Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Бер адым да чигенмәскә

Дәүлиевкә документларны тапшырганда, юлда булачак солдатларның дүрт дистәгә якынын атып үтерүләре ачыклана

Татарстан эчке эшләр органнарында дүрт дистә ел хезмәт иткән әтисе Гали Дәүли улының ма­вык­тыргыч вакыйгаларга бай тормыш юлын бәян итүгә алынган милиция полковнигы Рафаил Дәүлиев үз китабын “Бер адым да чигенмәскә” дип атаган. Автор күтәргән тема Бөек Ватан сугышы белән бәйле хезмәтләрдә бик сирәк чагылыш таба. Сүз – Кызыл Армия сафында сугышкан штрафниклар турында.


1942 елда фронтта хәлләр кабат начарайгач һәм армиягә яугирләр җитешми башлагач, ил җитәкчелеге төрмәләрдә тотылучы элеккеге хәрбиләрдән аерым штраф роталары белән батальоннары төзергә карар кыла. Башлангычның үрнәген эзләп йөрисе түгел: алман ягы әле 1940 ел ахырында ук, фронттан качучы дезертирлардан һәм җинаять өчен хөкем ителгән хәрбиләрдән шундый, “500 нче төзәтү частьлары” дип аталган подразделениеләр оештыра башлаган була. Алар совет-алман фронтында актив катнаша. Гомумән алганда, Вермахт гас­кәрләрендәге 100 махсус рота сафында сугышучы алман штрафникларының саны 62 мең кешедән артмый. Үзара сугышкан ике илнең штрафниклары арасында төп аерма бер генә: совет ягыныкылар үз гаепләрен кан түгеп юа алса, алманнарда андый мөмкинлек күз уңында тотылмый.

Кызыл Армиядә штрафниклардан торган хәрби формированиеләр илнең Оборона комиссары Иосиф Сталинның 1942 елның 28 июлендә имзалаган Боерыгыннан (№227) соң оеша башлый. Әлеге документның рәсми булмаган аталышы – “Бер адым да чигенмәскә!”. Аны 1941 елның 16 августында Сталин, Молотов, Жуков имзалаган. Ул – 1956 елгача гамәлдә булган 270 санлы Боерыкның дәвамы. Ә аның буенча, безнең әсир төшкән барлык хәрбиләр сатлыкҗан, куркак һәм хыянәтче дип игълан ителә, ә аларның гаиләләре дәүләт заложникларына әйләнә. Яңа оешкан ул берләшмәләрнең составын үлем җәзасына хөкем ителмәгән элекке хәрбиләрдән торган җинаятьчеләр һәм трибунал тарафыннан гаепләрен сугыштан соң үтәүгә хөкем ителгән яугирләр тәшкил итә. Мәгълүм 58 нче маддә белән хөкем ителүче сәяси тоткыннарга андый бәхет тәтеми, ягъни аларга “кылган җинаятьләр”ен кан түгеп юу хокукы бирелми. Барлык фронтларда барлыгы 65 аерым штраф батальоны һәм 1048 штраф ротасы сугышуы мәгълүм. Алардагы сугышучыларның гомуми саны 427 мең ярым кешедән артып китә. Гадәттә штрафникларның иң авыр учас­токларда яуга кертелүе һәм тиз арада кырылып бетүе сәбәпле, андый роталарны һәм батальоннарны берничә айдан таратырга туры килә. Әлбәттә, сугыш вакытында СССР Кораллы көчләре аша 34 миллионнан артыграк кеше үтүен исәпкә алсак, бу әллә ни күп сан түгел, нибары 1,24% килеп чыга. Шуңа да карамастан штрафникларның уртак җиңүгә керткән өлешләре ифрат дәрәҗәдә зур.

Тик озак еллар дәвамында сер итеп сакланулары сәбәпле, алар хакында мәгълүматлар бик аз, әле хәтта булганнарының да байтагы төгәл түгел. Гаять дәрәҗәдә аз өйрәнелгән теманы ачыклауга саллы өлеш керткән бу китапны нәшер итү шул кимчелекләрне бетерү юлында – яңа бер җитди адым һәм, һичшиксез, батырлык үрнәге. Иң мөһиме – яшь кенә офицерның штрафниклар язмышы сыналган шул җәһәннәм утында турыдан-туры катнашуы, ул мәхшәрне үз күзләре белән күрүе. Автор сугыш ветераны Гали Дәүлиевнең фронтташ дусты сөйләгән бер вакыйганы китерә:

“Без марш колоннасында бер авылга таба бара идек. Коеп яңгыр ява. Кинәт колонна туктап калды. Юлны су белән тулган һәм күлне хәтерләткән котлован бүлеп тора. Шул вакыт бер машина килеп туктады, аннан ниндидер генерал чыкты һәм акырып җибәрде:

– Ни өчен туктадыгыз? Кем командир?

Каушап калган рота командиры килеп җитте, доклад ясарга тотынды. Генерал яшь офицерны тыңлап бетермәде, пистолетын тартып чыгарды һәм аны атып үтерде”.

Колонна муеннарга җитәрлек тирән сулыкка кереп китә, ә бер гаепсез рота командирының үле гәүдәсе юл читендә аунап кала. Хәер, китапта штрафникларга карата күрсәтелгән мәрхәмәтсезлекләр турында мисаллар җитәрлек. Совет ягы өчен зур югалтулар китергән Ржев-Сычёв операциясе вакытында командующий Иван Коневның төп көчләрне каплау турындагы Боерыгы чыга. Әмма штабтагылар, үз подразделениесен вакытында китереп җиткерә алмаган гвардиячы-командирны йолып калу максатыннан чыгып, Коневка штрафникларның боерык үтәүдән баш тартуы турындә ялган хәбәр ирештерә. Командующий баш ватып тормый, автоматчылар взводы җибәрергә куша. Бер гаепсез штрафникларны атып, зур кабергә күмәләр һәм аның өстеннән строй белән үтәләр.

Тагын бер мисал хәрби очучы өлкән лейтенант Михаил Девятаев исеме белән бәйле. Ул бер төркем совет әсирләре белән алманнарның яңа класстагы “Хейнкель” самолетын урлап кача һәм авыр бомбардировщикны үзебезнең аэродромга төшереп утырта. Моның өчен аларны бүләкләгән, хөрмәтләгәннәрдер дип уйлаучылар ялгыша. Кыюлык һәм тапкырлык күрсәтеп, әсирлектән трофей белән качучыларның барысын да ашаталар, дәвалыйлар һәм турыдан-туры штраф роталарына озаталар. Икенче бөтендөнья сугышында тиңе булмаган батырлык кылган ул затларның бөтенесе дә диярлек Одер елгасын кичкән чагында һәлак була. Девятаев үзе дә кимсетүне күп күрә. Аңа фәкать Сталин үлеменнән соң, 1957 елның 15 августында гына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Гали Дәүлиевнең хезмәттәше, шулай ук 1 нче Белоруссия фронтында штрафниклар белән командалык иткән Александр Польцын (соңыннан язучы һәм генерал) искә алганнар да чәчләр үрә торырлык. Вакыйга Польша территориясендәге Нарев плацдармында төенләнә. 65 нче армия гаскәрләренең авангардтагы частьлары алман позицияләрен яулап алуга ирешә, әмма һөҗүм туктала, чөнки алда – миналанган ялан-кыр. Нәтиҗәдә Польцынның штраф ротасы саперлар килгәнен көтәргә мәҗбүр. Тиз арада килеп җиткән саперлар линиянең алгы сызыгына китә һәм бер сәгать дигәндә кире әйләнеп тә кайта. Аларның командиры, бөтенесен аптырашта калдырып, атака дәвам итәсе кырда миналар бөтенләй булмавын белдерә. Рота канатланып атакага күтәрелә, әмма 280 яугирнең нибары унлабы, шул исәптән командир үзе генә исән кала, күбесе миналарга эләгеп һәлак була. Шул ук мизгелдә рациядән, армия командующиеның бу атакадан бик кәнагать калуы һәм батырларны бүләкләү көтүе турындагы хәбәре ирешә. Тиз арада кайнар аш һәм бер мичкә аракы китерәләр, кара “ЭМКА”да офицерларны бүләкләү өчен штабтан полковник килеп җитә. Тик менә бүләкләргә кешесе генә табылмый: чөнки исән калганнарның барысы да яралана һәм аларны санбатка озаткан булалар. Хикмәт нидә булган соң? Саперлар тиздән рота аяк басачак кырның шартлаткычларын алу мөмкин булмаган яңа төр миналар белән “каплану”ын ачыклый һәм бу турыда 65 нче армия командующие генерал-полковник Павел Батовка хәбәр итә. Ә аның үз гаскәрләренең күп югалтуларга дучар булуы аркасында Ставкадан кисәтү алган мәле. Шул сәбәпле, миналанган кыр­га штрафникларны куып кертергә карар кылына да инде.

“1942 ел. Дәүлиев станциядә тоткыннардан торган беренче махсус эшелонны көтә. Каршы алучы командирларның барысы да өшегән, дулкынлану да көчле. Уен эшмени, аларның күбесе, үз тормышларында тәүге кат,“тере” тоткыннар белән очрашачак. Алгы фронт сызыгына кадәр 42 чакрым тирәсе. Гали Дәүлиевкә эшелонны бер төн эчендә бушатып, частьны тулыландыру өчен килгәннәрне янәшәдәге урманга урнаштырырга кушылган”, – дип яза Рафаил Дәүлиев, әтисенең тәүге тоткыннар белән очрашуын бәян итеп. Ниһаять, 3 нче армия биләмәләрендәге станциягә эшелон килеп туктый. Сугышка кертеләчәк элекке тоткыннарны бер рота НКВД хезмәткәрләре озатып килгән. Аларның капитан чинындагы командиры Дәүлиевкә документларны тапшырганда, юлда булачак солдатларның дүрт дистәгә якынын атып үтерүләре ачыклана. Бу 20 яшьлек өлкән лейтенантка һич тә ошамый һәм ул түзеп тора алмыйча:

– Сез нәрсә эшләдегез, кабәхәтләр? Минем күпме яугирләремне үтергәнсез бит, – дип кычкырып җибәрә.

– Акырма, телеңне тый, югыйсә үзеңне үзебез белән алып китәрбез, – ди НКВД капитаны, күзләрен усал елтыратып.

Икесе дә кобураларына ябыша. Бәхеткә, фаҗига булмый кала. Үз вазифаларын башкарган НКВД ротасы кире Колыма тарафларына кузгала, ә Г.Дәүлиев тоткынлык ачысын кичереп фронтка китерелгән һәм дисциплинаны бар дип тә белмәгән 600 башкисәрдән шәхси составы буенча батальонга торышлы хәрби рота оештырырга тиеш. Андый контингент белән эшләргә бернинди дә тәҗрибәсе юк, фәкать үзен яңа вазифага билгеләгәндә, 3 нче армиянең Хәрби совет әгъзасы генерал-майор Терпиловский белән кадрлар бүлеге башлыгы полковник Корниенконың курыкмаска кушулары һәм күбрәк сүгенергә кирәклеге турында биргән киңәшләре генә күңелендә калган. Сынатмый Тамбов пехота училищесын тәмамлап кына фронтка эләккән Гали Дәүлиев! Командование кушканны намус белән үти. Үз штрафниклары белән яуга керә, беренче очрашу мизгелләреннән соң, алар да командирларын үз итә. Каһарман һәм кыю якташыбыз штрафниклар белән командалык иткән вакытында 13 эшелон кабул итеп ала, аларның барысын да диярлек Колыма тарафларыннан җибәрелгәннәр тәшкил итә.

Арча районының Казан ханлыгы чорында ук билгеле булган Комыргуҗа авылында туган (хәзерге Әтнә районы), 13 яшеннән ерак Донбасстагы шахтада эшли башлаган Гали Дәүлиев яу кырында оста командир буларак таныла. Бары тик 1944 елның февраль-август айларында гына да Кызыл Байрак, Александр Невский, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнүе шуңа дәлил. 5 нче укчы дивизиянең 190 нчы укчы полкы составындагы 6 нчы батальон командиры капитан Дәүлиевне Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү көне – 4 август. Боерыкны имзалаучылар – 3 нче армия командующие генерал-полковник Александр Горбатов, Хәрби Совет әгъзасы генерал-майор Иван Коннов һәм штаб башлыгы генерал-майор Макар Ивашечкин.

Сугыштан соң майор Гали Дәүлиев туган ягына әйләнеп кайта һәм респуб­ликаның эчке эшләр органнарында хезмәтен дәвам итә. 22 ел дә­вамында ТАССР Эчке эшләр министр­лыгының үзе оештыр­ган Ведомстводан тыш сак хезмәте белән җитәкчелек итеп, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. 40 елдан полковник чинында отставкага чыга. Гел чын кеше булып кала, кул астындагыларны кимсетми, намусына тап төшерми. Шуларны раслау җәһәтеннән янә бер мисал. Вакыйга Орел каласында, дивизия ветераннары очрашуы вакытында төенләнә. Тантаналы чаралардан соң бары да Ока елгасы буена юнәлә, кемнәрдер әңгәмәләрен дәвам итә, күп­ләр су коенып чыгуга өстенлек бирә. Шул мәлне Дәүлиев янына 70 яшьләр тирәсендәге бер ветеран килә һәм елмаеп: “Начальник, мин сине таныдым бит, без бергә сугыштык”, – ди.

– Ничек таный алдың?

– Буеңнан һәм татар акцентыннан. Мин сезнең сөйләмне гомерем буена исемдә калдырдым, – ди хезмәттәше һәм бер вакыйганы искә төшерә.

Бер плацдармда торган чагында ротада бер грамм да су калмый, ә көн түзеп торгысыз эссе. Штрафниклар бүленеп калган: ике яклап, үтеп булмаслык миналар сибелгән кыр, артка барырга ярамый, үзебезнекеләр атачак, алда исә – 5 рәт итеп тезелгән чәнечкеле тимер чыбыклар артында фрицлар оялаган. Иң якын булган кечкенә елгага 20 чакрым. Су турында хыялланырга гына калган бер мәлне рота командиры блиндажына саф чишмә суы китерәләр. Әлбәттә, ул очракны Дәүлиев хәтерендә саклый, әмма суны ничек һәм нинди юл белән тапканнарын белми. Үзен танып алган ветеран искәрткәнчә, бу исә әлегәчә сер итеп сак­ланган. Хәл ничек булган соң? Штрафниклар алманнар тарафында, якындагы чишмәгә илтүче миналанмаган бер сукмак булганын белеп алган. Тора-бара, аны бер батальон алман штрафниклары саклаганлыгы да ачык­лана. Безнекеләр үзара киңәшләшеп, дошман ягына бераз алманча сукалаучы, бөтен тәнен татуировкалар каплаган бер иптәшләрен җибәрергә карар кылган. Кешеләр ич, аннары язмышлары да охшаш: уртак тел таба алганнар, һәм нәтиҗәдә безнең штрафникларга елга сукмагына яшел ут кабынган. Бу төндә 20 минут эчендә ике яктан да атышлар тынып торган һәм шул вакыт эчендә ике як та үзләренә су ташып өлгергән.

– Без сездән ул серне яшереп сакладык. Әмма Ватанны сатмадык, алар белән сугышуыбызны дәвам иттек, – ди саубуллашканда җәһәннәм афәтен бергә кичкән хезмәттәше.

Рәис ЗАРИПОВ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев