Бөтендөнья татар конгрессы автор яңалыклары
-
Ректорга - алтын медаль
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева “Роза Мира” алтын медаленә лаек булды
-
Милли һәм кайнар эчтәлекле матбугат үз укучысын таба
Журналист Римзил Вәлиев "Юаннар көзгесе" видеокүзәтүендә милли рухлы, актуаль темалар күтәргән язмалар турында сөйли
-
Чын татар зыялылары табылса, матбугат та, милләт тә исән калыр иде
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев вакытлы матбугатка чираттагы күзтүен тәкъдим итә. "Мәдәни җомга" газетасында ул нинди язмаларга игътибар иткән?
-
Тәмле күргәзмә
Татар милли ризыкларыннан мондый зур күргәзмә әле моңарчы тәкъдим ителгәне юк иде.
-
Имамнар ни карар кылды?
“Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены карарлары
-
ВИДЕО: Татар матбугаты: матди тормышмы, рухиятме?
«Юаннар көзгесе» видеотасвирламасында 3 татар газетасының бер санына күзәтү ясала
-
ХМАО-Юграда яшәүче милләттәшләребез Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикумда катнаша
Казанда 23-27апрель көннәрендә РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен, «Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру алымнары һәм технологиясе» дип аталган семинар-практикум уза. Семинар Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү институтында уза, чара Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
-
Лондонның Үзәк мәчетендә татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы турында лекция укыдылар
Бөтендөнья татар конгрессы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөекбританиядәге «Заман» татар-башкорт оешмасы белән берлектә, Лондон шәһәренең Үзәк мәчетендә лекция оештырдылар.
-
Удмуртия «Татар кызы-2019» төбәк бәйгесенең финалистлары билгеле
Удмуртиядә 10 кыз «Татар кызы-2019 » төбәк бәйгесе финалына чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, җиңүчене 5 апрельдә билгеләячәкләр. Катнашучыларга милли костюм элементларын булдыру осталыгын күрсәтергә, иҗади номер әзерләргә һәм интеллектуаль бәйгедә катнашырга туры киләчәк.
-
Хатын-кызларның милләтне саклаудагы роле
Саратов «Якташлар» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Хатын-кыз— милләтнең җаны» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Биредә Саратовның иң асыл, иң затлы ханымнары җыелган. Алар теманы төрле яклап яктыртырга тырышкан.
-
Французлар Татарстанның Биектау районындагы Алан-Бәскәр авылына килеп, татарлар тормышы белән танышты
Биектау районы Алан-Бәксәр авылы «Ак калфак»бүлекчәсе кызлары Казанга стажировка узарга килгән француз студентларын кунакка кабул иттеләр. Аларны татар авылы тормышы, татарларның көнкүреше белән таныштырдылар.
-
“Чирмешән районы авылларында гореф –гадәтләрне барлау”
Бүген бик сирәк хуҗабикә юрган сырып утырадыр. Әнә, кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк! Ләкин сарык йоныннан нәзек кенә сырган юрганга бернәрсә дә җитми – үзе җылы, үзе җиңел. Бәлки шуңадыр да Чирмешән районының Әмир авылында узган районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлеге утырышында әмирлеләр күрсәткән мастер-классны башка авыллардан килгән кунаклар хәтта видеога да төшереп бардылар.
-
«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты Татарстан, Россия төбәкләре, Якын һәм Ерак чит илләрдә яшәүче шигъри җанлы балаларны дүрт ай дәвамында дулкынландырды да, берләштерде дә, үзара көрәштерде дә. Беренче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 4000 меңнән артык бала һәм 25 яшькәчә булган яшьләр катнашты. Һәм менә ниһаять аларның иң-иңнәре, барлыгы 64 катнашучы, 4 этапны үтеп, Казанга килеп җитте.
-
Татар халкының үсеш стратегиясе
Татар журналистлары милләтнең үсеш стратегиясе эскизына үз тәкъдимнәрен җиткерде