Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл ЮСУПОВ: Горур булыйк!

Соңгы егерме елда без милли мәгарифкә караган күпме хокукларыбызны югалттык.

Безнең халык уңышлы алга барсын өчен, хәлиткеч гамәлләр тормышка ашсын, ягъни ул туган телендә, дөрес һәм матур итеп, иркенләп сөйләсен һәм сөйләшсен, балаларын, теләгәнчә, үз телләрендә укытсын, татар телендә чыга торган газета-журналлар, китаплар укысын, сыйфатлы итеп әзерләнгән мәгънәле радио-телевидение тапшыруларын тыңласын һәм карасын өчен, кайчан тулы шартлар, мөмкинлекләр туар икән һәм алар булырмы? 

Туган телебезнең, кирәгенчә, иркен кулланылмавын, аны балаларга, яшьләргә өйрәтү өчен һәм гомумән халкыбызның милли рухы һәрчак хөр, нык һәм күтәренке булсын өчен, җитәрлек шартлар тудырылмавының төп сәбәпләреннән берсе – үзебезнең милли горурлыгыбыз җитенкерәмәүдә, үзебезне кимсетелгән, түбәнсетелгән милләт кешеләре итеп тоярга күнеккән, шулай ук хаксыз рәвештә бездән югарырак хәлдәге дип уйлаган башка бер халык теләген һәм үзәк хакимият әмерләрен үтәргә бик күндәм булуыбыздадыр. Бу исә безнең халыкның милли рухы, горурлыгы тиешле югарылыкта түгел, ниндидер бер кысынкырак, төшенкерәк халәттә дигән сүз. Фикеребезне кайбер гыйбрәтле хәлләр, күренешләр, вакыйгалар белән дәлилләргә тырышып карыйк.

Безнең халыкның ирекле, бәхетле, шатлык-куанычлар белән, үзе теләгәнчә, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап гомер кичерергә тулы хокукы бар. Бу хокукны ул күп гасыр­лар буена тәрбияле, күркәм, һәр яктан күп­ләргә үрнәк булырлык итеп яши белүе белән яулап алган. Аның үзенең алдынгы дәүләте булган, югары культурасы, камил теле, матур традицияләре бар. Татарлар – тырыш, әдәпле, сәләтле, кирәк чакта Ватан өчен үзен аямыйча көрәшә торган халык.

Күптән түгел Россия Феде­рация­се Конституциясенең төзәтелгән басмасында рус теле Россия дәүләтен төзегән халык теле дип язу, димәк бу дәүләтне бары руслар гына оештырган дип исәпләү – бу олы гамәлдә башка халыкларның, шул исәптән татарларның да, өлеше юк икән дип раслау – Россия тарихын тупас бозу һәм руслардан башка халыкларны санга сукмау, кимсетү дип саныйм. Татарларның күп гасырлар буе Россия гаскәрләре сафында батырларча көрәшүе, II Бөтендөнья сугышында йөзләрчә мең татар солдатларының яу кырында шәһит китүе, йөзләрчә хәрбиләрнең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы, Россиянең элекке башкаласы Санкт-Петербургны төзегәндә меңнәрчә татарның коточкыч авыр шартларда эшләве һәм күбесенең һәлак булуы, Ватан сугышы вакытында татар хатын-кызларының, картлар һәм яшүсмерләрнең, ярым ач килеш, фронт өчен дип, үзләрен аямыйча фидакарьлек белән эшләүләре, Донбасс, Кузбасс шахталарында меңнәрчә татарларның күмер чабулары, татар кызларының урман кисүләре, сазлыкларда торф чыгарулары татар халкының Россия дәүләтен төзүдәге һәм саклаудагы өлеше түгелмени?! Саный китсәң, андый хәлләр исәпсез. Татарлар, тырыш халык буларак, һәрвакыт иң авыр дәүләт эшләрен башкарып килгәннәр.

Россиянең матди-техник һәм гуманитар куәтен арттыруда күпме татар катнашкан! Татар милләтеннән булган йөзләрчә зур галимнәр илнең фәнен үстерүдә, сәнәгатен алга җибәрүдә, оборонасын ныгытуда катнашкан һәм катнаша, дөнья күләмендә дан казанган дистәләрчә сәнгать әһелләре – композиторлар, опера-балет артистлары, рәссамнар, язучылар Россия мәдәниятенең алтын фондына лаеклы өлеш­ләрен керткәннәр һәм кертәләр.

Һәм менә татар халкының гаять зур казанышлары, игелек­ле фидакяр хезмәтенең күркәм нәтиҗәләре җирлегендә сәер, аяныч хәл хөкем сөрә: шушындый абруйлы халык үзенең милләтен, рухи культурасын үстерү өчен кирәкле һәм тиешле күп мөмкинлекләрдән мәхрүм булып яшәргә мәҗбүр ителә: аның җитәкчеләре үз халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле гамәлләр кылуда үзәк хакимият каршында кыюсызлык, артык тыйнаклык һәм юашлык күрсәтә, Россия һәм Татарстан конституцияләре, башка төрле законнар тарафыннан бирелгән хокуклардан тулы файдаланмыйлар. Ни өчендер без үз мөмкинлекләребез кими барганда, һаман да дәшмибез, үзәк хакимият тарафыннан закон бозуларга түзеп торабыз.

Соңгы егерме елда без милли мәгарифкә караган күпме хокукларыбызны югалттык. Мәскәү карарлары белән татар мәктәпләре бермә-бер азайды, калганнарында татар теле 10 нчы класска кадәр генә укытыла башлады, урта мәктәпне тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханнарын  рус телендә тапшыру һәм югары уку йортларына шунда алган билгеләр буенча кабул итү тәртибе кертелде. Нәтиҗәдә татар мәктәпләре рус телендә укуга күчә баралар. Ул гына да түгел, моннан өч ел элек Мәскәүдән татар теле дәресләрен атнасына ике сәгать кенә калдырырга дигән карар килде. Бу һәм башка төрле чикләүләр милли телләрне, милли мәгарифне һәм мәдәниятне бетерү максатын күздә тотып башкарылмый дип кем әйтә алыр. Хәлбуки, мондый рухи үсешкә киртә корулар безнең дәүләтнең һәм республикабызның конституцияләрен, мәгариф, тел законнарын тупас бозып эшләнә. Һәм нинди аяныч хәл: хәзер кирәксә-кирәкмәсә дә сүккән һәм каргаган Сталин заманнарында да халыкларның милли мәгарифләрен, телләрен бу кадәр тыюлар булмады, 50 нче еллар башында, ягъни Сталин үзе исән заманда да, Татарстанда, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, татар мәктәпләре күп иде һәм аларда туган телне атнасына ике сәгатьтән артык укытырга ярамый дигән закон булмады. Татар теле дәресләре хәтта русча укытыла торган техникумнарда да үткәрелә иде.

Ни өчен соңгы елларда милли мәгарифне һәм туган телләрне укытуны, куллануны бер-бер артлы чикләүләр булып тора? Чөнки халык юаш, ә безнең җитәкчеләр артык күндәм. Ни өчен соң без, закон рөхсәт итә торып, туган телебезне балаларыбызга, кирәгенчә, теләгәнчә укыта алмыйбыз, Россиянең иминлеге өчен ничә гасыр­лар буена тир түккән, корбаннар биргән һәм хәзер дә аның куәтен арттыру өчен фидакарьләрчә хезмәт итеп, Россиягә һәр елны республиканың триллионга якын суммалы байлыгын биреп торган татар халкының туган телен сакларга һәм үстерергә, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә хакы юк дип кискен сүз әйтүче һәм үзебезнең законлы хокукларыбызның үтәлүен таләп итүче юк?! Моның җавабы мәгълүм.

Безнең бүгенге татар җәмгыятендә сабыр булу, түземлелек, һәртөрле каршылыклардан, низаг­лардан сакланып, тыныч яшәргә омтылу психологиясе хөкем сөрә. Җитәкчеләр дә стабильлек, тотрыклылык, толерантлык халәтен саклау ихтыяҗын беренче урынга куялар. Бу, беренче карашка, дөрес юл кебек. Ләкин мондый сыйфатларга таянып эш итү халкыбызның яшәве өчен иң әһәмиятле нәрсәләрне югалту исәбенә булырга тиеш түгел. Милләтебезне санга сукмау, туган телебезгә, мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә һәм шуларга бәйле рәвештә милләтебезнең уңышлы яшәешенә куркыныч янаганда, тынычлыкны бозмыйк дип, дәшми торырга ярамый: үзеңне, үз мәнфәгатьләреңне саклау өчен кырыс та була һәм үз сүзеңне кискен итеп әйтә дә белергә кирәк. Югыйсә, телсез дә калырга, милләтеңнән дә колак кагарга мөмкин. Соңгы берничә елдагы вәзгыять моны ачык күрсәтә.

Халкыбызның милли мәсьәлә­ләргә карата үзенең дә пассивлыгын күреп йөрәк әрни. Республикадагы татарларның яртысыннан күбе үзара рус телендә аралаша. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез меңнәрчә еллар буена камилләштерелеп килгән телгә нинди илтифатсызлык күрсәтү бу! Ничек итеп үз телеңдә сөйләшүдән һәм сөйләүдән баш тартырга мөмкин?! Тел бит аны кулланганда, ягъни аның ярдәмендә аралашканда гына яши, аны кулланмасаң, югала. Татар теленә дә шундый язмыш яный.

Кайбер ата-аналарның балаларын татар теле дәресләренә теләмичә генә йөртүләре яки бөтенләй йөртмәүләре дә туган телен белмәүчеләр һәм начар белүчеләр санын арттыруга китерә. Татарларның бик күбесенең туган телдәге газета-журналлар укымавы шулай ук ана телебезне куллануның нык кими баруын күрсәтә. Уйлап карыйк: берничә миллион татар кешесе өчен татарча республика басмаларының тиражы 10 меңнән артмый, ә иң күренекле саналганнарыныкы хәтта 3-4 мең данә генә.

Телебезне, мәдәниятебезне һәм гомумән үзебезне алдынгы милләт итеп танытырлык нәрсәләрне саклау өчен, җитәкчеләрнең халык белән бердәмлеге, бер юнәлештә баруы, һәм бу ике якның да милли җанлы, милли рухлы булуы, кирәк чакта, үз мәнфәгатьләрен яклап, кискен сүзен кыю итеп әйтә алуы мөһим.

Туган телебез – үзен чын татар кешесе дип санаган һәркем өчен иң мөкатдәс, ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз, туган җиребез, Ватаныбыз кебек үк изге нәрсә. Аны, барлык чараларны кулланып, төрле каршылыкларга, кыен­лыкларга карамастан, кадерләп саклыйк һәм горур булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев