Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Оренбург шәлләре

Халык җырларына кергән Оренбург шәлләрен кем генә белми дә, аның нәфис, җылы челтәрләренә төренеп хозурланасы килми икән?

Оренбург шәлләре өчен куллана торган кәҗә мамыгы да, ак болытларга охшап, күңел дигәнен әллә кайларда йөртә...

Дөнья күләмендә данланган нәфис Оренбург шәлләрен бәйләү сере гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Элек-электән бу яклардагы татар авылларында кызларны, ә кайвакыт малайларны да, мәктәпкә кергәнче үк, шәл бәйләргә өйрәткәннәр, бу һөнәр тормыш алып баруны җиңеләйт­кән. Өлкәнең Переволот районы Зубочистка авылында да шулай. Мәгъмүрә әбисе оныгы Альбинаны («Оренбург шәлчеләре» предприятиесенең директоры Альбина Фаил кызы Әбсәләмова) да алты яшеннән шәл бәйләү серләренә өйрәтә башлый. Ә әбисе белән әнкәсе – шәл бәйләүнең тирә-якта дан алган осталары. Аларның шәлләре бизәкләре һәм нәфислеге белән күз карашын уятырлык. Аңлашыла ки, бер урында озак утырырга яратмаган, табигатьтән бирелгән холкы белән тиктормас кызчыкның һич кенә дә бәйләү инәләренә карап утырасы килми. Ул әле курчаклар белән әвәрә килергә, иптәшләре белән урамда уйнарга ярата. Әмма әбекәйне тыңламыйча булмый, кызчык шәл каймасын бәйләп утырырга мәҗбүр. Нәселдән килгән осталык күчәме, кулы да көннән-көн йөгерекләнә, әнисе кебек нәзек итеп җеп эрләргә дә өйрәнә. Ниһаять, кызчык җиде яшендә беренче шәлен бәйләп чыга. Аны саткан акчага кызга беренче сыйныфка бару өчен мәктәп формасы алалар. Тора-бара Альбина да шәлләр бәйләүдә остара. Ул бәйләгән шәлләрне мәктәптә осталык бәйгеләренә куялар, олимпиадаларга чыгаралар. Альбина үзе бәйләгән шәл белән «Молодое дарование» Бөтенроссия конкурсында да җиңә.

1990 еллар – илдә сәясәт алмашынып, бериш предприятиеләр таркалган, икътисади хәл дә мөшкелләнгән чор. Бу елларда Зубочистка авылы татарлары шәл бәйләүне арттыра. Телевизор караганда да, күрше-тирә белән кичләрен әңгәмә корганда да куллары эштән туктамый. Альбина да һәр буш вакыты табылды исә, инә белән җеп алып, эшкә тотына. Шәлләрне сатып, кием-салым алалар, шулай итеп гаиләгә дә күпмедер файда килә...

Альбина шәл бәйли-бәйли медицина көллиятендә дә укый, 18 яшендә кияүгә дә чыгып куя. Ире Фаил, шәһәр егете булса да, кәҗә мамыгы, шәл бәйләү дигән төшенчәләрне үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Аның әтисе гомере буе Оренбург мамык (пух) фабрикасына чимал хәзерләүче булып эшләгән, улы Фаилне дә үзе белән йөрткән. Әтисе улына дебетне (бу якларда кәҗә мамыгы шулай атала) классификацияләргә өйрәткән. Егет дебет сыйфатын бәяләү нечкәлекләрен кечкенәдән үк белеп үскән. Килен кайнана туфрагыннан була дию­ләре дә хак, ахры. Кайнанасы Нәсимә дә матур-матур шәлләр бәйләп гомер иткән.

Альбина белән Фаил бергә укый, ир менеджмент буенча югары белем ала, хатыны көллиятне тәмамлап, хастаханәдә эшли башлый. Фаилнең, Альбина кияүгә чыкканда өе, машинасы булса да, яшьләргә тормыш итәргә сәмән кирәк. Әмма акча дигәннәре җитми, шәфкать туташының биш меңлек хезмәт хакы җан асрарлык түгел. Альбина белән Фаил озак киңәшә, отышлы гамәл юрый, ниндидер эш башлыйсы килә, шиналарны монтажлау эшен көйләп тә, автокибет тә ачып карыйлар. Сөйләшүләр исә һаман да үзләре белгән һөнәргә барып тоташа, Альбинаның кечкенәдән өйрәнгән эше дә искә төшерелә. «Мин шәл бәйли беләм, әнкәем шул эшнең остасы», – дип ул. Шул арада беренче бала да дөньяга аваз сала.

2001 елда алар, үзләре дә сизмәстән, шәл бизнесына кереп китәләр. Әбсәләмовларны көтмәгәндә Мәскәүдә узган Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенә чакыралар. Әлбәттә, витриналарда берсеннән-берсе матур шәлләр торуын теләгәннәрдер, Альбинаның мәктәптә укыганда «Молодое дарование»дә катнашуын искә алып, аны үзләрендә калган элемтәләр белән эзләп тапканнар. Шәлләрен алып, улларын әнкәйләренә калдырып, яшьләр Мәскәүгә юнәлә. Шулай итеп аларны күргәзмәләр дөньясы үз эченә бөтереп ала. Башта Россия төбәкләрендә, алга таба Гарәб Әмирлекләре, Казахстан, Германия, Италия кебек илләрдә үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә катнашалар. Әүвәл үзләре бәйләгәннәрне генә сатып кайталар. Гаиләгә акча керә башлый. Шәл сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә барлыкка килә, сорау арта. Инде гаиләнең һәм әнкәйләренең бәйләгәне генә җитми, туган-тумачалардан җыеп бара башлыйлар. Берәр ел шулай эшлиләр. Әмма, хезмәт күп куелса да, бу алым әллә ни табыш китерми. Бер шәлне бәйләү өчен тотылган мамыкны аялау, тарау, эрләү вакытларын исәпләсәң, 400 сәгать таләп ителә. Юлына, урынына түләгәч, кергән акчасы ташка үлчим кала. Гаиләдә исә һаман ничегрәк эшләсәк әйбәт булыр икән, дип киңәшләшү бара. Эшмәкәрлекне ныгытырга дигән фикергә киләләр. Дебет сатып алалар да, аны яз көне, авылларда яшәүче хатын-кызларга таратып, җәй буе шәл бәйләтәләр. Сентябрьдән март ае башларына кадәр вакыт - шәлчеләрнең әзер тауарны сату сезоны. Дебет елына бер генә тапкыр әзерләнә, аны мамык кәҗәләреннән март азагында, апрель башында тарыйлар. Әбсәләмовлар дебетне сатып ала, үзләре юа, тетә, кылларын чүпли, аялый, аннары әзер мамык авыллардагы оста бәйләүчеләр кулына күчә. Шуннан соң әзер шәлләрне җыеп алып юалар, тарттыралар. Алга таба булышчы хатын-кызлар да кирәк була башлый...

Һәрбер авылның шәл бәйләүдә үз бизәге, үз алымы. Әйтик, Саракташ районында элек-электән бары тик җылы шәлләр генә бәйлиләр, челтәр шәл бәйләүне үз итмиләр. Ә инде күршеләрендә, киресенчә, челтәр, нәфис шәлне кулай күрәләр. Һәр авылда тирә-якка мәгълүм эш остасы була. Альбина йөри-йөри теге яки бу авылда кайсының әйбәт бәйләгәнен күрә, хәтта шәлгә күз төшерү белән, аның кем кулы аша үткәнен һич ялгышусыз танырга өйрәнә. Әбсәләмовлар өлкә авылларыннан иң оста шәл бәйләүчеләрне җыеп предприятие булдыра. Һәрбер авылда оста бәйләүче биш-алты кеше табыла. Андыйларның исәбе, туплый торгач, 100 дән арта. Әмма пандемия кайбер оста шәлчеләрне дә алып китә. «Бу - 20 ел дәвамында алып барылган хезмәт нәтиҗәсе инде. Хәзерге вакытта 104 шәл бәйләүче белән эшлибез», – ди Альбина ханым. Әмма эш елдан-ел кыенлаша, тауар әйләнеше арта. Шәлләрне сату өчен күп йөрергә кирәк, үзләре генә чималны эшкәртеп өлгерә алмыйлар. Элек бәйләүчеләр шәлләрне шампунь салып өйдә юа, киерә торган булса, хәзер тормышлар яхшыргач, берсенең дә керне өйгә кертәсе, пычрак эш белән шөгыльләнәсе килми. Нәтиҗәдә юуларының да сыйфаты начарлана, кылларын тиешенчә чүпләми эрләү гадәткә керә, тигез эрләнмәгән дебеттән яхшы сыйфатлы шәл килеп чык­мый. Чөнки җеп бер утыруда шәллек эрләнми икән, аның нечкәлеге үзгәрә, мондый җептән матур шәл килеп чыкмый.

Шуңа да Альбина белән Фаил 2014 елда, мамыкларны эшкәртү, җеп эрләү цехын булдыру хасиятенә керешә. Эшне бина арендалаудан (берничә елдан үзләре дә салып чыгалар) башлыйлар, анда кирәкле җиһазларны алып урнаштыралар. Барлык пычрак эш шунда башкарыла: мамык юыла, аялана, тарала. Әмма цехның эше беренче елларда ук бик әйбәт килеп чыкмый. Әбсәләмовлар, үз хаталарыннан сабак алып, җайлап, эшне камилләштерә бара. Алар 2015 елда Италиягә барып, үрнәккә Оренбург ягы кәҗәләренең мамыгын биреп, килешү төзеп кайта. Итальяннар шул дебеткә ярашлы итеп, Әбсәләмовлар теләгән машиналарны эшләп бирә. 2016 елда техника Италиядән кайтартыла. Хәзер цехта биш заманча машина гөрләп эшли. Аларның берсе дебетне иләк аша үткәреп кылдан аера, ул мамыктан авыррак булгач, аска төшеп китә, ә өстә ак болыт кебек дебет күпереп кала. Фаб­рикада хәзер сыйфатлы җеп эрләнә. Алар шушы ук цехта салават күперенең барлык төсләренә маныла. Бу – Россиядә бүген шундый табигый дебеттән җеп эрләтә һәм бары тик кул белән генә бәйләнгән шәлләр, башка кием-салым әзерләп чыгара торган бердәнбер предприятие. (Оренбургта шәлләр җитештерүче икенче бер предприятиедә шәлләр машина белән бәйләнә). Тора-бара шәлләрне ел әйләнәсе сату да җайга салына. Әбсәләмовлар Оренбургта үзләренең фирма кибетләрен дә булдыра. Бүген әзер продукцияне халыкка җиткерү өчен берничә кибетләре эшләп тора, икесен кибет-музей итеп җиһазлаганнар. Күптән түгел «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе Казанның «Туган авылым» комплексында да үз сату ноктасын булдырды.

Оренбург дебете утыра торган сыйфатка ия. Мамыкны дөрес итеп эшкәртмәсәң, бәйләнгән тауар кечерәергә, формасын югалтырга мөмкин. Шәлләрнең 20 ел буе киелүен теләгән Әбсәләмовлар бу мәсьәләне дә уңай хәл иткән. Оренбургта машина заводында аларга автоклав эшләп биргәннәр. Башта дебетне технология буенча югары температурада киптереп утырталар да, аннары андый мамыктан бәйләнгән шәл хәлендә формасын югалтмый.

«Оренбург шәлчеләре» предприятиесе ассортименты гаять бай: 3200 төрдәге тауар җитештерелә. Алар арасында кием-салым да, кардиганнар, җылы һәм челтәр шәлләр, шарф, палантин, өчпочмаклы косынкалар, бармакча-бияләйләр, баш киемнәре, хәтта бизәнү әйберләре дә бар. Бер исемдәге тауарлар да бер-берсен кабатламый, катлаулылыклары, төсләре, бизәкләре белән аерыла. Арада эксклюзив, авторлык эшләре дә бар...

Әбсәләмовлар ел саен өч тоннага якын дебетне «Донской» дигән шәхси хуҗалыктан сатып ала. Әмма соңгы елларда аның хуҗасы булган абзый олыгая, кәҗәләрне улына калдыра. Ә ир-егеткә ул маллар кирәкми, файдасы юк, ди. Альбина белән Фаил хафага кала. Чөнки предприятие шәлләрне бары тик Оренбург дебетеннән генә бәйли.

Өлкә җитәкчеләре фестивальләргә, күргәзмәләргә барамы, үзләре белән Альбина белән Фаилне дә чакыра. Затлы кунак­ларга бүләкләрне дә Әбсәләмовлардан алалар. Чөнки кулдан бәйләнгән асыл шәлләр – өлкәнең бренды исәпләнә. Шуңа күрә «Оренбург шәлчеләре» югары җитәкчеләр белән дә үзара дус­танә мөнәсәбәттә эшли. Альбина ханым авыл хуҗалыгы министры, вице-губернаторга керергә, хәлне аңлатырга мәҗбүр була. «Алга таба эшчәнлекне дәвам итү өчен чимал юк», – ди. «Без сезгә булышабыз», – диләр. Шулай итеп «Оренбург шәлчеләре» предприя­тиесенә грант бирелә. Биш елга 15 миллион сумга якын грант алына (Әбсәләмовлар үзләреннән 10 миллион сум өсти). Янә кызу эш башлана, ферма биналарын төзетәләр. 2020 елда 1000 баш кәҗә тотыла башлый. Бүген предприятиенең 1600 кәҗәсе бар. Әлбәттә, бу гаилә өчен дә күпмедер дәрәҗәдә кыенлыклар тудыра, хәтта 2020 ел Әбсәләмовларның үзләре өчен дә зур сынау чорына әверелә. «Оренбург шәлчеләре» предприятие­се гаилә бизнесы буларак, ир белән хатын кая барса да, бергә юлга чыга, бергә йөри. Хәзер Фаилгә шәһәрдән 200 чакрым ераклыктагы фермага китәргә, бер көн булса да кунып, эшләрне җайлап кайтырга кирәк. Альбина исә предприятиедә эшне алып бару өчен шәһәрдә кала. «Беренче вакытларда, без ул кәҗәләрне ник алдык икән, дип күз яшьләремне дә түккән мәлләр булды. Хәзер ияләшеп киләбез», – ди Альбина ханым. Шулай итеп Әбсәләмовлар ширкәте мамык кәҗәләре асрау­дан алып әзер шәл бәйләүгә кадәр тулы цикллы предприятиегә әверелә...

Соңгы елларда авылларда эш урыннары бетерелүе халык файдасына түгел. Алар арасында шәл бәйләп кенә тормыш алып баручылар бар. «Оренбург шәлчеләре» фабрикасы – авылларның оста куллы шәлчеләре өчен, әлбәттә, уңайлы эш урыны. Шәл бәйләүчеләр еш кына Әбсәләмовларга шатлыклы күз яшьләре белән рәхмәт әйтеп шалтырата. «Сез биргән эш – безнең ипиебез», – диләр. Әмма авылларда хезмәт хаклары түбән булгач, пенсияләрнең дә кечкенә булуы сер түгел. Бәйләүчеләрнең күбесенең лаеклы ялда булуы да шуннан киләдер. Хәзерге вакытта иң өлкән бәйләүчегә – 86, иң яшенә 42 икән. Альбина ханым яшьләрне шәл бәйләүгә утыртып булмавына гаҗизләнә. «Халык та ничектер ялкауланып киткән кебек. Кайбер авылларда акча юк, дип утыралар, бәйлиселәре килми», – ди ул. Әбсәләмовлар Оренбург шәленең даны дәвам итүен, осталык серләренең буыннан-буынга тапшырылып баруын, һөнәрнең дә сакланып калуын тели. Фабрика шәлчеләренә дә алмаш әзерләү кирәк. Шуңа да алар төбәкнең дүрт районындагы мәктәпләрдә, укытучыларына эш хакы түләп, укучыларны шәл бәйләргә өйрәтә. Кайбер мәктәп­ләрдә атнасына - өч, кайберләрендә дүрт сәгать бәйләү дәресе керә. Бүген 74 бала шәл бәйләү серләренә өйрәнә. Алар арасында малайлар да бар. Альбина ханым аларны кызыксындырырга тырыша, бүләкләр, премияләр биреп, мактап җибәреп үсендерә...

Төбәктә уздырыла торган Шәл туе да бу һөнәргә кызыксынуны көчәйтергә, шәлләрнең сыйфатын тагын да яхшыртыр­га, бизәлешләрне кабатланмас итеп төрләндерергә ярдәм итә. Альбина ханым «Туй»ны ире Фаилнең абыйсының хатыны, ягъни килендәше белән бергәләп үткәрә. Саракташ районында өч ел рәттән шундый бәйрәмне гөрләткәннәр. Бу көнне шәл турында җырлар яңгырап торган, музыка-бию ямьләндергән залга авыллардан автобусларда килгән шәлчеләр җыела. «Туй»­да һәрбер районга мәйданчык бирелә, анда шәлчеләрнең ел буе матур итеп бәйләгән, тырышып әзерләгән эшләреннән күргәзмә ясала. Алар бәйрәмдә үзара таныша, аралаша, тәҗрибә уртаклаша, бер-берсенең каймаларының, челтәр палантиннарының бизәкләрен күрә, аны ничек бәйләве белән кызыксына, өйрәнә. Оештыручылар, экспертлар шәлчеләр алып килгән кул эшләрен бәяләп, аларга баллар куеп, урыннар билгели. Шәл туенда яңа гына компаниягә килеп кергән оста шәлчеләр дә исәпкә алына, аларга «Ел ачышы» дигән номинациядә грамоталар бирелә. Яшәүнең яме, хезмәтнең тәме күренеп киткәндәй була. Бәйләүчеләр илһамланып, осталыкларын шомартып, камилләштереп тагын да матуррак шәлләр бәйләргә тырышалар...

Бүген Әбсәләмовларның ике җиткән уллары һәм әле мәктәптә укучы 11 яшьлек кызлары бар. Алар шушы мамык эшендә кайнашып, аның барлык нечкәлекләрен, мәшәкатьләрен белеп үсә. Әбсәләмовлар гаиләсендә әтиләре нәрсә әйтсә, шулай эшлиләр. Аны күз карашыннан аңларга күнеккәннәр. Фаил улларын да шулай тәрбия­ләгән. Бу йортта бер-берсенә каты дәшү дә, кычкыру да, ямьсез сүзләр әйтү дә юк. Әтиләренең улларына бер генә күз карашы белән каравы да җитә. Чөнки балаларның да әтиләренә ихтирамы зур. Альбина бүген тормыштагы уңышларының төп башлангычын үзенә акыллы ир туры килүендә күрә. «Аллаһ миңа бик әйбәт кеше насыйп итте. Бу – хатын-кыз өчен зур бәхет. Ирең сине аңласа, үзен гаилә башлыгы итеп куя белсә, барысына да өлгерәсең, эшләрең дә уң була. Фаил – һәрнәрсәдә терәгем. Ул күп сөйләшми, тыйнак, киң күңелле кеше», – ди.

Альбина Фаил белән бергәләп һәрвакыт күргәзмәләрдә йөргәч, балалар күбрәк дәү әниләре Флюра ханым янында тәрбияләнә. Алар Коръән сүрәләрен дә белә, догалар да өйрәнгән. Әмма Әбсәләмовларга улларын һәм кызларын бик ерак юлларга да үзләре белән алырга туры килгәләгән. Аеруча Азалия күкрәк баласы булган чорда күргәзмәләргә еш чакыралар, ерак юлларга чыгарга туры килә, кызчыкны ана сөтен имүдән мәхрүм итәселәре килмәгәч, аны үзләре белән алалар. Берсе машинада бала караганда, икенчесе эш белән йөри. Зур уллары Тимур холкы белән әтисе Фаилгә охшаган, аның кебек төпле, оешкан, әтисенең сүзеннән чыкмый торган ир-егет. Ул Санкт-Петербургта җиңел сәнәгать институтын тәмамлап, эрләү буенча технолог белгечлегенә ия булган, хезмәт күнекмәләрен дә үзләренең цехында алган. Хәзер дипломлы белгечкә мамык эшкәртү цехын тулысынча тапшырганнар, анда алты кеше хезмәт куя.

Уртанчы уллары Динислам да шулай ук Санкт-Петербургта Халыкара бизнес факультетында икенче курста белем ала. «Аның фикерләве башкача. Ул физик эшләргә бик тартылмый, акыл белән исәпли, уйлап башкарыла торган хезмәтләрне, идарә итүне ярата». 

Альбина кызлары Азалияне дә  алты яшеннән шәл бәйләргә өйрәткән. Әле быел көз, әти-­әнисе белән Калугага ярминкәгә барып, үзе бәйләгән кечкенә генә шәлләрен сатып кайткан. Тулага барып та 30 мең акча эшләгән. Альбина белән Фаил шуңа бераз акча өстәгән дә кызга кыйммәтле айфон алган. Азалия татар мәдәниятенә тартыла, биергә дә, җырларга да ярата, «Татар кызчыгы» конкурсында алып баручы буларак та катнашкан. «Минем янда йөри, барысын да күреп үсә инде», – ди А.Әбсәләмова. Бүген карап торышка кызлар кебек Альбина ханым кайнана, дәү әни булыр­га да өлгергән. Улы Тимур үз гаиләсен корган, әти-әнисе белән бер йортта яшиләр...

А.Әбсәләмова 2015 елда җәмәгатьчелек эшенә дә кереп китә. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы читтән торып белсә дә, алар таныш булмый. А.Әбсәләмова К.Идрисова белән Казанда Эшмәкәрләр корылтаенда таныша, икенче корылтайда да күрешәләр. Ә беркөнне Оренбург татар милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Р.Зәбиров А.Әбсәләмовага, Казаннан аны өлкәнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе итәргә дигән тәкъдим килүен җиткерә. Оренбургта «Ак калфак» оешмасы булган, әмма өлкәнең иң актив хатын-кызлары да бу хакта белмәгән. Альбина ханым, эшләргә алынгач, өлкә татарларын күтәрергә кирәк дип, беренче тапкыр 2015 елда Бөтендөнья татар хатын кызлары корылтаен үткәрә. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 300 аккалфаклы өч көн дәвамында Оренбургның татарларга бәйле күп кенә истәлекле урыннары белән дә танышты, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Хәзер Оренбург­ның 18 җирлегендә «Ак калфак» оешмасы эшләп килә, ел саен өлкә оешмасының съезды уза, ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар, уй-ниятләре белән уртаклашалар. Алар арасында «Татар кызчыгы», «Татар малае», «Әбекәй матуркай», «Туган авылым» конкурслары, «Шәл туе» – аеруча зур проектлардан.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев