Искер җыены
Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ераклыкта, Иртыш елгасы буенда, XV - XVI гасырларда Себер халыкларының хәрби ныгытмасы булуы мәгълүм. Ул Искер исеме белән йөртелә башлый. Шәһәр XV гасыр ахырында Себер ханлыгының башкаласына әверелә. 1582 елда исә шәһәрне Ермак гаскәре басып ала, шәһәр талана һәм еллар узу белән тулысынча диярлек җимерелә. Күчем...

Гасырлар уза, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, Искер дә, аның урыны да юкка чыга. Әмма буыннар аша килгән хәтер җуелмый. Соңгы елларда Төмән өлкәсенең татар оешмалары Искер шәһәре урнашкан тирәлекне тарихи һәйкәл рәвешендә саклап калу турында тәкъдим белән Россия хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән. Хәзер Искер шәһәре тирәләре һәм Сүзге тау федераль әһәмиятле тарихи-мәдәни һәйкәлләр исәбенә керә һәм дәүләт тарафыннан саклана. Хәзер инде Себер ханлыгы башкаласы Искер - яңарып килүче шәһәр. Анда биналар да торгызыла башлаган.
Соңгы елларда Искер шәһәре булган җирләрдә "Искер җыены" фестивале үтә. Җыен кыска гына вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә. Анда катнашу, үткәннәребезгә бәйле бәйрәмне күрү өчен быел да Төмән өлкәсе мәктәпләреннән, техникумнардан һәм югары уку йортларыннан укучылар, студентлар, галимнәр белән бергә Омск, Новосибирск шәһәрләреннән, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Татарстан, Хакасия һәм Казахстан республикаларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән дә галимнәр, этнографлар, гомумән, Себер татарлары үткәннәре белән кызыксынучылар, якын-тирәдәге татар авылларында яшәүчеләр килгән иде. Фестивальдә катнашучылар исәбе дә елдан-ел арта бара. Беренче вакытларда "Искер җыены"на 300 тирәсе генә кеше килсә, быел анда 4000ләп кеше катнашты. Шунысы да әйбәт: фестивальне төп оештыручыларның берсе, Төмән өлкәсе "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Луиза Шәмсетдинова белдергәнчә, Искер каласы тарихы буенча фәнни тикшеренүләр үткәрелеп тора, язма чыганаклар, үткәннәр турында сөйләүче ядкәрләр дә табыла. Миңа берничә ел дәвамында шушы фестивальнең фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга һәм аның мәдәни өлешен алып барырга туры килде. Бу җыеннар фикерле булуы, әйбәт оештырылуы белән дә хәтердә кала. Быел "Искер җыены" Халыкара фестивале унынчы тапкыр узды. Фестиваль эчтәлекле, чараларга бай булуы белән күңелемә аеруча хуш килде.



Җыр-моң сөючеләрнең иң көтеп алганы - "Искер жыены" фестиваленең гала-концерты булгандыр. Ул Тубылның "Синтез" мәдәният сараенда узды. Залда алма төшәр урын да юк иде. Бу көнне биредә "Вокал", "Инструменталь осталык", "Хореография", "Сәнгатьле сөйләм", "Декоратив-гамәли сәнгать" кебек номинацияләрдә җиңүче булып бәяләнгән фольклор һәм музыкаль ансамбльләр, җырчылар, биючеләр чыгыш ясады. Концертта Татарстан артистлары чыгышлары аеруча зур алкышлар белән бүләкләнде.
Фестиваль кунаклары өчен Искер-Күчем шәһәрлегенә, Күчем хан һәм Бөек шәехләр эзләре буйлап экскурсияләр дә оештырылды.
Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА, Казан федераль университеты аспиранты.
Фотолар "ВКонтакте" челтәрендәге "Искер жыен" төркеменнән алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз