Мәдәни җомга

ТАТАРНЫҢ ГАЛИ ҖАНЛЫ ГАЛИМҖАНЫ

Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел .Г.Ибраһимов (беренче рәттә сулдан дүртенче) ТАССР Халык мәгариф комиссариатының академик үзәге хезмәткәрләре белән. 1926 ел.

Сүз сәнгатебезнең тарихын җентекли башласаң, аны һәрвакыт үз чорының чын шәхесләре иңнәрендә күтәреп килгән, замандашларының гамен әсәрләрендә чагылдырып барган. Галимҗан Ибраһимов та шул токымнан.

Әтисе Гыйрфан хәзрәттән укырга-язарга өйрәнгән зирәк малай Оренбурдагы «Вәлия» мәдрәсәсенә укырга бирелә. Тумыштан ук дөньяга ачык күз белән карап, хәлфәләр өйрәткәннән күбрәк белергә омтылган малайны биредәге уку программасы һәм укыту барышы һич кенә дә канәгатьләндерми. Аның ник безгә көндәлек тормышта кирәкле фәннәр укытылмый, дигән соравына да, иҗтиһат мөнкарыйз, ягъни иҗат заманы үтте, дип җавап бирәләр. Шулай итеп, Галимҗан остазлары белән шул нигездә сүзгә килә, мәдрәсәнең белем бирү дәрәҗәсеннән ризасызлыгын белдерә. Нәтиҗәдә 17 яшьлек яшүсмер мәдрәсәдән куып чыгарыла. Бу аның яшендәгеләр өчен үзенә күрә бик кыю адым буларак санала ала. Аның шәхес булып формалашуы әнә шундый четерекле баскычлар аша уза.

Яки аның тормышындагы икенче бер гыйбрәтле вакыйганы алыйк. 1919 елда ул инде киң билгеле язучы, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Мәскәүдә Үзәк мөселман эшләре комиссарының, хәзергечә әйтсәк, министрының урынбасары хезмәтендә була, ил күләмендә тарала торган "Чулпан" гәзитендә мөхәррирлек итә. Шуннан соң ул тота да Колчак тылына разведкага чыгып китә. Уйлап карыйк әле, 3-4 ай буена, сәгать саен тормышын куркыныч астына куеп, разведкада йөрү аның эшеме? Бу эшкә чын мәгънәсендә хәрби, халыкка бик үк билгеле булмаган кешеләр дә табылыр иде. Шулаен-шулай, әмма Галимҗан Ибраһимов хәлиткеч һәм көтелмәгән адымнар ясарга сәләтле шәхес була.

Аның кулына каләм алуы да шушы сыйфатларыннан килә. Беренче әсәреннән үк ул Ф. Әмирханның хуплау сүзен ишетүгә ирешә. Халкыбызның мондый олуг шәхесләренә багышлап язылган әдәби әсәрләр булса да, алар әлләни күп түгел. Мәсәлән, И.Нуруллин әдәбиятебезне Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан турындагы китаплары белән баетты, чуаш язучысы М. Юхма - Мулланур Вахитов, Ш. Маннур белән Г. Әпсәләмов Муса Җәлил турында романнар иҗат итте. А.Сагайдак әтисе Шамил Усманов хакында язылган "Хәтер күзе белән" исемле китабы белән әдәби һәм иҗтимагый карашларыбызга шактый нык тәэсир итте. Инде менә әдип, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Г. Ибраһимов образын әдәби әсәрдә тасвирлауга күренекле тел һәм әдәбият галиме Суфиян Поварисов алынды. Ул ХХ һәм XXI гасырлар аралыгында Г. Ибраһимовтай олы шәхес хакында трилогия иҗат итте.

Билгеле, бу эш буш урында гына башкарылмады. Ник дигәндә, Г. Ибраһимов хакында академик Мансур Хәсәнов фәнни монографияләр язып, Казан һәм Мәскәү нәшриятләрендә бер генә китап бастырмады. Шулай да әдипне чын мәгънәсендә җанлы тормышта сурәтләүче - аның хатыны Өммегөлсем Мөхәммәдова булды кебек. Ул гомеренең байтак өлешен Сәмәркандта яшәп уздырды һәм 60-70 нче елларда ире хакында "Яшьлек көннәре" дигән повесть язды. Әсәрнең беренче кисәгендә ул Г. Ибраһимовның шәкертлек елларын сурәтли. Оренбурда уку елларын әдипнең "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" хикәясенә таянып яктырта. Ө.Мөхәммәдова Галимҗанның Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә укуы чорына аеруча киң туктала. Уку йортының мөдәррисе Зыя Камали, башка күркәм остазлар тирәсендә аның рухи җитлегүенең эволюциясен күрсәтә. Ул бу әсәрен язар алдыннан Галимҗан Ибраһимовның якын туганнары һәм әле ул елларда исән булган шәрикләре белән сөйләшә, ягъни беренчел чыганаклардан да мәгълүматлар җыя.

С.Поварисовка исә мондый кешеләр белән аралашу бәхете бик тәтеми. Ник дигәндә, аларның инде күбесе фани дөньядан киткән була. Шулай да, галим буларак, ул әлеге зур эшкә бик озаклап һәм җентекләп әзерләнә: һәр очраган мәгълүматны теркәп бара, архивларда эзләнә, төрле фактларны терки, чагыштыра, бер җепкә тезә. Башта ук аның иҗатын өйрәнеп, әле 1974 елда ук Уфада "Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү" дигән методик кулланма бастырып чыгара. 1980 елда исә, әдәбият дәресләрендә куллануны максат итеп, "Г. Ибраһимов прозасында образлар системасы" дигән икенче хезмәтен тәкъдим итә. Шул рәвешле, әдипне өйрәнү берничә дистә елга сузыла.

Миңа берничә ел элек Г. Ибраһимовның туган җирендә - Башкортстанның Авыргазы районы, Солтанморат авылында булырга туры килде. Анда да музейда иң кадерле экспонат итеп Суфиян ага Поварисовның әлеге китаплары куелган. Музейга безнең белән очрашуга килгән кешеләр, бик горурланып, бу - безнең авылдан чыккан бөек татар әдибе Галимҗан Ибраһимов һәм Солтанморат авылы турындагы китап. Аны язган Суфиян абый безнең авыл кешесе булып бетте инде, бирегә ничә генә килмәде дә, кем белән генә сөйләшмәде, рәхмәт аңа, диде. Моннан 5 ел элек Казанда Г. Ибраһимовның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә дә төп чыгыш Суфиян ага Поварисовныкы булды кебек. Трилогия әнә шул гыйльми дөреслеге белән бүгенге укучы өчен мавыктыргыч та. Аның кисәкләренең исемнәре дә гадәти түгел: "Пәйгамбәр таңы", "Күкнең җиденче катында", "Оҗмахка бер адым". Беренче карашка, әйтерсең лә, ул - пәйгамбәрләр, фәрештәләр турындагы әсәр. Ә аның каһарманы җир кешесе, язучы, олуг галим, милләт, халык өчен бөтен барлыгын биргән шәхес.

Бүген әлеге олуг зат турында уйланам да, шундый нәтиҗәгә киләм: Г. Ибраһимов үзенең бөтен гамәлен халыкка яхшылык эшлим дип башкарган. Большевик җитәкчеләргә ышанган икән, димәк, алар халык мәнфәгатьләре өчен тырыша, дип уйлаган. Шул ук вакытта гарәп имлясыннан яңалифкә күчү сәясәте белән килешмәгән, халкыбызга каршы эш, дип бәяләп, аны гамәлгә куюга бик нык каршы чыккан. Бөтен әсәрләренең үзәгендә дә - халкыбызның гамьле, изге теләкле, хискә бай, бәхетле булырга омтылучы һәм шул юлда каршылыкларга очрап тинтерәгән вәкилләре. Димәк, Г.Ибраһимов үзен дөрес идеалларга омтылучы шәхес дип санаган, шул юлда булуын бәхет дип исәпләгән. Һәм юклы-барлы ярты гасырлык гомерендә, әлеге ышануларына тугры калганы өчен, харап ителгән. Шул ук вакытта, бик күп күренекле затларыбыз шикелле, үзен ни өчен газаплаганнарын аңлый алмый гаҗизләнгән. Әсәрдән күренгәнчә, С.Поварисов та бу хакта тирәнтен уйланган. Шул ук вакытта дини фәлсәфәне дә ныклап өйрәнгән. Шуңадыр, Галимҗанның дөньяга килүен сурәтләгән күренешне ул, борынгы дини китаплардагыча, уратып-уратып, тирән мәгънәләр белән өретә. Шул рәвешле, Галимҗанның туган көне пәйгамбәр таңы дип билгеләнә. Димәк, бу - әлеге баланың гадәттән тыш җан иясе буласына ишарә. Автор аны дөньяга китерүчеләрне дә гаять матур итеп, мәхәббәт ияләре буларак сурәтли. Уртак мәхәббәттән, бәхетле ата-анадан туган малай, үзе генә бәхетле булып калмыйча, халык өчен дә сәгадәт китерер дигән тәэсир кала. Боларны укыганда, үзеннән-үзе Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендәге Бәшир агай һәм аның хәләл җефете күз алдына килә. Халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын С. Поварисов бик тә белеп һәм җиренә җиткереп сурәтли. Трилогиянең "Күкнең җиденче катында" дигән кисәге Галимҗанның шәхес, фикер иясе булып формалашуының, дөньяны танып-белүенең һәм алдагы көннәргә юл эзләвенең, адашулар-сөрлегүләр аша, ниһаять, үзен илһамландырган юлга төшүенең катлаулы тарихын сурәтләүгә багышланган. Аның күзаллаулары, төрле хәлләрдә бихисап кешеләр белән аралашуы, илдәге катлаулы вакыйгаларны бәяләве аша без шул еллар мохитен, мәгълүм шартларда Г. Ибраһимовның тулаем җәмгыятькә мөнәсәбәттә карашлар системасы барлыкка килүен күрәбез.

Биредә С.Поварисовның галимлеге белән әдиплеге бергә кушыла. Монда аның тел-өслүб остасы булуы да ярдәмгә килә. Чөнки стиль ягыннан әсәрнең сүз тукымасы шулкадәр пөхтә, җыйнак һәм зәвекъле, бу җәһәттән аны байтак авторларга үрнәк итеп тә куярга мөмкин. Трилогиянең беренче һәм икенче кисәкләре әнә шулай бу дөньяга бәхетле булырга, зур эшләр майтарырга килгән һәм инде күп яктан максатына ирешеп баручы 30 яшьлек ир затының эш-хәрәкәтләрен сурәтләүдән гыйбарәт. Әле аның тагын ике дистә ел яшисе бар. Бусы инде Октябрь түнтәрелешеннән соңгы елларга туры килә. Аның әле Солтанморат авылында "патшаны төшерттерәсе", аннан Уфага кайтып, көрәшкә кушылып китәсе, "Ирек", "Безнең юл" гәзитләренә җитәкчелек итәсе, Уфадан Петербурга Оештыру җыены (Учредительное собрание) делегаты булып барасы, Русия Үзәк Мөселман эшләре комиссариаты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарасы, шунда "Чулпан" гәзитенә мөхәррирлек итәсе, язган әсәрләренең кайберләрен кабат үзгәртеп чыгасы һәм башка бик күп нәрсәләр эшлисе, Ялтада 10 ел дәвамында дәваланасы бар. Ул боларны вафаты алдыннан кабат күңеленнән уздыра, иң мөһиме - үзе сайлаган юлның дөресме, түгелме икәненә җавап эзли. Тоткан юлы дөрес булса - оҗмахлы, булмаса - тәмуглы. Биредә һич ялгышырга ярамый. Үз-үзеңне дөрес бәяләүдән дә кыен нәрсә юк. Бу - әдип язмышының иң фаҗигале сәхифәләре. С. Поварисов әсәрнең бу кисәген иҗат итүгә аеруча зур көч куйган. Ул тетрәнерлек итеп язылган. Биредә Г.Ибраһимовның үз стиле дә нык сизелә. Чөнки, инде әйткәнемчә, Башкортстанның халык язучысы С.Поварисов әлеге стильне бөтенебездән дә яхшырак белә, ул аны үз рухына сеңдергән һәм иҗат коралы иткән. Бу Г.Ибраһимов турында әсәр язганда аклана да.

Автор, Г.Ибраһимовның кабере билгесез, дип яза. Ансы дөрес. Шулай да Казанның Архангел зиратында чама белән генә бер урында кабер өслеге һәм әдипнең барельефы куелган. Бу эш, Г. Ибраһимов рәсми төстә аклангач, 89 нчы мәктәпнең 50 нче еллардагы (хәзер 17 нче татар гимназиясе) директоры Вәзих Надриев атлы бик тә милләтпәрвәр зат һәм укытучылары тарафыннан башкарылган. Күпләр моны белми дә. Җиңү бәйрәме көнне Дәүләт Советы депутатлары бу зиратка Ватан сугышы каһарманнары каберләренә чәчәк салырга бара. Депутат булган унъеллыкта мин, анда барганда, Г. Ибраһимов каберенә салу өчен дә һәрвакыт чәчәкләр ала идем. Чөнки ул барельеф ятим тора. С.Поварисов әсәрләрен укыгач, ышанам ки, Г.Ибраһимов каберен зыярәт кылучылар тагын да ишәер. Урыны төгәл булмаса да, әдипнең җәсәде, һичшиксез, шушы каберлектә ята. Монысын белгән кешеләр үз вакытында тәгаен әйтеп калдырган.

Шул рәвешле, безнең алда Г. Ибраһимовның бөтен тормыш юлын, иҗатын, көрәшен бербөтен итеп, зур осталык белән сурәтләгән трилогия ята. Бу - С.Поварисовның гына түгел, тулаем әдәбиятебезнең зур уңышы. Кызганыч, әле ул химаячеләр ярдәме белән генә бастырылган, төрлесе төрлечәрәк эшләнгән томнардан тора. Трилогияне эшләнеше буенча тагын да затлырак итеп дәүләт нәшриятендә чыгарылган хәлдә күрәсе килә.

Классик язучыбыз Г. Ибраһимов шәхесе турында, шул рәвешле, гыйльми хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр языла тора. Һәм бу табигый да. Чөнки вакытлар узган саен, Г.Ибраһимовның халкыбыз өчен башкарган хезмәтләре отыры зурая һәм кыйммәтлерәк була бара.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
филология фәннәре докторы, профессор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: