Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Хикмәтле бизәкләр

Казан Кремлендәге Татарстан дәүләтчелеге музеенда бу көннәрдә гүзәл затлар аеруча күп, чөнки күптән түгел Санкт-Петербургтагы Россия этнография музее бирегә хатын-кызларның бизәнү әйберләрен алып килде.

Элек хатын-кызның бизәнгечләренә карап җәмгыяттәге урынын, гаилә хәлен белеп булган. Алка, беләзек, хаситәләр гүзәл затларны явыз рухлардан саклаган, теге яки бу халыкның ышануларын гәүдәләндергән. Бүген кендек тиштереп, шәрә корсакларын, ярым ачык күк­рәкләрен күрсәтеп йөрүче кызларыбызга элеккеге гадәтләрне белү файдалы булыр иде. 

Ни кызганыч, җәмгыяттә хатын-кызга карата дөрес булмаган караш калыплашты. Күпләр өчен ул матур уенчык кына булып калды. Ир затлары, матуррак «уенчыкка» ия булып, үзләрен дәрәҗәле итеп күрсәтмәкче була. Шул ук вакытта гүзәл затларның чын асылы нәсел дәвам итү икәнен бөтенләй онытып бетердек. Төрле хаситә, билбау­лар матурлык өчен генә түгел,  нәселне барлыкка китерүче нәфис затларны саклау максатында кулланылган. 

Кечкенә генә күргәзмәдә дөнья­дагы төрле халыкларның бизәнү сәнгатен тәкъдим иткәннәр. Биредә Идел буендагы төрки һәм фин-угор халыкларының алка, беләзекләре дә, Балтыйк буе һәм Көнбатыш-Себер зонасында яшәүчеләрнең зәркән сәнгате дә, Урта Азия, Казахстан гүзәлләренең бизәнгечләре дә, Урал һәм Ерак Көнчыгыш, Себер халыкларыныкы да урын алган. Бизәнгечләрнең эшләнү вакыты – XVIII гасырдан алып 2000 елларга кадәр. Оста зәркәнчеләр иҗат иткән эшләнмәләр дә, кыз-хатыннар кич утырып сәйләннәрдән үз куллары белән ясаган муенса, чулпылар да бар. Күргәзмәдәге экспонатларга карап, кайсы халык тимерне сәнгатьчә эшкәртүнең кайсы төрен яратарак төшкәне турында да фикер йөртергә мөмкин. Бүген зәркән сәнгате югалып барган заманда, элеккеге осталарның кул эшләрен халыкка күрсәтү аеруча әһәмиятле. Экспозиция­дәге фотосурәтләр аркылы тулы бизәнү комплексларын күзалларга мөмкин булуы да бик мөһим. 

Күргәзмәдә баскетбол тубы кереп утырырлык җиз ләгән сыман бизәкле бер җиһаз күпләрнең игътибарын җәлеп итте. «Баш кие­меме бу, нәрсә бу?» – дип үзара фикер алыша матурлык күрергә килгән халык. Псков губернасы Печерски өязеннән күкрәк бизәге икән. «Сыльг»дип атала. XIX йөздә ханымнар күк­рәкләрен калган сыман бизәнгечләр белән нык саклаган. Бүген буыннарның һаман сыеклана баруы ханымнарыбызның бер көнлек күбәләк сыман гамьсез яшәүләренең нәтиҗәсе түгелме икән?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев