмаларына, дин әһелләренә каршы аяусыз көрәш башлана. Җиде-сигез ел эчендә Татарстаныбызда революциягә кадәр теркәлгән 2550 дини оешманың 1375 е таркатыла. Татарстаннан 300 ләп, Башкортстаннан 588 дин әһеле кулга алына. 1929 елда «Асар» дип исемләнгән атаклы хезмәтенә кереш сүзендә Ризаэтдин Фәхретдин бу вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп шундый юллар язган: «...Газиз милләтем җан биреп ятканлыгы күз алдымда. Ни кайгы! Ни үкенеч! Ни хурлык һәм түбәнлек!... Өч йөз еллардан артык вакытлар вәхши урысларга, җәберләүче императорларга каршы торып  килгән, диннәрен һәм миллиятләрен, гореф һәм гадәтләрен саклауга батырлыклары вә дәртләре җиткән бу газиз кавем үз араларыннан җитешкән имансыз малайларга һәм һәртөрле исемнәр белән билгеле булган ерткычларга каршы җавап кайтарудан гаҗиз калдылар, шулай ук инкыйраз дәһшәтеннән үзләрен коткарырга көчләре җитмәде. Тыштан һөҗүм итүче дошманга күрә эчтән һөҗүм итүче дошман зарарлырак... Безнең максатлар тәмам җимерелде, кирпеч өстендә кирпеч калмады. Өмет тәмам өзелде...». 

Ризаэтдин хәзрәт кайгырып кына утырмаган, Ислам динен кысу-эзәрлекләүгә каршы булдыра алганча көрәшкән. Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Искакый, мәсәлән,  үзенең Ризаэтдин Фәхретдин вафатына карата язган мәкаләсендә большевиклар хакимиятенең Ризаэтдин хәзрәт батырлыгы аркасында тормышка ашмый калган коточкыч ялганын искә алып узган. Ризаэтдин хәзрәтне Мәскәүгә чакыртып, безнең илдә Исламга бернинди дә каршылык күрсәтелми, дигән сүзләр язылган бер кәгазьгә имзасын сырларга кушканнар. Аны ислам дөньясына таратып, үз гаепләрен яшермәкче булганнар. Бер үк вакытта православие дине патриархларына да шундый ише кәгазьләрне имзалап, аларны христиан дөньясына таратканнар. Әмма куркак, ике­йөзле атакайлар ике дә уйламыйча ялган язуга кул куеп, үз өсләренә гөнаһ алган вакытта, безнең Ризаэтдин Фәхретдин бу хыянәттән баш тарткан. “Ислам дине алдарга кушмый, мин дә ялганларга өйрәтелмәгән. Бөтен Ислам дөньясын алдарга вөҗданым, намусым кушмый”, – дип җавап кайтарган. Ул елларда хәзрәткә  хөрмәт вә ихтирам шулкадәр зур булган ки, большевиклар хакимияте хәтта аның кайбер сүзләренә колак салырга мәҗбүр була, бер иш имамнарны сөргеннән кайтара, кайбер җирләрдә берәр мәчетне яңадан ачарга рөхсәт итә. 

Хәсрәт утында янса да, Ризаэтдин Фәхретдин үзендә язарга көч тапкан һәм гыйлем туплау, аны балалар, оныклар өчен кәгазьгә теркәп калдыру эшен үзе өчен тиңсез бәхет санаган. Галимнең Финляндиягә юллаган хатын рәссам Нәҗип Нәккашка күренекле галимебез Миркасыйм Госманов табып китергән була. Әмма кылкаләм остасы Миркасыйм ага исән чакта аның хатны файдалану үтенечен тормышка ашырырга өлгерми кала һәм шуңа бик борчылып йөри. Ниһаять, Ризаэтдин хәзрәтнең бөтен калебен ачып салган сүзләр аның туграсында чагылыш тапты.

Рәссам Нәҗип Нәккашның тынгысызлыгы күпләребезгә мәгълүм. Бу юлы да ул бер тугра белән канәгатьләнмәгән, озакламый Р.Фәхретдиннең тагын бер туграсын иҗат итмәкче. Анда язылачак сүзләрне дә сайлап куйган.  «Ризаэтдин хәзрәт – безнең милли тарихыбызда зур хезмәт күрсәткән бер тарихчыбыз. Милли фикеребезнең эшләнүенә, милли омтылышыбызның гәүдәләнүенә зур бер роль уйнаган мөхәрриребез», дип язган Гаяз Исхакый. Яңа туграда әнә шул сүзләр урын алачак. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: