Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

“Йосыф” әсәренә 800 ел

1839 елдан алып 1917 елгача,  78 ел эчендә  «Йосыф кыйссасы» 90 тапкыр нәшер ителгән. Шаккаткыч  мәгълүмат!

«Йосыф кыйссасы» (ХIII г.) - татар халкының җаны кебек, ул халыкның яшәү рәвешен, милли холкын чагылдыра. Бу үлмәс әсәр - гасырлар буена  янгыннардан, сугыш­лардан сакланып килгән халкыбызның  рухи байлыгы. 

Халык бу әсәрне яттан белгән. «Йосыф кыйссасы» («Йосыф-Зөләйха», «Кыйсса-и Йосыф») кулъязма рәвешендә дә күпләп сакланган. Татарстан чикләрендә  әсәрнең 115 нөсхәсе, Пермь өлкәсендә – 11, Петербургта – 10, Башкортстанда – 6, Түбән Новгородта – 6, Әстерханда – 4, Свердловск, Төмән, Оренбург, Пенза, Волгоград, Чиләбе өлкәсендә - икешәр, Берлинда, Дрезденда берәр данә табылды. Казанда – 32, Актанышта – 19, Арчада – 7 әсәр сакланган. Дөнья китапханәләрендә уттан, судан, сугышлардан исән калган  161 «Йосыф кыйссасы» саклана икән. 1839 елдан алып 1917 елгача,  78 ел эчендә  «Йосыф кыйссасы» 90 тапкыр нәшер ителгән. Шаккаткыч  мәгълүмат! Димәк, кыйссаның басма китаплары йөздән артып китә.

Кыйсса бүген язылган кебек.

1. Әсәр сәнгать чаралары белән Аллаһы Тәгаләгә ышанычны ныгытырга чакыра. Йосыфның юлында очраган һәр кяфер мөселманга әверелә бара. Ягъни Йосыф  кешеләргә дөрес яшәргә юнәлеш бирә.

2. Әсәр гүзәллеккә сокланырга өнди.

3. Әсәр хәләл юл белән мал казанырга куша.

4. Әсәр итагатькә, әхлаклы тәрбиягә чакыра.

5. Әсәр тугрылыкка, нинди генә бәлаләр килсә дә түзем булырга өйрәтә, кыенлык­ларны җиңеп чыгарга кирәклеген әйтә.

6. Әсәрнең төп мәүзугы – көнчелек хисләренең башкалар бәхетенә сәламәт булмаган кызыгуның рәхимсезлеккә, ялган шаһитлеккә, җинаятьләргә китереп чыгаруы турында. 

7. Әсәр үз матурлыгың белән артык горурланмаска өйрәтә. Нарцизм белән мавыкмаска куша.

Йосыфның чибәрлеген күреп, һәр очраган кеше таң кала, аңа сокланалар, баш ияләр. Шулай гадәттән тыш мәһабәт булуына Йосыф үзе дә соклана башлый. Кодес (Иерусалим) каласыннан унике мең кеше Йосыфның йөзен күреп, һуштан яза.

Мондый хәлгә кәрван әһле хәйран калды,
Йосыф күңлен горурлану биләп алды,
Ул горурлык мәйданында сәйран кылды:
«Миңа охшаш беркем дә юк! – дияр   имди.
Тумаган һәм тумас миңа охшаш кеше,
Кем караса миңа китә аның һушы,
Бер күрергә мохтаҗ була һәрбересе, –
Чәһрәм өчен җанын фида кылыр имди». 

Җәбраил фәрештә үз-үзеңә соклануның (нарцизм) зыяны турында хәбәр итә. Ләкин Йосыф бу сүзләргә игътибарсыз кала. Кәрван белән Йосыф бер шәһәргә керә. Бу шәһәр халкы Йосыфтан да чибәррәк, акыллырак икән. Мәһабәт бу кешеләр арасында Йосыфның гүзәллеге югалып кала, аңа беркем дә игътибар итми, сокланмый. Кол Гали монда фәйләсүф шагыйрь буларак фикер йөртә. Бу – чагыштырмалылык теориясе. Гүзәллек ул чагыштырмача гына, гүзәл булмаганнар арасында гына күзгә күренә. Йосыф шуны аңлый: бу гүзәллекне аңа Аллаһы Тәгалә бүләк иткән. Гүзәллек иясе гакыйлсыз булса – зыян, гүзәллек миһербанлылык белән бергә булса гына гүзәллек була ала. 

Тәңре аңа матурлыгын кире бирде.
Тышкы-эчке гүзәллеген берләштерде.

Татарның борынгы шигърияте: дастаннар, бәетләрнең һәрберсенең  үз көе булган. Татар шигърияте үзенең башлангыч чорында ук музыкага корылган. Әйтик, бәетләр һәрбересе үз көенә генә җырлана. Мөнәҗәтләр, дастаннар да җырлана. «Таһир-Зөһрә» музыкаль драмасы халык арасында уңыш казана. Мисаллар җитәрлек, мәсәлән, «Идегәй» дастаны – ул чынлыкта татарның драма әсәре, ул диалогларга, монологларга корылган. Шушы бәетләр, дастаннар кайларда уйналган, кайларда башкарылган соң? Ул музыкаль әсәрләр җыеннарда, Сабан туйларында, мәйданнарда чичәннәр, җыраучылар тарафыннан башкарыла торган булган. Хан сарайларындагы театрларда. Әйе-әйе, һәр хан сараенда театр яшәгән, биюче кызлар, мотрибчылар, сазчылар, курайчылар, барабан, чыңгырак кагучылар...

1507 елда Себер ханы Шәйбани Казан ханы Мөхәммәд Әмингә бүләк итеп бик күп җырчылар, мотрибчылар (музыкантлар), дутарчылар, зурначылар (сорнайчылар), думбрачылар, барабан кагучылар җибәрә. Бүгенгечә әйтсәк, Шәйбани хан театраль труппаны Казан сараена юллый. Мотрибчыларның җитәкчесе дә тарихка мәгълүм, аның исеме Голам Шаһиди. Бу турыда Бөек Могол дәүләтенең  солтаны Бабур үзенең көндәлекләрендә – «Бабурнамә»дә язып калдырган. Аннан соң галимебез Шакир Абилов Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» әсәренә язган кереш сүзендә (1966) бу турыда  әйтеп уза.  Димәк ки, татар ханлыкларында сарай театрлары эшләгән. Һәм сарай театрларында җыр-бию белән бергә аерым күренешләр дә уйналган. Әлбәттә, сарай театрларның репертуарында «Йосыф белән Зөләйха» кыйссасы да башкарылган!

«Йосыф-Зөләйха» әсәре өч тапкыр татар сәхнәсендә җанландырылды, иң беренче бу әсәрне Чаллы драма театры куйды. Режиссеры Ренат Әюпов. Аннан соң ул Кариев исемендәге театр сәхнәсендә дә уйналды, аннары Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә уңыш казанды. Пьесаның авторы Нурмөхәммәт Хисамов, режиссеры Рәшит Заһидуллин иде. Өчесе дә бик матур, җанга якын тамаша иде. Димәк, сигез йөз ел элек язылган әсәр онытылмый, һаман яши.

1966 елда булса кирәк, Әфганстаннан Мәскәүгә килеп режиссерлыкка укучы Әфган егете Әнсари әфәнде Казанга, татар театрының 60 еллык бәйрәменә килгән иде. Без артист Шәрәфи белән икәү аның белән күрешергә кунакханәгә барган идек, мосафирның әйткән сүзе истә калган:
– Сез, татарлар, театр тарихыгызны тарайтасыз, кимсетәсез. Татар театрының тарихын 1906 елга гына кайтарып калдырасыз. Кабул шәһәре архивында Болгар театрына кагылышлы  бер документ бар, ул мәгълүмат XIV гасырга карый. Анда язылган: Идел буендагы Болгар иленнән Әфганстанга маскарачылар (артистлар) килгән. 

Әнсари әйткән бу сүзгә 55 ел узган-киткән. Әфганстанга, Кабулга барып, бу кыйммәтле хәбәрне фотога төшереп, күчермәсен алып кайткан кеше юк! Бәлки ул Йосыф–Зөләйха турындагы музыкаль тамаша булгандыр? 

Ибн Фадланның юлъязмасында (Х гасыр) шундый бер мәгълүмат бар. Имеш, Ибн Фадлан Болгар илендә һавада очып йөри  торган атлар, күк йөзендә уйнаган төрле төстәге яктылыкларны үз күзләре белән күргән. Бу мантыйкка сыешмый. Идел буенда Төньяк балкышы була алмый. Канатлы атлар да  Болгар илендә булмый. Алайса, Ибн Фадлан нәрсә күргән?

Сәяхәтче Ибн Фадлан курчак театры тамашасын караган, дип фаразларга кала. Бу дөреслеккә тарта, театр тарихчысы, галимебез Хәсән ага Гобәйдуллин язганча, Болгар илендә шәүлә театры булган, ул Болгар җирлегендә шул театрның курчакларын табулары турында язып калдырды. Шәүлә театры Ерак Һиндстаннан, Төркиядән килә, Төркия шәүлә–курчак театры «Карагёз» («Каракүз») дип атала..

Борынгыдан килгән тагын бер тарихи хәбәр. Эдвард Паркер «Тысяча лет из истории татар» китабында яза (215 бит):

Конфуцийның  45 нче буын торыны 978 елда Кытай иленең резидент-министры булып, Катай сараенда вазифа ала.  Конфуций торынының күңелен күрер өчен, кара татар уенчылары (маскарачылары) аның каршында тамаша уйнап күрсәтә. Бу тамашада Бөек Конфуцийга пародия  уйнала. Конфуций акыл иясе, ләкин тышкы кыяфәте аның озын буйлы, юан гәүдәле, шыксыз рәвешле булган. Күрәсең, тамашада катнашучы татарлар аның шул ягына басым ясагандыр. Тамашаны карап бетермичә, Конфуцийның торыны пырлап чыгып китә. Әнә, татарча ШТМ (Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе) кайлардан килә икән бит, егетләр!

«Йосыф белән Зөләйха» әсәре көйләп укыла торган иде. Көйнең берничә нөсхәсе сакланып калган. Галим, композитор Шамил Шәрифуллин язып алган берничә көйнең ноталары да басылып чыкты. 

Болгар-татар шагыйре Кол Гали  Зәй төбәгендә 1183  елда дөньяга килә. Унҗиде яшеннән ул сәяхәткә чыгып китә. Харәзм, Һират, Сүрия, Кодес, Мәккә тарафларында ул акыл ияләре, шагыйрьләр белән очраша. Озакка сузылган сәяхәтеннән соң атасы янына, Зәй якларына кайтып китә. «Кыйсса-и Йосыф» әсәрен ул  1233 елда тәмамлый.

Быел бу әсәрнең беренче тапкыр язылуына  (1212 г.) 809, икенче язылышына (1233) 788 ел тулды.  Нигә радио-телевидение, матбугат шауламый бу турыда? Нигә тантаналы мәҗлесләр уздырылмый?   

Кол Гали үзенең үлмәс әсәре «Кыйсса-и Йосыф»ны язып бетергәндә Болгар иленә мангуллар ябырыла, ләкин мангуллар Болгарны озак вакытлар ала алмый, болгарлар нык каршы тора, ләкин көчләр тигез булмый, Кол Гали шушы сугышларның берсендә, Саескан Тавы янындагы бәрелештә 1235 (?) елда һәлак була. Урыны җәннәтә булсын! Үзе һәлак була, әмма ул үлмәс әсәр калдырып, бакыйлык­ка күчә. Иннә лиләһи вә иннә иләйһи рәҗигу-ун! Урыны җәннәттә булсын!

Рабит БАТУЛЛА. 2021, 11 февраль.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев