Мәдәни җомга

Европаны сокландырган Сәгыйдә

Урта мәктәпне тәмамлап Мөслим районы Метрәй авылыннан Лениногорск педагогика училищесына чыгып киткәндә, Европаны үземә каратачакмын дигән уй Сәгыйдә Сираҗиеваның башына да килмәгәндер. Метрәй авылында алар икәү. Тагын берсе - Зөлфия Мөхәммәтдинова. Икесе дә бер үк елны дөньяга туган. Икесе бер вакытта укытучылыкка укырга чыгып киткән. Ә байтак еллар үткәч, Зөлфия...

Урта мәктәпне тәмамлап Мөслим районы Метрәй авылыннан Лениногорск педагогика училищесына чыгып киткәндә, Европаны үземә каратачакмын дигән уй Сәгыйдә Сираҗиеваның башына да килмәгәндер. Метрәй авылында алар икәү. Тагын берсе - Зөлфия Мөхәммәтдинова. Икесе дә бер үк елны дөньяга туган. Икесе бер вакытта укытучылыкка укырга чыгып киткән. Ә байтак еллар үткәч, Зөлфия дә, Сәгый­дә дә җитлеккән рәссамнарга әверелгән. З.Мөхәммәтдинова - шәмаил сәнгатендә, С. Сираҗиева графика, төсле сурәттә үз иҗат стильләрен булдырган.
Сәгыйдә 1990 елдан бирле Чаллының 1 нче сәнгать мәктәбендә балалар укыта. Миллилек уянган бу чорда Чаллы рәссамнары Хәмзә Шәрипов, Рият Мөхәммәтдинов, Мадияр Хаҗиев, Хәмит Латыйпов, Ленар Әхмәтов һ.б. рәссамнар игътибарны милли тамырларыбызга юнәлтә. Без нинди милләт? Ата-бабаларыбыз кем? Шундый сорауларга җавап эзли-эзли, рәссамнар төрле төркемнәргә берләшә. 2000 елда, мәсәлән, «Тамга» төркеме барлыкка килә. Ул Чаллыныкыларны гына түгел, Казан, Башкортстан һәм Чуашстан рәссамнарын да берләштерә. Шундый рәссамнар белән аралашып, алар белән татар милләтенең тамырлары тирәнме, дигән сорауга җавап эзли-эзли, Сәгыйдә Сираҗиева да мөстәкыйль рәвештә рәсемнәр иҗат итә башлый. Һәм бервакыт үзе дә «Тамга» төркеменә кушыла. Байтак еллар иҗатташлар, фикердәшләр һәм
1 нче сәнгать мәктәбендә коллегалар булган Р.Мөхәммәтдинов һәм С.Сираҗиева көннәрдән бер көнне тормышларын бергә бәйләргә була.
«Рәссамнар Рият, Хәмзә, Мадияр, Хәмит мине кеше итте», - ди тыйнак кына Сәгыйдә ханым. Ай-һай! Үзеңдә булмаса, кемдер өйрәткән белән генә кеше булып буламы икән?! С.Сираҗиеваның рәсемнәрен берән-сәрән генә күргәзмәләрдә күреп, осталыгына шакката торган идем. Интернеттагы сайтына кереп карасам, рәсемнәрнең исәбе-саны юк. Барысы да җиренә җиткереп башкарылган. Хәзерге рәсем ясый белми торган, ләкин үзләрен рәссам дип йөрткән кайбер кемсәләрнеке төсле аннан-моннан эшләнгән халтуралар түгел! Монда Тукай шәлкеме дә, милли дастан, бәетләребезгә багышлап ясалган рәсемнәр дә, Казан ханлыгы, Болгар дәүләте турында сурәтләр дә, авыл табигатенә, хезмәт кешесенә сокланып иҗат ителгән рәсемнәр дә, Бөек Ватан сугышы турында «Хәтер» дип исемләнгән триптих та, төркиләр дөньясы да бар. Тагын ниләр генә юк! Хәтта үзенең шигырьләрен дә укырга мөмкин.
Румыниядә гомер кичерүче кырым татары Мурат Танер да Сәгыйдә Сираҗиеваның рәсемнәрен Интернетта күрә. Бу кеше ата-бабаларының туган җиреннән читтә яшәсә дә, һәр уйлаган уе газиз милләте турында. Татарлар ипи сатып алса, Интернетка кушылса, машина багына бензин салса да, инглизләр, француз, испан, алман, румыннар һ.б. кебек үк салымнар түли. Акчабызны һәр көн, һәр минут саен каерып алып торалар, үзләре татар милләте мәнфәгатьләренә төкереп карый. Ә татарның бүгенге хәле бик аяныч. Телебез үлеп бара. Акчабызны «савып», үлем түшәгендә яткан милләткә ярдәм итмәү - бик зур җинаять дип, Мурат Танер адым саен чаң кага. Румыния башкаласы Бухарест шәһәре университетында татар факультеты була торып, милләттәшебез әнә шулай төн йокыларын калдырып гасабилана. Без татар иленең мәркәзендә яшәп тә, татар факультетын ябуларына битараф кына карап тордык. Әле бер, әле икенче татар авылында мәктәпләр ябыла. Аны да колак читеннән генә үткәреп җибәрәбез, гүя безне түгел, Африка Зимбабвесындагы халыкны кысалар, ана телебезне түгел, Гренландия эскимосларының телләрен кисәләр. Мурат Танер газиз халкының ана телен саклап калу өчен төрле милләт шагыйрь-язучыларының иҗат җимеш­ләрен кырымтатар теленә тәрҗемә итеп китаплар чыгара, аларны үзебезнең татар рәссамнарының рәсемнәре белән бизи. Һәм киресенчә, татар шагыйрьләренең әсәрләрен гарәп, инглиз һ.б. башка телләргә тәрҗемәләп нәшер итә. Үзе үк «Nazar LOOK» журналы редакторы буларак, татар әдипләрен, рәссамнарыбызны дөньяда популярлаштыру өчен тырыша. Сәгыйдә Сиражиеваның рәсемнәре, мәсәлән, Мурат әфәнде нәшир иткән китапларда гына түгел, журналында да күп мәртәбәләр басылып чыга. Ә 2013 елда ул «Nazar LOOK» Европа журналының халыкара премиясенә ия була.
Мурат Танер исә нәшрият эшеннән килгән табышны Кара диңгез буенда татар университеты ачу өчен тотарга ниятли. Бөтен дөнья буенча сибелеп яшәгән милләттәшләребез, үзләре гел Казаннан гына өмет итмичә, табышларының бер өлешен генә булса да әнә шулай милләт тәрәккыяте өчен ниятләп, әзерләп торсамы! Казанда инде бер түгел, ун, егерме татар университеты гөрләп эшләр иде!
Мурат Танер кебек шәхес игътибар иткән икән, димәк, С.Сираҗиева, чыннан да, чын милли рәсемнәр иҗат итә.
Менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда Сәгыйдә ханым дөньяда татар милләте өчен көрәшчегә әверелә.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: