Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.39 сәгатьтә калка,18.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.27 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Астмадан – прополис

Астма (тын бетү) интектергәндә, 10 тамчы 10 процентлы прополис төнәтмәсен бераз суга яки сөткә кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 1,5-2 ай. Савытка 60 г прополис һәм 40 г балавыз салып, икенче сулы савыт эченә куеп җылыталар, ут өстеннән алып, сөлге белән капланып, шул парны сулыйлар. Прополис белән ингаляцияләрне көненә 2 тапкыр – иртән һәм кичен - 10-15 әр минут үткәрәләр. Ярты стакан минераль су (“Боржоми”) эчкәннән соң, 2-3 “Апилак” төймәсен тел астына салып, тулысынча эреп беткәнче авызда тоту да файдалы.

20 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.13 сәгатьтә калка,19.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Ангинадан дәва (1)

Тигез микъдарда алынган канлут үләне (чистотел) һәм ромашка төнәтмәсе белән тамакны чайкау флегматоз ангинадан һәм борындагы полиплардан дәвалый. Яисә көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы суган суы эчәргә кирәк. Кара карлыган согын суга кушып тамакны чайкау файдалы. Шулай ук 100 грамм кипкән кара җиләкне ярты литр суда 15 минут кайнатып, сөзеп, тамакны чайкау да булыша. Миндальсыман биз, авызның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, 4 чәй кашыгы вакланган шалфей яфрагын 2 стакан кайнар суда пешереп, 30 минут төнәтәләр, сөзеп, авызны чайкыйлар.

21 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.46 сәгатьтә калка,19.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.17 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Ангинадан дәва (2)

1 өлеш мәче борчагы үләне тамырын 20 өлеш кайнатып суытылган суда төнәтәләр дә, тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы тыр­нак гөл төнәтмәсен 1 стакан кайнар суга кушып, бераз суынгач авызны чайкыйлар. Яисә 3 өлеш ромашка чәчәге, 2 өлеш юкә чәчәген кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтәләр һәм тамакны чайкау өчен кулланалар.

22 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.16 сәгатьтә калка,20.00 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.13 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Сихәтле катнашма

Академик Амосов, операциядән соң организм тизрәк сихәтләнсен өчен, мондый катнашма белән дәваланырга киңәш иткән, ул сәламәт кешеләр өчен дә бик файдалы: 500 әр грамм йөзем, күрәгә, инҗир, кара җимеш, әстерхан чикләвеген һәм кабыгы белән 1 лимонны иттарткычтан чыгаралар да, 500 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта пыяла савытта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

23 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.38 сәгатьтә калка,20.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.08 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

24 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.48 сәгатьтә калка,21.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.03 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Сарымсак мае

1 баш сарымсакны чистартып, уып, согын чыгаралар, шуңа 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы 1-3 ай. Сарымсак мае баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.

25 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.41 сәгатьтә калка,22.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.59 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Ялкаулар салаты

1 әр банка консервланган татлы кукуруз, ак фасоль, кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, 3 банкадагы кукуруз һәм фасольләрне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев