Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәэминә Биктимерова: Казан нигә җан бирде?

Милләтебезнең тарихын, асыл сыйфатларын белмәгәннәр фильмга ышанып, безне хәзер иң түбән дәрәҗәдәге, динен, олыларын хөрмәт итә белми торган адәм актыклары икән, дип уйлаулары бар бит.

Шушы исем белән, милләттәшләребез тарафыннан яратып укыла торган “Безнең мирас” журналы, үзенең былтыргы соңгы санында күренекле дин галиме һәм мөхәррир Ризаэтдин Фәхреддиннең бер чыгышын урнаштырган иде. Олуг галимебез бу чыгышын, Орск мөселманнары алдында, 1908 елның 17 маенда ясаган икән. Бүгенге көндә дә әһәмияте югалмаган бу чыгышта ул мөселманнар (татарлар дип укыйк) арасындагы хыянәт, хөсетлек һәм таркаулык кебек тискәре сыйфатлар турында ачынып сөйли. Шуның нәтиҗәсендә дәүләтләрнең таркалуына, аерым шәхесләрнең, халыкларның хур һәм мес­кен булып калуына мисаллар китерә. “Мулла Батыршаны, мөселманнар тотып, дворянлык вә медальләр бәрабәренә шул вакытның хөкүмәтенә бирде”, – ди ул һәм тагын мисаллар китерә.

Бу җөмләне укыгач уйга калдым. Ни өчен безнең ТНВ каналының кайбер журналистлары Г.Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабына һәм соңрак шул китап буенча эшләнгән фильм­га мәдхия җырлады икән? Бу хәлнең сәбәбе дә “дворянлык вә медальләр” алуга өметләнү булуына шигем юк хәзер.

Әнә бит, инде бу телгә алып сөйләүләр дә онытылырга тиеш вакытта, телевизорда “Адымнар” тапшыруын алып барган Сәрия Хәбибуллина 26 декабрьдә тагын шул фильмны мактады. Татар халкын кимсетү, пычратуны максат итеп куйган сериалга югары бәя биреп, “фильм безне дөньяга чыгарды” - диде. Трамп та шуңа дулкынланып йөрмәде микән? Әмма үзем, беренче сериясен карый башлагач, чыгырдан чыктым. Ярый, дәвамын карамадым, шөкер. Әйе, мондый мактауны кемгәдер яхшы күренергә, ялагайланып тәлинкә тотарга кирәк булганда әйтә бит безнең хәсрәт журналистлар.

Дөрес, дөньяга чыгарды безне фильм. Ә ничек итеп? Милләтебезнең тарихын, асыл сыйфатларын белмәгәннәр фильмга ышанып, безне хәзер иң түбән дәрәҗәдәге, динен, олыларын хөрмәт итә белми торган адәм актыклары икән, дип уйлаулары бар бит. Мондый бәя белән “дөнья­га чыгып” танылудан газиз Аллабыз гына коткарсын.

Фильмга дөрес бәя биргән каләм осталары да, җәмәгать эшлеклеләре дә күп булды, шөкер. Кызганыч, Сәрия аларның фикерләрен укымаган, ахры. Мин аңа масаюдан туктап, күренекле язучыбыз, мөхәррир Вахит Имамовның китапка биргән бәясен укырга киңәш итәм. “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыкты ул бәя (2020 ел). Алай гына да түгел, “Мәдәни җомга” 2020 елдагы 19 нчы санында (15 май) дөньядагы күренекле шәхесләрнең татарлар хакында әйткән фикерләрен бастырып чыгарды. Укыгыз, мәктәптә һәм югары уку йортларында ала алмаган белемнәрегезгә ярдәм булыр.

Мәктәпне искә алуымның сәбәбе шунда: кайбер укытучы исемен йөрткән “томаналар” фильмны “килен-кайнана” проб­лемасына багышланган, дип язып чыктылар бит. Безнең буын наданлыкны күрсәтергә ояла иде.

Без, Аллага мең шөкер, Татарлар! Дөнья тарихында мактаулы дан-шөһрәтебез, атаклы шәхесләребез, чисталык-пөхтәлек белән аерылып торган көн-күрешебез һәм гореф гадәтләребез бар. Тик безнең горурлыгыбыз булган, динебез өчен генә түгел, татарның киләчәге өчен көрәшкән һәм шуның өчен күпме җәбер-золым күргән исламият галимнәребезнең исемнәрен пычратырга, рухларын рәнҗетергә ник кирәк булды бу фильм дигән нәмәрсәдә?

Әйтми кала алмаган тагын бер тараф, – ул да булса мәчетләребез хакы. Мәчет – халкыбыз өчен изге урын. Анда бары гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укып, мәрхәмәт сорар өчен җыела халык. Ә фильм ничек күрсәтте? Бу бозыклыкны язарга кул бармый, хәтта. Менә ничек дөньяга танытты безне Яхина.

Без – Татарлар! Дөньяның Тын океанында, Төньяк Боз океанының утравында, Россия картасының һәр почмагында татарның шөһрәтле исеме бар. Татарның дөньяга чыгу тарихын белмәгәннәргә кайбер мисаллар китерәм. Үз дәүләтләрен саклап калуда булышкан татар каһарманнарына дан җырлап, Польша халкы һәйкәл салды. Онытмаулары өчен рәхмәт. Татар дөньяга менә шулай чыкты.

1812 елдагы Ватан сугышында батырлыгы белән дөньяда дан казанган атаклы шагыйрь-партизан Денис Давыдовның “Мин – татар баласы” дип горурланып язган шигъри сүзләрен укыгыз. Аның батырлыгын мактап чыгарылган фильмнар бар, белегез. Андый батырларыбызны меңәрләп санарга була. Берсен генә өстим. Ул – безнең мактанычыбыз, хаклы рәвештә горурлыгыбыз Даян Мурзин. 1941-1945 еллардагы немец-фашистларына каршы сугышта чех халкына ярдәм итеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәне өчен Даян Мурзинга Чех хөкүмәте илнең иң югары бүләген бирде. Менә бу танылу! Дөньяга чыгуның мондый үрнәге дә бар.

Бөек Ватан сугышы чорында исемнәре данга күмелгән татар генералларының, гади сугышчыларының исемнәрен дөнья белә, безнең журналистлар белми, ахры, язмалар аз бит. Танытудан куркалар мәллә?

Мин күбрәк үзем сокланган хатын-кызлар хакында язам. Сугыш чорында күргәннәрне оныта алмаганга, шул замандагылар турында бер-ике мисал китереп китәм. Мәскәү һәм Ленинград күкләрен дошман һөҗүменнән саклаучы зенитчыларның күбесе татар кызлары булган. Горурланып рәхмәт әйтик, рухлары шатлансын. Алар хезмәт иткәндә, өлкән офицерлар яшь сугышчыларны, “Татарочкалардан үрнәк алыгыз” дип өйрәткән. 2020 елның 5 нче санында мактаулы кызларыбызның берсе хакында “Сөембикә” журналында бик матур мәкалә чыкты, укыгыз. ТНВ каналында гына бер тапшыру да булмады. Өметем акланмагач, “Ут эчендә татар кызлары” дигән мәкалә яздым. Ул мәкаләмне бастырып чыгарган газета-журналларга рәхмәтем барып ирешсен.

Фронтта да, тылда да сынатмады татар кызлары. Илгә сугыш вакытында иң кирәкле ягулык саналган торфны нәкъ менә татар кызлары гына Владимир, Мәскәү өлкәләреннән алып Себергә кадәр барып чыгарган. Исемнәрен атап язган мәкаләләрем “Ил язмышын салып иңнәренә” дигән китабымда.

Татарларның фронттагы каһарманлыклары янәшәсендә эшкә дә намус белән карауларын белгән, таныган ил җитәкчеләре. Кыен вакытта ярдәм итәрлек җаннар янына барып сыенасын бит. Ә безнең яшьләребездә бу күркәм сыйфатлар борынгы заманнардан урнашкан яшәү рәвешебездән килгән. 

Дөньяның татар егетләрен генә түгел, кызларын да тануына янә бер  мисал. Икенче бөтен­дөнья сугышында катнашкан һәм медицина өлкәсендә дөньяда танылган кызларның берсе – Халыкара Кызыл Хач җәмгыятенең иң югары бүләге, Флоренс Найтингейл алтын медаленә лаек булган милләттәшебез Фаина Чанышева. Документта исеме русча күрсәтелгән.

Татар кызларын бүген дә дөнья белә, таный. Аны спортта Алинә Заһитова, Камилә Вәлиевалар танытты. Танылу әнә шулай, талант белән, тырышлык белән килә.

Сәнгатьтә әнә дөнья сәхнәләрендә алкышларга күмелгән татар кызлары Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллиналарны кем белми? Аларның хезмәтен, талантларын дөнья таный. 

Ә фильмны карагач, акылы сау кешеләр нәфрәтләнде генә. Ходай тагын мондый хурлыкны күрергә язмасын. Мондый чүп-чар өчен “дворян титуллары, медаль” өләшүчеләргә аек акыл бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев