Мәдәни җомга

Милләт атын кемнәр буташтыра?

Матбугатта милләтебезнең батыр улларын, күренекле хәрби җитәкчеләрен бернинди тартынусыз әле әзәрбайҗан, әле башкорт дип язып куярга һич тә күп сорамыйлар.

Гвардия полковнигы Сөләймән Хәбибулла улы Альбиков Бөек Ватан сугышында 69 нчы укчы полк, 120 нче аерым укчылар бригадасы, 50 нче аерым чаңгычылар бригадасы командиры һәм 1 нче гвардия Мәскәү укчы дивизиясе белән 74 нче гвардия укчы дивизиясе командирларының саф буенча урынбасары вазифаларын башкара. Ә инде 1945 елның октябреннән 1946 елның июленә чаклы 74 нче гвардия укчы дивизиясе белән командалык итә. Тик сугыштан соң Дондагы Ростов каласында 97 нче укчы дивизиянең сугышчан юлы турында нәшер ителгән китапта татар халкының каһарман улы әзәрбайҗан милләте вәкиле буларак тасвирлана. Әлбәттә, мондый милли хисләрне кимсетә торган хәлне бөтен тирәнлеге белән ачыклау мөһим.

Тарихи вакыйга исә сугышның беренче көнендә төенләнә. Подполковник Сөләймән Альбиковның 97 нче укчы дивизия составындагы Кызыл Байраклы 69 нчы укчы полкы сугыш башланган көнне, иң авыр вакытта дошманга лаеклы каршылык күрсәтеп кенә калмый, аны чигенергә мәҗбүр итә һәм ил чигеннән бәреп чыгара. Әнә шулай, Альбиков яугирләре ул елларда Польша җирләре саналучы Млодув авылы һәм Любачув каласы тирәләренә барып җитә. Сугышның беренче көнендә кылынган шундый сирәк батырлык үрнәге белән Дондагы Ростовта дөнья күргән “Үлемсезлек рубежларында” исемле хезмәттә танышырга мөмкин. 1991 елда әлеге каланың мәгариф үзәге саналучы дәүләт университеты (хәзер – Көньяк федераль университет) нәшрияты чыгарган китап авторлары – Владимир Афанасенко, Александр Евсеенко һәм Федор Павлов.

Шул хезмәттән бер өземтә: “69 нчы Кызыл Байраклы полк баталь­оннары, вакыты-вакыты белән кул сугышларына күчүче аяусыз бәрелешләр нәтиҗәсендә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә дошманны 2–3 чакрымга кысрыклады һәм Млодув авылы – Любачув каласының көньяк чите – Опака рубежына чыкты” (22 бит).

Әмма әлеге сугышлар барышын тарих өчен җентекләп һәм объектив рәвештә тасвирлап калдырырга алынган хезмәт авторлары татар халкының каһарман улының милләтен бозып, тупас хата җибәрә. Аның махсус эшләнгән булуы да ихтимал. Менә ул өзек: “Сугышлар кояш баткач кына тынып калды. 69 нчы полк саклаган участокта да вакытлыча тынычлык урнашты. Шул мөмкинлектән файдаланып, полкта команда составын җыеп киңәшмә үткәреп алырга булдылар. Аны подполковник С.Х.Альбиков ачты...

Подразделение командирлары полк командирын игътибар белән тыңлады. Әзәрбайҗан милләтеннән булган С.Х.Альбиков үз фикерләрен ачык белдереп русча яхшы, акцентсыз сөйләшә. Ул озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, сөйләшкәндә аның ябык йөзендә еш кына елмаю пәйда була. Ул һәрвакыттагыча яхшылап кырынган, җәйге кыр формасында” (Шунда ук. 70–71 битләр).

Авторларның тагын бер тупас хатасы – подполковник Альбиков яугирләренә каршы сугышучы алман гаскәрләренең 71 нче пехота дивизиясе командирының фамилиясен дөрес күрсәтмәүдә. Ул чакта әлеге дивизия белән генерал-лейтенант Александр фон Хартман командалык итә. Ә университет нәшрияты чыгарган хезмәт авторлары, хаталанып: “Генерал Баумхольдерның (Баумхольдер – Алманиянең Рейн­ланд-Пфальц җирлегендәге кала – Р.З.) 71 нче пехота дивизиясе 69 нчы Кызыл Байраклы полкның Любачувның төньяк читендә урнашкан хәрби шәһәрчеген басып алырга маташты. Соңгы тыныч төндә биредә өлкән лейтенант ­С.Л.­Онойконың 3 нче укчы ротасы караул сагында торды”, – дип яза (Шунда ук, 46 бит).

Полковник Альбиков турында язганда, милләт өчен гаять әһәмиятле булган бер мизгелне искәртмичә булмый. 1943 елның 30 мартында Көнбатыш фронт командующие Василий Соколовский һәм Хәрби Совет әгъзасы Николай Булганин имзалары төшкән яшерен Боерык (№0422) буенча, 50 нче чаңгычылар бригадасы командиры полковник Сөләймән Альбиков II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шул исемлектә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүче тагын бер татар егете, 153 нче аерым ук­чы бригада штабы башлыгы майор Әхсән Әбдрәшитов тә бар. Шунысы мөһим: шул ук елның 20 ноябрендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Әхсән Низаметдин улы – инде полковник чинында һәм 70 нче укчы корпус штабының оператив бүлек башлыгы вазифасында. Сугыш тәмамланганда исә – 139 нчы укчы дивизиянең штаб башлыгы. Монысы 1945 елның 14 маенда милләттәшебезне Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы 2 нче Белоруссия фронты буенча чыккан яшерен Боерыкта (14.05.1945; №0509) ташка басылган.

Бу урында: “Ике татар каһарманының бер үк Боерык буенча орденнар белән бүләкләнүендә нинди могҗиза бар соң?” – дигән нигезле сорау туарга мөмкин. Чынлап та, андый хәлләр һәр хәрби Боерыкта диярлек кабатланып торган ич. Гәрчә монда мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятле. Хикмәт Сөләймән Альбиков белән Әхсән Әбдрәшитовның татар милләтеннән булуында гына түгел, хикмәт – аларның якташлар булуында. Полковник Альбиков хәзерге Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районына керүче Киреавыл атамасында йөргән салада туган, ә полковник Әбдрәшитов район үзәге Иске Кулатка авылында (хәзер – кала тибындагы бистә) дөньяга аваз салган. Ике татар авылын, кош юлы белән исәпләгәндә, нибары 20 чакрым ара аерып тора. Автомобиль юлы белән барсаң, аның озынлыгы 32 чакрымга җитә. Тарихи гаделлек өчен бу көнгә халыкның 93%тан артыгын татарлар тәшкил иткән районның кыскача тарихы, биредән чыккан күренекле шәхесләр турында тулырак мәгълүмат биреп үтү һич тә артык гамәл булып ­тоелмастыр.

Ике каһарман татар полковнигын орденнар белән бүләкләүгә тәкъдим итеп тутырылган документларда, аларның Сарытау губернасында туганлыклары раслануында бернинди хата да юк. Иске Кулатка районы 1928 елда Урта Идел өлкәсенең (1929 елның 20 октябреннән – Урта Идел крае) Күзнәй округы сос­тавында оеша. Күзнәй округы гамәлгә кергән көн – 1928 елның 14 мае. Аның составына юкка чыгарылган Сарытау губернасының Күзнәй өязе һәм Пенза губернасының Городище өязе җирләре кертелгән. 1930 елда Күзнәй округы юкка чыгарыла, ә районнары Урта Идел краена кушыла. Тагын биш елдан Иске Кулатка районы – Куйбышев крае (1936 елдан – Куйбышев өлкәсе) составында. Ә инде 1943 елның 19 гыйнварында районны Ульян өлкәсенә кушу турында карар чыга. Район артык зур булмаса да, каһарман шәхесләре белән дан тота. Советлар Союзы Герое кызылармеец Мәхмүт Аипов – Сөләймән Хәбибулла улының авылдашы, ә тагын бер Алтын Йолдыз иясе кече сержант Нәҗип Нугаев – Әхсән Низаметдин улының туган авылы Иске Кулаткадан. Советлар Союзы Геройлары сержант Вилдан Хабиев (Урта Тирескә авылы) белән старшина Зәкәрия Хөсәенов (Мөси) һәм Дан орденнарының тулы кавалеры, 396 нчы аерым разведка ротасы командиры старшина Фатыйх Динеев (Муса) - шулай ук шушы районнан чыккан каһарман ир-атлар. Әлбәттә, районда туып-үскән Алтын Йолдыз ияләре исемлеге әлеге каһарманнар белән генә чикләнми: 2016 елның 8 июлендә, нибары 51 яшендә Сүриядә һәлак булган Россия Герое 55 нче аерым вертолетчылар полкы командиры полковник Рәфәгать Хәбибуллин да (Вязгай) – Иске Кулатка районын данлаучы милләт баласы.

Ни кызганыч, районнан чыккан күренекле шәхесләр исемлегендә Бөек Ватан сугышында Ленин, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән полковник Сөләймән Альбиков һәм күкрәген Ленин, 2 Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары бизәгән полковник Әхсән Әбдрәшитов фамилияләре күрсәтелми. Бу, һичшиксез, бөтен татар дөньясына хас булган, күренекле шәхесләребезне санламауның чираттагы бер ямьсез мисалы буларак кына кабул ителергә тиешле вакыйга. Әлбәттә, мондый хаталар төзәтелергә тиеш.

Полковник Сөләймән Альбиковны, бернинди тартынусыз рәвештә әзәрбайҗан милләтеннән итеп күрсәтү аерым бер очрак кына түгел. Шуңа охшаш мисалларны йөзәрләп китерергә мөмкин. Андый ямьсез күренешләр аеруча Башкортстанда киң колач алган. Мисал итеп, барлык хәрби чыганакларда татар дип күрсәтелгән, үз автобиографияләрендә милләтен татар дип язган һәм гомере буена үзен татар дип санаган, Авыргазы районының Арслан исемле татар авылында туып- үскән генерал-майор Миңнегали Шәйморатов. Тагын бер дөньякүләм танылу тапкан күренекле разведчик-диверсант, Бөек Ватан сугышында партизаннар отрядлары белән командалык иткән һәм Чехия белән Моравия территориясендә беренче партизаннар бригадасы оештырып, үзен хәрби данга күмгән, Гитлерның шәхси дошманы, фюрерның яраткан диверсанты Отто Скорцени тарафыннан Кара генерал чинына “үрләтелгән” Бакалы районының Иске Балыклы исемен йөртүче татар авылында туган Даян Мурзинны атап үтү дә җитәдер.

Соры кардинал Михаил Суслов сәясәтен тормышка ашыруга үзеннән саллы өлеш керткән Генрих Гофман совет чорында милләт баласын башкорт итеп күрсәтеп “Кара генерал” дигән китап язды. Әмма Даян Мурзин беркайчан да үз милләтеннән ваз кичмәде, хәтта гомеренең соңгы елларында Уфадагы татар милли хәрәкәте үткәргән җыелышларда аның урыны гел президиумнарда булды. Даян аганың 2005 елда Уфада нәшер ителгән “Дошман тылындагы фронт” китабыннан өзек: “Мин чиста итеп җыештырылган урманда ятам, әгәр берәр нәрсә була калса, искә алыгыз: мин – Даян Мурзин, унтугыз яшьтәмен, милләтем татар, кече политрук, дошманга каршы намус белән сугыштым һәм, соңгы сәгатем сукканда, штык атакасы вакытында үземә кадауларына юл куйганым кызганыч”(25 бит).

Башкортстаннан тагын бер мисал. Анысы, 1944 елның 8 мартында Украинаның Херсон өлкәсендәге Нововоронцово райо­нына керүче Дудчаны авылы янындагы сугышларда дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплаган татар каһарманы гвардия лейтенанты Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллинга карата алып барылган мутлашуларга бәйле. Шул батырлыгы өчен 3 нче Украина фронты составындагы 28 нче армия карамагындагы 109 нчы гвардия укчы дивизиянең 309 нчы гвардия укчы полкында хезмәт итүче пулемет взводы командиры Миңнегали Гобәйдуллин Алтын Йолдыз белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумы Указы чыккан көн – 1944 елның 3 июне. Милләттәшебез 1923 елның 28 октябрендә (кайбер чыганакларда – 8 март) Миякә районындагы Өршәкбаш-Карамалы исемле татар авылында туа. Туган авылында 7 еллык мәктәп тәмамлагач, 1939 елның июлендә Чиләбе өлкәсендәге Аша каласында урнашкан металлургия заводында хезмәт юлын башлый. 1940–1941 елларда Баку каласындагы нефть техникумында укый. Бөек Ватан сугышы башланасы елны Кызыл Армия сафларына баса, хәрби училищеда тизләтелгән курслар тәмамлый, 1942 елның июнь аеннан – фронтта, бер елдан – пулеметчылар взводы командиры.

1944 елның 13 февралендә 109 нчы гвардия укчы дивизия буенча яшерен Боерык (№08/н) чыга. Үз хәрбиләрен СССР Югары Советы Президиумы исеменнән бүләкләү турындагы документны имзалаучылар – бурят милләте вәкиленнән булган дивизия командиры гвардия полковнигы Илья Балдынов һәм штаб башлыгы гвардия подполковнигы Константин Замаратский. Исемлектә 8 яугир: өчесе – Кызыл Йолдыз, дүртесе III дәрәҗә Дан орденнары һәм берсе “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Милләте татар дип күрсәтелгән пулеметчылар взводы командиры гвардия лейтенанты Миңнегали Гобәйдуллинны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итеп тутырылган бүләкләү документын беренче булып, 9 февраль көнне 1 нче батальон командиры гвардия капитаны Поляков имзалый. Икенче көнне документка “Лаек!” дип 309 нчы гвардия укчы полкы командиры гвардия майоры Пеньков кул куя. Тагын ике көннән документны дивизия командиры Илья Балдынов имзалый. Иң ахырдан, 14 февральдә “1944 елның 13 февралендә 109 нчы гвардия укчы дивизия буенча чыккан Боерыкка ярашлы рәвештә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде”, дип дивизия штабының 4 нче бүлеге башлыгы гвардия капитаны Степанов имзасы төшә.

Миңнегали Гобәйдуллин һәлак булганнан соң, аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп тутырылган бүләкләү документын, бер ай элек тутырылганы белән чагыштырсак, яугирнең милләтен күрсәткән графаны һәм аның кылган батырлыгы бәян ителгән өлешне исәпкә алмаганда, башка бернинди дә аерма юк. Монысында, ягъни вафатыннан соң, ниндидер максатлардан чыгып, татар каһарманы “башкорт” дип күрсәтелгән. Әүвәл документка батальон һәм полк командирлары гвардия капитаны Поляков белән гвардия майоры Пеньков кул куйган, 17 март көнне исә дивизия командиры гвардия полковнигы Балдыновның имзасы төшкән. Әлбәттә, дивизия командирының, СССР Югары Советы Президиумы исеменнән Кызыл Йолдыз ордены биргәндәге төсле, үз яугирләрен Алтын Йолдыз белән бүләкләү хокукы юк. Андый хокук фәкать илнең Югары Советы Президиумы вәкаләтендә. Шунлыктан, барлык инстанцияләрне үтү шарт. 19 мартта документка 10 нчы гвардия укчы корпусы командиры гвардия генерал-майоры Иван Андреевич Рубанюк кул куя. 28 нче армия һәм 3 нче Украина фронты Хәрби Советларында да лейтенант Гобәйдуллин олы хөкүмәт бүләгенә лаек дигән карарга киленә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 29 мартта документка армия командующие генерал-лейтенант Алексей Гречкин, Хәрби Совет әгъзасы генерал-майор Алексей Мельников һәм фронт командую­щие армия генералы Родион Малиновский белән Хәрби Совет әгъзасы генерал-лейтенант Алексей Желтов имзаларын сала. Бер ай үтүгә милләт баласының “башкортка әверелү” хикмәте белән танышкач, күңелдә: “Әллә чынлап та, татарларга Алтын Йолдыз бирүгә лимит кертелгән булган дип раслаулар дөреслекне чагылдырамы соң?” – дигән фикер тууы бик тә табигый.

Ә бит андый фикер юктан гына тумый. 1944 елның 27 июлендә 313 нче укчы дивизиянең 1070 нче укчы полкында взвод командиры булып хезмәт итүче лейтенант Нух Идрис улы Идрисов та дошман амбразурасын каплап һәлак була. Шул батырлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Кукмара районының Битләнгер авылы егетен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп тутырылган бүләкләү ­документында:

– Шул авыр вакытта Идрисов аягүрә торып басты һәм “Ватан өчен, алга!” дип кычкырып, пулемет утының кургаш яңгырына ташланды. Иптәш Идрисов амбразурага каплануга, дошман пулеметы тынып калды. Совет офицеры үз гомере бәрабәренә иптәшләренә алга бару мөмкинлеге бирде һәм Матросовның, Фанягинның, Клюевның үлемсез батырлыкларын кабатлады.

Кылган батырлыгы өчен олы хөкүмәт бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек,– дигән юллар бар.

Документны әүвәл 1070 нче укчы полк командиры подполковник Иван Пильщиков имзалаган. Аннан соң үз ризалык­ларын белдереп кул куючылар – дивизия командиры полковник Никифор Цыганков һәм штаб башлыгы полковник Василий Крапивин. Әмма 32 нче армиянең Хәрби Советында тәкъдим яклау тапмый: андагылар тарафыннан татар каһарманын күпкә түбәнрәк булган I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләргә карар кылына. Бу 1944 елның 11 октябрендә армия буенча чыккан яшерен Боерыкта (№0523) теркәлеп калган. Боерыкны имзалаучылар – армия командующие генерал-лейтенант Филипп Гореленко, Хәрби Совет әгъзасы Карл Пантас һәм штаб башлыгы генерал-майор Николай Аргунов.

Хәер, татарга дигәндә, армиянең Хәрби Советы фикерен санга сукмау очраклары да саклана тарихи документларда. Шуңа мисал итеп, татарлар арасыннан чыккан иң күренекле татар хәрби җитәкчеләренең берсе булган легендар шәхес генерал-лейтенант Якуб ага Чанышев белән бәйле вәзгыятьне хәтердә яңарту урынлы. 1945 елның 27 апрелендә 70 нче армия командующие генерал-полковник Василий Степанович Попов белән Хәрби Совет әгъзасы генерал-майор Николай Никифорович Савков мактаулы Брест исемен йөртүче 96 нчы Кызыл Йолдызлы укчы корпус командиры Якуб Җиһангир улы Чанышевны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп тутырылган бүләкләү документын имзалый. Армия гадиләрдән түгел, ул әүвәл НКВД гаскәрләре армиясе буларак оеша. Документка кул куючылар да җитди һәм абруйлы хәрби җитәкчеләр: Василий Степанович 10 апрельдә Алтын Йолдыз белән бүләкләнгән, ә Николай Никифорович сугыштан соң өч хәрби округта Хәрби Совет әгъзасы булып хезмәт итә, 1954 елдан – генерал-лейтенант чинында. Шуңа да карамастан, өстәгеләр башкачарак хәл итә: милләттәшебез СССР Югары Советы Президиумының 29 май көнендә чыккан Указы (№221/ 429; д. №255/342) белән чираттагы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Шунысы аяныч: илнең Оборона министрлыгы тарафыннан булдырылган “Халык хәтере” сайтында милләттәшебезне Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп тутырылган бүләкләү документы юк. Югыйсә, илнең Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 маенда дөнья күргән Указындагы исемлектә башка хәрби җитәкчеләрнең бүләкләү документлары бар. Ни өчен генерал Чанышевныкын гына куймаганнар? Мондый сәер хәл нәрсәне аңлата?..

Ярый әле, Якуб аганың якын дусты, 1965–1995 елларда Казан дәүләт университетының сәяси тарих мөдире вазифаларын башкарган Татарстан ФА академигы, профессор, тарих фәннәре докторы Рафыйк Нәфыйгов ул документның күчермәсен матбугатка чыгарды. Анда генералның Алтын Йолдызга лаек икәнлеге тәфсилләп бәян ителә. Тик менә, документның икенче ягы күрсәтелмәү сәбәпле, кайсы инстанциядә генерал Чанышевны Кызыл Байрак ордены белән генә бүләкләргә карар кылулары билгесез. Фәкать фаразларга гына кала. Мисал өчен, 29 майда чыккан Указда Ленин орденнары белән бүләкләнүчеләр арасында 70 нче армиянең Хәрби Советы әгъзасы генерал-майор Николай Савков белән армия составындагы 114 нче укчы корпус командиры генерал-лейтенант Дмитрий Рябышев фамилияләре дә бар. Николай Никифоровичның бүләкләү документын 2 нче Белоруссия фронты командующие Советлар Союзы Маршалы Константин Рокоссовский белән Хәрби Совет әгъзасы генерал-лейтенант Никита Субботин имзалаган. Тик генералның нинди орденга тәкъдим ителүе күрсәтелмәгән, фәкать “орденга”га дип кенә язылган. Документның май аеның кайсы көнендә тутырылуы да билгесез. Ә менә 19 май көнне фронтның кадрлар бүлегендәге 3 нче бүлекчәсе башлыгы подполковник Горбачев имзасы белән тарих өчен, Николай Никифоровичның “Хәрби Совет тарафыннан II дәрәҗә Суворов орденына тәкъдим ителүе” турында язма ташка басылып калган. Гәрчә Мәскәүдә андый тәкъдим белән килешмәгәннәр һәм генерал-майор Николай Савковны күпкә югарырак дәрәҗәдәге Ленин ордены белән бүләкләргә карар кылганнар. Тарихи гаделлек өчен, 114 нче укчы корпус командиры генерал-лейтенант Дмитрий Иванович Рябышевның да Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, Ленин ордены белән генә бүләкләнүен ассызыклап үтү урынлы булыр.

Рәис ЗАРИПОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: