Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Башкортстандагы Батырша музее җитәкчесе: Туганым икәнен белгәч, горурлык хисе кичердем

«Туганнарыбыз белән Батыршаның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып бардык. Россия дәрәҗәсендә Батырша дигән шәхесне таныйлар», - диде Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров.

 

Башкортстанның Иске Балтач авылы Батырша (чын исеме – Габдулла Галиев) мулла музее җитәкчесе Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров әйтүенчә, аның нәсел шәҗәрәсе XVIII гасыр мәгърифәтчесе, дин әһеле Батыршага барып тоташа.

 

 

«Батырша белән туганлык җепләре булуын олылар әйткән иде. Ләкин сөйләп йөрү тыелган иде, безнең нәселне бик күп эзәрлекләгәннәр. Куркытылган, таркатылган нәсел без. Шәҗәрәне архив материалларына таянып төзедек. Бу хакта беренче тапкыр белеп алгач, горурлык хисләре кичердем. Батыршаның хатынын, ике кызы Зөләйха белән Салиханы мәҗбүри чукындырып, монастырьгә җибәргәннәр. Язмышлары билгесез. Улы Таҗетдин Уфа төрмәсендә вафат була», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Музей район хакимияте карары нигезендә 2003 елда ачылган. «Мондагы барлык экспонатлар безнең гаиләдә сакланды. Төп экспонатлар – кулъязма китаплар. Аларны өй түбәсендә яшереп саклаганнар. Батырша хәзрәт нәселеннән калган имамнар һәрвакыт китапханәне тулыландырган. Ул безнең шәхси милек булып тора», - диде ул.

 

 

«Габдулла Галиев искитәрлек дәрәҗәдә мәһабәт, таза гәүдәле. Дини һәм дөньяви белеме ягыннан заманына күрә алдынгы карашлы баһадир кеше булган. Шуңа күрә аны Баһадир шаһ, Батырша дип атаганнар», - диде Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров.

 

 

Музей җитәкчесе Батырша аяк баскан бөтен җирләрдә йөреп чыккан. «Туганнарыбыз белән Батыршаның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып бардык. Хәзер шәҗәрәбез зур, бик күп кешеләр мәгълүмат, материаллар белән ярдәм итә. «Батырша эзләреннән» дигән китап яздым. Фәнни-гамәли конференцияләр үтә, күп урыннарда аның турында чыгышлар ясадык, музейның күчмә күргәзмәсен эшлибез. Аның шәхесен таныту эше актив алып барыла», - диде ул.

Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров Россия дәрәҗәсендә Батырша дигән шәхесне тануларын әйтте. «Ул 8нче сыйныф программасында «Россия тарихы» китабына да кергән, мәгълүмат дөрес тәкъдим ителгән», - диде ул.

Батырша музеенда бүген «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон кунакта булды.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев