Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 июль)

14 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.46 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Пешкән суган  шикәрне киметә

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормага килгәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

15 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.10 сәгатьтә калка, 21.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Дөрес туклану файдасы

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләрендә күп.

16 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.36 сәгатьтә калка, 22.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Сохари яраны төзәтә

Словакия табибләре фикеренчә, ак икмәктән киптерелгән сохари ашказаны җәрәхәтен дәвалый ала. Дәва ысулы бик гади: ай буе ак сохари, чиле-пешле йомырка, яхшы сыйфатлы атланмай гына ашарга кирәк. Сохарины үзең белән эшкә дә алып барырга, гел кимереп йөрергә киңәш ителә.

17 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.01 сәгатьтә калка, 22.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

18 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.23 сәгатьтә калка, 22.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Укроп ютәлне баса

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы икенче савытта 15 минут җылыталар, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә шикәргә 10-15 тамчы укроп эфир мае тамызып, көненә 3 тапкыр  суыралар. Салкын тигәндә, шулай ук эт тигәнәге (череда) дә бик шәп булыша, 4 аш кашыгы үләнне 1 литр суда чәй кебек пешереп, көн буена җылы килеш эчәргә кирәк.

19 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.41 сәгатьтә калка, 23.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.48 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

20 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.57 сәгатьтә калка, 23.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.45 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Дөгеле балык  кәтлите

1 банка сайра консервасы, 1-2 баш суган, 170-180 г дөге, 2-3 йомырка, тоз, тәмләткечләр кирәк. Дөгене (изелә торганы кирәк) юып, тозлы суда пешерәләр, дуршлагта суын саркыталар. Суганны вак кына турыйлар. Консервадагы балыкны чәнечке белән изәләр, дөге, суган, чи йомырка, тоз, тәмләткечләр кушып, яхшылап болгаталар һәм 10 минут тотканнан соң зур түгәрәк кәтлитләр ясыйлар, онда әвәләп, кайнар табада үсемлек маенда кыздыралар (сыеграк булса, коймак кебек салып пешерәләр).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев