Олыкүл горурлыгы
Соңгы вакытта, РФ Саклану министрлыгы карары белән, Бөек Ватан сугышына бәйле күп кенә документларга салынган серләрне ачу дәвам итә. Шуның бер мисалы – сугышта корпуслар белән командалык иткән хәрби җитәкчеләр турында нәшер ителгән хәрби биографик сүзлек. РФ Саклану министрлыгының Баш кадрлар идарәсе башлыгы генерал-полковник Михаил Вожакин редакторлыгында чыккан гаять дәрәҗәдә мөһим ике томлы хезмәттә 6 татар хәрби җитәкчесенең булуы - безнең өчен сөенечле хәл.