Мәдәни җомга

Җир әйләнгән очучы

Туган авылы Алма-Ата күген иңләп узган самолет тавышын ишетеп үскәч, сугыш чоры баласы Миргазиян Шириазданов очучы булырга хыяллана.

Фронтта соңгы сулышын алган әтисен – балта остасы, мебельчы, мичче Закирҗанны күрмичә ятимлектә үскән малай, үз көче белән максатына ирешү өчен, Урал – җидееллык, Кәрәкәшле унъеллык мәктәпләрен тәмамлап, 1962 елда Иркутск хәрби авиация техник училищесына имтихан тапшыра.  Рус теленнән, физикадан, математикадан билет сорауларына яхшы җавап биреп, бер урынны җиде кеше дәгъвалаган уку йортына кабул ителә. Дөньядагы иң шәп АН-12 хәрби транспорт самолетының үзенчәлекләрен әйбәтләп өйрәнеп, чыгарылыш сынауларында төртелеп калмыйча диплом ала. Хәрби киеменә лейтенант погоннарын таккач, Балтыйк буендагы Литва республикасының Паневежис шәһәренә хезмәт итәргә җибәрелә. Монда 14 ел яшәп, төрле илләргә ярдәм күрсәтеп, “интернациональ бурыч”ны үти. Кайчакта самолетка хәрби формадан утыра. Яшерен күрсәтмәне гамәлгә ашырганда, гражданнар киемендә юлга чыга. 


Очучы көндәлегендә болай яза: “Декабрь. 1972 ел. Без Польшада. Самолетыбыз АН-12 төялгән. Төркмәнстанга очарга җыенабыз. Боерык килә: төялгән килеш тиз генә үзебезгә кайтырга. Ни булды икән? Кайттык. Литвада буран. Шулай да диспетчерлар запас аэродромга кумый. Утырырга кушалар. Ике мәртәбә очу юлына эләгә алмыйбыз. Өченче тапкыр эләктек, утырдык. Ә утыра алмаган булсак? Штурман, командир, борт технигы әз генә ялгышкан булса? Кемне гаепләрләр иде икән? Булган һәлакәтләрнең барысы да диярлек очучылар гаебеннән тора. Кемнеңдер осталыгы җитми, кемдер ялгыша, кемдер инструкциянең бер пунктын үтәми”.

Хәрбиләрнең адреслары, географик очу киңлекләре үзгәреп-яңарып тора. Көндәлек сәхифәсенең берсендә түбәндәгеләр бәян ителә: “Менә 10 көн Хошимин шәһәрендә яшибез. Каһарман халыклар арасында гомеребезнең авыр тарихы языла. Хошиминда, Камраньда, Данангта ике экипаж эшли. Америкалылар Вьетнам җирендә ни генә калдырмаган? Күпме техника, корал, әйберләр. Алар бик кирәкле стратегик районны югалтты. Безнең илебез самолетларны монда бушка китерә, диләр. Илебезнең нинди бай икәнен белгәч, рәхәт булып китә. Бәлки, бу байлыклардан өлеш безгә дә тияр дип өметләнә башлыйсың.

Өйдәгеләр нишлиләр икән? Сорый алмыйм бит. Әлбәттә, хатлар язабыз, ләкин почта көн саен йөрми шул. Шәфкать туташы булып эшләгән хатыным минем аркада Монтаһа тынычлыгын боз­ды. Мин дә шулайрак. Ә безнең балаларыбыз? Лена үсте инде. Ә Наил? Аңарга бит мин кирәк, минем киңәшләрем кирәк. Тик мондый хәлдә син генә түгел бит, улым. Шундый балалар безнең гарнизонда бик күп. Кемнәрдер Әфганстанда, кемнәрдер Анголада, яки тагын кайдадыр”.

Хатирәләрнең башкалары да күңелгә килә, искә төшә: “Пакыс­тан. Карачида безне яратмыйлар. Ачуларын китереп чыгып та йөрмибез. Заправка ясыйбыз да юлыбызга кузгалабыз. 

Аден. Йәмән безнең өчен яхшы иптәш. Әллә без алар өчен яхшы дусмы икән? 

Кениягә очабыз, Найробига. Экваторны үтәбез. Көтмәгәндә муенга су ага башлады.  Гадәт буенча, шулай “коену”  тиеш икән. 

Мадагаскар. Франциянең элеккеге колониясе. Халкы французча да, мальгашча да сөйләшә. Бу утрауның ничек барлыкка килгәнен бер кеше дә белми. Кемнәр генә юк монда! Французлар, кореялы,  руслар... Монда безнең хәрбиләр икәнлегебез сер булып кала. Без 61 десантчыны алабыз, ә пассажирларны сыйдыра алганчы тутырабыз. Ике экипажда, техниклар белән бергә, утыз кеше.

Ангола. Монда атып төшерүләре бар, һавада яшен сугуы ихтимал, шартлата да алалар. Беләсе иде: безгә Анголадан нәрсә кирәк икән? Безне нигә монда җибәрәләр? Русларның “күңеле киң”. Без бит инде үзебезнең юмарт йөрәкләребез белән гарипләребезне инвалид арбалары белән тәэмин иттек. Күрәсезме, илебез егетләребезгә төрле сугышларда имгәнгән өчен нинди бүләк бирә. Моңа имгәнгәннәрнең әти-әниләре дә канәгать,  аларның хөкүмәткә ачулары килми. Анголада исә гражданнар сугышы бара. Без монда кулыбызга корал тотып сугышмыйбыз. Без сугышырга өйрәтүчеләр дә түгел. Шулай да без монда кирәкле кешеләр. Чөнки ташыган коралларны, ашамлыкларны, киемнәрне санап тапшырмыйбыз, “себереп” бушатабыз. Без Ангола башкаласы  Луанда шәһәрендә урнаш­тык. Оча торган нокталарыбыз – Кабинда, Негаже, Маландже, Наимби. Очып китә–төшә торган юллар 2 чакрым ярым. Аэродромга, Әфганстандагы кебек үк, өстән 5200 метр биеклектән боҗра ясап төшәбез. Шулай гына ярый, чөнки җирдән атып җибәргән ракета синең двигателеңнән чыккан җылыны таба, бәреп төшерә. Беләсе иде: без китереп бушаткан ракета берәр самолетыбызны бәреп төшермәдеме икән? Ә менә Куба кешеләре Анголага ник килеп урнашкан? Безгә булышу өченме? Алар булгач, безгә җиңелрәк. Алар безне генә түгел, аэродромны да саклый. Аларда тәртип. Әллә алар безнең өчен һәлак булырмы икән?”

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Көндәлектә язылганча: “Чит илләргә чыгып хөкүмәтебез бурычын үтәү өчен, синең хезмәт буенча шелтәң булмаска тиеш. Син суд җаваплылыгына тартылмаган булырга тиешсең. Синең әти-әниләрең генә түгел, туганнарың да чит илдә яшәмәскә тиеш. Әбиеңә дә, бабаеңа да кагыла бу хәл. Син аларны искә алып язарга тиешсең. Син “анкета” дип аталган кәгазь тутырасың. Әгәр дә яшерсәң, алдашсаң–тотылсаң, “читкә чыкмаучыга” әйләнәсең. Синең язганыңны “махсус бүлек” тикшерә дә шундый карар чыгара.

Хөкүмәтебез бурычын үтәү болай данлыклы эшкә санала. Син бит хәрби кеше. Аннары акча ягы да кызыктыра. Чит илдә ятып калырга мөмкин дип кемнең башына килсен”.

Майор “Миша Закиевич”, дө­рес­рәге, Миргазиян Закирҗан улы Совет Армиясендә 25 ел хезмәт итүен сизмичә дә кала. Аннары китү турында рапорт яза. Күпләр кызыккан Кырымны ташлап, милләттәшләрнең хәзерге ватанына, Татарстан башкаласына – Казанга күченеп кайта. Ә аның эзеннән улы Наил бара.  Тик... Көндәлектә искәртелгәнчә, “Наил өчен хәрби уку йортына керү катлаулы булды. Аның паспортына без “татарин” дип яздырттык. Хәрби училищега керү өчен бу язу комачауламас әле дип уйладык. Кызыбыз Ленаны без “башкорт” итеп яздырган идек. Чөнки монда – Украинада татарларны яратмыйлар икәнен безнең дус якташларыбыз, Дәминовлар аңлаткан иде. Аларның башларыннан үткән хәл икән бу. Югары белем алырга, табиб булыр­га кызыбызны Симферопольгә җибәрүебез бар дип уйладык. Монда татар кызын укырга кертмәсләр иде. 

Ә Наилебездә “порок сердца” дигән “чире бар” икән. Каян килгән ди ул? Юк икәнен беләбез бит. Әнисе малаебызны поездга утырта да Киевкә, Амосов исемендәге клиникага тикшерергә алып китә.

Диагноз ялган булып чыкты. Малаемны Симферопольгә алып киттем. Анда ул сүзләрне хохол-прапорщик таккан икән. “Күрәсеңме, менә мин дә татар кешесе”, - дип, юньле документ яздырттым. Шулай булса да, Балашов шәһәренә соңга калынды.  Анда хәрби транспорт авиациясе очучыларын укыталар. Наил Ворошиловград (хәзерге Луганск) шәһәренә штурман булырга китте. Анда оча торган штурманнарны да,  җирдә генә эшли торган штурманнарны да әзерлиләр иде. Наилебез оча торган штурманнар комиссиясен үтте. Тик аңа тагын бер катлаулы хәлне үтәргә туры килде.

Ант кабул итә торган көн иде. Без дә барырга булдык. Ә безнең малаебыз юк. Кайда соң ул? Нишләп ул ант кабул итми? Ул лазаретта ята икән. Тагын дүрт малай белән. Тезләре шешенгән. Култык таяклы. Күзләре дә авыру. Аларны шәһәр хастаханәсенә күчереп дәваладылар. Аннан соң гына Киевкә комиссия үтәргә җибәрделәр. Кырда палаткаларда яшәгән чагында авызларына тычкан ашаган ризыклар эләккән. Наил минем полкта хезмәт итте. Советлар Союзы таралганнан соң, хәрби хезмәтне ташлады. Хәзер дөньяның барлык илләре буенча Руслан (АН 124) самолетында оча”. 

Кытайдан башка барлык социалистик илләрдә булган очучы Миргазиян Шириазданов, башыннан узган хәлләргә нигезләнеп, үткән тормышына гомуми йомгакны түбәндәгечә ясый: “Үткән елларда яшь идем, рухым көчле иде, алга куйган максатымны үтәдем кебек. Ә бит минем күпме елларым яшерен сер белән бәйле булды. Шулай да, Варшава килешүе илләренең барысында да булганда үрнәк алырлык кешеләрне күп күрдем. Дусларым аз булмады. Мин, авыл малае, барлык социалистик илләрдә йөрдем. Тик безнең җитәкчеләребез Горбачев белән Ельцин халыкка күпме кайгы китерде. Бу елларда, Европа илләрендә генә түгел, Советлар Союзында булган Балтыйк буе илләрендә дә Россия халкын күрә алмаслык яңа сыйныф үсте”.

1942 елгы очучының әлеге күзәтүләре җилгә дә очмый. “Истәлекләр (Совет офицеры уйланулары”, Казан, 2019, 336 бит) дигән исем белән китап итеп басыла. Балаларына, оныкларына татар  телен өйрәтмәүне иң зур ялгышуга һәм гөнаһка санаган авторның туган телебездәге әлеге хатирәләре һәм фикерләре гаиләсенә, туганнарына, дусларына адреслана. Әмма андагы сүз агышы бер нәсел, аерым даирә кысасына гына сыймый. Эчкерсез елъязмада күңеле уй белән тулган агайның күпләргә кагылышы булган сораулары баш калкыта: “Җитәкчеләр илдә нигә тәртип урнаштыра алмый? Ни өчен рәхәтлеккә өметләнгән пенсионерларны кысалар? Элегрәк бераз байлыгы булган бөтен кешене “кулак” дип атап, аларның үз куллары белән эшләп тапкан милекләрен талау дөрес булдымы икән? Большевикларның иске буржуазия белән генә түгел, Аллага ышанып яшәгән халык белән дә каршылыкка керүен ничек аңларга? Мәчетләрне җимерү, руханиларны кимсетү нигә кирәк булды? Безнең бүгенге тормышыбыз сүнә башламыймы? Алдакчы җитәкчеләребез халыкны кая алып бара? Илдә җитәкчеләрнең һәм эш кешеләренең хезмәт хакы аермасы йөзәр мәртәбәгә җитә. Шуннан “уртача хезмәт хакы” килеп чыга. Без нинди илдә яшибез соң? Ә мәдәниятебез? Телевидение? Бер үк йөзләр берсен-берсе мактап алдаша. Кешегә кирәкле тапшыруларның күбесе төнлә күрсәтелә. Фәрештәдәй саф балалардан ничек итеп хайван кебек ерткычлар килеп чыга? Байлар кулындагы телевидение әхлакны бозу өчен корылгангамы?”

“Башка нинди генә уйлар керми, – ди автор. – Сораулар шытып кына тора. Нишләп коммуналь хезмәтләргә түләү арта? Бензин хакы, нефть үзебездә чыгарыла торып, ник күтәрелә? Чит илләрдән яхшылык булмаячакны белә торып, ни өчен җитештерүче оешмаларыбыз җимерелә? Хөкүмәтебез җир асты хәзинәләрен нигә  чи килеш, эшкәртмичә сата? Байкал күлен, Идел елгасын нишләтәләр? Армиядәге “бабайчылык” офицерлар йөзендәге кара тапмы? Нишләп аракы эчәргә, тәмәке тартырга кыстыйлар? Илдәге самолетлар төзүне кемнәр таратты? Иске “Боинг”лар нигә сатып алына? Нишләп “безнекеләр” йок­лый, ә Америка бөтен дөньяны акылга өйрәтә? “Безнекеләр”ме соң алар? Ил Европа һәм АКШ өчен чүп чиләгенә әйләнеп бетмәдеме?”

Очучының сораулары бик күп. Аларга кем җавап бирер?
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: