Мәдәни җомга

Һади Максудины искә алу

Казанда күренекле мәгърифәтчебез, татарларга гарәп телен укыту методикасын нигезләгән бөек педагог, журналист, язучы Әхмәтһади Максуди исемен йөртүче мәгариф үзәге бар. Анда 9, 11 нче сыйныфны тәмамлаган шәкертләр дини белем һәм тәрбия ала. 17 октябрьдә мәдрәсәдә мәшһүр галимнең 150 еллыгын билгеләп үтү тантанасы булды.

Үзәкнең элеккеге җитәкчесе, аңа нигез салучы Илдус ага Садыйков беркадәр истәлекләре белән уртаклашып китте. 
– 2001 елны бер төркем яшьләр су юлы белән Төркиягә сәяхәткә барырга җыенды. Шунда мине дә чакырдылар. Мин диңгездә хезмәт иттем. Шуңа күрә яшем олы булса да, ризалаштым. Өч көн, өч төн Кара диңгездә тирбәлгәч, Истанбул портына килеп җиттек. Безне кочак җәеп Истанбул татарлары каршы алды. Минем биредә сокланганым балаларның тәрбиясе булды. Шуннан, андагы укыту-тәрбия эшләре белән кызыксынып, мәктәпләренә бардым. Пансионат, интернатларда торгызып укыталар икән. Нигә, мин әйтәм, безгә дә ачмаска? Кемаль Иделле дигән миңа яшьтәш татар бар иде. Ул миңа Казанда шундый пансионат ачуда ярдәм итәргә сүз бирде. Кайткач, Казан хакиме Камил Исхаковка фикерләремне җиткердем. Ул ярдәм итте. Бина бирделәр. Төркиядән төзелеш материаллары җибәрелде. 2 ел ярым ремонт ясадык.  Пансионат ачылышына Президент Минтимер Шәймиев тә килде, безнең хезмәтне югары бәяләде.

Россия мәктәпләрендә динне укыту турында бик күптәннән бәхәсләр бара. Диннән аерылган дәүләттә булмас ул. Әмма менә безнеке кебек пансионатлар чын-чынлап тәрбия йорты була ала. Биредә режим дин буенча оештырыла, биш вакыт намаз укыла. Олы яшьтәге педагог буларак әйтәм, укыту-тәрбияне иреклегә калдырырга ярамый. Бигрәк тә туган тел, дәүләт телләрен укытуны. Ирек бирсәң, балалар туп тибеп кенә йөрер иде. Мәҗбүри укытып,  тәрбияләп кенә яхшы кешеләр үстерергә мөмкин.

Галим, тарихчы Җәүдәт Миң­нуллин – Әхмәтһади Максуди иҗатын һәм тормышын иң күп өйрәнгән галимнәрдән. Мәдрәсә шәкертләренә дә, килгән кунакларга да ул мәгърифәтчебезнең бөек эшләре хакында сөйләп үтте.

– Әхмәтһади Низаметдин улы - 18 йөзнең ахыры, 19 йөзнең  башында яшәп иҗат иткән иң күренекле татар зыялысы. Казан артындагы Ташсу авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туа. 13 яшендә атасы теләге белән Казанга килеп “Касыймия” мәдрәсәсенә укырга керә, аны тәмамлагач та үзе мөгаллимлек итә башлый. 26 яшендә, ягъни 1894 елны Әхмәтһади Максуди мәдрәсәдә укытуның яңа алымнарын өйрәнү өчен Төркиягә китә, анда Әхмәт Мидхәт атлы шагыйрьнең хезмәтләре белән таныша. Шул елны аны Исмәгыйль Гаспралы Кырымга мәдрәсәдә шәкертләр укытырга чакыра. Әхмәтһади ризалык бирә һәм атаклы Зынҗырлы мәдрәсәсенә гарәп теле һәм мантыйк фәннәрен укытырга килә. 2 елдан Казанга кайтып “Мөхәммәдия”дә шәкертләр укытырга алына.

Әхмәтһади остаз гади генә укытучы түгел, ул креатив карашлы методист була, ягъни моңарчы күрелмәгән методикалар уйлап таба. Ислам дөньясы бүгенгә кадәр кулланып килгән “Мөгаллим сани”, “Гыйбадәтел исламия” китаплары аның гаять талантлы педагог булуын исбатлый. Тарихта билгеле 1917 елга кадәр бу дәреслекләр 30  тапкыр бастырыла, ә Урта Азия халык­лары гарәп телен һәм дин нигезләрен бары тик шушы китап­лардан гына өйрәнә. Үзбәкстанда “Мөгаллим сани”ны 100 мең тираж белән дә чыгарганнар диләр. Моннан тыш ул татар теле морфологиясе, татар мәктәпләре өчен  француз теле дәреслекләре яза. Бүгенге мәдрәсәләрдә дә дин нигезләрен өйрәтүне “Гыйбадәтел исламия”­дән башлыйлар. 1906 елда ул Казандагы икенче татар газетасы “Йолдыз”ны нәшер итә башлый. Ул 1917 елның октябренә кадәр чыга, халыкны милли, сәяси агарту эшен башкара. Моннан тыш Ә.Максуди сәяси эшчәнлек тә алып бара. 1906 елда Татар укытучылары съездында катнаша. Биредә мәктәп-мәдрәсәләрнең программаларын берләштерү мәсьәләсе  карала, уртак дәреслекләр сайлана. 1916 елны Әхмәтһади Максудины, энесе Садри белән бергә, “Иттифакел-мөслимин” партиясе җитәкчелегенә сайлап куялар. Ә 1917 елның ноябрендә үткән Россия мөселманнарының беренче съездында төркичеләр фракциясендә чыгыш ясый. Октябрь революциясеннән соң милли идарә Советлар тарафыннан таркатыла, газета да ябыла. Әхмәтһади остаз Көнчыгыш педагогика институтына студентларга гарәп теле укытырга керә. Шул елны ул үзенең озак еллар хыялында йөрткән фәнни хезмәтенә тотына – 10 мең терминны үз эченә алган “Фәнни Камус”ны яза башлый. Бу чып-чын энциклопедия була. Беренче 3 мең терминны үз эченә алган 3 томын әзерләп бетерүгә, Әхмәтһади хәзрәтне кулга алалар. 1936-1941 еллар эчендә 3 тапкыр кулга алынып, азат ителә. 41 нче ел башында, төрмәләрдә бик күп кыйналып, сәламәтлеге какшау сәбәпле азат ителеп, вафат була.

Тарих фәннәре кандидаты Сөләйман Рәхимов Әхмәтһади Максудига карата кузгатылган җинаять эшләре белән танышкан, аның шәхесен өйрәнгән галим. 

– Хәзрәт искиткеч ярдәмчел, тыйнак булган. Берара Әхмәтһади хәзрәтнең шәкерте Гаяз Исхакый остазына шактый нык тел тидереп алган. Шуны да ул тыныч, каты бәрелми генә үткәреп җибәргән. Исхакый соңыннан, аның вафатыннан соң, каберенә килеп дога кылган, ялгышуын таныган. 1937 елны аны троцкичылыкта гаепләп кулга алалар һәм өч елга Вятка төрмәсенә озаталар. Срогы бетеп килгәндә, яңадан төрмәдә сорау алалар. Срок бетеп килә, ә иреккә чыгарырга ярамый.  Сәбәп кирәк. Сорау алганда бер сүз әйтми, әйткәндә нык тора. Ахырда чыгаралар. Ләкин яңадан 1938 елның мартында кулга алына. 6, 7, 8 март көннәрендә өч көн рәттән сорау алалар. Делога язарга сүз юк. Пантюркизмда, панисламизмда гаепләнә. Бик күп кешенең исемен атыйлар, бер-берсе белән бәйләргә тырышалар. Әхмәтһади хәзрәт тимер ихтыяр белән каршы тора, әйткәннәре бары күптән вафат булганнар турында яисә инде хөкем ителгәннәр турында. Мәсәлән, Исмәгыйль Гаспринский турындагы протоколга кул куя. НКВД Гаспринскийны эзләтә башлый. Ә ул инде вафат. Кырымнан хәбәр килгәнче, хәзрәт бераз хәл ала, сорау алу туктатылып тора. Берничә тапкыр шулай була.  Күргәнебезчә, ул бу хәлләрдә дә тирән акыл белән эш итә.

Әхмәтһади хәзрәтнең хезмәтләренә әлегә кадәр игътибар биреп җиткерелми. Аны журналист, методист буларак өйрәнергә кирәк иде. Аның хезмәтләре XXI гасырда да бик актуаль булып кала. “Мөгаллим сани” китабының гомуми тиражы - 1 миллион 200 мең. Ә гарәп телен барлык Урта Азия халкы ул төзегән “Шифаһия” дәреслегеннән өйрәнде. Аның хезмәтләрен халыкка кире кайтарырга кирәк.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Әхмәтһади Максудиның татар милләтенең милли үзаңын үстерүдәге роле турында сөйләп узды. 

– Әхмәтһади хәзрәтнең татар телен үстерүдәге роле искиткеч зур. Ул туган телдә терминнарны барлау, булдыру белән шөгыльләнгән. Хәзрәт туган телдә фикерләү өчен терминнарның төп шарт булуын бөтен тулылыгы белән аңлаган. Бу эш белән Каюм Насыйри да шөгыльләнгән. Алар тырышлыгы белән ХХ йөз башында фәлсәфи фикер тирәнлеге буенча татарлар төрекләрдән өстен булган.

Мин быел 15 нче татар гимназиясендә этнография музее оештыру белән шөгыльләнәм. Күрәм, гимназиягә рус ата-аналары балаларын алып килә. “Биредә бит татар телен укыталар. Авыр булмасмы?” – дип сорыйлар алардан. “Булса булсын, иң мөһиме монда тәртип яхшы” дип җавап бирәләр. Безнең милләтнең традицион тәрбия системасы яхшы булганга шулай ул.

Тарихчы, галим Рафаэль Мө­хәммәтдинов да революциягә кадәр яшәгән татар зыялыларының хезмәтләре турында фикерләре белән бүлеште. 

– Максудилар яшәгән заманда татар милләтендә тирән фәлсәфи әсәрләр язылган, алар тормышны тирәннән аңлаган. Ул чорда фикер иреге булган. Татарлар гарәп телен белгәнгә күрә, XIVгасырда яшәгән гарәп фәлсәфәчеләрен укыган.  Ибн Гарәби,  Ибн Халдун­га таянып фикерләгәнгә, Маркс, Энгельс фәлсәфәсе татарларга инде таныш булган, Европа өчен ул яңалык булса да.

Төрекчә тәрбия системасының уңышлы якларын мин дә күрдем. Анда һәр мәктәпнең холлында Ататөрекнең портреты тора һәм “Төрек булуым белән бәхетлемен” дип язылган. Ягъни төрек­ләрнең тәрбиясенә милли сәясәт салынган. Бу бик яхшы. Моны безгә дә кулланырга иде. Һәм Төркиядә иң хөрмәтле һөнәр иясе - укытучылар булуын да истә тотыйк. Алар зур хезмәт хакы алып эшли һәм ташламалардан файдалана.  Тәрбиядә, әлбәттә,  алар безгә үрнәк. 

Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгариф үзәгендә аңа багышланган музей бүлмәсе дә ачылды. Биредә аның фотолары, китаплары куелган. Аларны хәзрәтнең кече кызы Бәһрамиянең кызы Фәридә ханым тапшырган. Биредә укучы шәкертләр дини мирасыбызны өйрәнеп, үзләре дә татар милләтенә хезмәт итәргә теләүләрен белдерде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: