Мәдәни җомга

Килдебәк оныгы Рөстәм

Казанда яшәп иҗат итүче рәссам Рөстәм Килдебәков 85 яшен тутырды. Шул уңайдан һәм иҗат эшчәнлегенең 60 еллыгына багышлап Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  иҗат әсәрләреннән күргәзмә ачылды.

Рөстәм аганың гел кабатлый торган сүзе бар – «Һәр кылган гамәлең нәселеңә дәрәҗә өстәсен», дияргә ярата ул. Ә  Килдебәковлар – Идегәй морзага барып тоташкан бик борынгы нәсел. Аннан муллалар, мәгърифәтчеләр  чыккан. Рөстәм Килдебәковның иҗаты да гади генә түгел, борынгы чорлардан кайтарылган һәм, һичшиксез, нәселләрен данлый.


Килдебәковлар шәҗәрәсен татар халкы тарихының байтак билгесез сәхифәләрен яңартып, бик  игелекле эш башкарган күренекле галимебез, Бибиәсма Килдебәкованың улы Равил Әмирхан бик җентекләп өйрәнеп калдыр­ган. Аннан күренгәнчә, Килдебәк исеме белән бәйле иң борынгы документлар XVI  гасыр уртасына карый. Галим 1548 елда Иван  IV янына Ногай урдасыннан илчеләр килүе һәм алар арасында Килдебәк кенәзе дә булуы турындагы документны шәрехләп үткән. «Килдебәк кенәзе» дигән язу аша грамотада илчелекнең югары дәрәҗәсен билгеләгәннәр, дип нәтиҗә ясаган. 

Тагын Килдебәков фамилиясен Равил ага Степан Разин җитәкчелегендәге хәрби хәрәкәт белән бер вакытка туры килгән яу – татар халкының 1670 елгы   Ватан өчен сугышы белән бәйле кәгазьләрдә очраткан. Атаман Степан Разин исеменнән язылган грамота халыкны Цивильск шәһәрен яклап сугышмаска, хәрби хәрәкәткә кушылырга чакыра. «Ошбу грамотаны казак Акбирде морза Килдебәковка биреп җибәрәм, аның сүзләренә колак салмасагыз, үзегезгә үпкәләгез», дигән сүзләр дә теркәлгән. «Грамота Акбирде Килдебәковның восстание башлыклары арасында зур абруен дәлилли», – дип күренекле галим Р.Әмирхан фикерен җөпләп куйган. 

Шәҗәрәдә Килдебәкнең нәсел дәвамчыларыннан булган Шәрәфетдин мулла исеме дә зур кызыксыну уята. 1840 елда аның чакыру буенча казахлар янына баруы турында искәртелә. Нәкъ шул вакытларда Җиһангир  хан үзенең ставкасында үзәк мәктәп ача. Белем йортын оештыручы да Шәрәфетдин мулла түгелме икән, дип фаразлаган Р.Әмирхан. Хан булып хан укытучы итеп чакырган икән, Килдебәковларның казахлар белән аңа кадәр дә бәйләнештә тору ихтималы зур, дип фикерен дәвам иткән. «Җиһангир хан идарә иткән  елларда халыкны мәгърифәтле итүгә зур игътибар бирелгән. Ханлыкта мәгариф эшен башлыча татар муллалары оештырган. Хан тәхетенә утырачак Җиһангир Букеевнең балачакта үзенең дә татар мулласыннан белем алуы бик мөмкин. Килдебәковларның казах ханлыгында уку-укыту эшен оештыруда иң зур көч куюлары сөендерә», – дип галим куанычын белдергән.  

Равил Әмирхан төзегән  шәҗәрәдә  төрле елларда репрессия корбаннары булган Килдебәковларга да зур урын бирелгән. Илебезнең канлы тарихын шушы нәселнең фаҗигале язмышлары аша гына да яхшы  күз алдына китереп була. Балышлы мулласы Мөхәммәтгариф Нурмөхәммәт улы Килдебәков ике ут арасында калса да, кешелек сыйфатларын югалтмаган. Балышлыга «аклар» кергәч, исемнәре билгесез булып калган җиде авылдашы, Казаннан рус телендә газеталар кайтартып укый һәм Сталин җитәкчелегендәге Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында эшләүче бертуганы Мөхәммәтһади белән элемтәдә тора, дип мулла өстеннән шикаять яза. «Аклар» өендә тентү оештыра, ләкин Мөхәммәтгариф абзыйның хатыны кәгазьләрне яшереп өлгергән була. Шуңа да карамастан, мулланы кулга алып Благоварга илтәләр. Анда Мөхәммәтгарифне үлемнән рус рухание саклап калган, имеш. Шуннан соң озак та үтми, Балышлыга «кызыллар» бәреп керә. Мулладан шикаятьчеләрнең исемнәрен атауны таләп итәләр. Ләкин Мөхәммәтгариф авылдашларын сатмый. Ул вакытта үлемнән котылса да,  Килдебәк нәселе мулласы Мөхәммәтгарифне 1930 елда тагын кулга алып, 10 ел төрмәгә хөкем итәләр. Ул Бәләбәй төрмәсендә вафат була. 

Мөхәммәтгариф мулланың улы – укытучы Фәйзелхакны контрреволюцион троцкистлар оешмасында катнашуда гаепләп, 1937 елда кулга алалар һәм 10 ел төрмәгә хөкем итәләр. Мөгаллим 1944 елда Магадан төрмәсендә үлә. 

Мөхәммәтгариф мулланың тагын бер улы  мәктәпләрдә мәгърифәт нурын таратып игелекле хезмәт алып барган Мәхмүтне  «Совет властен бәреп төшерүгә йөз тоткан эшчәнлеге өчен»  шулай ук 1937 елда кулга алалар һәм тикшерүне  озакка сузмыйча, атып үтерәләр. 

Равил Әмирханның әнисенең абыйсы Яхъя Килдебәковны 1938 елда нахакка төрмәгә алып китәләр. Ләкин гаебен дәлилли алмагач, кире иреккә чыгаралар. 

Мулла Мөдәррис Килдебәков һәм Ногъман Сөләймановны 1930 елда утыртмакчы булалар, ләкин аларның да бәхетләре җиңә. 

Комсомол район комитеты инструкторы Мәсхут Килдебәков «Совет системасын таркату нияте белән гайбәт таратканы өчен» 1935 елда кулга алына һәм дүрт ел утырып чыга. 

Репрессия корбаннары Килдебәковлар – барысы да төрле елларда реабилитация­ләнә. Ә аларның балаларын 1941 елда сугыш мәхшәренә илтеп тыгалар, күбесе шунда яу кырында башларын сала. 

Килдебәк нәселеннән чыккан атаклы кешеләр бүлегендә галим Р.Әмирхан журналист, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтһади Нурмөхәммәт улы Килдебәковка киң тукталган. Ибрайда муллалык иткәннән соң, Һади гаиләсе белән Уфага күченә һәм «Госмания» мәдрәсәсендә укыта башлый. Ләкин мөхәррир эшенә мәхәббәте аның Оренбургтагы Хөсәеновлар типографиясенә эшкә урнашуына сәбәп була. Биредә ул «Фәлсәфә күзлегеннән дин», «Ислам һәм музыка» китапларын, «XX гасырда безнекеләр» исемле комедиясен иҗат итә. Музыка белгече Гүзәл Сәйфуллина үзенең бер мәкаләсендә Һади Килдебәковны музыка турында язган Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимов белән бер рәткә куя.   «Ислам һәм музыка» китабын язганда, Һади Килдебәков бу мәсьәләгә Мәрҗани һәм Фәхретдин карашлары белән таныш та булмагандыр әле, әмма шуңа да карамастан аның ислам һәм музыка  турындагы фикерләре атаклы галимнәребезнең язганнарына туры килә», ди. Иҗат биографиясендәге шушы сәхифә генә дә Һади Килдебәковның үз чорында никадәр укымышлы, киң карашлы кеше булганын искәртә. 

Рөстәм Килдебәковта унөч буын бабасының исеме төркәлгән шәҗәрә сак­лана. Ул Үзбәк хафиз белән башланып китә, нәсел агачын Килдебәк, Акмай, Канбирде, Тетәй, Нукай, Мөхәммәт Шәриф, Яхъя мулла, Габделҗәмил, Габделфәттах,  Мөкаддәс һәм Талут дәвам итә. Шәҗәрәдә Килдебәкнең наместник, илче булуы турында мәгълүмат бар. Бу исә галим Равил Әмирхан эзләп тапкан 1548 елда Ногай урдасыннан Иван IV янына  килгән илчелектә Килдебәк князь дә булуы турында мәгълүматка туры килә.  Рөстәм аганың Нурия һәм Наилә исемле сеңелләре бар. Наиләнең Әлфия  Ильясова исемле кызы – шулай ук рәссам. 

Мөкаддәс мулла Башкортстанның  Лаеш районы Күҗәкә авылында гомер иткән. Олы улын муллалыкка әзерләгән, кечесен Әхмәтне исә Оренбургка укытучылар семинариясенә укырга җибәргән. Башкортстан комсомолы өлкә комитеты  аны  башта Казанга, аннары Мәскәүгә белем алырга юллый. Ул инженер һөнәре алып  Казанга кайта. 16 нчы заводка эшкә урнаша. Сугыш вакытында заводта тәҗрибәле инженерлар кирәк. Әхмәтне бронь белән калдыралар. Егет Чита шәһәреннән килгән Шәмсенур Әхәтовага өйләнә һәм алар Казаныбызның Карл Маркс урамындагы йортта яши башлый.  Әхмәт укытучылар семинариясендә бик күп һөнәрләр өйрәнгән була. Скрипкада уйный, үз куллары белән төрле музыка уен кораллары ясый. Рөстәм Килдебәковның остаханәсендә әтисенең скрипкасы әле дә саклана. Әхмәт рәсемгә дә бик маһир була. Аның бу осталыгы улы Рөстәмгә күчә. Рәсем мәктәбе, сәнгать училищесы тәмамлаганнан соң, Р.Килдебәков Львов гамәли бизәү институтына барып укый. «Аңа кадәр җан дустым рәссам Зяблицев Львовка киткән иде, шуңа күрә мин дә аның артыннан барырга булдым», – дип, очрашкач,  Рөстәм ага Украинага укырга китүе турында тыйнак кына әйтеп куйды. 

Ул вакытта Казанда кырыс реализм иҗат ысулы хакимлек итә. Балтыйк буе илләрендә исә импрессионизм иҗат өслүбенә дә юллар ачык. Шуның өстенә монументаль сәнгать чәчәк ата, гамәли-бизәү сәнгате үсә. Башлангыч чор картиналарына караганда ук, Рөстәм Килдебәковның ирек сөючән һәм бик үзенчәлекле рәссам булуы күренә. Ул тормышны ничек бар – шулай кабатламый, аңа үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Картиналарга хас декоративлык, табигатьтә булмаган җете төсләр, перспектива закончалыгы, кеше фигураларының һәм тирә-юньдәге предметларның бер-берсенә үлчәм нисбәте сакланмау Р.Килдебәков иҗатын шәрек миниатюраларына якынайта. Шуңа күрә яшьтән үк дөньяга үз карашы, иҗатта үз өслүбе булган Рөстәм Килдебәков кырыс реализм белән чолгап алынган Казаннан Львовка иҗат иреге эзләп китмәдеме икән, дип уйларга нигез бар. 

Икенче курста укыганда ук, рәссам гамәли бизәлеш училищесында укучы Мария исемле бик чибәр кызга гашыйк була. Укуны тәмамлап, Казанга  Рөстәм белән бергә хатыны Мария һәм Диана исемле өч яшьлек кызлары кайта. Шуннан бирле ирле-хатынлы Килдебәковлар агылый белән тагылый кебек кайчан карама гел бергә булды, аларны аерым-­аерым күз алдына да китереп булмый. «Мария Семеновна нинди сыйфатлары белән мәхәббәтегезне яулады», дип хатыны турында сөйләгәндә моңсуланып уйга талган Рөстәм аганы сөйләштермәкче булам. 

«Гаҗәп тере табигатьле иде ул. Сызылып киткән кара кашлары беренче күргәндә үк күңелемне яулады. 61 ел бергә яшәп бер тапкыр ызгышканыбыз да булмады. Менә ике ел инде ул янымда юк, йөрәгемдә якты сурәте генә калды...»   
Әби патша заманында ук Одесса янына грек һәм болгар авыллары күчерелгән була. Мариянең ата-бабалары шуннан икән. Анда болгар һәм грек каннары кушылган. Кыз фамилиясе – Карача. Казына китсәң, Мария дә безнең кавемнән булырга мөмкин әле. Тарихтан билгеле булганча, Бөек Кобрат хан үлгәч улларының берсе Аспарух Дунай ярларына китеп үз дәүләтен кора. Дунай Болгарстаны бүген дә бар. Мария Карачаның ерак бабалары да Кобрат улы Аспарух белән Дунай Болгарстанына килгән булуы мөмкин ич.

1960 елда Казаныбызга кайткач, Килдебәковлар иҗат эшенә керешә. Рөстәм гамәли бизәү сәнгатенең мозаика, сграффито, витраж, төсле күннән аппликация, гобелен эскизлары һ.б. төрләрен кулланып, Казанны бизәү-матурлауда катнаша, Татарстанда ул вакытта гобелен буенча бердәнбер белгеч буларак, Мария Семеновна Татарстан сәнгать фондында гобелен остаханәсен, гамәли-бизәү бүлеген җитәкли, җөмһүриятебездә гобелен сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Мария Семеновнаны рәссамнар берлегенә дә иреннән алдарак 1978 елда ук кабул итәләр, соцреализм иҗат өслүбен ят күргән ирек сөючән Рөстәм Килдебәковны 1987 елда гына берлеккә алалар.  

Казаныбыздагы мозаика, сграффитоларга соклансак та, күбебез аларның авторларын белми. Баксаң, Килдебәк оныгы Рөстәм Казаныбызның йөз-сурәтенә байтак сызымнар, буяу төсмерләре өстәгән икән. «С.Бубеннов, В.Маликов, соңрак килеп кушылган В.Федоров белән алар 1960 елда, аңа кадәр утыз биш ел торгынлык кичергән  Татарстан монументаль сәнгатен торгыза башлый», – дип язган мөхтәрәм сәнгать белгече Светлана Червонная. Әмма шунысы аянычлы, Бубеннов, Маликов, Федоров, Рөстәм ага белән бергә иҗат иткән тагын бер рәссам Карамышевка аерым мәкаләләр багышланган. Мария Килдебәкова турында да зур гына  язма бар. Рөстәм Килдебәковның сграффито, мозаика, витраж, күн аппликацияләре, гобелен эскизлары Мария Семеновнага иҗатын үстерергә зур этәргеч бирә, дип сәнгать белгече Килдебәк оныгын бик зурлап язган. Әмма «Совет Татариясе рәссамнары» дип исемләнгән бу җыентыкта Килдебәк оныгына аерым урын багышланмаган. 

Шуңа күрә Рөстәм Килдебәковның иҗат әсәрләренә киңрәк тукталырга булдык. Аның Бубеннов, Маликов белән бергә «Волга» кунакханәсе фасадында ясалган «Казан – биш диңгез порты» сграффитосын, шул ук Бубеннов һәм бу юлы Федоров белән тимер юл вокзалы бинасында уртак иҗат ителгән «Казан – Татарстан башкаласы» сграффитосын чит-ят җирләрдән Казанга килүчеләр беренче булып күрә һәм татарлар югары мәдәниятле, зыялы, зәвык­лы халык икән дигән фикергә килә торгандыр. «Татарстан» кунакханәсенең банкетлар залына чәйләп алырга кергәч каюлы күн панносын күреп тагын бер сокланалар, әлбәттә. 

Күпләребез Камал театры спектакль­лә­рен яратып караса да, театр бинасы фасадындагы зур булмаган, өске өлеше кабер ташы сыман очланып килгән тәрәзә сыман зәңгәрле-аклы мозаик панноларның Рөстәм Килдебәков башкарганын белми торгандыр әле. Кол Шәриф мәчете Казан шәһәренең генә түгел, Татарстаныбызның символына әйләнде. Җомга вәгазьләренә барганда, кергәндә-чыкканда, аның да гөмбәзенә күз салсак иде. Айвар Саттаров һәм  Фәрит Вәлиуллин белән бергә аны да Килдебәк оныгы бизәгән. Моннан тыш «Төзүчеләр» сараен, Яшьләр үзәге бассейнын телгә алмыйча мөмкин түгел. Алар да Рөстәм аганың илһамлы куллары белән бизәлгән, матурланган. Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты бинасындагы мозаик панно да искиткеч матур күренә. Минзәләдә исә Рөстәм Килдебәковның бер сәнгать әсәрен ни анасын, ни мулласын санга сукмаучы замана балалары юк итеп ташлаган...

Әле шулар өстенә Р.Килдебәков хатыны белән бергә гобеленнар иҗат итә. Эскизын да үзе ясый, туку эшендә дә Мария Семеновна белән бертигез катнаша. Аларның татар театрының 100 еллыгы уңае белән бергәләп тукыган «Сәйяр» гобеленының бер буе 8 метр. Википедия электрон энциклопедиясендә белгечләрнең язуларына караганда, гобеленның тыгызлыгына карап, бер оста елы­на нибары 1-1,5 квадрат метр келәм тукый ала. Менә никадәр озак башкарыла торган авыр хезмәт икән ул рәсемле келәм туку! Килдебәковларның «Сәйяр» келәмен күпме вакыт тукуларын чамалавы кыен түгел.  Шуңа күрә Татарстанның атказан­ган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы исемнәре дә, татар әкиятләренә нигезләнеп башкарылган «Сак-Сок», «Шүрәле», «Су анасы», «Сәйяр» гобеленнары һәм татар халкы тарихына, мәдәниятенә багышланган «Арча натюрморты», «Кукмара итекләре», «Хаҗ кылучылар» һ.б. картиналары өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (хатыны Мария Семеновна белән бергә) һәм Россиянең атказанган рәссамы исеме Килдебәк оныгы Рөстәмгә бик лаеклы рәвештә бирелгән!

Хәзер гобелен мәсьәләсенә җентек­ләб­рәк тукталыйк әле. Рөстәм Килдебәков хатыны Мария Семеновна белән бергә,  беренчеләрдән булып, Татарстанга Европадан гобелен сәнгатен кертүче исәпләнә, аның бөтен биографик белешмәләрендә, сәнгать белгечләренең, шул исәптән үзебезнең татар галимәләренең бәяләмәләрендә әнә шулай язылган. Гобелен нәрсә соң ул? Һәм Килдебәковлар Европа гобеленын керткәнме, әллә үзебезнең борынгы  келәм сәнгатен кайтарганмы?

Википедиядә, гобелен кулдан тукылган төксез келәм, дип язылган. Анда танылган рәссамнарның картиналары яки берәр сурәт остасының махсус гобелен өчен иҗат ителгән рәсеме төшерелгән. Рәсемле келәм сәнгате Франция­дә, Германия, Голландия, Италиядә таралган. Россиягә исә аны Петр I керткән. Бу сәнгатьнең чын исеме – шпалер. Франциядә мануфактура тоткан бертуган Гобеленнардан «гобелен» атамасы барлыкка килеп әйләнешкә кереп киткән. 

Тагын бер үзенчәлеге шул, дөньяви картинаны кабатлар өчен бик күп, хәтта меңләгән төстәге җепләр кирәк, ә шәрык келәмнәрендә төсләр дистәләп кенә исәпләнә, димәк, Европа гобеленнарында, шәрык келәмнәре белән чагыштырганда, туку техникасы катлаулырак булырга мөмкин. Ләкин туку технологияләре, станнар тегендә дә, монда да барыбер шул ук. 

Гобелен – шул ук келәм, димәк. Анда нәрсә төшерелгән булуы әллә ни әһәмиятле түгел. Келәмне исә Европада барлыкка килгән дия алмыйбыз. Аның бик борынгы чорларда төркиләрдә пәйда булуы берәүдә дә шик уятмыйдыр. 

Ирле-хатынлы Килдебәковлар  Европа сәнгатен Татарстанга кертмәгән, үзебезнең борынгы келәм сәнгатен торгызып, анда үсемлек һәм геометрик бизәкләр урынына дөньяви картиналар төшерә башлаган булып чыга. 

Революциягә кадәр татарда рәсем сәнгате дә булмаган, диләр ич. Беренче татар рәссамнары  1917 елгы хәлләрдән соң  Казан сәнгать мәктәбендә уку хокукына ия булган, шуннан соң гына   рус халкы, Европа өслүбендә дөньяви  картиналар, скульптуралар иҗат итә башлаган, янәсе. Ләкин архео­логларның Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларыннан калган сәнгать үрнәкләрен өйрәнеп, белгечләребез күптән инде бу ахмак фикерне кире какты. 

Татар келәме мәсьәләсе исә авыр­рак тора икән. Чөнки йон тукыма тиз череп бетә, күз алдында сакланып калган үрнәкләре булмагач, келәм сәнгатенең татарда электән булу-булмавы турында фикер йөртүе кыен. Келәм – элитар сәнгать. Татар җирен басып алучылар беренче чиратта шәһәрләрдә чәчәк аткан югары культураны юк иткән. Татарларны Казанга 40 чакрым якын җибәрмәгән, Идел, Кама кебек зур елгаларга 15-20 чакрым якын аяк бастырмаган. Шуннан  сәнгать үзәкләре зур авылларда барлыкка килгән. Ә монументаль архитектура һәм аның белән бәйле бизәлеш сәнгать­ләре юкка чыккан. Келәмнең дә шул вакытларда югалуы ихтимал. Белгечләрнең хезмәтләре исә татарда келәм сәнгате булган дип уйларга нигез бирә. «Паласлар башлыча чүпрәктән ясала, чөнки татар халкы келәм тукый белми. Элек хатыннары йон паласлар тукыган. Хәзер исә бу һөнәр онытылган», – дип татар йорты ­интер­ь­е­­рын шәрехләп язган этнограф Н. Воробьев  үзенең 1930 елда нәшер ителгән «Материальная культура казанских татар» дигән китабында (249 бит). Аңлашылганча, галим татар келәмен инкяр итмәгән. «Башкорт галимнәре фикеренчә, төксез келәм – яңа чорның  I гасыры һәм II меңьеллыгы башында төньяк-көнбатыш Азия һәм көньяк-көнчыгыш Европа киңлекләрендә, шул исәптән Урта Идел буе һәм Урал алдында яшәгән күчмә кабиләләрнең  борынгы чорларда барлыкка килгән үзенчәлекле сәнгате. Без дә шул фикергә кушылабыз. Шуңа күрәдер, мөгаен, татарларның геометрик бизәкләрендә төрки халыклар – үзбәк, каракалпак, казах һәм бигрәк тә әзәрбайҗан белән башкортларның келәмнәрендәге бизәкләр белән охшашлыгы зур», – дип язган Фәридә Са­фина «Ткачество татар Поволжья и Урала» дип исемләнгән китабында (103 бит). Атаклы этнограф, сәнгать белгече Фоат Вәлиевнең  үзе үлгәннән соң кызы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова төгәлләп бетереп чыгарган «Древнее искусство Татарстана» дигән хезмәтендә  мондый юллар бар: «Археологик эзләнүләр вакытында  төкле келәм туку  ыргакчыклары табылуы болгарларның келәм тукый белүләрен искәртә», – дип язган ул (65 бит). «Асалап сугу техникасы – шәрык халыкларында борынгы чорлардан килгән төксез келәм сәнгатенең нигезе. Асалап сугу Идел буе, Урал алдында гомер кичергән төрки кабиләләрдә таралган була, алар аркылы фин-угор, рус, украиннарга күчә. Казан татарларыннан кала, аның башкортларда, Касыйм, Әстерхан, Кырым татарларында да киң таралганлыгы билгеле», – дип язган Фәридә Сафина югарыда телгә алынган хезмәтендә (64 бит).  Аның бу сүзләре дә татарда келәм сәнгате электән булган дип уйларга нигез бирә.

1949 елда Таулы Алтайдагы Пазырак курганнарының берсендә табылган келәм – дөньядагы иң борынгы келәмнәрдән санала.  Галимнәр әйтүенә караганда, ул яңа чорга кадәр V гасырга, ягъни скифләр яшәгән чорга карый. Сергей Руденко үзенең “Древнейшие в мире художественные ковры и ткани из оледенелых курганов горного Алтая” исемле хезмәтендә бу һәм курганнардан чыккан башка келәм һәм тукымаларны бик җентекләп тасвирлаган. Аларда скиф җанвар стиле ачык күренә. Татар матди мәдәнияте һәм скиф сәнгате арасында охшашлыклар байтак. Мәсәлән, моңа кадәр шул ук Пазырак курганнарында табылган күн читекнең тегелү ысулы һәм татар читегенең тегелеше охшаш булуы ачыкланган иде. Татар келәм сәнгате дә скифләр чорына барып тоташа, дип уйларга нигез бар, димәк. 

Ярый инде, Рөстәм Килдебәковның сигез метрлы келәмнәр тукыганда, башын каерып Кол Шәриф мәчете гөмбәзен бизәкләгәндә, Камал театры бинасына бөртекләп мозаика ясаганда боларны өйрәнеп утырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмаган, шуңа күрә ул үзе дә гобелен татар халкы өчен яңалык дип исәпли. Сәнгать белгечләребез соң бу мәсьәләгә ник гаделлек кертмәгән? 

Шулай итеп, кайвакыт үзебез дә сиз­мәстән борынгы сәнгатьләребезне кайтарабыз. Рөстәм ага хатыны Мария Семеновна белән, мәсәлән, беренчеләрдән булып төксез келәмебезне торгызды. Рөстәм ага – Килдебәк кенәзеннән килгән муллалар, мәгърифәтчеләр нәселенең лаеклы дәвамчысы. Үзе дә кенәз исеменә лаек затлы шәхес. Аның һәр эше аксөяк ата-бабаларына дан, шөһрәт өсти.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: