Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Миләүшә Галиуллина: Себер җырлары

Себер татарларыннан күпләп язып алынган «Бүз егет», «Кузы-Көрпәч һәм Баян-Сылу», «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек» дастаннары, «Сак-Сок» бәете Идел буе һәм Себердә яшәүче милләттәшләребезнең бер ырудагы Сак белән Сок кебек кавыша алмыйча тилмереп яшәгән балалары икәнен дәлилләмимени?!

«Җырын алалмадым – серен алалмадым». Себер татарлары тормышлары һәм эчке дөньялары җыр-көйләр белән тыгыз бәйләнгән булуын әнә шундый тапкыр сүз белән белдергән. Бу гыйбарәне фольклорчы галимнәребез Илгиз Кадыйров һәм Илсөяр Закированың Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында басылып чыккан «Татар халкының музыкаль-эпик иҗаты (Себер ареалы)» китабында очраттык. Себер татарларының музыкаль мирасын өйрәнүгә багышланган шәлкемнән икенче бу китапта 1968-1972 елларда үткәрелгән фәнни экспедицияләр вакытында татар музыкасы һәм фольклор белгече И.Кадыйров тарафыннан тупланган дастан, бәет, мөнәҗәтләрнең ноталары һәм текст үрнәкләре тәкъдим ителә. Себернең Төмән, Новосибирск, Томск, Омск, Кемерово өлкәләрендәге 13 районда 49 авыл кешеләреннән язып алынган җырлар, бәетләр тупланган. Ни кызганыч, бүген аларның күбесе онытылган. Бер китапта халыкка никадәр байлык кире әйләнеп кайта! Җырны тикмәгә генә сергә тиңләмәгәннәр. Бүген Себер татарларын аерым халык итеп бүлеп чыгарырга көчәнүчеләргә бик шәп җавап бар бу китапта. Теге яки бу халыкның килеп чыгышы турында фикер йөртү өчен, телен генә түгел, җыр-музыкасын, гамәли-бизәү сәнгатен, гадәт-йолаларын һәрьяклап өйрәнү кирәк, дияргә теләгән авторлар. Халыкның җаны, сере шунда.

И.Кадыйров Себер татарларының шигъри музыкаль иҗаты формалашуын дүрт чорга бүлә. Иң борынгысын гомумтөрки чор дип беләбез. XVII гасырда Идел буеннан татарлар күчеп килү белән башланган яңа чорда исә төрле сәбәпләр аркасында күп гасырлар аерылып яшәгән һәм үз музыкаль фольклорын тудырып өлгергән этник төркемнәр бер-берсенә яңадан якыная башлый. Экспедиция материаллары Себер төбәгендә татар музыкаль фольклорының тулы яңгыраш алуын һәм барлык жанрларның да диярлек иҗади файдаланылуын күрсәтте, ди автор. Мондый тыгыз һәм нәтиҗәле иҗади бәйләнеш музыкаль һәм шигъри фикерләүдә уртак сыйфатлар булганда гына мөмкин, дигән нәтиҗә чыгара ул. Чыннан да, күп кенә йола көйләүләре, әйтик, «Яңгыр теләү», Себер татарларыныкы гына булмыйча, гомумтатар фольклорының иң борынгы үрнәкләреннән түгелмени?! Себер татарларыннан күпләп язып алынган «Бүз егет», «Кузы-Көрпәч һәм Баян-Сылу», «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек» дастаннары, «Сак-Сок» бәете Идел буе һәм Себердә яшәүче милләттәшләребезнең бер ырудагы Сак белән Сок кебек кавыша алмыйча тилмереп яшәгән балалары икәнен дәлилләмимени?! 

Гомумән, кайсы гына җырны алма, ике этник төркем арасында охшашлыкка тап буласың. Әнә, кәләшне туган-үскән өеннән озатканда, чәчләрен элеккечә бер урынына ике толымга аерып үрә-үрә җырлана торган «Яр-яр» җырын гына алыйк. И.Кадыйров бу җырның М.Фәйзинең «Кызыл йолдыз» пьесасында да очравын искәрткән. Драматург аны халык авыз иҗатыннан алган, билгеле. Идел буенда кыз озатканда «Яр-яр» җыры башкарылган дигән сүз бу. «Хан кызы» да Себер татарларында гына таралган җыр түгел. Автор, мәсәлән, аның олуг шагыйребез Г.Тукайның җырлар дәфтәрендә дә булуы турында искәрткән. Новосибирск өлкәсе Чаны районы Белекте авылыннан Шәмсенур апа Йосыпова «Тамчы тама» җырының бабайлар заманыннан билгеле булуы турында әйтсә дә, аның көе С.Габәши һәм Г.Әлмөхәммәдовның беренче татар операсы «Эшче»дәге Нигъмәт ариясенә туры килә икән.  

Дөрес, Себер татарларында дастан, әкиятләрне йомак, җырулы йомак дип йөртәләр. Җырулы йомакта көйле өлешләр бар. Әмма исеме башка булса да, әкият барыбер әкият булып кала, һәм аларны көйләп сөйләү бер ерак милләттәшләребезгә генә хас нәрсә түгел. Проза һәм шигъри юлларның чиратлашып килүе элек татар әкиятләренең көйләп сөйләнгәненә бер дәлил булып тора, дигән И.Кадыйров. 

Бүтәннәргә чокыр казыма, үзең шунда төшәрсең, дигән кебек, халыкларны бер-берсенә өстерүчеләр үзләре бер көнне ыштансыз калмагае. И.Кадыйров «Сак-Сок» бәетенең «Хазбулат удалой» көенә җырланган төрләрен байтак очраткан. Бу күренеш Көнбатыш Себергә генә хас түгел, Свердловск өлкәсендә дә шундый ук көйгә башкарылган бәетне ишетергә туры килгән. «Халык җәүһәрләре» китабында композитор Җәүдәт Фәйзи дә бу рус җырының бәет көе буларак киң таралганы турында язганда, Оренбург татарларын мисал итеп китергән. Ары китеп ул «Сак-Сок»ны «Яблочки» көенә башкарганнарын да ишеткәне турында язган һәм, болар татар җырлары түгелме икән, дип сорау куйган. Үзе Оренбургта туган, татар җырларын җыюга, эшкәртүгә зур өлеш керткән олы композитор буш сүз сөйләмәс, шәт... «Сак-Сок» бәете генә түгел, Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында «Яр-яр» туй җыры да «Хазбулат» көенә башкарыла икән. Борынгыдан килгән йола җырларының бүтән кавемнәрнең көенә җырлануы юк дәрәҗәсендә сирәк, ди белгечләр... 1905 елгы революциягә багышланган «Икенче садә» татар революция җырының нигезендә шулай ук берникадәр үзгәртелгән «Хазбулат» җыры ята, ди. 

Себердә яратып җырланган «Габидулла бәете» дә кызыклы. Аның бериш юллары Пугачев фетнәсенә кагылышлы документлар арасында очрый. Шуннан чыгып, Габидулла Казан тирәсендә яшәп, Пугачев явында катнашканы өчен сөргенгә сөрелгән кеше, дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Бараба татарларыннан язып алынган «Елашмагыз, туганнар!» бәетенең Идел буе татар-мишәрләренең җыры икәне ачыклана. Көчләп чукындыру турында зар елап җырлана торган «Керәшен җыры»н да табалар Себердә. Ә бит башкортлардан кала бәетләр бүтән бер төрки халыкта да юк. Башкортлар исә, бәет жанры безгә татар мәдәниятеннән кергән, дип сөйли. Татар бәетләре Себер җирлегендә берегеп яшәп киткән икән, Себердәге милләттәшләребезне бүтән халык дип ялган сөйләргә ничек тел әйләнсен?! 

Себер татарларында мөнәҗәт жанрының таралуы, аерым алганда, «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Бәдавам» китапларыннан өзекләрне бүген дә күзләрен яшьләндереп җырлаулары шулай ук Себер татарларының зур татар дөньясының үзенчәлекле кыйпылчыгы булуына бернинди шик калдырмый. 

Җырларга килгәндә дә шул ук хәл. Себердәге милләттәшләребездән язып алынган «Башмагым», А.Ключаревның «Татар халык көйләре» китабында «Әхмәт солдат җыры» буларак теркәлгән «Шәкүр» җыры, күпләгән «Солдат җырлары», мәшһүр «Су буйлап» җырын хәтерләткән «Бандит көе», «Баламишкин» һ.б. Себер ареалын татар тарихыннан аерырга омтылучыларны ахмакка чыгара.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев