Мәдәни җомга

Улыбыз өч балалы хатын алган...

Минем улым бик бәхетле, тулы гаиләдә үсте.

Ул бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен дип, әтисе белән көнне-төнгә ялгап эшләдек, аны аякка бастыру өчен бар көчебезне куйдык. Улыбызны үстергәндә иремә дә, миңа да шактый күп авырлыклар күрергә туры килде. Шуңа күрә икенче бала алып кайту турында уйлап та карамадык. Улыбыз якты өметебез булды. Гаиләдәге бер бала эгоист булып үсә, диләр. Аллага шөкер, бу сүз безгә кагылмады. Улыбыз кайгыртучан, ярдәмчел, бик игелекле бала булып үсте. Тормышка үзенең карашы, төбәгән максатлары бар иде. Дөнья хәлен белеп булмый дип, улыбыз дүртенче курста укыганда аңа бер бүлмәле фатир алып куйдык. Укуны тәмамлагач, улым үзе сайлаган һөнәр буенча бик яхшы эшкә урнашты. Үзе игелекле булгангадыр инде, юллары гел ачылып, уңыш елмаеп торды балабызга. Әтисе белән без дә гел шатланып, улыбызның куанычлары белән яшәдек.  
Эшли башлагач, улым үзенең фатирына күчеп яши башлады. Әмма соңгы вакытта без аның нидер әйтмәвен, яшереп йөрүен сизендек. Сирәгрәк шалтырата, безгә килеп йөрүләре дә кимеде. Үзе, сорагач, бар да әйбәт дип ышандырырга тырыша.
Күптән түгел генә улым Алинә исемле бер кыз белән очрашып йөрүе, аннан аның фатирына күчеп яши башлавы турында сөйләде. Әтисе белән бернидән дә шикләнмәдек, яшьләрнең яшьләрчәдер инде дип, үз-үзебезне тынычландырдык. Берникадәр вакыттан соң аның безне Алинә белән таныштыруын сорадык. Башка дус кызлары белән ул безне үзе таныштыра торган иде. Әле кинога, әле кунакка барганда гел безгә кереп чыгарга җай таба иде улым. Ә монда таныштыруны, ничектер, һаман сузып йөри, төрле сәбәпләр таба...
Уйладык-уйладык та, боларга үзебез кунакка барырга булдык. Күчтәнәчләр, төрле тәм-том алдык та кунакка киттек. Ишекне улым ачты. Аннары ягымлы гына бер яшь хатын күренде, ә аннары өч бала...
– Таныш булыгыз, бу сезнең дәү әни белән дәү әтиегез, – диде балаларга улым. Без ни әйтергә дә белмичә балаларга алып килгән күчтәнәчләребезне суздык. Бергәләп чәй эчәргә аш бүлмәсенә уздык. Балалар бик тәртипле, тәрбияле кебек күренделәр. Әмма бит алар безнеке түгел!

Мин машинага чыгып утырганчы гына түздем дә, аннары кычкырып елап җибәрдем. Минем улым мондый тормышка лаек түгел иде бит! Үзе дә аңламыйча иңенә нихәтле йөк алган! Шуның өчен үстердеммени мин аны, йә, әйтегез, зинһар! Арагызда уллары күп балалы хатынга өйләнгән әниләр бармы? Бу ситуацияне ничек дөрес итеп кабул итәргә, йә?! 

 

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: