ТӘҮГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТЕНӘ 2230 ЕЛ
Паркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы!
Моннан егерме ел элек Россия ориенталистикасында бөек шартлау булырга тиеш иде, чөнки Эдвард Паркерның “Тысяча лет из истории татар” исемле китабы басылып чыкты (инглизчәдән В. Мирзаянов тәрҗемәсе). Нигә шартлау? Чөнки “Бөек түрк каханаты” корылуга 2230 ел тулды, ә ул безнең дәвергә чаклы 209 елда корылган.
Эдвард Паркер (1849-1926) - инглиз галиме, “Татары.. История возникновения великого народа”, “Тысяча лет из истории татар” исемле китапларның авторы, Кытай архивларында эшләп, документларның төп нөсхәләрен өйрәнеп, ул татар халкына кагылышлы бик күп материаллар туплаган шәхес.
Дипломат, Европаның Халыкара икътисад академиясенең мөхбир-әгъзасы Йолдыз Хәлиуллин язып чыккан иде:
“Ни өчен профессор Э. Паркер татар галимнәренә “ошамады” икән? Тәрҗемәченең, лингвист булмаса да, тарихи текстларның шәкелен, эчтәлеген төгәл дәрәҗәдә сакларга тырышуы иң югары бәһаләүгә лаек һәм аның ихлас теләге: татар галимнәрен “уятырга” тырышуының бер дәлиле булып тора... Кызганыч ки, татарлар бүгенгә чаклы аңа тәңгәл җавап кайтарганнары юк әле”.
Бер Паркерның гына китаплары игътибарсыз калмады, борынгы татарлар турында язган Америка галиме Борис Ижболдинның “Essays on Tatar History» (“Татар тарихы турында очерклар”, тәрҗемәчесе В. Мирзаянов) исемле китабы да, Тайваньда яшәүче яшь галим Чжао Чху–Ченгның «О значении этнонима «татары» в китайских источниках до монгольской и после монгольской эпох» атамалы фәнни хезмәте дә, Гали Еникеевның “По следам черной легенды” (“Правда и ложь о татарах России”) атамалы шәп китабы да галимнәребез игътибарыннан төшеп калды.
“Т а т а р” исемле халык кайда һәм кайчан барлыкка килгән соң? Э.Паркерның “Татарларның меңьеллык тарихы” исемле китабына аңлатмада тәрҗемәче В. Мирзаянов болай дип яза:
“Автор, Кытайдагы тарихи документларның төп нөсхәләрен өйрәнеп, кайчандыр Кытайның Төньяк тарафындагы чик буенда яшәүче татар кабиләләренең көнкүрешендә булган вакыйгаларны тикшереп язган. Автор Чыңгыз-ханга чаклы булган татарларның буталчык тарихының очына чыга алган... һәм ул татар яулап алучыларының берничә атаклы хәрби җитәкчеләренең холыкнамәсен ачыклаган”.
Менә ул татар яңа гасырга чаклы яшәгән баһадирларының исемнәре:
Тумән, җания, безнең дәвергә чаклы 209 ел. Тәхеттә чакта үтерелә.
Багадур, Тумәннең улы, безнең дәвергә чаклы, 210–173 елларда 37 ел җания буларак идарә итә.
Каяк, Багадурның улы, безнең дәвергә чаклы, 173 – 162 елларда 11 ел идарә итә.
Куянчы, Каякның улы, безнең дәвергә чаклы, 162-127 елларда идарә итә.
Ичизия, Каякның улы, б. д. ч., 127-114 елларда тәхеттә утыра.
Аучи, Ичизиянең улы, б. д. ч., 114–105 елларда тәхеттә утыра.
Чимсиру, Аучиның улы, б.д.ч., 105-101 елларда идарә итә.
Кулегу, Каякның улы, б. д..ч., 101–101 елларда идарә итә.
Зютягу, Каякның улы б. д.ч., 101–96 елларда идарә итә.
Гюлягу, Зютягуның улы, б. д. ч., 96–86 елларда идарә итә.
Тумән белән Багадурның токымнары урта гасырларга чаклы бөек дәүләт белән бик оста идарә итә. Ләкин бөек дәүләт әкренләп зәгыйфьләнү тарафына китә, дәүләтнең эшләренә көчәеп киткән Кытай идарәчеләре тыкшына башлый. Татар идарәчеләре Кытай императорларының кызларына өйләнә, ә Кытай императорларының татар җанияләренә бирелгән кызлары дәүләт серләрен аталарына сатып бара һәм татар дәүләтендә астыртын эш оештыра.
Паркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы! Әллә ул һушы китеп егылганмы?
Кытайның борынгы тарихчылары “татар” атамасын беренче булып язып калдырган. Алар ”татар” төшенчәсенә “хиен-ну” (гунну, хунну, соңрак – түрк) атамаларын да кертә. Кытай Төньягында яшәгән татарлар белән бүгенге татарлар арасында нинди уртаклык, нинди аерма бар? Юкса, инкыйлабка (1917) чаклы әзәрбайҗаннарны да, урыс булмаган башка халыкларны да “татар” дип атаганнар.
Бишенче гасырга чаклы кытайларга да, башка халыкларга да “тюрок” (түрк), “каган” сүзе таныш булмаган. Ә фәнгә “Тюркский каганат” атамасы кереп киткән. Соңгы ике сүз татарларның үзләренә дә таныш булмаган. Шулай икән, ул дәүләтләрне “Тюркские каганаты” дип атарга безнең хакыбыз юк! Безнең дәвергә чаклы 209 елда корылган татар дәүләтен “Тюркский каганат” дип атау ялгыш!
Ә ничек дип атарга соң?
Безнең дәвергә чаклы яшәгән хәрби җитәкче Тумән, тәхеткә утыргач, үзенең яңа дәрәҗәсен (вазифасын) “Җания” (кытайча: шань-юй; җан иясе – җаннар–кешеләр белән идарә итүче) дип игълан итә. Ул чакта әле “хан, кахан, солтан, шаһиншаһ, падишаһ, патша” кебек сүзләр татарларга таныш булмый. Үзенең китабында Паркер беренче сүзеннән үк “татарлар, Татария, татар йолалары”, дип төп чыганакларда аталганча бирә.
Димәк ки, беренче төзелгән дәүләтне “Первый тюркский каганат” дип түгел, ә бәлки “Первый татарский җаният” дип атарга кирәк булгандыр. Хан – ханство, кахан – каханат, солтан – солтанат, император – империя, эмир – эмират, царь – царство, җания – җаният.
Чыннан да, бөтен күчмә тормышлы кабиләләрнең барысын да, хәтта төрки телле булмаганнарны да кытайлар “татарлар” дип атаган. Чөнки кабиләләр бер-берсенә бик якын телдә сөйләгән, аларның барысы да күчмә тормышта яшәгән, алар ияр өстендә йөргән, ияр өстендә үлгән, аларның барысы да җылкы ите ашаган, кымыз чөмергән. Әлбәттә, читтән караганда аларны бер халык, бер кабилә, дип белгәннәр. 2230 ел узуга карамастан, аларның теле, йолалары бүгенгәчә сакланган. Үз телен яхшы белгән татар кешесе Кытайда яшәүче уйгур, Кавказда яшәүче балкар, карачәй, нугай, үзбәк, башкорт, кыргыз, казах, гагауз белән иркен аралаша. Татарга тылмач кирәкмәс!
Түрк нәселеннән булган һәр кеше алтынчы гасырда чокып язылган Күл Тәгин ташъязмасына язылганнарны аз булса да, аңлаячак, ә кытай белән монгол аңламаячак, галим булмаса, әлбәттә. Бер мисал:
Аз кына түрк будун йорыйур әрмис
Каганы алп әрмис
айгучысы билгә әрмис.
сәни табгачыг өлтүртәчи тирмән:
Түн удыматы (оемадым),
күндүз олтурматы(м).
Кызыл каным төкти(м),
кара терим йүкүрти (м).
Исиг күчиг бәртим өк,
бән өзүм узун
йәлмәг йәмә аттым ок.
Русчасы:
Малый тюркский народ кочует,
Их каган богатырь, говорят,
советник его мудрый, говорят,
тебя народ табгач убьёт, я скажу.
По ночам не спал,
днём сидя не отдыхал,
проливая свою красную кровь
проливая черный пот свой,
силу и мощь свою отдал.
Я сам далеко
прогнал нападающих стрелами.
Америка кыйтгасындагы майя, сиу, ацтек, кечуа кебек индеец кабиләләре телләрендә дә ачыктан-ачык түрк теле эзләре күренә. (Кара:. Ә. Кәримуллин. “Прототюрки индейцев Америки”).
“Слово о полку Игореве” дигән әсәр ике-өч академиктан кала бу заман урысына бөтенләй аңлашылмый, чөнки “Слово…” әсәре түрк (татар) теленнән алынган сүзләр белән дыңгычлап тутырылган, гомумән, Иван Грозный белән Петр Беренче заманнардагы урыс теле бары тик галимнәргә генә аңлашыла. Рун язмалар (VI г.), татар шагыйре Кол Галинең (“Йосыф кыйссасы”, ХIIIг..) татарларга тулысы белән аңлашыла. Бигрәк тә соңгы әсәр, 800 ел элек язылган булуына карамастан, тулысы белән дип әйтерлек, заманча татар теленә якын.
Рабит БАТУЛЛА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев