Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 

12 май (шимбә). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.03 сәгатьтә калка, 15.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.05 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 12-15 майда яшелчәләр чәчү, күчереп утырту уңышсыз.

Баш өянәген дәвалау

Баш өянәге (мигрень) башлангач, чигәләргә алоэ яфрагы куеп, 20 минут ятып тору булыша. Мондый төнәтмә дә файдалы: 1 чәй кашыгы әремне 1 стакан кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтәләр. 2 атна буе көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

13 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.22 сәгатьтә калка, 16.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.09 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

14 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.42 сәгатьтә калка, 18.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Кул тиресе кытыршыланса

1әр аш кашыгы бака яфрагы, ромашка, тырнак гөлне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы бал һәм 30 г атланмай кушып болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр сөртәләр. Куллар тупасланса, кызарса, 1 чи кишерне уып, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае кушалар да, кулга сөртеп, кәгазь капчык һәм җылы бәяләй кияләр, 40 минуттан соң юалар. Яисә глицерин һәм нашатырь спиртын тигез микъдарда кушып, кичен кулга сөртеп яталар.

15 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.09 сәгатьтә калка, 19.26 сәгатьтә бата. 15 сәгать 49 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.17 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Башың авыртса,  сөт эч

Баш авырта башлау­га ук, дару капканчы,  1 стакан сөт яки йогырт эчеп куярга кирәк. Сөт ризыкларындагы B2 витамины баш мие нейроннары яңартылу процессында катнаша. Сөттәге пептидлар (аминокислота калдыкларыннан җыелган бик вак аксым молекулалары), күзәнәк эченә үтеп кереп, нейрон бәйләнешләрен ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен җайга сала, авырту хисен баса. Тик аларның тәэсире озакка бармый, чөнки пептидларны ферментлар җимерә.

16 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.35 сәгатьтә калка, 20.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.21 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Стенокардиядән – яфрак суы

3 литрлы банканың яртысына кадәр йөзем яфрагы тутырып, өстенә кайнатып суытылган су коялар, 3 көн төнәткәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

17 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.13 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк. Бүген мыекчалы үсемлекләр (борчак, кавын) чәчәргә ярый.

Торма согы ташны эретә

Үт куыгындагы ташларны эретер өчен, торманың уртасын чокып алып, 1 чәй кашыгы бал салалар, барлыкка килгән сокны эчәләр. Яки торманы угычтан уып, яхшылап сыгалар һәм өчтән бер стакан сокны, ашар алдыннан, бал кушып эчәләр.

18 май (җомга). Рамазан аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.02 сәгатьтә калка, 23.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Бүген кыяр, яшел тәмләткеч үләннәр чәчәргә, помидор, борыч, кәбестә, баклажан, брюссель һәм чәчәк кәбестә үрентеләрен күчереп утыртырга, бәрәңге утыртырга ярый.

Эремчекле күптермә

0,5 кг эремчек, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 3 аш кашыгы шикәр, тәменчә ванилин яки лимон цедрасы, 3 аш кашыгы каймак, төелгән сохари кирәк. Эремчеккә шикәр белән тугланган йомырка, манный, тоз, ванилин яки лимон цедрасы кушып болгаталар. Табаны майлап, төелгән сохари сибәләр, камырны тигезләп җәяләр, өстенә каймак сылыйлар да, газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев