Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА автор яңалыклары
-
Кадр артында – табиб
Рөстәм Хәйруллинны күпләр талантлы табиб, төбәкара клиника-диагностика үзәгенең генераль директоры, 120 дән артык фәнни мәкалә һәм бер патент авторы буларак белә. Ә менә аның фоторәссам икәне бик сирәкләргә генә мәгълүмдер.
-
Хикмәтле бизәкләр
Казан Кремлендәге Татарстан дәүләтчелеге музеенда бу көннәрдә гүзәл затлар аеруча күп, чөнки күптән түгел Санкт-Петербургтагы Россия этнография музее бирегә хатын-кызларның бизәнү әйберләрен алып килде.
-
«Җилкәнсезләр», яки Курчак милләтенең курчак уеннары
К.Тинчурин театрының сәхнәсе агач диварлар белән әйләндереп алынган. Ярым караңгылык. Пыскып кына янган утлар күңелгә шом сала. Икешәр рәт түгәрәкләп утырган тамашачы сагаеп, тынып калган. Урыннар күп түгел, шулай да нәни зал тулмаган, урыннар арасындагы караңгы бушлыклары белән тамашачылар урнашкан урын куркыныч дию пәриенең тешсез авызын хәтерләтә. Вакыйгалар шунда ук сәхнәдә уйнала. Режиссер Туфан Имаметдинов танылган драматургыбыз Кәрим Тинчуринның әсәре буенча куйган «Җилкәнсезләр» спектакле әнә шулай башланып китте.
-
Таулардан биек нәрсә бар?
Безнең сәхнәләрдә ни җитешмәсә, аларда да шул ук нәрсәләр җитенкерәми. Шуларның берсе заманча драматургия булса, икенчесе – талантлы режиссерлар.
-
Миләүшә Галиуллина: Себер җырлары
Себер татарларыннан күпләп язып алынган «Бүз егет», «Кузы-Көрпәч һәм Баян-Сылу», «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек» дастаннары, «Сак-Сок» бәете Идел буе һәм Себердә яшәүче милләттәшләребезнең бер ырудагы Сак белән Сок кебек кавыша алмыйча тилмереп яшәгән балалары икәнен дәлилләмимени?!
-
Каенлы сөлгеләре
Җор телле, һәм җырга, һәм биюгә оста, район мәдәният идарәсен җитәкләрлек куәсе булган ханым сәгатьләр буе басылып чигү чигәр дип кем уйлаган? Ничек кенә чигә әле!
-
Тойгелденең күн остасы
Нурия ханым Казанга бер баруында читекләр остасы белән күрешә һәм шуннан Апанай мәчетенә осталык дәресләренә йөри башлый. Мөслимнән!..
-
Тирән елга тын агар
Мунчада әтисеннән качып көйләр өйрәнгән Байсар егете 1976 елда СССРның башкаласы Мәскәүдә танылган җырчыбыз Әлфия Авзалова белән аның беренче грампластинкасын яздыра.
-
Яралы язмышлар сурәте
Шулай да әтиле малайның да Җиңү таңында сагышланырга сәбәбе бар. Чөнки фронттан яраланмыйча кайтса да, әтисе гомер буе яралы күңел белән яши.
-
«Көзге кайтаваз»
Һәр татарның бәгырен телгән, милләт язмышын хәл итәрдәй мәсьәләләр хакында сүз барса да, спектакльдә берәүгә дә таш атмыйлар, берәүне дә кимсетмиләр. Юкса милләт мәсьәләләренең милләтебезне җитмешкә бүлгәне-аерганы, киңәшеп эшли белмәвебез күзалдыбызда.
-
Хушлашырга ашыкма
Соңгы елларда сәхнәләребездә шартлы сурәтләү алымнары өстенлек алып, тамашачы дөнья мәшәкатеннән ял итәсе урынга, математика фәненнән мәсьәлә чишкән кебек, киеренке халәттә утырырга мәҗбүр иде.
-
Картаюны белмәс аксакал
1990 елларда Рифкать Вахитов азатлык өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында булды. Татарстан Рәссамнар берлеген оештырды. Беренчеләрдән булып Казанда шәхси галерея ачты.
-
Өч күлмәк тегәсез дә...
Эшмәкәр яки үзмәшгульләр булып теркәлгәнне генә көтәләр дә, тотыналар алардан салым каерырга. Аннары халык һөнәрчеләре булып ник теркәлмиләр, дип баш ватабыз.
-
Портфельле аферист
«Аферист» спектакльдә вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән.
-
Хәрефләр дөньясында
Тамашада төп геройлар хәрефләр, без аларны торган саен сирәгрәк кулланганга үпкәләп, «Әлифба» китабыннан качып киткән. Нәни тамашачылар шуларны эзләү һәм китапка кайтару юлында үзләре өчен әллә никадәр белем, кызыклы мәгълүмат ала.