24 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Россия кулланучылар күзәтчелеге: Татарстанда гриппка каршы 1,3 миллионнан артык кешегә прививка ясалган
Вакцинацияне яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада узарга мөмкин.
-
Екатеринбургтан Ринад Исхаков: Яшьләргә пафослы чаралар түгел, җылы татарча мохит кирәк
Свердловск өлкәсеннән педагогика фәннәре кандидаты Ринад Исхаков фикеренчә, яшьләр аңында милли код урнашсын өчен җылы, рәхәт татарча атмосфера булдырырга кирәк.
-
“Татарча диктант” акциясе 25 – 27 ноябрь көннәрендә узачак
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.
-
Казан юлларын җыештыруга 600 дән артык юл эшчесе һәм 250 берәмлек техника җәлеп ителгән
Өченче көн кич бозга каршы эшкәртү өчен 240 тонна реагент һәм 228 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
-
Башкортстандагы Батырша музее җитәкчесе: Туганым икәнен белгәч, горурлык хисе кичердем
«Туганнарыбыз белән Батыршаның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып бардык. Россия дәрәҗәсендә Батырша дигән шәхесне таныйлар», - диде Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров.
-
Луиза Янсуар: «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә төп геройның исеме - минем өчен код
Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча спектакль чыгаручы команда Рөстәм исеменә төрле мәгънә сала. Режиссер өчен очраклы исем булса, театр директоры өчен код булып тора.