Мәдәни җомга

Милләт мәҗлесе тарихы (ахыры)

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел 

(Ахыры)

4) «Идел-Урал өлкәсе»нең гомуми, тигез, тугры, яшерен вә мөтәнасиб (туры килгән, башкача) сайлау ысулы берлә сайланган парламенты булып, бу парламент түбәндәге (5-7 нче) маддәләр берлә аның карамагыннан алынган мәсьәләләрдән тыш өлкәгә вә аның тормышка гаид (мөнәсәбәтле) бөтен мәсьәләләрдә кануннар чыгарырга хаклы бердәнбер мөәссәсәдер (оешмасы).

5) Бөтенроссия кушма җөмһүриятендәге өлкәләр өчен гам (күмәк) булган: почта вә телеграф, тимер вә су юллары, гомуми булган авырлык, озынлык, үлчәү вә акча системаларын тәгайен итү, гражданский, уголовный, торговый һәм вексельный права әсаслары (нигезләре), бөтен өлкәләрдәге халыкларга гомуми мәмләкәт сарыфлары (чыгымнары) өчен салым салу, мәмләкәткә алу, хариҗи (тышкы) сәясәт вә таможня мәсьәләләрендә вә башка шундый бөтен өлкәләр өчен гам (күмәк) булган мәсьәләләрдә кануннар чыгару, һәммә өлкәләрдән нөфүсләренә (вәкилләренә) мөтәнасиб (мөнәсәбәтле), гомуми, тигез, тугры, яшерен сайлау ысулы берлә сайланган Россия кушма җөмһүрияте парламентына тапшырыла. Бу мәсьәләләрдә кушма җөмһүрият мәркәзи парламенты кануннары өлкә парламентының кануннарыннан өстен булыр.

6) Идел-Урал өлкәсендәге һәммә милләтләр, телләр вә диннәр тәмам илә бертигез хокуклы булырлар.

7) Бөтен милли мәсьәләләрдә кануннар чыгару хакы һәр милләтнең бөтен Россия өчен гомуми булган мәркәз милли мөәссәсәләренең (комиссияләренең) генә хакы булганлыктан, «Идел-Урал өлкәсе» парламенты бу мәсьәләләрдә һичбер төрле катнашмас.

Икенче карарнамә

(7 гыйнвар, көндезге утырыш карары)

Эчке Россия вә Сибирия мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесе Идел-Урал өлкәсендә милләтләрнең, телләрнең, диннәрнең хокукы түбәндәге әсасларда төзелүен тиеш табадыр:

1) Идел-Урал өлкәсендә һәммә милләтләр тәмам илә бертигез хокуклыдыр.

2) Мәркәзи вә мәхәлли өлкә гомуми мөәссәсәләре (комиссияләре) һичбер милләтнең милли эшләренә катнашмас, бу эшләр һәр милләтнең үз милли тәшкиләте карамагында булыр.
Искәрмә: үз милли тәшкиләтен торгыза алмаган милләтләр үзләренең теләве буенча, башка бер милләтнең тәшкиләтенә кушылырлар.

3) Һәр милләтнең мәркәзи милли мөәссәсәсе Идел-Урал өлкәсе эчендә булса да, башка өлкәләрдән берсендә булса да, бөтен милли мәсьәләләрдә үзенең Идел-
Урал өлкәсе эчендәге әфрады (халкы) өчен мәҗбүри булган кануннар чыгара һәм милли салым сала алыр. Бу милли салымнар Идел-Урал өлкәсендә гомуми өлкә мөәссәсәләре аркылы җыелыр.

4) Һәртөрле вә һәр дәрәҗәдәге мәктәп­ләр ачу, мәгариф, милли мәдәният һәм хәйрият мөәссәсәләре төзү эшләре вә бу мөәссәсәләрне идарә вә тәэмин итү һәр милләтнең милли эше итеп танылыр, бу мәсьәләләрдә һәр милләт тәмам илә (тулысынча) мохтардыр (ирекледер).

5) Милли тәшкиләте берлә тәшкил иткән һәр милләт шәхес хокукы булып саналыр. Һәр милләтнең мәркәзи вә мәхәлли мөәссәсәләре өлкәдә иҗтимагый хокуклы (публичное право) мөәссәсәләре булып танылырлар.

6) Бер милләт мәктәбендә укучы икенче милләт балаларына үз милләтенең телен, әдәбиятын, тарихын һәм динен өйрәтү хакы вә имкяны (мөмкинлеге) тәмам ителер.

7) Милли эшләргә тоту өчен өлкәнең гомуми килүеннән һәр милләт үз санына мөтәнасиб (тәңгәл) хакларда тигез файдаланыр.

8) Һәр милләтнең өлкә хөкүмәтендә министр хокукына малик (ия) бер вәкил булыр. Бу вәкилне һәр милләтнең мәркәзи милли мөәссәсәсе күрсәтер. Өлкә милләт белән булган мөнәсәбәтләрен шул вәкил аркылы йөртер.

9) Төбәктәге идарә өчен мәркәздән тәгайен ителә торган мәэмүрләр (чиновниклар) шул төбәктәге саны иң күп булган милләттән булыр.

10) Өлкә гомуми мөәссәсәләре һич берәүнең диния вә дини идарәләрнең төзелешенә катнашмаслар. Дини мөәссәсә вә тәшкиләтне төзүдә һәр дин әһеле тәмам илә мохтар (тулысынча бәйсез) булыр.

11) Дини эшләр берлә милли эшләрне бергә йә аерым йөртү мәсьәләсен һәр милләт үзе хәл итәр.

12) Мәктәптә, мәхкәмәләрдә, идарә эшләрендә, иҗтимагый вә хосуси мөәссәсәләрдә һәммә телләр тәмам илә бертигез хокукта булып танылырлар.

13) Өлкәдәге бөтен гомуми мөәссәсәләрдә (идарә, мәхкәмә вә мәхәлли идарә мөәссәсәләрендә) бер телнең рәсми тел булып танылу-танылмавы, алынган мөәссәсәгә караган төбәктә шул телдә сөйләтүчеләрнең саны мәгълүм процентка җитүенә генә бәйледер.

14) Өлкәнең һәммә гомуми мөәссәсәләрендә (комиссияләрдә) шул мөәссәсә карамагында булган төбәктәге саны 25 процентка җиткән һәр милләтнең теле рәсми тел булып танылыр. Һәммә мәэмүрләр шул телне дә белүчеләрдән булыр. Бу милләтнең әфрадына (вәкилләренә) өлкә гомуми мөәссәсәләреннән җибәрелә торган кагыйдәләр шул милләтнең үз телендә булыр.

15) Саны төбәктә 25 процентка җитмәгән милләтләр дә мәхкәмә һәм идарәләр белән мөнәсәбәтләрендә үз телләре белән файдаланырга хаклы булыр.

16) Саны 25 процентка җиткән милләтләрдән төбәк эчендә сан ягыннан иң югары булганының теле шул төбәкнең гомуми мөәссәсәләрендә дәфтәр йөртү (регистрация) теле булыр.

17) Өлкә эчендә почта вә телеграф теле итеп бөтен штатта саннары 25 процентка җиткән милләтләрнең телләре алыныр.

18) Мәхәлли һәм гомуми мәхкәмәләрдә, әгәр дә гадли (аларга бәйләнешле) эшләрдә хөкемләшүчеләрнең һәр икесе, җинаи эшләрдә мәхкүм һәм шаһидләр бер милләттән булса, бөтен хөкем эшләре һәм мәхкәмәнең карарлары бу милләтнең шул төбәктә тәшкил иткән процентына карамыйча, шул милләтнең телендә булырга тиешледер. Әгәр дә гадли эшләрдә хөкемләшүчеләрнең бер генә тарафы, җинаи эшләрдә мәхкүм генә азчылык тәшкил иткән милләттән булса, ул вакыт шул тарафның таләбе буенча бөтен кагыйдәләр һәм бөтен хөкем эшләре шул милләтнең теленә тәрҗемә ителергә тиештер. Һәр милләт әфрадыннан мәхәлли һәм гомуми мәхкәмәләргә төрле кагыйдәләр һәм ул мәхкәмәләрдә төрле-төрле милләт әфрадына җибәрелә торган кагыйдәләр шул милләтнең телендә язылырга тиешледер.

19) Һәммә милләтләрнең урта мәктәп­ләрендә шул милләтнең үз теленнән тыш татар, рус, чуаш вә чирмеш телләреннән берсенә уку мәҗбүри булыр.

20) Өлкәдәге һәммә гали (урта) мәктәп­ләрне бетергән кешеләр татар, рус, чуаш һәм чирмеш телләреннән кимендә икәвен белергә тиеш.

21) Өлкәдәге һәммә гомуми идарә вә мәхкәмә мөәссәсәләре югарыда (1-9§) күрсәтелгән милли хокукларның хәяткә керүенә манигъ (киртә) булмаслык рәвештә төзелергә тиеш.

Өченче карарнамә

(7 гыйнвар, көндезге утырыш карарлары)

Идел-Урал өлкәсе тупраклы мохтарият һәйәте (идарәсе) төзелеше вә эшләре хакында, эчке Россия вә Сибирия мөселман төрек-татарларның Милләт Мәҗлесе түбәндәге карарларны чыгарды:

1) Эчке Россия вә Сибирия мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесе Идел-Урал өлкәсе тупраклы мохтариятен вөҗүдкә китерү (тормышка ашыру) өчен бер тупраклы мохтарият һәйәте (идарәсе) төзүне тиеш тапты 1.

2) Тупраклы мохтарият һәйәте, Идел-­Урал өлкәсе даирәсендә торучы төрле милләтләрнең мөәссәсә вә оешмалары берлә аңлашканнан соң, Идел-Урал тупраклы мохтариятен игълан итү, мөәккәд (расланган) конституциясен кабул итү һәм өлкә мөәккәд хөкүмәтен сайлау өчен Уфа шәһәренә бер конференция чакырыр.

3) Бу конференциягә Милләт Мәҗлесе тарафыннан Идел-Урал өлкәсе өчен әсаси кабул ителгән чикләрдә торучы милләтләрнең гомуми (бергә) вә хосуси (милли) мөәссәсәләренең вә оешмаларының вәкилләре чакырылыр.

4) Һәр милләттән конференциягә чакырыла торган вәкилләр мөмкин кадәр шул милләтнең өлкә эченә кергән әфрадының (халкының) санына мөтәнасиб (тәңгәл) булыр.

5) Конференциягә вәкилләр чакырыла торган даирәне өзеп хәл итү, нинди мөәссәсә вә оешмалардан һәм һәркайсыннан ничәшәр вәкил чакыруны вә аларның сайлану ысулларын тупраклы мохтарият һәйәте (идарә) тәгайен итәр.

6) Һәйәт бу конференциянең мөмкин кадәр тиз җыелу вакытын тәгайен итәр, җыелу өчен бина хәзерләр, өлкәнең хөдүде (чикләре), икътисади хәле һәм конституциясе вә гайре мәсьәләләрдә доклад вә ляихәләр 
(положение) хәзерләр.

7) Һәйәт конференцияне ачар, хәзерләнгән доклад вә ляихәләрне тәкъдим итәр вә эшләгән эшләреннән хисап бирер.

8) Тупраклы мохтарият һәйәте өлкә даирәсенә кергән милләтләр арасында тупраклы мохтарият фикерен тарату чараларына керешер.

9) Тупраклы мохтарият һәйәтенең сораган мәгьлүматыны бирү һәм башка төрле ярдәмдә булыну, мохтарият даирәсендәге бөтен мәркәзи вә мәхәлли мөселман төрек-татар мөәссәсәләре (оешмалары) өчен бурычтыр.

10) Һәйәтнең Милләт Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгән смета даирәсендәге мәсърафы (чыгымы) эчке Россия вә Сибирия мөселман төрек-татарлары Милли мохтарият карамагында булган суммалардан тотылыр. Сметадан тыш чыгым булса, милли идарәгә мөрәҗәгать итеп, һәйәт өчен саклык дип кабул ителгән суммадан алыр.

11) Тупраклы мохтарият һәйәтенә (идарәсенә) Милләт Мәҗлесе үз тарафыннан сигез әгъза вә аларның яртысы санында кандидатлар сайлар.

12) Тупраклы мохтарият һәйәтенә өлкә даирәсенә кергән башка милләтләрдән дә әгъзалар арттырылыр. Бу әгъзаларның барының саны Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган әгъзалардан артык булмас­ка тиеш. Төрле милләтләрдән ничәшәр әгъза булуын вә аларны ничек сайлату ысулларын һәйәткә Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган әгъзалар тәгайен итәрләр.

13) Һәйәт үз янына киңәш бирү хакына малик (ия) ярдәмче әгъзалары чакырырга хаклыдыр.

14) Һәйәт әгъзалары Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланулары берлә, үз араларыннан һәйәткә рәис вә иптәш, сәркатиб вә иптәш һәм бер казначей сайларлар.

15) Һәйәт Казан шәһәрендә эшләр, конференция җыелу алдыннан Уфага күчәр.

16) Һәйәтнең эшләре, конференция мөәккәд (раслаган) хөкүмәт сайлаганга кадәр дәвам итәр. Моннан соң һәйәт бөтен эшләрен өлкә мөәккәд хөкүмәтенә тапшырыр.

17) Һәйәткә Милләт Мәҗлесе тара­фын­нан сайланган әгъзалар, Милләт Мәҗ­­лесенең якындагы җыелуында намә­индәләре (үз исемнәре) аркылы бөтен эшләренә хисап бирерләр.
("Тормыш".  1918. 9 гыйнвар.)

Эчке Россия һәм Себер төрек-татар­лары Милли идарәсе

1. Садри Максуди – Милли идарә рәисе
2. Ибниәмин Әхтәмов – рәиснең урынбасары

Малия нәзарәте

1. Шәйхулла Алкин – рәис
2. Сәлим-Гәрәй Җантурин – әгъза
3. Гариф Кәримов – әгъза
4. Латыйф Яушев – әгъза
5. Гобәйдулла Бубый – әгъза
6. Нәҗип Хәкимов – әгъза

Мәгариф нәзарәте

1. Нәҗип Корбангалиев – рәис
2. Закир Кадыйри – әгъза
3. Исмәгыйль Үтәмешев – әгъза
4. Гомәр Терегулов – әгъза
5. Гали Еникиев – әгъза
6. Ибраһим Биккулов – әгъза
7. Мәрди-Галләм Мәхмүдов – әгъза

Диния нәзарәте

1. Галимҗан Баруди – мөфти
2. Риза Фәхретдинов – казый
3. Салихҗан Урманов – казый
4. Кәшаф Тәрҗемани – казый
5. Мөхлисә Бубый – казый
6. Габдулла Сөләймани – казый
7. Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдов

("Тормыш". 1918. 9 гыйнвар.)

Искәрмә:

1 Һәйәткә (идарәгә) сайлаулар 7 гыйнварда узган һәм һәйәтнең вәкилләре итеп Г.Шәрәф, С.Янгалычев, Ф.Мөхөммәдьяров, Н.Хәлфин, С.Атнагулов, Г.Гобәйдуллин, И.Алкин, Ф.Сәйфи (Казанлы) һәм кандидатлар итеп С.Габдулов, И.Габидов, Ш.Әхмәдиев, Г.Абызов сайланган иде.

("Тормыш".1918.18 гыйнвар.)
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: