Мәдәни җомга

Рәшит Шакирҗанов: Киләчәк теле дә ул!

Булган сүзләрне дөрес сайлап алырга гына түгел, аларны кирәкле тәртиптә куллана белергә дә кирәк.

Яшәсен, ныгысын һәм үссен өчен телнең байлыгы гына җитми. Булган сүзләрне дөрес сайлап алырга гына түгел, аларны кирәкле тәртиптә куллана белергә дә кирәк. Татар телендә шундый проблема (сүзләр тәртибен бозу) соңгы елларда аеруча кискен калкып чыкты. Чөнки элекке тел традицияләре онытыла һәм юкка чыга, тел галимнәре азая, радио-телевидение һәм нәшриятларда тәҗрибәле редакторлар калмый, тәрҗемә эше зәгыйфьләнә бара.

Газета-китаплар һәм аларны укучылар саны кимегәнгә, хәзер кешегә мәгълүмат күбрәк телевидение һәм интернет аша килеп ирешә. Кызганыч, әмма бүген күпләр өчен төп мәгълүмат чыганагы булган һәм шуңа күрә татарча дөрес сөйләү үрнәге булыр­га тиешле телевидениедә телне бозу галәмәтләре аеруча көендерә. Мәсәлән, «Яңалык­лар» программасында «мәгариф минис­трлыгы» урынына еш кына «мәгъ­рифәт министрлыгы», «төрле фикерләр күп» диясе урынга «фикерләр төрлелеге күп», «саф һава сулыйсы килә» урынына «чис­та һава белән сулыйсы килә» дип сөйлиләр. Башка программаларда «кишерне нәзек итеп турарга кирәк» дип киңәш итәләр, «Марс­та яшәү бармы соң?» дип фәлсәфә коралар. Болар − юка белән нәзекне, яшәү белән тормышны да аермау нәтиҗәсе ич. Шулай ук, Татарстан телевидениесендә эшләүләренә карамастан, кайбер дикторлар татарча белмиләр кебек тоела. Чөнки алар җырчы Венера Г(ъ)аниеваны − Венера Ганеева, «Болг(ъ)áр радиосы»н − «Бόлгар радиосый» диләр. Аларны татар телен өйрәнү курсларына җибәреп өстәмә укытырга кирәк.

Сәер булып тоелсалар да, югарыда бирелгән мисаллар әле гади, аларның сәбәпләре аңлаешлы, алар тиз төзәтеп булырлык җитешсезлекләр. Әмма хәзер зуррак, тирәнрәк, принципиаль һәм татар теленең асылын, нигезен җимерә торган хаталар да арта бара. Шуларга фигыль заманнарын бутау, сүз басымын дөрес куймау, җөмләдә сүз тәртибен бозу кебек һ.б. хаталарны кертеп була. Заманнарны бутау очрагын алыйк. Мәгълүм булганча, татар телендә фигыльләр төп өч заманда − үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнарда кулланыла. Әмма бүген теле-радиотапшыруларда, әдәбиятта фигыльләрне күбрәк хәзерге заманда куллана башладылар. Шуның нәтиҗәсендә − узган яки булачак вакыйга турында әйтелгән хәбәрнең мәгънәсе юкка чыга, вакыйганың барышы, вакыт буенча эзлеклеге турындагы информация бозыла. 

Әлбәттә, телевидениедә уңай күренешләр дә бар: балалар өчен татар телендә «Шаян ТВ» каналы эшли, татарча мультфильмнар, нәфис һәм документаль фильмнар, сәяхәтнамәләр, алга киткән илләр, хәтта техника яңалыклары турында мәгълүмат бирә торган тапшыру һәм фильмнар да күрсәтелә башлады. Әмма аларда да шул ук тел хаталары, терминнарны белмәү, тәрҗемәнең бик үк татарча булмавы. Бездә мондый хаталарны аңлый, күрсәтә һәм төзәтә алырлык белемле редакторлар, язучылар, телне бозуга битараф булмаган актив җаннар кайда соң?

Сүз басымы мәсьәләсенә күчик. Мәгълүм булганча, татар сүзләрендә басым соңгы иҗеккә төшә (искәрмәләр күп түгел). Шуның нәтиҗәсендә татарча сөйләм йөгерек, моңлы, җырлап барган кебек яңгырый, ул тиз һәм аңлаешлы сөйләргә, ягъни фикерне, мәгълүматны тизрәк тапшырырга мөмкинлек бирә. Басымны дөрес куймаганда – җөмләдәге сүзләр генә түгел, җөмлә үзе дә ничектер ят, аңлаешсыз була, сөйләм өзек-өзек булып чыга, болай сөйләүченең чын татар мохитендә тәрбияләнмәгәне әллә каян сизелә.

Басымны дөрес куймау хәзерге «новатор» композиторлар җырларына һәм үзләре рус телендә сөйләшеп, татарча җырлап маташканнарга бигрәк тә хас. Кайберәүләр җыр чыгаруны бер кәсеп, акча эшләү чарасы итеп алып, такмаза кебек сүз җыелмаларын татар җырына хас булмаган стильдә, чит музыкага ияреп (кайчакта − берәр көйне үзләштереп тә) «җыр» яза һәм моны үзенә күрә бер яңалык кертү дип саный. Әмма, басымны сүз башында яки ничек теләсәң шул урында куеп башкарылган җырның ритмы татарча булмау сәбәпле, ул сәер булып тоела, ниндидер эчке каршылык уята. Дөрес башкарылган чын татар җырында сүз басымы сүзләрнең урта яки соңгы иҗегенә, ә сүз тезмәләрендә − соңгы сүзгә төшкәнгә, аларны кирәк кадәр сузарга мөмкин була, шуңа күрә җыр да гаҗәеп моңлы, аһәңле, җанга якын булып тоела. Шуңадыр инде, ят ритмнарга өстенлек биреп, зур чыгымнар тотып һәм мактап-мактанып үткәрелгән «Үзгәреш җиле» дигән концертларны халкыбыз бик хупламый. Башка телләргә иярү (алардагы сүзләрне турыдан-туры калькалау) телебезнең юкка чыгуына илткән кебек, җыр-моңыбызга шундый үзгәрешләр кертү дә милли йөзебезне, үзенчәлегебезне югалтуга илтә.

Татар теленең тагын бер мөһим үзенчәлеге – анда сүзләренең кыска булуы. Кайбер галимнәрнең (шул исәптән безнең дә) тикшерүләр күрсәткәнчә, татар сүзләренең уртача озынлыгы 5 хәрефкә якын, ә рус сүзләренең уртача озынлыгы 8 хәреф тирәсе. Шуңа күрә татарча язылган текст русча тексттан кыскарак була, анда мәгълүматны кыска һәм тыгыз итеп бирергә мөмкин. Югары уку йортында татарча укытканда, «Фән һәм тел» һәм «Tatarica» журналларында эшләгәндә, тәрҗемә эше белән шактый күп шөгыльләнергә туры килде, һәм мин моңа бик тиз инандым. Шул тәҗрибәгә таянып, кайбер авторларның «татарча текст шундый ук русча тексттан озынрак була» дигәнен һич кабул итеп булмый. Чөнки бу авторлар, әдәби татар телен һәм татарча терминнарны начар белгәнгә, дөрес һәм кыска итеп тәрҗемә итә алмый. Әгәр латин графикасын да кире кайтара алсак, язма мәгълүмат күләме тагын да кимер, текст-китапларыбыз җыйнаклана төшәр иде. Чөнки латин хәрефләре кириллица хәрефләреннән җыйнаграк, һәм алар язуда азрак урын алып тора. Шуның белән бергә, латин алфавитын кертү телебезнең грамматикасын да гадиләштерер иде. Моңа бер дәлил: 40 ел буе авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан әнием: «Яңалифтә язганда укучылар бик аз хата җибәрәләр иде»,− дип гел искә алды.

Инде игътибарны телнең икенче төп чарасы – танып белү функциясенә юнәлтик. Төптән караганда, танып белү (русча: познание) − кешеләрнең культуралаштырылган инстинкты булып тора һәм ул дөньяны өйрәнеп, аңлап, дөрес юл сайлап алга баруны тәэмин итә. Тел исә, тормыш юлыннан барган ялгыз кешеләрне бергә туплап-берләштереп (аралашу функциясен башкарып) кенә калмый, бу юлда файдалы мәгълүмат-белем җыю, аны саклау, эшкәртү, киләчәк буыннарга тапшыру, шулай ук абстракт фикер йөртеп (уйлап) яңа белем булдыру өчен дә хезмәт итә. Соңгылары телнең танып белү функциясен сыйфатлыйлар да инде. 

Безнең тарафтан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә (Рәшит Шакир. Татар теленең танып белү алгоритмын фән һәм җәмгыятьне үстерү өчен куллану //«Фән һәм тел» журналы, №3, 2002. − 53-58 б.), татар һәм рус телләрендә танып белү (фикер йөртү) алгоритмнары төрле булып чыкты. Шул нәтиҗәгә килү өчен, телдә иң күп кулланыла торган гади хикәя җөмләләр структурасын (төзелешен) тикшерү дә җитә.

Мисал өчен, бөек әдибебез Габдулла Тукай моннан бер гасыр элек мыскыллап көлеп язган «чык­тым аркылы күпер» җөмләсен тикшереп карыйк. Көлүнең төп сәбәбе − болай әйтү яки язу русча «я прошëл через мост» җөмләсенең туры калькасы (күчермәсе) була, һәм ул татар кешесенә бик сәер булып тоела. Татарча әйткәндә, бу җөмлә «күпер аркылы (дөресрәге: аша) чыктым» булырга тиеш иде. Әгәр әлеге дөрес татарча җөмләне рус теленә «я мост через прошëл» дип турыга күчерсәк тә, ул русларга бик сәер булып тоелачак. Күргәнебезчә, бер үк вакыйга (яки җөмлә белән бирелгән фикер) ике телдә ике төрле белдерелә.
Грамматика ягын карасак, әлеге рус һәм татар җөмлә­ләрендә сүзләр тәртибе (ягъни җөмлә кисәкләрен куллану эзлеклеге) төрле: рус җөмләсендә башта фигыль, аннан рәвеш, соңыннан исем килсә, татар җөмләсендә исә – башта исем, аннан рәвеш һәм соңыннан фигыль килә.

Танып белү үзенчәлекләрен ачыклау өчен, бу җөмләләрнең логик төзелешен (мантыйк ягын) тикшерергә кирәк. Шул максаттан җөмләләрне ике төрле ситуациягә бәйләп карыйк: 1) хәрәкәт итү (бу очракта − каядыр бару) һәм 2) дөньяны танып белү (тирә-якны өйрәнү).

Татар җөмләсендә хәрәкәт хронология (вакыт) буенча эзлек­ле тәртиптә бара: мин (субъект) башта күпер (объект) янына килә һәм шуннан соң гына аның аша үтә һәм чыга. Әгәр җөмләне дөнья­ны танып белүнең бер этабы дип карасак: башта мин (субъект) күперне (объектны) күзәтә яки өйрәнә, аннан соң аша үтү мөмкинлеген уйлый-тикшерә, шуннан соң гына чыга, ягъни гамәл башкара. 

Кыскача әйткәндә, ошбу татар җөмләсе тою→уйлау→гамәл тәртибендә барган эзлек­ле өч этаптан тора. Фәлсәфә фәнендә мондый тәртипне «танып белүнең диалектик юлы» дип атыйлар. Әлеге факт − татар телендә кабул ителгән эш-гамәл башкару һәм уйлау (фикер йөртү) алгоритмнары диалектикага корылганын, логик төз һәм вакыт буенча эзлекле барганын күрсәтә.

Русча җөмләгә килгәндә, аның субъекты булган «я» әүвәл «прошëл» (ягъни чыгып беткән), шуннан соң гына объект (через мост) аша үтә булып чыга. Биредә хронологик тәртип, вакыт буенча эзлек­лек юк. Танып белү этабы дип карасак та, русча җөмләдә фикернең диалектик үсеше күзәтелми: иң элек гамәл башкарыла, шуннан соң гына нәтиҗә чыга. Шулай итеп, рус телендә кабул ителгән эш-гамәл башкару һәм уйлау (фикер йөртү) алгоритмнары эзлекле тәртипкә, диалектикага корылмаган.

Үткәрелгән анализдан телебез һәм халкыбыз өчен әһәмиятле, башкаларга да кызыклы тагын берничә нәтиҗә чыга:

− мондый телне диалектик фикер йөртергә өйрәнгән халык кына тудыра ала;

− дөньяны татарча танып белү фән методикасы белән тәңгәл килә. Чөнки фәндә дә иң элек тою-сизү (тәҗрибә үткәреп, приборлар белән тикшереп, объектның яңа үзлекләрен ачу), аннан соң уйлау (абстракт фикерләп, яңа теория уйлап чыгару), иң соңында − гамәл (фән казанышларын тормышта куллану). Шуңа күрә, дөньяны диалектик танып белү инструменты буларак, татар теле дөнья фәненә өстәмә көч бирә, аның нәтиҗәлеген арттыра ала. Бүгенге көндә дөнья фәнендә татар телен куллану әлегә фантастика булып тоелса да, аның фәнне дә, яңа сүзләр-терминнар кереп телебезнең үзен дә үстерү перспективасы зур;

− объектив өстенлекләре булган татар теле һич тә юкка чыгарга тиеш түгел. Чөнки аның нигезенә диалектика ысулы салынган, аңа алга хәрәкәт-үсеш юнәлеше бирелгән;

− әлбәттә, татарча фикерләүне һәр яктан да камил дип булмый, диалектика шуны таләп итә. «Татарның акылы төштән соң» дигән мәкальне онытмыйк. Бу кимчелек шул ук татарча танып белү алгоритмыннан аңлашыла: башта озак уйлау-фикерләү еш кына гамәлнең соңга калуына, форсатның кулдан ычкынуына китерә ала. Мондый хәлләр тарихта күп булган. Мәсәлән, латин язуын кертә алмадык. Инде хәзер, күп сөйләшү-сөйләнү, эш-гамәлне сузу нәтиҗәсендә, телебез дә гамәлдән чыгып бара.

Әмма шунсы шиксез − татар теле хәзерге заман таләп­ләренә ярашлы, фикри яктан көчле һәм гаҗәеп бай танып белү системасы булып тора. Аны иҗтимагый тормышның һәр өлкәсендә куллану җәмгыятьне алгарышка илтәчәк. Шуңа күрә телебезне сакларга, үстерергә, якларга, ихтирам итәргә һәм аның белән горурланырга кирәк. Шул чакта ул киләчәк теле булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: