Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Екатеринбургта Агафуровлар каберлеге рәсми рәвештә мәдәни мирас объектына кергән

«Зират эчендәге һәйкәлне мәдәни мирас буларак танып, борынгы мөселман зиратын саклап калу юнәлешендә җитди адым ясалды», — диде җирле татарлар.

 Свердловск өлкәсенең мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе «Агафуровларның гаилә каберлеге» мәдәни мирас объекты реестрына кертү турында боерык чыгарган.

«Зират эчендәге һәйкәлне мәдәни мирас буларак танып, борынгы мөселман зиратын саклап калу юнәлешендә җитди адым ясалды. Зиратның үзәк өлешендә „1941-1945 елларда Свердловск шәһәре госпитальләрендә яраланып вафат булган 21 совет солдаты“ дигән тагын бер мәдәни мирас объекты урнашкан», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Свердловск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Әлфинур Ахунова. 

 

 

Аның әйтүенчә, бу эшне башкарып чыгарга Россия Дәүләт Думасының элекке депутаты, эшмәкәр Олег Хәбибуллин ярдәм иткән. «Шушы ике һәйкәл арасындагы җир киләчәктә берләштерелеп, мәдәни саклау зонасына кертелергә мөмкин. Шулай итеп, татар-башкорт зиратының барлык борынгы өлеше төзелештән сакланып калыр иде», — диде Әлфинур ханым.

Эксперт Олег Букин һәйкәлне архитектура ягыннан уникаль булуын билгеләп үтте. «Ул татар мәдәнияте һәйкәле, татар некрополистикасы үрнәге булып тора. Рус халкы зиратлары һәм, гомумән, Уралдагы зиратлар арасында мондый каберташлар очрамый. Биредә җирләнгән татар сәүдәгәрләре Агафуровларның шәһәр үсешендә зур роль уйнаганын һәркем белә», — диде белгеч. 

 

 

Татар активистлары борынгы татар-башкорт зиратын тәртиптә тота. Биредә татар тарихында билгеле сәүдәгәр һәм хәйрияче Хисаметдин Агафуров (1831-1883) һәм аның хатыны Газизә җирләнгән. 

 

* Хисаметдин Агафуров чыгышы белән Татарстанның Лаеш районы Олы Елга авылыннан. Ул XIX гасырда Сәүдә йортларына нигез сала. Аның уллары Камалетдин, Зәйнетдин, Кәшәфетдин революциягә кадәр Урал-Себер төбәгендә данлыклы «Бертуган Агафуровлар» Сәүдә йортын оештыра. Екатеринбургта Агафуровлар яшәгән ике агач йорт сакланып калган, алар архитектура һәйкәле булып тора. Зират 1-2 чакрым ераклыкта гына.

Сәүдә килешүләрен төзү өчен Агафуровлар Польша, Германия, Франция, Швейцария, Япония һәм Кытайга бара. Алар үз эшчәнлеген Урал, Себер, Урта Азия һәм Төньяк Кытайда җәелдерә.  

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев