Мәдәни җомга

Җырла, егет, киереп киң күкрәгең…

Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә озак еллар мөдир булып эшләгән Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовка 80 яшь тулды.

СССРның халык артисты мәрхүм Марсель Сәлимҗанов Р.Ильясовның бер юбилей кичәсендә: «Рафаэль җырлаганда йөрәк татарча тибә башлый», дип бәя биргән иде. Үз җыры, үз моңы белән халык күңелен яулаган Р.Ильясовның җырлавын татар милләтенең бик күп күренекле шәхесләре яраткан – Б.Урманче, Х.Туфан, С.Хәким, Р.Яхин, С.Садыйкова, Ф.Кудашева, Г.Бәширов... 

Р.Ильясов беренче президентыбыз М.Шәймиевкә Башкортстанда чыккан компакт-дискын алып барган. “Нишләп алай, Р.Ильясовның дискларын уфалылар чыгара, ә без чыгармыйбыз”, дип Казанда да дискын чыгарттыра. Җырчы рәхмәт йөзеннән дискны бүләк иткәндә ул: “Син хәзер бердәнбер моңлы җырчы булып калдың”, – дип Рафаэльгә үз бәясен бирә.

Р.Ильясов иҗатына карата фикерләрне ишетү өчен мәдәниятебезнең алтын чорында яшәгән олпат шәхесләребезгә сүз бирик:

Гомәр Бәширов – халык язучысы, 1992 елда Татарстан радиосында ясаган чыгышыннан: “Моң бит ул зарлану да, кайгы-хәсрәт чигү дә, иңрәү дә түгел. Безнең Х.Бигичев, З.Сәхәбиева, З.Сөнгатуллина, Р.Ильясов кебек беренче класслы, ифрат талантлы, җырның эчтәлеген тулысынча ачып бирә алу кодрәтенә ия җырчыларыбыз бар. Без алар белән горурланабыз”.

Гөлшат Зәйнашева – шагыйрә, Р.Ильясов турында радиотапшырудан: “Рафаэль халкыбызның иксез-чиксез биниһая сагышын җырлый. Табигый, ягымлы тенор тавышы белән ул – чын мәгънәсендә халык җырчысы, халыкчан башкару остасы. Һәр җырны ул үз моңы белән баетып, чама хисе белән үзенчә башкара. Р.Ильясов – милли моңнарыбыз сагында торучы соңгы могикан кебек җырчыларыбызның берсе һәм иң хөрмәтлесе, иң затлысы”.

Йолдыз Исәнбәт – музыка белгече, “Яшьлегемә кайтыр идем” китабындагы язмасыннан: “Татар халык көйләрен башкарганда, Р.Ильясов татар музыкасының үзенчәлекләрен, аны башкару алымнарын тирән профессиональ башкаруыннан чыгып эш итә. Аның репертуары да, башкару стиле дә татар музыка сәнгатенең тирән милли традицияләренә нигезләнгән”.

Мәсгудә Шәмсетдинова – композитор, “Яшьлегемә кайтыр идем” китабындагы язмадан: “Рафаэль абый милли иҗатчы буларак татар моңына һәйкәл койды. Гомере, барлыгы белән татар рухына табынды. Р.Ильясов – татарларның З.Басыйрова, И.Шакиров югарылыгындагы моң классигы. Гомере буе үз халкының иҗат даһилыгын тоеп, шул даһилыкка көч-куәт бирә килде”.

Фәридә Кудашева – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, шул ук китаптагы язмасыннан: “Рафаэль миңа бик якын туганым шикелле. Мөрәҗәгать иткән чакларымда бик игътибарлы, ярдәмчел булды ул... Аның кешеләр күңеленә үтеп керә торган үзенчә моңы бар. Киң сулышлы, әйбәт дикцияле, күкрәккә салып җырлый торган халык улы ул – Р.Ильясов».

Мәхмүт Нигъмәтҗанов – музыка белгече, фольклорчы, профессор: “Рафаэльнең татар музыкасының чын бәясен белүе белән күп җырчылар, композиторлар иҗатын саклап калуда өлеше зур. Р.Яхин кебек бөек музыкантларыбызны яклауда, саклауда Рафаэльнең батырларча эшчәнлеге олы игътибарга лаек. Ә инде бүген Рафаэль татар моңнарын башкаручылардан иң осталарыннан булуына тамашачы күптән ышанды. Аның югары җырчы профессионалына ирешүе бер яктан шул гобой спецификациясеннән булса, икенче яктан Татарстанның бөтен иң оста җыр­чыларын күп еллар тыңлап, хәтта үзе дә сизмәстән аларны өйрәтүе (режиссер булып) нәтиҗәсендә дип уйлыйм... Мин аның башкаруын кайвакыт эталон диясем килә. Аеруча озын көйләргә карата... Рафаэльгә хәлемнән килгәнчә кирәк вакытта ярдәм итә алуым белән мин канәгать, чөнки ул чын талантлы кешеләргә юл ачты һәм шуның белән татар сәнгатендә тәрәкатьле ярдәм итте”. 

Айдар Хәлим – шагыйрь: “Әгәр бүгенге татарда иң моңлы өч бөек җырчы (И.Шакиров, Х.Бигичев) булса, аларның берсе – Р.Ильясов. Аның граждан буларак тыйнаклыгы да шул татарның таш катламнары астында түзгән милли тыйнаклыгыннан килә. Аның сәхнәгә чыгуы, сәхнәдә басып торуы, сәхнәдә яшәве – барысы да без ул. Татар ул. Татар авылының айлы өянкеләреннән, каз өмәләреннән алып катыклы ашларына, печән өсте, йорт бурау өмәләренә кадәр Р.Ильясов торганы белән гомуммилли масштабтагы татар җырчысы. Мин шушы өч җырчының замандашы, аларның якын фикердәшләре-көрәштәшләре булуым белән горурланам”.

Җырчы белән әңгәмә.

– Рафаэль әфәнде, музыка сөючеләр сезне җырчы буларак ныграк белә кебек, ә редакторлык хезмәтегез турында нәмәгълүмрәк. Сезнең төп хезмәтегез Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә башланды, 1964 елдан бүгенгә кадәр 50 ел гомерегез шунда үтте. Шушы гомер эчендә никадәр тапшыру әзерләнгән, татар музыка хәзинәсен халыкка ишеттерү өчен күпме эш башкарылган. Музыкаль тапшыруларның цикл, рубрика исемнәрен генә санау өчен дә күп кенә вакыт кирәк булыр иде. Башкортстанның күренекле шагыйре һәм әдәбият белгече Гыйлемдар Рамазанов 1992 елны “Кызыл таң” газетасының “Туганлык тудырган моңнар” мәкаләсендә болай дигән иде: «Музыкаль редакция хезмәте һич кенә дә җиңелдән түгел. Алар журналист та, тәҗрибәле музыка белгечләре дә, үзләре үк җыр-моң осталары да».

Р.И. Радиомузыкаль тапшырулар мөхәррирлеге эшенең оештыру мәсьәләләре зур көч, вакыт, белем, түземлелек таләп итә. Сәнгать советлары үткәрү, татар музыкасының бөтен матур профессиональ үрнәкләрен радиога яздырып, текстларын эшләтеп, аны худсоветка куеп фондка тапшыру һ.б. — барысы да мөхәррир эше. Радиодан яңгыраган әсәр, беренчедән, татар халкын менә шушы музыкаль казаныш­лар белән таныштыру булса, икенчедән, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен репертуар мәсьәләсендә турыдан-туры ярдәм итүнең иң гүзәл үрнәге. 

– Музыкаль тапшырулар редакциясенә килгәнче, бу эш белән таныш идегезме? Кайчан, ничегрәк бу вазифага алынырга булдыгыз?

Р.И. 50 нче еллар ахырында музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре З.Хәйруллина, М.Җиһаншина, И.Шәмсетдинов, Е.Соколовалар белән таныш идем. Чөнки анда гобой өчен композиторлар әсәрләрен, халык көйләрен өйрәнеп чыгышлар ясаганымны хәтерлим. Консерваторияне тәмамлап, Пермь опера һәм балет театры оркестрында гобойчы буларак эшләп алгач, Казаныма кайттым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Җ.Айдаров мине ансамбльгә эшкә алды. Кыска гына вакыт эчендә коллектив белән бөтен Союзны әйләнеп чыгарга, гобойда уйнарга, хорга кушылып җырларга да насыйп булды. 1964 елның ноябрендә Маһинур апа Җиһаншина тәкъдиме белән радиода эшли башладым. Ул вакытта редакция эшенә юнәлеш, радиодагы музыкаль сәясәтне дөрес билгеләүдә сәнгать советы әгъзаларының роле бик зур иде. Чөнки анда бик мөхтәрәм кешеләр: күренекле композиторлар, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар керә иде. Һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы шушы сәнгать советында хәл ителә, тормышка юллама бирелә иде. 1964 елдан 1990 елга кадәрге вакыт сәнгать советының иң актив эшләгән еллары дияргә кирәк. Шул вакыт эчендә төрле жанрларда иҗат ителгән бик күп яңа әсәрләр магнитофон тасмасына язылып, радио фондына алынды, тапшыруларда яңгырады. Шушы язмалар нигезендә төрле музыкаль программалар әзерләнде. Бөтенсоюз радиосы өчен, шул исәптән «Маяк» радиостанциясе, Башкортстан радиосы, союздаш республикалар радиосы өчен тапшырулар даими рәвештә әзерләнде. 

Радио гомер-гомергә иҗат лабораториясе ролен үтәп килде: җырчыларны, шагыйрьләрне, композиторларны, гомумән, булган талант ияләрен үз тирәсенә туплады. Бу хәл 1990 елларга кадәр, СССР таркалганчы, Бөтенсоюз радиосы юкка чыкканчы шулай булды. Редакция иҗади лабораторияне хәтерләтеп, шулай ук тыңлаучыларның, редакторларның музыка дөньясына булган карашларын киңәйтергә, белем-мәгълүматларын арттырырга да ярдәм итте.

Радиода “Музыкаль Татарстан”, әдәбият һәм сәнгать университеты тапшыруы, табышмак-концертлар, концерт-викториналар, симфоник музыка сөючеләргә — әңгәмә-концертлар, яңа язмалар һ.б. мөһим тапшырулар бар иде. Бүген дә эфирга чыгып килә торган “Осталык һәм остазлык” программасы халыкның аеруча яратып тыңлаган тапшыруларның берсенә әйләнде. Тавыш язу студиясендә языласы әсәрләрнең югары сыйфатлыларын сайлап ала белү редакция хезмәткәрләренең изге бурычы. Ә бу исә халкыбыз хәзинәсенең сафлыгы өчен башкарылган мөһим эшләрнең берсе булып кала. Музыкаль тапшырулар редакциясенә олы эшләр йөкләнелде һәм аның тиешенчә башкарылуы да таләп ителә иде. 

– Музыкаль тапшыруларны әзерләү өчен музыка белгечләре дә чакырылгандыр? 

Р.И. Әлбәттә, алардан башка мөмкин түгел иде. Республиканың танылган музыка белгечләре З.Хәйруллина, М.Нигъ­мәтҗанов, Г.Касаткина, Й.Исәнбәт, Я.Гиршман, М.Җиһаншина, К.Таҗиева, Ф.Бикчурина һ.б. ярдәм итте. Тормыш катлаулануга карамастан, музыкаль редакция бүген дә музыкаль сәнгатебез сафлыгын, аның профессиональ югарылыгын төшермәү өлкәсендә максатчан эш алып бара. Соңгы вакытларда яшь редакторлар Г.Салманова, Г.Гыйлемҗанова да шул эшләрне дәвам итә.

– Рафаэль әфәнде, шулкадәр катлаулы һәм җаваплы эш белән бергә җырлауны ничек аралаштырып бара алдыгыз, каян көч таптыгыз?

Р.И. Күп каршылыклар кичереп җырларга туры килде. Җырлавымны радио хуҗалары да бик хуплап бетерми иде. Балачактан мавыккангадыр, үсә бара җырлауга тартылырга насыйп булды. Мине музыка училищесының җыр бүлегенә алмадылар, ул вакытта миңа 14 кенә яшь иде. Шулай гобойчы булып башта училище, аннан консерватория тәмамладым. Консерватория профессоры Зөһрә Байрашева Нәҗип Гаяз улы янына алып кереп мине җырлатты. Ул — син консерваторияне гобойчы булып тәмамла, ә филармониядә син консерватория бетермичә дә җырлый аласың дип, дөрес киңәшен бирде. Һәм син җырчы да булырсың әле, дигәне бүгенгедәй хәтеремдә. Чынлап та, әкрен-әкрен генә җыр дөньясына кереп киттем. Бөтенсоюз, Бөтенроссия аттестация комиссияләренә чыгып, югары ставкалар биеклегенә ирешеп, рәсми рәвештә хокук алганмын. Казанның иң күренекле җырчылары, Мәскәүдән килгән вәкилләр утыра иде ул комиссияләрдә. Мәрхүм мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин, шушы аттестация комиссияләрендә җыр­лаганнан соң, сәхнә мәсьәләсендә миңа киң офыклар ачты. Зөһрә Байрашева, комиссия әгъзалары гаҗәеп җылы сүзләр белән аттестацион комиссияләрнең гала-концертларына тәкъдим итә иде.

Казанның иң зур сәхнәләрендә үземнең аерым концертларым белән дә, төрле төркемнәрдә катнашып та җырладым. Урта Азия, Мәскәү, Ленинградта, чит илләрдә дә зур-зур җырчылар белән бергә чыгышлар ясарга насыйп булды. Күрәсең, җырларга игътибар итеп мин ялгышмаганмындыр. Филармония һәм опера театры җитәкчеләренең бу өлкәдә мөнәсәбәтләре җырлавыма карап булгандыр дип уйлыйм. Опера театры артистлары белән Уфа шәһәрләрендә ун көнгә егермешәр концерт җырлап кайта идек. Уфа тамашачысы без килгәнче билетларны алып бетерә һәм концертлар зур уңыш белән үтә иде. Чыгышлар турында Фәридә апа Кудашева, Бәхти Гайсин, Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Бикколлар зур хөрмәт белән зур-зур мәкаләләр язар иде. Опера театрының зур җырчылары Ф.Насретдинов, З.Хисмәтуллина, Р.Билалова, В.Шәрипова белән Урал, Себер, Идел буе шәһәрләрендә җырларга насыйп булды. Опера театры директоры Михаил Боголюбов миңа яхшы мөнәсәбәттә, чөнки без алып кайткан керемнәр театр өчен бик зур ярдәм иде.

Үзебездә, үзем ничә еллар студия белән җитәкчелек итсәм дә, шунда төшеп 1-2 җыр яздырганымны хәтерләмим. Әгәр дә минем радиода язмаларым бар икән, алар Мәскәүдән бөтенсоюз радиосының тавыш язу бригадасы килгәндә, тавыш язу режиссер-редакторларының үтенече буенча җырлый идем. Әйтик, Мәскәү тавыш язу режиссеры И.Дуткевич — мин чакырып китергән җырчылар язылып беткәч: «Әйдә, Ильясов, хәзер инде үзең җырлап кара», ди иде. Редактор буларак җырчыларны китерү, аларга расписание төзү, планнарын раслаттыру өчен дә ел ярым алдан әзерлек алып барылды. Чөнки Мәскәүдә бу мәсьәләдә бик нык төгәллек сорала иде. Алар күп акчалар тотып, безгә килеп, безнең музыка-җырларыбызны, опера, симфония, балет, хор әсәрләрен яздырып торды. Үзем редактор буларак, Мәскәүгә барып сәнгать советында катнаша идем. Мәскәүнең композиторлары, зур-зур җырчылары, Зур театр солистлары, СССР композиторлар союзы җитәкчеләре безнең татар композиторлары әсәрләренә бәя биргәндә ихтирам белән хуплап чыгыш ясый иде. Болар бар да бик куанычлы, сагындыра торган мизгелләр булып күңелемдә саклана. 

– Сезнең вокал алымыгыз табигый дияргә кирәк. Әмма гобойда уйнау техникасының җырлау осталыгына тәэсире юк түгелдер. Гобойда уйнау сезгә тирән итеп тын алырга, озын җөмләләр башкарырга, авазларны дөрес әйтергә ярдәм итә, шулаймы?

Р.И. Әлбәттә. Үз һөнәрем буенча консерваториядә алган белем, югары белемле музыкант-педагоглар белән аралашу, музыкаль образлар тудырганда, гобойда уйнаганда да, җырлаганда да бер үк музыка таләпләре ярдәм иткәндер. Татар җырларына килгәндә, мәсәлән, «Юксындырсаң, нишләрем» әсәрен ай, һай-һайга җырлап булмый. Марс Макаров ул текстка шулкадәр тәңгәл музыка язган. Анда диапазон да, драматик кичерешләргә дә урын бар, рәхәтләнеп җырларга мөмкинлек бар. Нинди генә халык көен алсаң да, һәрберсенә аерым мөнәсәбәт кирәк. 

– Башкорт халык җыры «Сандугач», татар халык җырлары «Уел», «Камәр», «Аппагым-җанашым», «Галиябану», «Олы юлның тузаны» кебек киң сулыш сорый торган көйләр гомерлек юлдашыгызга әверелде…

Р.И. «Сандугач»ның иң беренче башкаручысы Мәгафүр абый Хисмәтуллин бу җырны ядкәр итеп миңа тапшырды, аның ризалыгы белән аны репертуарыма алдым. Гомумән, халык көйләренә хөрмәтем бик зур, алар бик саклык белән мөрәҗәгать итүне сорый. Халык көйләренә хилафлык китермичә, чама хисен белеп, музыкаль вөҗданың кушканча күңелеңне биреп, сүзләрне җылытып, профессиональ җырчылар Р. Ваһапов, Г.Сөләйманова, З. Басыйрова дәрәҗәсендә җырламыйча мөмкин түгел. Чөнки алар – безнең тарихи байлыгыбыз, язмышыбыз. Аларны башкарганда профессиональлек тә кирәкми кебек, әмма ләкин музыкаль нечкәлек, төгәллек, стиль ягын саклау мөһим. Җырчы җырны тыңлаучыга тавыш аппараты, акылы белән җиткерә. Ул таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап биргәнмендер, анысы тыңлаучылар хөкемендә. 

* * *

Рафаэль Ильясовның моңын сүзләр белән генә аңлатып булмыйдыр. «Җырны – җырчы, җырчыны җыр күтәрә», ди халык. Р. Ильясов башкаруында бер генә «очсыз» җыр да ишетмәссең. Ул – үз халкының рухи мирасы асылын күңеленә сеңдергән шәхес. Классик башкару культурасын чын-чынлап халыкчан башкару рәвеше белән яраштырып, җырларының аһәңен тагын да баета, халык моңын җаны-тәне белән тоеп, йөрәгенә салып җырлый. Р.Ильясов үз җырларында кешелекнең азатлыгына омтылган изге идеалларын, хисләренең тирән серләрен югары сәнгатьлелек белән гәүдәләндерә. Һәр җырында киңлек, иркенлек булып, бертөрле гүзәллек һәм илаһи яктылыкка омтылу сизелә. 

Ничә буын радиотыңлаучыларны тәрбияләгән күренекле композиторларыбыз әсәрләре һәм халкыбыз моңнары да 
Р.Ильясов эшләгән радиода гына яңгырый хәзер. Р.Ильясовның кайсы гына иҗат тармагын алсаң да, милләт пакьлеге сафында торучы олуг хезмәт дип кабул итәбез. «Пакь» һәм «Моң» сүзләренең тәрҗемәләре була алмаган кебек, зәвыксыз шәхес тә була алмый. Югары зәвыклы кеше үзенә дә таләпчән, башкалардан да шуны таләп итә. 

Филүсә АРСЛАН, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: