Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Казанның нурлы мизгелләре

Башкаланы кем генә сурәткә төшерми, ә менә Луизаның фотолары аны шулкадәр дә матур итеп күз алдына китерергә булыша!

12 июль көнне бар дәүләтләрдә дә  Фотограф көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 2009 елны Австралия фотографы Корске Ара тарафыннан тәкъдим ителде, 2010 елдан башлап бар дөнья фотографларының  иң яхшы хезмәтләре аерым бер халыкара сайтның интерактив онлайн-галереясына да урнаш­тырылып килә.


Казан каласы фотографы Луиза Шәмсетдинова белән аның интернеттагы сәхифәсен карап чыккач танышырга булдым. Башкаланы кем генә сурәткә төшерми, ә менә Луизаның фотолары аны шулкадәр дә матур итеп күз алдына китерергә булыша! Моны социаль челтәрләрдә төрле сәхифәләрне алып баручылар да абайлап алды, шунлыктан алар да, күреп алуга ук, Луиза Шәмсетдинованың Казан фотолары белән үз битләрен бизәп куя. «Мин моңа сөенәм генә, – ди фотограф ханым. –  Ә иң шатландырганы шул – яңа фотосурәтләремне урнаштыру белән үк, миңа без бу атнада Казанга юл тотарга, сезнең эзләр буенча татар башкаласын күреп кайтырга булдык әле дип язалар. Андыйлар шулкадәр күп, әлеге хәбәрләрдән соң күңелем сөенеч белән тула».
 
Луиза һөнәри фотограф түгел, ул – исәп-хисап дөньясы белгече. Әмма аның бу талантын һәркем мактап телгә ала. 

«Нигә блог алып бара башладың, вакытың күп, ахры?» – ди кайберәүләр. Чыннан да, пандемия айларында буш вакытым күбәйде. Мөмкин булгач та, саф һава сулап, урамнар буйлап йөреп кайтырга чыктым. Шул айларда үз блогымны ачтым да инде. Башта сәяхәтләрдә төшергән фотоларымны куйдым. Чөнки мин моңа кадәр бераз чит илләрне күргән идем. Әмма төрле сәфәрләр темасы үз актуальлеген югалтканга күрә, Казанны күпләп фотога төшерә башладым. Кала тарихын көннән-көн күбрәк белә, көннән-көн күбрәк ярата барам, бу ярату хисе башкаларга  да фотосурәтләрем аша сизелеп торадыр, мөгаен... Мине күпләр аңлар булыр, блогерларның да куллары салынган чорлары була, илһам килми, вакыт юк, идеяләр аз... Ә менә миңа һәр көн хатлар юллыйлар: кемдер Казанны сагына һәм аның яхшы якка үзгәрүен күреп куана, кемдер нәкъ мин йөргән урыннарны күрергә тели. Ә иң мөһиме, кызганыч булса да, Казан урамнары буйлап үз аякларында йөри алмаучылар бар бит, алар каланы шушы фотоларым аша күзәтә.  Шуңа күрә эшем юкка түгел дип уйлыйм, – ди Луиза. – Мин шуны да аңладым: барсын да кәеф белән эшләргә кирәк. Һәм фотоларыңны башкалар фотолары белән чагыштырмас­ка. Үзеңне бары тик теге яисә бу чордагы үз-үзең белән генә чагыштырырга кирәк.  Аудиторияне үзеңә мәҗбүриләп беркетеп куеп булмый. Ул йә бар, йә юк. Таланты булганнар моны белә. Һәр талантлы фотограф та үз тамашачысын таба дип саныйм. Мин инде Казанны да, Казан янындагы бистәләрне дә, Иделне, Казансуны да, тарихи архитектуралы биналарыбызны һәм табигать күренешләрен дә күпләп төшерәм. Алдагы көннәрдә бирегә килүче туристлар өчен шушы фотоларым буенча сувенирлар әзерләргә телим, әйтик, аларны пазлларга бүлеп-бүлеп тәкъдим итәсем килә. Бәлкем, матур китап итеп тә нәшер итәрмен әле, ә бәлкем, Казанга багышланган шәхси фотокүргәзмәмне дә ачармын дип уйлыйм.

Ни гаҗәп, фотоларга төшерү күңелемне көннән-көн үзенә күбрәк җәлеп итә, ахрысы, миңа инде шушы һөнәргә үк күчәргә вакыттыр...» 

Сүз дә юк, Луиза Шәмсетдинованың зәвыгы, үз күзаллавы, сәнгати карашлары, гаҗәеп ракурсларны, кадрларны бик яхшы тоемлавы, барсы да бар, шуңа күрә аның бу планнары да тормышка ашмый калмас. Иң мөһиме: ул инде тәвәккәлләп, кулына фотоаппарат алган. Бу нисбәттән язучы Марк Твен сүзләре дә искә төшә: «Егерме елдан соң сез нәрсә эшләгәнегез өчен түгел, ә нәрсә эшләмәгәнегез өчен үкенәчәксез. Шуңа күрә төеннәрне алып ташлагыз, тын гаваньнардан чыга башлагыз. Җилкәннәрегезне юлдаш җил белән тутырыгыз. Уйланыгыз. Анализлагыз. Хыялланыгыз». 

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев