Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 ноябрь)

17 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.05 сәгатьтә калка, 23.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Солы кесәле

Ашкайнату начар булганда, эч кипкәндә, күбенгәндә, солы кесәле файдалы. 0,5 кг солы ярмасын 3 литрлы банкага салып, 1,5 л су өстиләр, тастымал каплап, җылы урынга куялар. 3 тәүлектән соң яхшылап болгаталар, иләк аша сөзеп, сыеклыкны көчле утта, болгата-болгата, кайнатып чыгаралар да сүндерәләр. Шикәр дә, тоз да өстәргә кирәкми. Суынган кесәлне бал яки җиләк ширбәте белән ашыйлар.

18 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.07 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Суган сихәте

2 баш суганны, кабыгын чистартмыйча, яхшылап юалар да, 1 л су, 10 г шикәр салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Сөзеп, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын күтәреп кенә калмый, организмдагы стрептококкларны, дизентерия һәм туберкулез таякчыкларын да үтерә. Яшел суган кыяклары исә каротинга бай, ул сулыш юлларының лайлалы катламын ялкынсынудан саклый һәм тирене матурайта. Баш авыртканда, баш суганны урталай кисеп иснәү булыша.

19 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.38 сәгатьтә калка, 1.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.04 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

20 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.55 сәгатьтә калка, 3.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Эч кипкәндә

Эч катканда, 2 стакан кипкән алманы 1 литр суда 15 минут кайнаталар, 1 чәй кашыгы бал кушалар һәм көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр, алмасын ашыйлар. Яисә мондый салат ясап, иртән ач карынга ашыйлар: уылган алма, тозлы кәбестә, вак туралган ак икмәк телемен 1 аш кашыгы үсемлек мае кушып болгатырга кирәк. Таралып торган карабодай боткасын көн саен ашау да эчәклек эшен җайга сала, нәтиҗә булмаса, суганлы һәм кишерле карабодай шулпасы пешереп ашарга кирәк.

21 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.13 сәгатьтә калка, 4.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Кара миләш канны чистарта

1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.

22 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.35 сәгатьтә калка, 5.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Колак шаулаганда

Орлыгы белән киптерелгән укропны ваклыйлар да, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

23 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 7.08 сәгатьтә бата. 8 сәгать 40 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.50 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Керәнле помидор

3 кг помидор, 250 г керән, 250 г сарымсак, тәменчә тоз кирәк. Яшелчәләрнең барысын да иттарткыч аша чыгарып, тоз кушалар да, пыяла банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Яисә 1әр кг помидор һәм болгар борычы, 200 г керән, 4 баш сарымсак, 3 кузак ачы кызыл борычны иттарткычтан чыгарып, болгаталар, тоз кушалар һәм банкаларга бүлеп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев