Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Кара генерал

Мурзин Даян Баян улы - Кара генерал

Энциклопедия татар халкының батыр улы турында болай хәбәр итә: «Мурзин Даян Баян улы 1921 елның 20 декабрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Бакалы волостена (хәзер Бакалы районы) керүче Иске Балыклы авылында  туа. Бөек Ватан сугышында һәм Каршылык хәрәкәтендә катнаша. Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдә Балтыйк буе хәрби округы составында дошманга каршы көрәшә. 1942 елның гыйнварыннан – Украинада, Белоруссиядә, Молдавиядә партизаннар отрядлары оештыручы һәм аларның җитәкчеләренең берсе. Чехословакиядәге Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының штаб башлыгы (1944 ел, август – октябрь), командиры (1944 елның октябре – 1945 елның мае). Кызыл Байрак (1942), Кызыл Йолдыз (1943), I дәрәҗә Ватан сугышы (1955) орденнары һәм 13 медаль, шул исәптән I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы партизаны» (1945) медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук Чехословакиянең I дәрәҗә «Хәрби тәре» (1945), ЧССР азатлыгы өчен Алтын Йолдыз (1968), Кызыл Байрак (1969), Кызыл Йолдыз (1954), I, II дәрәҗә Сугыш партизаны (1944) орденнарына һәм 13 медаленә лаек була. Злин (Моравия) кала советы Мурзинга көмеш кылыч һәм исемле ату коралы тапшыра (1945). Ул Моравия белән Чехиядәге 15 каланың мактаулы гражданы, Злинда майор Мурзин исемен йөртүче урам бар».


Шушы кыска гына өземтәгә әллә никадәр мәгълүмат сыйган. Ләкин аңа да бик күп өстәмә кирәк. 

1939 елның салкын декабре. СССРның Финляндиягә басып керүе аркасында, хәрби конфликт башланган мәл. Кушнаренко татар педагогика училищесын тәмамлап, Бакалы районындагы Тактагол авылының тулы булмаган урта мәктәбендә эшләп йөргән егет үз теләге белән сугышка китәргә карар кыла. Әти-әниләренә әйтеп тормыйча гына, армиядән кайткан иптәше белән, ат җигеп, юлга чыгалар һәм Чакмагышта кич кунып, комиссия үтәсе Кушнаренкога барып җитәләр. Монда инде Мурзинның 18 яше тулмавы ачыклана, әмма комиссия рәисе, Башкортстанның сәламәтлек халык комиссары мондый «вак-төяк»­кә күз йома һәм аның яшен 11 айга өлкәнәйтеп күрсәтә. Хәрби әзерлек үткәч, март башларында Мурзин фронтка эләгә, ләкин беренче хәрби чыныгу алуга, СССР белән Финляндия арасында килешү төзелә һәм ул Рига хәрби училищесына укырга керә. 1941 елның маенда хәрби һөнәр алып чыккан яшь офицер Балтыйк буе хәрби округына кергән 10 нчы укчы дивизиядә взвод командиры вазифасында хезмәт итә башлый. Сугышның беренче көненнән – алгы сызыкта. Чик буенда дошманның беренче һөҗүменә дучар булган дивизия сугышчылары белән бергә, Даян Мурзин да Ригага кадәр чигенә. Латвия башкаласы янындагы кул сугышында яралана һәм дошман тылында бүленеп кала. Зур авырлыклар белән Латвия һәм Белоруссия территорияләре аша дистәләрчә-йөзләрчә чакрым юл үтеп, Украинадагы, әле ул чакта Ковпак берләшмәсе составына кермәгән, «Ватан өчен!» исеме астында хәрәкәт иткән партизаннар отрядына килеп кушыла.

Яңа ел алдыннан Мурзинны отряд комиссары Красняк үз янына чакырта.

– Үзең татар, өстәвенә әле казах, үзбәк, кыргыз телләрен дә чамалыйсың икән. Син, Юра, бу сәгатьтән разведчиклар командиры итеп билгеләнәсең.

Даян үзен әнә шулай «Юра» дип атый башлауларын һәм моңа каршы булмавын искәртә. Ә комиссар аның нинди телләр белүе белән юкка гына кызыксынмаган. Ул якындагы Ямполь каласына Урта Азия халыкларыннан торган легион килүен һәм бер рота белән казах милләтеннән булган Кызыл Армиянең элекке лейтенанты командалык итүен әйтә. Мурзин әнә шул офицер белән элемтә урнаштырырга һәм легионны Кызыл Армия ягына чыгарырга әзерләргә тиеш була. Ул легионга үтеп, лейтенант Курамысев белән элемтәне җайга сала һәм шуннан соң аны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә чакыртып алалар. Анда эшне тиз тоталар: Мурзинга өлкән лейтенант званиесе бирелә һәм ул махсус партизан мәктәбенә җибәрелә. Оператив бүлектән подполковник Осипов һәм партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы генерал-майор Строкач белән әңгәмәдән соң икенче көнне үк разведка серләренә өйрәтә башлыйлар. Партизаннар мәктәбендә ул «ипилек-тозлык» немецча сөйләшергә, самбо алымнарына, азимут буенча йөрергә, сәгать механизмына көйләнгән яңа минаны куллану серләренә өйрәнә.

Ел дәвамында Даян Мурзин Төркестан легионын таркату һәм үзебезнең якка чыгару буенча нәтиҗәле эш алып бара, шуның өчен аңа берничә кат фронт линиясен үтеп чыгарга да туры килә.

1943 ел тәмамланып килгәндә, Мурзин кабат парта артына утыра. Бу юлы ул партизаннар хәрәкәте штабының Бердянск-­Осипенко каласында урнашкан махсус мәктәбендә Молдавиягә партизаннар отряды оештырыр­га җибәрү алдыннан әзерлек үтә, Мәскәүдә алган белемнәрен камилләштерә. Бирегә танылган партизан хәрәкәте җитәкчеләре дә еш килә. Тәҗрибәле белгечләр, дошман тылында көндез һәм төнлә хәрәкәт итү серләренә өйрәтүдән тыш, молдаван һәм румын телләре, ул илләрнең икътисады, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында җентекләп сабак бирәләр, әле хәтта болар белән генә чикләнеп калмыйча, маршал Антонескуның амбицияләренә кадәр төшендерәләр. Ниһаять, Мурзиннар төркеме утырган «Дуглас» самолёты аэродромнан күтәрелә һәм Молдавия тарафына юл тота.

Тәҗрибәле диверсант-разведчик Даян Мурзин тиз арада 350 кешедән торган отряд туп­лый, аңа В.М.Молотов исемен бирәләр, һәм шуннан соң төбәктәге немец, румын гаскәрләре тынычлык төшенчәсен тәмам оныта. Бер генә эпизод. Мурзин отрядына мең ярым хуҗалыгы булган Будей авылындагы ике немец ротасыннан, бер румын батальоныннан, ике йөзләп полицайдан торган һәм өч урта куәтле танкы, алты тубы булган зур карательләр төркеме һөҗүм итә. Тиңсез сугышта Мурзин партизаннары өстен чыга: карательләрнең 200 дән артык хәрбие юк ителә, ике танк яндырыла, ә 6 туптан торган батарея трофейга әйләнә. Әмма Мурзинның әлеге уңышлары турында радист җибәргән хәбәр Украина партизаннар хәрәкәте Баш штабындагыларны шиккә сала. Мурзин, билгеле, ул турыда белми: аның партизаннары, әлеге алыштан соң да 1944 елның апрель азак­ларына кадәр, ягъни Кызыл Армия масштаблы операция башланганчыга тикле, Украина һәм Молдавия чигендә дошман гаскәрләренә каршы һөҗүмнәр оештырып тора. Ниһаять, көткән көн туа: отряд сугышчылары, нәкъ менә әлеге Будей авылы янында, шул елның май аеннан 2 нче Украина фронты командующие итеп билгеләнгән армия генералы Р.Я.Малиновский гас­кәрләре белән очраша. Күп­ләр Кызыл Армия частьларына кушыла, ә отряд командирын фронт штабында көтәләр…

Партизаннар штабы башлыгы генерал Тимофей Строкач боерыгы белән 1944 елның ноябреннән бригада командиры итеп расланган Даян Мурзинның бөтен командирлык осталыгы тулысынча шул чорда ачыла. Ул Моравия белән Чехиядә зур партизаннар бригадасы туплауга ирешә һәм дошманга китергән зыяны белән Адольф Гитлерның шәхси дошманына әйләнә, ә аның «башы» 2 млн алман маркасы белән бәяләнә. Егерме дүрт яше дә тулмаган көе, үзеннән шактый өлкән яшьтәгеләр белән командалык итүнең шактый четерекле булуын исәпкә алып һәм олпат­рак күренер өчен, кара сакал үстереп җибәрүе дә ярап куя. Аннан соң яшьлеге әллә ни күзгә ташланмый, ә менә тәвәккәллеге, кырыс, усал була белүе һәм хәл­иткеч мизгелләрдә төпле карарлар кабул итә алуы, өч мәртәбә махсус партизаннар мәктәбендә күнегүләр үткәндә туплаган тәҗрибәсе ул «кимчелеге»н бөтенләй күмеп китә. Шуңа да олы бер бригада белән майор званиесендәге кешенең командалык итүенә гитлерчылар ышанмый, диверсант Отто Скорцениның җиңел кулы белән «генерал булырга тиеш» дигән фаразы өстен чыга. Моннан соң Даян Мурзин дошманнар өчен Кара генералга әйләнә. Хәер, аның биографиясен немец контрразведкасы ачыкламый калмагандыр. Чөнки бөтен Чехия территориясендә аңа ау оештырыла, аның фотографиясе күп гестапо агентларының кесәләрендә йөри. Гестапо агентлары белән генә дә чикләнми әле «андый танышлык».  

Сугышның соңгы биш аенда Мурзин партизаннарына власовчылар белән еш чәкәләшеп торырга туры килә. Ә инде апрель ае керүгә, Чехиягә Власов карамагындагы хәрби көчләр күпләп агыла башлый. Вермахт ягында сугышкан совет коллаборационистларының күбесенең язмышлары биредә сынала. КОНР (Россия халыкларын азат итү комитеты) Кораллы көчләре башкомандующие, Кызыл Армия генерал-лейтенанты, вермахт генерал-полковнигы ставкасы буенча хезмәт хакы алучы Андрей Власов үзе дә Чехия башкаласы янында әсир төшә. Кулга аны партизаннар бригадасы башлыгы Даян Мурзин шәхсән үзе эләктерә. Мурзин партизаннары, Власовтан тыш, бер немец генералын да әсирлеккә төшерә. Әйтүе генә ансат. Бу бит – Гитлер гаскәрләре мыжлап торган һәм Мурзинга кадәр бер генә партизан да аяк баса алмаган Чехия һәм Моравия протектораты территориясе. Бу инде Брянск урманнарында, Белоруссия сазлыкларында яисә Карпат тауларында посып ятып кына кылынган батырлык түгел. Каһарман милләттәшебез әлеге уникаль операцияне башкарып чыгуга башыннан ахырына кадәр җитәкчелек итә һәм ул 16 нчы танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны кулга алу белән тәмамлана.

Даянның үзенә Мюллер белән бик озак мәшәкатьләнергә туры килә. Генералны кулга алу белән, Киевка хәбәр итәләр. Берничә сәгать үтүгә, Мурзин радистлары 2 нче Украина фронты командующие маршал Малиновскийдан радиограмма ала. Родион Яковлевич немец генералын әсирлеккә төшергәннәре өчен, партизаннарга рәхмәтен ирештерә һәм аны Зур җиргә озату буенча чаралар күрә башларга куша. Әмма баштагы мәлне самолёт килүе тоткарлана, аннары немец гаскәрләренең партизаннарга каршы фон Мюллер өчен «үч алу» белән бәйле зур масштаблы һөҗүмнәре башланып китә. Гестапо агентлары эзләренә төшмәсен өчен, генералны бер урыннан икенче урынга күчереп йөрткән арада, Кызыл Армия Словакия территориясен бөтенләй диярлек басып ала, һәм, ниһаять, партизаннар «кыйммәтле йөк»тән котыла. Апрель ахырларында Советлар Союзы Маршалы Р.Малиновский кушуы буенча, генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны өч совет офицеры 2 нче Украина фронты штабына алып китә…

Сугыштан соң дистәләгән совет генераллары гына түгел, ә Даян белән бергә партизанлыкта йөреп, еллар үткәч Чехословакия президентына әверелгән Людвик Свобода һәм Моравия хөкүмәте дә Брежневтан, хәтта инде Путиннан да Чехословакиянең почетлы гражданы булып танылган Мурзинга Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сорап кат-кат мөрәҗәгать итә. Даян Мурзин – татар бит, аңа каршы хәерхаһлы адым ясаучы табылмый. Даян ага 2012 елда, 91 нче яшендә Уфа каласында вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев