Мәдәни җомга

Ачлык-ялангачлык онытылмый

Сугыш чорында Казанда һәр буш җир кишәрлеген кешеләргә тараталар.  Иске аэропорт, Әмәт станциясе, Дәрвишләр бистәсе, хәтта өлешчә Ботаника бакчасыннан да кешеләргә бәрәңге, яшелчә утырту өчен җир бирелә.

22 июнь – Ватан сугышы башланган көн


Бөек Ватан сугышы Татарстан территориясе аша үтмәсә дә, республиканың һәр гаиләсенә дә ул кайгы-хәсрәт китерде. Һәркемнең планнарын пыран-заран китереп ташлады. Болай да кечкенә туган авылым Иске йорт (Арча районы) бөтенләй бушап калды. Ирләр фронтка китте, хатын-кызларны сугыш – кирәк-яраклары өчен урман кисәргә, торф чыгарырга, саклык корылмалары, юллар төзергә, үсмерләрне Казан предприятиеләренә эшкә җибәрделәр.

Сугыш алдыннан туган бала буларак, мин әтисез үстем. Колхоз рәисе булып эшләгәнлектән аңа бронь бирелгән булса да, ул үзе теләп фронтка китә. Башта аны берничә ай мари урманындагы Суслонгер лагеренда ачка интектерәләр. Аннан соң гына, Мәскәүгә фашистлар һөҗүмен туктату өчен,  нигездә Казан тирәсендәге районнардан тупланган дивизияләрен Калуга өлкәсенә җибәрәләр. 

Әтиебез беренче сугышта ук һәлак була. Башта «Хәбәрсез югалды», бераздан «Ватан азатлыгы өчен батырларча һәлак булды», – дигән хәбәр генә килә. Ул чорда фронт кырында вафат булучылар гаиләсенә җибәрелә торган гадәти хат!

Статистика мәгълүматларына караганда Татарстаннан сугышка 700 меңгә якын кеше киткән, аларның 435 меңе кире әйләнеп кайтмаган. Димәк, сугышчыларның яртысыннан артыгы. 

Көз көне Татарстанда хәрби хәл режимы кертелә. Һава тревогасы үткәрелә. Утларны томалау таләп ителә. Октябрьдә йөз меңнән артыграк кеше Казанны әйләндереп алачак саклык корылмасы төзелешенә җибәрелә. 

Тылда сугышның алгы сызыгыннан соңгы хәбәрләрне түземсезлек белән көтәләр. Урамнарга зур репродукторлар куела. Бик күпләр өчен ул матбугат чыганагы булып тора. Аны урамнан үтеп баручылар да туктап тыңлый. 

Шактый авылларда ул вакытта радио булмый әле. Анда яшәүчеләр хәрби хәрәкәтләр турындагы мәгълүматларны газеталардан һәм фронт хатларыннан ала. Китапханәләр, клублар газета-журналлар белән тәэмин ителә.

Сугышның беренче көннәреннән үк телеграмма һәм хатлар агымы нык арта. Күп кенә элемтәчеләр атналар буе өйләренә кайта алмый. Почтада алар өстәлгә яки урындыкларга ятып йоклый. Элемтәчеләр ял көннәре турында бөтенләй оныталар. 1941 елның азагында хөкүмәт фронтовикларга җибәрелгән бүләкләрдән тыш барлык посылкаларны тыю турында карар чыгара. 

Районнарга һәм авылларга почтаны гадәттә атларда илтәләр. Элемтәчеләргә бирелгән 47 автомашинаның күбесе эшләми. Бензин, запчастьләр җитми. 48 почталь­он рәсми рәвештә велосипедларда йөри.  

Сугыш башында Казан дистәләрчә мең эвакуацияләнүчеләрне кабул итә. Шәһәр халкы 401 меңнән 515 меңгә кадәр арта. 1943 елда шәһәрдә яшәүче бер кешегә 3,3 квадрат метр торак мәйдан туры килә. Клубларда, кинотеатрларда, складларда да кешеләр яши.  Һәр фатирга диярлек квартирантлар кертелә.  

Гадәттә бер коммуналь бүлмәдә ике гаилә яши. Ашарга гомуми кухняда керосинка белән пешерәләр.  Керосин  кытлыгы үзен нык сиздерә. Җәй көне аш-суны урамда ут ягып әзерлиләр. Кыш көне  мичкә якканда шунда әзерләргә тырышалар. Әмма мичкә ягарга утын табу бик авыр була. Капка-коймаларны сүтеп-ягып бетерәләр. 

Ничек кер юулары турында да язмалар сакланган. Авыллардан базарга сыек сабын китергәннәр. Шуңа көл өстәгәннәр, ул суны йомшарткан. Сөлгеләрне, ак киемнәрне мичләрдә парландырганнар. Керләрне Кабан күленә төшеп чайкаганнар. 

Авырулардан саклый дип кешеләр шундый ук су белән юынганнар да. Кайбер предприятиеләр эшчеләрен хуҗалык сабыны белән тәэмин иткән. Ул чорда Казан мунчалары өзлексез эшләгән.  

Кич җитүгә урамнар кап-караңгы булган. Фонарьлар яндырылмаган.  Һәр тәрәзәгә яктылык үткәрми торган кара материаллар элгәннәр. Кварталдагы хәлне күзәтеп  тору өчен чират буенча шушы тирәдә яшәүчеләр билгеләнгән.  

1941 елның 1 сентябреннән Татарстанда ипигә карточка системасы кертелә. Сәнәгать предприятиесендә эшләүчегә көнгә – 800, хезмәткәргә – 500, 12 яшькә кадәрге балаларга 400 грамм икмәк бирелә. Ноябрьдә ит, балык, май, ярма, макарон, яшелчә кебек продуктлар да карточка буенча сатыла. Һәр гаилә кайсы да булса кибеткә беркетелә. 

Продуктлар алу өчен, чиратта бик озак торырга туры килә. Чернышевский урамындагы кибеткә чират иртәнге икеләрдә үк тезелә башлый. Кибет ачылганда, чиратның ахыры Болакка җиткән була. Карточканы күрсәтелгән көнендә файдаланмасаң,  бүтәнчә аңа товар бирмиләр. Достоевский урамында кешеләр чиратка кичтән үк баса.

Сугыш чорында Казанда һәр буш җир кишәрлеген кешеләргә тараталар.  Иске аэропорт, Әмәт станциясе, Дәрвишләр бистәсе, хәтта өлешчә Ботаника бакчасыннан да кешеләргә бәрәңге, яшелчә утырту өчен җир бирелә. Язын кешеләр табигый азык белән туклана башлый. Язгы «хәрби» меню кычыткан яки кузгалактан тора. Кишер яфрагыннан һәм чөгендер сабакларыннан, бәрәңге салып аш пешерәләр. Күптөрле азык әзерләгәндә, алабутадан файдаланалар. Ат кузгалагы һәм бераз он кушып, алабутадан ипи дә пешерәләр.   

Продукцияне үзләре җитештергәнлектән ул чорда авылда тормыш җиңелрәк булган дип сөйләүчеләр бар. Әмма бу һич тә алай түгел. Авыл нәрсә җитештерә – тулы күләмдә фронтка китеп барган. Колхозчыга хәтта карточка системасы да  кертелмәгән, алар ачлыктан интеккән.  

Авылда ачлыктан атлар да үлеп бетә яза. Хатын-кызлар алар урынына тырма-сукаларны, чәчкечләрне үзләре тартып йөриләр.  

Сугыш чорында мәктәпләр дә бик салкын була. Ягарга утын җитми.  Балалар чишенмичә, бүрекләр, бияләйләр киеп утыра. Дәфтәрләр бетә.  Әйбер төрә торган кәгазьләргә язалар, сугыш чорында укучыларга каникуллар бирелми. Уку тәмамлангач, алар  колхозчыларга ярдәмгә җибәрелә. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: