Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ансамбльнең энҗе-җәүһәре

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп солистларының берсе булган, матур тембрлы Алсинә Җәгъфәрова инде 13 ел буе халкыбызны "Иске кара урман", "Эңгер-меңгер" кебек озын көйләр, "Фазыл чишмәсе", "И, дүдәме, дүдәме" кебек яңгыравыклы җырлар белән сөендерә. Алсинә ансамбльгә 2004 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлап килә. Музыка көллиятендә укыганда ук...

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп солистларының берсе булган, матур тембрлы Алсинә Җәгъфәрова инде 13 ел буе халкыбызны "Иске кара урман", "Эңгер-меңгер" кебек озын көйләр, "Фазыл чишмәсе", "И, дүдәме, дүдәме" кебек яңгыравыклы җырлар белән сөендерә.
Алсинә ансамбльгә 2004 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлап килә. Музыка көллиятендә укыганда ук ул Казанда үткәрелгән төрле концертларда, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә катнаша, шул ук ансамбльнең хор группасында кайбер әсәрләрне башлап җырлаучы буларак таныла. Училищеда Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева җитәкләгән татар халык бүлегенең хоры белән дә күп чыгышларда, бигрәк тә Зур концерт залында "Кар суы", "Фазыл чишмәсе", "Сиблә чәчәк", "Зөлхиҗә", "Бүз тургай" кебек халык җәүһәрләрен башлап җырлый.
Классик вокал белемен Татарстанның танылган халык артисты, оста педагог Клара ханым Хәйретдиновада, ә халыкча җырлау ысулларын Татарстанның халык артисты, ансамбльнең хормейстеры Венера Гәрәевада алуы Алсинәгә бәхет елмаюы булгандыр. Укытучысы Клара Әкрам кызы аны училищены тәмамлаганда консерваториядә укуын дәвам итәргә киңәш бирә, әмма Алсинә күңеленә якын ансамбльне сайлый. Классикага нигезләнеп укыткан Клара ханым шәкертенең башкару осталыгын югары бәяли: "Укуын дәвам итсә, ул лирик сопрано буларак, опера яисә камера җырчысы да була алыр иде, әмма ул халыкча башкаруда да профессиональ дәрәҗәдә бит, кайсы юнәлештә иҗат итсә дә, безнең ышанычыбызны аклап килә".
Алсинә Г.Тукай музее оештырган иҗат кичәләренә дә еш чакырыла, челтерәп аккан чишмәдәй тавышы белән ул тыңлау­чыны сокландыра. Легендар ансамбльгә ул әзерлекле солист булып өлгереп килә, коллективның иҗат агымына беренче көннән үк кушыла.
Ансамбльнең баш хормейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Гәрәев: "Алсинә ансамбльгә килгәндә үк артистлык сыйфатларына ия иде. Билгеле, аңардагы табигатьтә бик сирәк очрый торган, уникаль тембрын, драматик төсмерле лирик сопрано тавышын сокланмыйча тыңлау мөмкин түгел.
А.Җәгъфәрова башкаруында З.Хәбибуллинның "Сагыну" җыры бик матур яңгырый. Шулай ук аның репертуарында асылташ булган "Бала уйнатканда" җыры ансамбль концертларында һәрвакыт яңгырый. Хор белән "Иске кара урман"ны башкарганда аның вокаль осталыгы күренеп тора. Ике ел элек яңадан торгызылган "Аулак өй" вокаль-хореографик күренешендә ул Кунак кызы ролендә "Кара урман"ны акапелла җырлый.
Алсинәдә зур профессионалга хас сыйфат -күтәренке рухтагы эчке артистлык халәте бар. Ул беркайчан да үзенә начар яки игътибарсыз җырларга рөхсәт итми. Анда һәрвакыт югары кимәлдәге осталыкка мәҗбүр иткән - үзенә карата эчке тәнкыйди караш яшәп килә. Кайчакта бу сыйфат аңа комачаулый да кебек, кайсыбер вакытларда тәнкыйтьне йомшартып, иркенлек биреп, аны ачасы килә. Бу сыйфат та зур профессионалларга гына хас"...
А.Җәгъфәрова "Җиде энҗе бөртеге" программасында хор өчен Н.Гәрәев эшкәртүендәге халык җырларыннан
"И, дүдәме, дүдәме"не башкара, "Фазыл чишмәсе" дә - аныкы гына. Бу җырны аңа кадәр Галия Гафиатуллина, соңрак Миңнегөл Зәкиева башкарды, әмма Алсинәнеке барыбер үзенчә, бу әсәрдә лирик колоратур сопрано яңгырый. "Бүз тургай" җырын да ул бик уңышлы башкара. Казанның 1000 еллык программасында озын көйләрдән "Болын" җыры сагышлы моң булып яңгырый. Нәҗип Җиһановның Роберт Әхмәтҗанов шигыренә иҗат иткән "Зарыгу" әсәрен дә җырчыбыз лирик эчтәлекне классик моң белән бирә белә.
А. Җәгъфәрованы халыкча (фольклор) җырлау юнәлешендә әзерләгән Венера Гәрәева: "Алсинәнең тавыш диапазоны бик киң, матур тембр, җиңел лирик сопрано. Мин аны ансамбльнең алдагы буын җырчыларыннан Ания Туишева, Миңнегөл Зәкиеваларның дәвамчысы, дияр идем", дип бәяли.
Алсинә авылда туып-үскән бала буларак, табигате белән эшчән-тырыш. Ул һәр җырның образына кереп, аның эчтәлеген җиткерә белә. Телевидениеләрдә, радиоязмаларда катнашырга вакыт таба.
А.Җәгъфәрова ансамбль белән күп илләрне - Испания, Бельгия, Төркия, Франция, Мисыр һ.б. йөреп чыкты, аларга Сара Садыйкованың "Чит илләргә чыксаң..." кебек җырлар белән бергә милли моң һәм Ана телен бүләк итте. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез дә аның башкаруында "Сагыну җыры", "Фазыл чишмәсе", "Бәйрәм бүген", "Авыл көе", "Казан сөлгесе", "Ак перчатка" һәм "Тау астында" җырларын рәхәтләнеп тыңлый.
А.Җәгъфәрова хор эчендә төзелгән квартет, квинтетларда да катнаша. ТНВ телевидениесенең "Җырлыйк әле", "Караоке татарча" тапшыруларында да халык һәм композиторларыбыз әсәрләрен башкарды. Күптән түгел радионың "Татарстан дулкынында" тапшыруында катнашып, үзен профессиональ югарылыктагы җыр­чы гына түгел, бай фикерле әңгәмәдәш итеп тә танытты. Бүгенге эстрада сәнгате, татар вокал мәктәбе турында да аның үз фикере бар: "Татар эстрадасы кызганыч хәлдә. Киң диапазонлы җырларны башкаручы эстрадачылар бармак белән генә санарлык. Эстрада үткән гасыр сәнгатенең "алтын чор"ында иҗат иткән җырчыларга кытлык кичерә. Хәзер бездә татар вокал мәктәбе юк дип тә, бар дип тә кычкырып әйтеп булмый. Чөнки музыка көллияте төп белем биштәрен бирә, әмма уку йортыннан аерылып, эстрада төркеменә кушылуга, җырчылар мәктәптә алган биштәрне дә югалта. Күпчелеге тамада булып акча суга башлады, шуңадыр мәҗлес манерасы белән алар зур сәхнәгә дә чыга... Эстрадага профессиональлек җитми..."
Филүсә АРСЛАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев