Мәдәни җомга

Кырык дәрья кичкән танкист

Хәрби киемнән төз басып йөргән полковник Рәүф Төхфәтуллинның ике туган көне бар.

Әнкәсе Хәдичә календаре буенча, ул 1919 елның 15 октябрендә Буа районының Түбән Наратбаш авылында дөньяга килгән. Әмма әтисе Ибраһим энесе Исмәгыйль: “Армиягә бер ел соңарып китәр”, - дип, яшь язуында бу көнне 1920 елның 5 гыйнвары итеп күрсәткән.


Тегеләй дә, болай да Р.Төхфәтуллин 100 яшь чиген узып киткән инде. Ветеран Ходай биргән мондый гомер озынлыгын тәмәке тартмаудан, хатынының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүдән, сыйфатлы тукланудан, даими рәвештә мунчада юыну-чабынудан, саф һавада озак йөрүдән күрә. Буа шәһәрендәге Шикәр заводы бистәсендә мунча ябылгач,  агай атнага бер тапкыр парлану көнен Түбән Наратбаштагы туганнары Наил Төхфәтуллин белән Рәшит Сираҗиев хуҗалыгында үткәрә башлый. 

Сөбханалла, сәламәт яшәү рәвешен алып барган фронтовикның хәтере дә нык. Башыннан узган күптәнге хәлләр турындагы кыйссаларны бик тәфсилләп, тәмләп сөйли. 

Р.Төхфәтуллин 1939 елда Белоруссиядәге Осиповичи шәһәрендә хәрби пехота училищесын эзләп табуын искә төшерә. Тик бер ел укыгач, винтовка белән пулеметтан атуның хикмәтләрен өйрәнгәч, җәяүле гаскәриләрнең кирәгеннән артык санда укытылуы беленә. Уку йорты автотракторчылар әзерләүгә йөз тота башлый. Ягъни машина һәм трактор төзелеше өйрәтелә. Ә 1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башлангач, көпшәдән һәм станоктан торган пулеметтан һөҗүм итүнең үзенчәлекләре турында махсус дәресләр бирелә. Курсантлар Бобруйски тирәсендә оборона сызыгына баса. Немец мотоциклчыларының кысрыклавы нәтиҗәсендә Березина елгасына таба чигенү күзәтелә. Маршал Буденный җитәкчелегендәге резервтагы армия ярдәмгә килгәч кенә сугышчылар җиңел сулап куя. Дошман Днепр елгасына таба кысрыклана башлый. Мондый киеренке шартларда хәрби укыту үзәге дә кабат заман агышына карап яраклаша. Сталинград өлкәсенең Камышино шәһәренә күченгән училищеда ашыгыч рәвештә танкистлар әзерләү башлана. Лейтенант Р.Төхфәтуллин 1942 елның маенда шушы белгечлек буенча таныклык ала. Пароходка, поездга утырып,  Түбән Тагил заводына танк алырга чыгып китә. Т-34 маркалы хәрби техниканың командиры итеп билгеләнә. Механик-йөртүчене, пушка коручыны, радист-пулеметчыны кабул итеп ала. Беренче тапкыр Харьков заводында җыелган, Мәскәүгә сынауга үз йөреше белән килгән, Сталин тарафыннан хупланган, сугыш каһарманы дип  данланган мактаулы Т-34не эшелон белән Мәскәүгә, моннан Сталинград өлкәсенә алып кайта. Сугышчылары белән танк бригадалары сафына кушыла. Кабинага утызлап снаряд, кирәк кадәр патрон алып Идел буендагы далага килеп чыга. Боерыкка буйсынып, кара-каршы атышны башлап җибәрә. Дөресрәге, көндезге һөҗүмдә катнаша, кичен ялга туктый, техниканы төзәтүне оештыра. Әмма берчакны, дошманны куып алга ыргылганда, танкка снаряд тия. Пушка коручы белән радист-пулеметчының гомере өзелә. Командир һәм механик-йөртүченең бит тиресе пешсә-купшынса да, өстәге янмый торган сыекчалы комбинезон тәннәрен саклап кала. 3000 градуска җитеп, тирә-юньне яндыручы термик коралның шартламавы танкны тулысынча юкка чыгармый, ике сугышчыга кабинадан чыгып качарга мөмкинлек бирә. Янәшәдәге чокырга тәгәрәшеп төшеп, алар исән-сау кала. Озакламый яннарында комбат һәм шәфкать туташы күренә. Юл кыр госпиталенә ялгана. Яралар бәйләнә. Аннары җәрәхәтләнүчеләр машина белән 50 чак­рым ераклыктагы Сталинградка кайтарыла. Моннан, утлы өермә хәвеф-хәтәреннән качу өчен,  поезд белән Әстерханның стационар госпиталенә җибәреләләр. Монда Рәүф Төхфәтуллинга һәм аның иптәшенә “Батырлык өчен” медале тапшырыла. Шундый ук бүләккә, һәлак булганнан соң, калган ике дусты да лаек була.

Немецләр 1942 елның 22 августында Сталинградның үзенә дәһшәтле һөҗүм башлагач, Әстерхан мәктәбенә урнашкан хастаханә ябыла. “Кем кулына корал тота ала, шул Сталинградка ярдәмгә бара”, - дигән сүзләр әйтелә. Тупланган төркемгә Рәүф тә килеп эләгә. Әмма икенче көнне  артиллериячеләрне, танкистларны кадрлар идарәсе хезмәткәре чакырып ала. Танкист белән бронетанк гаскәре инспекторы да күрешә. Танклар ремонтлау батальоны оешу турында сүз була. Р.Төхфәтуллин да монда билгеләнә. Эшелон техника төзекләндерүчеләрне төнлә Саратовка алып бара, моннан Горькийга юл тота. Хәрбиләргә моңарчы су асты көймәләре, пароходлар җитештерелгән Сормово заводында танк җыю эше тәкъдим ителә. Монда запас частьләр, узеллар, агрегатлар төрле тарафлардан килә. Техника әзер булгач, монда дүрт кешелек экипаж урнаша. Алар, бер-берсе белән танышып дуслаша, бер айлык әзерлек- өйрәнү дәресләренә йөри. Р.Төхфәтуллин, 1941-1942 елгы зур югалтулардан соң мондый укытуны берничә ел дәвамында, сугыш беткәнче алып бара. Унлап танк җыелгач, алар тимер юл  платформасына китерелә, эшелонга төялә, фронтка озатыла. Тик Рәүфне мондый эш канәгатьләндерми, танкка утырасы,  сугышта катнашасы килә. Әлеге үтенечен белдереп, югарыга рапорт яза. Әмма янәшәдәге җитәкчеләреннән: “Төхфәтуллин, синең фронтың танк җыю заводында!” – дигән җавап ала.

Баксаң, монда да җиңел булмый. Башта офицерга солдатлар янәшәсендә салкын  землянкаларда яшәргә туры килә. Тамак ризыкка туймый. Азык-төлек юнәлтү өчен,  колхозлар белән элемтә урнаштырырга туры килә. Моның өчен, Сормово металл эретү заводына бара. Ватык автомашиналарны йөрерлек хәлгә китерә. Алтын бәясенә тиң техниканы күмәк хуҗалыкларга биреп торып, хезмәттәшләрен бәрәңгедән, кәбестәдән өзми, башка төрле кирәк-ярак белән тәэмин итүне җайга сала.

Тора-бара, 1943 елның җәендә, офицерларга дымлы землянкадан 1,5 чак­рым ераклыктагы Козино авылында фатирга керергә дә рөхсәт ителә. Буш торакны эзләп табарга туры килә. Чөнки өлгерләр  күченеп беткән була. Рәүф: “Урын юк”, - дигән сүзләрне ишетеп, бик еш кире борыла. Шулай да бервакыт хәлгә керүчән хуҗабикә: “Ике ай элек күршедәге укытучы Ольга Андреевнаның ире үлде, - дигән хәбәрне җиткерә. – 5,3 яшьлек кызлары Дина һәм Валентина белән таянычсыз калды. Ул үзләре янәшәсенә сыендырмасмы икән?” Хәсрәтле хатын өенең ишеген ача. Әмма мәрхүм иренә тугрылыгын саклаячагын белдерә, бәйләнмәүне үтенә. Куелган шарт кабул ителгәч, кухняда күчерелеп йөртелә торган сәкедә урын ала. Эштә арган-талган хәрби шунда тыныч кына төннәрен уздыра. Авыл тормышын күреп-белеп  үскән Рәүф, кушканны көтмичә, мичкә ягарга утынны да вакытында кайтара. Фатир хакын да тиешенчә түли. Хәрби паектан – ит,  балык, ипи, шикәрдән, колхоздан бирелгән бәрәңгедән, ярмадан, яшелчәдән дә юмартланып өлеш чыгара. Тол хатынның, ятим балаларның матди хәлен яхшыртып,  булдыклы ир-ат гаиләдә үз кешегә әйләнә. Кызлар аңа: “Әти! Безне үлемнән алып калганың  өчен рәхмәт сиңа!” – дип әйтә башлый. Күңеле йомшаган хатын да, ислам диненә күчәргә, мөселманлыкны кабул итәргә әзер икәнлеген белгертеп, татар егете белән тормыш юлын бергә узарга ризалаша. 1945 елның 9 маенда, Җиңү көнендә аларның никахлары теркәлә.

“Немецләрне тезләндергәч, буйсындыргач, танкларны  ремонтлау күләме киметелде, – дип үткәннәрне искә ала Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Р.Төхфәтуллин. – Техниканы төзекләндерү полкы таркатылды. Гаилә белән Кырым Респуб­ликасының Симферополь шәһәренә – танкистларны укыту-өйрәтү батальонына күченергә туры килде. Тик бер елдан монда да эш бетте. Ерактагы Хабаровск,  Владивосток, Сахалин шәһәрләрендә хәрби техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү башлыгы вазифасына билгеләндем. Әмма танкист була торып, болай тылда калдырылудан тынычлык тапмадым”.

Рәүф, күңеленә якын эшкә алынырга теләп, 1952 елда Казан танк училищесына офицерларның өстәмә белем алу курсларына укырга килә. Мактаулы Т-34 танкының инженер-электрик белгечлеген үзләштерә. Моннан Киев хәрби округына юллама ала. Луганск һәм Алчевск полкларында билгеләнгән юнәлеш буенча эшли. Хезмәте уңай бәяләнеп, 1959 елда Германиягә полк автомобильләрен, танкларын ремонтлау остаханәсе башлыгы итеп җибәрелә. Тик урынга баргач, инженер-электрик вазифасына кемнеңдер берәве билгеләнүне белеп, уңайсыз хәлдә кала.  Кадрлар бүлеге хезмәткәренең: “Рәүф Ибраһимович, югарыга шикаять яза күрмә инде, бераз көт, эш табылыр”, - дигән сүзләре белән юанып, берничә ай фатирында утыра. Аннары да үзе өметләнгән вазифа табылмый. 1969 елда Луганск өлкәсенең Алчевск шәһәренә кайтып киткәнче бронетанк мөлкәте складлары башлыгы хезмәте белән ризалашырга туры килә. 

Алчевскида майор Р.Төхфәтуллин танк дөньясыннан бөтенләйгә ерагая. Әмма хәрби эшчәнлектән читләштерелми. Тау-металлургия институтындагы күп серләр сакланган 2 нче хәрби мобилизация бүлегенә җитәкчелек итүне берничә дистә ел дәвамында үрнәк төстә оештыра.  Рәсеме уку йортының Мактау тактасын бизи. Погонында йолдызлары да арта. Подполковник (27.04.2001), полковник (17.09.2004) була.

Финанс-икътисадчы булып эшләгән кызы  Дина яшәгән Тверь каласында хатыны Ольганы соңгы юлга озаткач, Р.Төхфәтуллин Украина паспорты белән туган җиренә – Түбән Наратбаш авылына кайта. Документлар тутырып, бер ел йөреп, Россия Федерациясе гражданлыгын ала һәм 2006 елдан Буа шәһәрендә гомер итә башлый. Берара Луганск өлкәсендәге гражданнар сугышыннан өркеп кайткан кече кызы Валентинаның кайгыртучанлыгын тоеп яши. Ул киткәч, Буа районындагы туганнары белән элемтәсен ныгыта.  

– Читтә озак йөргәч, туган тел сагындырды, – ди полковник. – Үзебезнең якта милли рухның шифасын тоеп яшим,  рәхәтләнеп татарча аралашам. Инде сугышка киткән Түбән Наратбашында якташлар белән Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын каршыларга хыялланам. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: