Хәрби дә, рәссам да!
Ике дистә елдан артык гомерен янгын сүндерү, кешеләрне коткару өлкәсенә багышлаган рәссам ул – Айрат Шәйдуллин
Рәссам Айрат Шәйдуллин 1973 елны ТАССРның Баулы бистәсендә туган. Баулыда урта һәм сәнгать мәктәбен тәмамлаган. 1989-1992 елларны Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесының сынлы сәнгать-графика бүлегендә белем алган. 2003-2008 елларда Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика бүлегендә укыган. 2015 елдан башлап Казанның 1 нче сәнгать мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Айрат Марсель улы... отставкадагы подполковник та әле! Чөнки ул егерме дүрт ел буе: 1995 елдан алып 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы янгынга каршы хезмәт идарәсендә, ә 2005 елдан алып 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә хезмәт иткән. Ул Екатеринбург янгын сүндерү-техник училищесын тәмамлаган. “Казанда хезмәт итә башлаган беренче көнемдә үк җитәкчелек миңа шундый бурыч йөкләде: “Син инспектор һәм шул ук вакытта рәссам да булырсың”. Эшемне төгәл башкардым, инспектор вазифаларыннан кала, балалар өчен янгынга каршы пропаганда буклетлары, календарьлар нәшер иттек, видеороликлар ясадык, янгыннар вакытында оператор булып, видеоязмалар да төшерергә туры килде. Эш буенча үз остаханәм дә бар иде. Отставкага чыгар алдыннан Казанда өр-яңа музей ачтык, ул Яруллин урамында урнашкан һәм янгын сүндерү-гамәли спорт музее дип атала”, – ди әңгәмәдәшем.
Айрат Шәйдуллинның иҗади эшләре бәйгеләрдә дә катнашкан. Әйтик, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оештырган Бөтенроссия “Искусство на службе спасения” бәйгесендә “Сынлы һәм гамәли сәнгать” номенациясендә җиңеп чыккан. Һәм “Янгыннан саклау тарихы”, “Янгын сүндерү-гамәли спорт” дивар бизәмнәре өчен “Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алтын Витязе бүләген яулаган. “Әлеге бәйгеләр безнең РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үз Мәдәният институтын ачу белән бәйле. Музыка, театр, сынлы сәнгать, кинофильмнар өчен сюжетлар, видеосюжетлар, әдәби әсәрләр... барлыгы алты номинация буенча йөздән артык эш тәкъдим ителгән иде”, – дип искә ала Айрат бу җиңүне. Болардан тыш та иҗади җиңүләре җитәрлек. Мәсәлән, 2016 елны “Арт-Сабантуй” бәйге-күргәзмәсендә ул “Вакыт чигендә” картинасы белән II урынга лаек булды. Рәссамның озак еллар буе классик көрәш белән шөгыльләнүен һәм бик күп ярышларда җиңүләр яулавын искә алып узу урынлы. “Әгәр кайчандыр сәнгать училищесына юл тотмаган булсам, грек-рим көрәше буенча бик тиз арада спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешер идем, – ди рәссам. – Гомумән, сәламәтлегем яхшы булды, шуңа күрә мин спорт белән бик тә җитди шөгыльләнә алыр идем, әмма әти-әнием һәрчак моңа каршы килде. Әтием Марсель һәм әнием Наилә һөнәрләре буенча сәнгатьтән ерак. Әтием озак еллар машина йөртүче булып эшләде, әнием исә хисапчы хезмәтендә иде. шулай да әтиебез җырлый, үзе дә җырлар иҗат итә, ә әниебез сынлы сәнгать белән хозурланырга ярата. Әниебез гомер буе яхшы китаплар җыйды, бай китапханәбез дә бар... Алар безнең рәсем ясауга хирыс икәнебезне күреп, сәнгать мәктәбендә укыттылар, өчебез дә шушы юнәлештәге училищены тәмамладык. Абыем Илшатның безгә йогынтысы зур булды. Ул бик яхшы рәсем ясый иде. Аңа карап, без дә рәссамлыкка тартылдык. Бүген исә Илшат абыебыз эшкуар, йортлар төзүче фирманы җитәкли, интерьер дизайны белән дә шөгыльләнә, картиналар да ясый. Апам Раушания Чабаксарда дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Баулыда 5 нче мәктәптә рәсем укытучысы булып эшли. Мин 2016 елдан бирле Татарстан Рәссамнар берлегендә. Үзем тәмамлаган Лениногорск училищесында узган шәхси күргәзмәмне әле дә җылы хисләр белән искә алам, андагы укытучыларыма рәхмәтлемен! Шәхси күргәзмәләрем Баулыда да, Җәлилдә дә узды”, – ди рәссам.
Айрат Шәйдуллин иҗатында пейзажлар, портретлар, тематик картиналар байтак, ә соңгы вакытларда ул акварель буяулар белән язуга өстенлек бирә башлаган. Картиналарында татар милли киемле хатын-кыз образлары да очрый. Әлеге картиналары белән рәссам милли колоритлы әсәрләрдән торган берничә күргәзмәдә дә катнашты. Ул туган якның тыныч табигате сурәтләнгән, уңай энергетикалы пейзажларны яратып иҗат итә. Билгеле, диварга сурәт ясаудан да баш тартмый. Казандагы “Айболит” медицина үзәкләре диварларындагы ләкләкләр, ана белән бала образы шулай ук күп кенә сәнгатьсөярләрнең күңеленә хуш килде инде. Останың әле тагын бер сәләтен дә искә алыйк: илһам килгән чакларда, ул кичерешләрен шигъри юлларга сала. Аларны исә Инстаграм сәхифәсендәге дуслары яратып укый.
“Рәссамлык сәләтләре балаларымда да бар. Олы кызым Анелия рәсем ясый, фотога төшерә, былтыр университетны уңышлы тәмамлап, математика, биология, химия буенча репетитор булып эшли һәм блогер буларак башкаларны үзе яшәгән Севастополь каласы, Кырым белән таныштыра. Уртанчы кызым Эвелинага – ун, улым Арсланга алты яшь, алар да балалар сәнгать мәктәбендә укый.
Менә берничә ел 1 нче сәнгать мәктәбендә олылар өчен рәсем ясау курсларын алып барам. Рәсем укытучысы булу теләгем бик көчле иде. Әмма без һәрчак әти-әни сүзен тыңладык, аларны ихтирам итәбез. Әтием янгын сүндерүче һөнәренә укырга киңәш итте. Чөнки безнең дәү әтиебез Әхмәт, Бөек Ватан сугышы ветераны, Баулыда абруйлы янгын сүндерүче булды. Соңрак ул радиода тапшырулар алып барды, аны “Баулы Левитаны” дип йөрттеләр.
“Сезнең курсларда укучылар күпме?” – дим рәссамга. “Бик күп. Аеруча сентябрьдә күбәя, көз башында рәссамлык курсында укырга йөзләп кеше килә. Сәнгать мәктәбендә олыларны рәсемгә һәм сынлы сәнгатькә өйрәтү буенча махсус курс ике елга исәпләнгән, ләкин сәләтләре, тырышлыклары булмаганнар ахырга кадәр укымый... Курс программасын мәктәбебез укытучысы Анастасия Захарова төзеде һәм ул 2015 елны бу программа белән Санкт-Петербургның RAZVITUM өстәмә һөнәри белем бирү үзәгенең “Профи” Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында катнашкан тугыз мең кеше арасында беренчелекне яулады.
Дөрес, быел менә эшем тагын да артты, IX нчы сыйныф укучыларына да дәресләр бирә башладым”.
Сүз дә юк, әңгәмәдәшем – әлеге укучылары өчен менә дигән үрнәк. Һәрчак шат, ачык, мөлаем һәм башкалар белән дустанә. Гомумән, сынлы сәнгать мәктәпләребездә ир-ат укытучылар булуы күңелле! “Мин һәрчак рәссамлыкка, укытучылык һөнәренә тартылдым, ниһаять, бу теләгем тормышка ашты. Укучыларымның алдагы көннәрдә олуг талант ияләре булып үсеп җитүләрен дә күрергә язсын”, – ди Айрат әфәнде.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Атның бер көне. 2015 ел.
Янгын белән көрәшүче. 2018 ел.
Җиләккәй. 2016 ел.
Бакчасарай иртәсе. 2019 ел.
Җылы мичтә ут дөрли. 2017 ел.
Газ-төтеннән саклау хезмәте звеносы. 2004 ел.
Тынлык. 2015 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев