Мәдәни җомга

КИНО СӘНГАТЕ ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫРТСЫН

Инде хәбәр итүебезчә, IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Кинобәйгегә заявкалар кабул итү 1 июльдә төгәлләнгән иде. Конкурста катнашырга теләп, дөньяның 54 иленнән 450 фильм җибәрелгән. Ә июль ахырында күренекле Русия кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев рәислегендәге сайлап алу комиссиясе үзенең эшен тәмамлады. Конкурс программасына 25...

Инде хәбәр итүебезчә, IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.

Кинобәйгегә заявкалар кабул итү 1 июльдә төгәлләнгән иде. Конкурста катнашырга теләп, дөньяның 54 иленнән 450 фильм җибәрелгән. Ә июль ахырында күренекле Русия кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев рәислегендәге сайлап алу комиссиясе үзенең эшен тәмамлады. Конкурс программасына 25 илдән 49 нәфис, документаль һәм анимацион фильм үткәрелгән. Шуларның 7се Татарстаннан. Күптән түгел сайлап алу комиссиясе әгъзалары Татарстан Мәдәният министрлыгында бертөркем журналистлар алдында тәкъдим ителгән фильмнар турында үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклашты.

- Җир йөзендә 4 меңнән артык кинофестиваль бар, - диде Сергей Лаврентьев. - Ник алай күп дигәндә, кинофестиваль ул бүген кино прокатының альтернатив бер формасы булып тора. Чөнки кинорепертуарлар һәркайда да бертөрле диярлек. Мәскәүдәме ул, Буэнос-Аэростамы, Вашингтондамы, Хельсинкидамы, Анкарадамы - кинотеатрлар бер үк фильмнарны күрсәтә. Башлыча һаман да шул тимер-томыр белән чүпрәк-чапракның сугышы турындагы примитив блокбастерлар.

Әмма дөньяда кино - бизнес, акча эшләү юлы түгел, ә сәнгать төре, дип санаган кешеләр дә бар бит әле. Кинофестивальләрнең максаты - менә шул сәнгати фильмнарны тәкъдир итү. Мондый конкурсларны үткәрүнең ике төрле юлы бар. Беренчесендә - киңрәк таралганында фестиваль командасы - арт-директоры, менеджер, сайлап алучылар ел әйләнә үз фестивальләренең максатына тәңгәл килгән төрле фестивальләргә йөриләр. Төрледән-төрле картиналар карыйлар, ошаганнарының директорлары белән элемтә урнаштыралар һәм алга таба үзләренә дәшәләр, фестивальдә катнаштыралар.

Икенче ысул исә алай киң таралмаган Совет заманында Мәскәүдә кинофестивальләр шулай оештырыла иде. Ел дәвамында сайлап алу турына фильмнар кабул ителә һәм арадан иң яхшылары билгеләнә. Казан мөселман кинофестивале шушы система буенча эшли. Безгә 500гә якын фильм карарга туры килде. Бик начарлары да күп иде. Казанга килгәч, гөбәдия белән сыйлану хакына, аларына да түздем.

Кино тәнкыйтьчесе С.Лаврентьевка 1944 елда Кырым татарларын депортацияләү фаҗигасе турындагы «Хайтарма» фильмы аеруча ошаган. Ул фестивальнең махсус вакыйгасы буларак күрсәтеләчәк. Чөнки бу - Кырым татарларының тәүге фильмы һәм аларның фаҗигале тарихлары турында беренче тапкыр кино төшерүләре. Бер генә тарихи сер дә йомылып калырга тиеш түгел, дип саный С.Лаврентьев. Тарих сабакларын оныткан буын вакытыннан алда картая, дигән бер акыл иясе.

- Бу фестивальнең шигаре бер дигән, аны уйлап табучыга медаль бирергә кирәк, - ди Сергей әфәнде. - «Мәдәниятләр диалогы аша диалог мәдәниятенә». Гаҗәеп төгәл формулировка. Чираттагы фестиваль, әлеге девизга тугры калган рәвештә, безгә, урта Русия киңлегендә яшәүчеләргә Ислам диненең асылын мөмкин кадәр төгәл ачып бирсен иде. Бу җәһәттән Сербиядән «Круги» фильмын атап үтәр идем. Ул илдә булып узган сугышлар һәм канлы бәрелешләрдән соң, Босния мөселманнары һәм сербларның кабат дуслашып, тыныч, дус, тату тормыш корулары турында. Дуслашудан башка чара юк. Әмма шушы хакыйкатьне аңлау өчен ничәмә-ничә канлы боҗра аша үтәргә туры килгән. Урыс картинасы «Иван - сын Амира» да темасы ягыннан шуңа берникадәр охшаш.

Гомумән, мөселманнарның яшәү рәвеше, тормыш-көнкүреше турындагы фильмнарны карау шулкадәр кызык. Мәсәлән, Казахстаннан «Отец» фильмы миңа бөтенләй башка дөньяны ачты.

Сайлап алу турының соңгы минутында Әзәрбәйҗаннан килеп кергән «Тающий остров» (режиссеры Фарис Әхмәтов) фильмы искиткеч яхшы фильм буларак карала. Ул Каспий диңгезендәге кечкенә утрау тормышы турында. Бу фильм янә киноның вирбаль түгел, ә бәлки визуаль образлар сәнгате икәнен исбатлый. Чын кинода камера каләм ролен башкара. Ул язарга тиеш. Ә режиссер - кылкаләм, ул төсләр белән эш итәргә тиеш.

Тагын бер «сайлап алучы» - кино белгече һәм журналист Елена Алексеева конкурс фильмнарының елдан-ел яхшыра баруын искәртте. «Фестивальнең беренче елларында яхшы фильмнар бармак белән дә санарлык түгел иде, ә хәзер сыйфат ягы шактый алга китте, - диде ул. - БДБ илләреннән аеруча Казахстан сыйфат мәсьәләсенә нык игътибар итә.

Тәкъдим ителгән эшләр арасында Фәләстин белән Израиль арасындагы конфликт, соңгы еллардагы Мисыр вакыйгалары турында бер-берсенә охшаш фильмнар шактый. Аларның күпчелеге - кыскаметражлы документаль фильм номинациясенә тәгаенләнгән репортажлар. Ләкин соңгылары еш кына кино жанрына бик туры килеп тә бетми».

Татарстан киносы да үсешкә юл тота. I халыкара мөселман кинофестивалендә бездән нибары бер - Казан кинохроника студиясе генә катнашкан. Хәзер исә республикада рәсми теркәлгән студияләр 20ләп санала. Җәмгысе бездә 50дән артык киностудия бар икән. Фестивальгә Татарстаннан 20 фильм тәкъдим ителгән. Шуларның 7сен сайлап алганнар. Нәкъ менә Татарстан, Башкортстан кебек киносәнгате яңа аякка басып килүче республикаларны конкурста күбрәк катнаштырырга кирәк, дип саный Е.Алексеева.

Фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйкова берьюлы берничә ил төшергән фильмнарга әһәмият биргән. «Бу очракта төрле мәдәниятләрнең үзара керешеп китүе аеруча җете булып күренә, - ди ул. - Мәсәлән, Франция кинематографларының Сенегалда төшергән «Высокая как баобаб» фильмы чынлап та бик матур килеп чыккан. Ул Сенегал мөселманнарының тормышы турында. Минем бу илгә барганым юк. Бараммы-юкмы, билгесез, әмма бу фильмны караганда Сенегалда кунак булдым кебек тәэсир калды».

Аннары А.Нәфыйкова фестивальнең конкурстан тыш программасы белән таныштырып үтте. Быел Маҗар фильмы, Иран фильмы, Үзбәкстан фильмы, Казах фильмы, Франция фильмы, Һиндстан фильмы секцияләре эшләячәк. Элекке БДБ илләреннән килгән күпсанлы кыскаметражлы фильмнар «СССРдан соң» программасында күрсәтеләчәк. «Татарстанда ясалган» исеме астында яңа документаль фильмнар тәкъдим ителәчәк. Быел фестивальнең жюри рәисе итеп күренекле режиссер Карен Шахназаров билгеләнгән. Чор «курьеры» дип аталган программа аның фильмнары ретроспективасына багышланган. «Сабый чак» программасы балалар өчен эшләнгән мультфильмнарны үзенә берләштерә. «Сугыш һәм тынычлык» программасында сугышу һәм татулашу темасы ачык чагылачак. «Еш кына дуслыкка күпер сугыш һәм ызгыш-талашлар аша салына, - ди Альбина Нәфыйкова. - Ә бу мәсьәлә безнең фестиваль идеологиясенә бик нык туры килеп тора».

Моннан тыш фестиваль кысаларында конкурс һәм конкурстан тыш фильмнарның кайберләре республиканың зур шәһәр һәм районнарына алып барып күрсәтеләчәк. Әлки районында дөньякүләм танылган балет артисты Рудольф Нуриев көннәре узачак. Аның әнисе шушы районда туып-үскән. Әлкиләргә «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» фильмы тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль барышында күпсанлы «Осталык дәресләре», күренекле кино шәхесләре белән очрашулар оештыру да күздә тотыла. Кызыл келәм җәелгән юлдан Татарстан, Русия һәм чит ил йолдызлары үтәр дип көтелә.

Фильмнар «Родина», «Мир» кинотеатрларында һәм Химиклар мәдәният сараенда бушлай күрсәтеләчәк. «Корстон» комплексында һәм башка коммерция кинотеатрларында билет бәяләре 100 сум тирәсе булачак.

IX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә рәхим итегез!

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: