Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: ЗЫЯЛЫЛАР ЭЗЛИМ

Тәүге ниятемдә бу язманың исеме "Татарда зыялылар бармы?" дип аталырга тиеш иде кебек. Ләкин... "келт" итеп, Мөхәммәт Мәһдиевнең "Татар зыялысы... Ул - кем?" дигән мәкаләсе искә төште. ("Казан утлары", 1993 ел). Мәһдиевне уздырып язу кыен! Аның каләменнән "убылып" төшкән кыюлык бик күпләрнең аңын, фикер сөрешен "төртеп" уятырлык иде. Ул үзенең...

Тәүге ниятемдә бу язманың исеме "Татарда зыялылар бармы?" дип аталырга тиеш иде кебек. Ләкин... "келт" итеп, Мөхәммәт Мәһдиевнең "Татар зыялысы... Ул - кем?" дигән мәкаләсе искә төште. ("Казан утлары", 1993 ел). Мәһдиевне уздырып язу кыен! Аның каләменнән "убылып" төшкән кыюлык бик күпләрнең аңын, фикер сөрешен "төртеп" уятырлык иде. Ул үзенең мәкаләсендә риторик соравына җавап эзләп, бик тә аянычлы һәм кискен нәтиҗәгә килә: "Бүген татар зыялысы юк". Моның сәбәпләрен ул татар каймагының сәләтсезлектән, фикри сайлыгыннан түгел, бәлки морзаларны һәм руханиларны, нәселле катлам кешеләрен эзәрлекләү, юкка чыгаруга корылган тарихи үткәнебездән һәм шәхес культы фаҗигасеннән эзли. Үзенең исбатына дәлилле мисаллар да тезеп чыга. Әлеге мәкалә чыгу уңаеннан байтак профессорлар, язучы-журналистлар "булганнарны күрә белми" дип, нык шау килгән иде. Ул давыллар үтте, ә проблема калды.
Шәхсән үземне икенче сорау борчый - ә рус халкында зыялылар бармы?
Тарихның караңгылык патшалыгында да рух нуры сирпеп алучы ("луч света в темном царстве") сәхифәләр булган. Биг­рәк тә декабристлар хәрәкәтен күз уңында тотам. Алар ил тормышын яхшы якка үзгәртмәкче булып, крепостнойлык һәм самодержавиегә каршы килә һәм Сенат мәйданына чыга... Кораллы восстание рәхимсез рәвештә бастырыла: декабристлардан 579 кешенең "эше" судта карала, соңрак аларның бишесен Петропавел төрмәсендә дарга асалар, 121 фетнәче Себер сөргененә озатыла.
М.Мәһдиевнең мәкаләсеннән бер фикерне калкытып узасы бар: "Татарны канга батырып, чукындырып йөргән православие миссионерлары интеллигент була аламы? Юк, интеллигенция - ул кешене, аның динен, телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кеше. Юк, чын интеллигент татарда гына түгел, русның үзендә дә юк".
Бәхәс куертмыйча, шагыйрә Анна Ахматованың улы, тарихчы Лев Гумилевның (1912-1992) үз хезмәтенә эпиграф булырдай сүзләрен искә алыйк. Ул болай ди: "Я всю жизнь защищал татар от клеветы. Никакого ига не было". Бу сүзләргә аңлатма да артык. Бүгенге укучы "иго" тарихының ялган уйдырма икәнлеген күптән аңлагандыр. Татар халкы Казанның Тукай мәйданында юкка гына Гумилевка һәйкәл куймас иде.
Шулай ук ХХ гасыр башы тарихчысы Михаил Худяковның (1894-1936) "Очерки по истории Казанского ханства" дигән китабын искә төшерик. Чын тарихи дөреслекне гадел итеп язганы өчен аңа да һәйкәл куярлык. Фәүзия Бәйрәмова бу шәхесне "Татар җанлы рус галиме" дип бик хак бәяли.
Кешелекле, мәгърифәтле, Казан университетында иң беренче профессорлардан саналган Карл Фуксны да (1776-1846) зыялылар сафында санарга тиеш­лебез. Аз да түгел, күп тә түгел, 70 ел гомер яшәп, шуның 40 елдан артыгын фәнгә - барыннан да элек татар милләтенә, Казан каласына, аның кешеләренә багышлый ул. Аның дуслары, танышлары - барысы да тарихи шәхесләр: профессор Николай Ибраһимов, математик һәм университет ректоры Н.Лобачевский, шагыйрь Е.Боратынский һ.б. Пугачев бунты турында материаллар җыйнау өчен А.Пушкин Казанга килгәч тә, иң беренче булып, Фукс йортына кунакка керә. Фукс даими яшәү урыны итеп Татар бистәсен сайлый, татарлар белән якыннан аралаша, оста табиб буларак, аларны карусыз дәвалый, гореф-гадәтләрен өйрәнә (Аны хәтта мөселман кешесенең берничә хатын белән яшәүләре дә кызыксындыра, ул моның сәбәпләрен эзли һәм үзенең күзәтүләреннән уңай нәтиҗә ясый). Кыскасы, Казан губерниясе аның "икенче Ватанына" әверелә.
Ә хәзерме? Элек алпавытлар, сәүдәгәрләр булган, ә хәзер бездә олигархлар шаулап "чәчәк ата". Элекке алпавытлар кибет, тегермән, ипи заводы, хәтта кайберләре такта яру пилорамы тоткан. Шуның белән алар үзләрен дә, гади халыкны да азык-төлек һәм тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Әйтик, татарның төрле гильдия купецлары Татар бистәсен агач яисә кирпечтән салынган архитектура үрнәкләре белән баеткан, халык файдасына иганәчелек акчаларын да кызганмаган. Ә инде рус дөньясындагы сәнгати казаныш - Третьяковлар галереясе турында әйтеп китсәк тә җитәдер.
Руста булсын, татарда булсын, меценатлык (хәйриячелек) хәрәкәте - зыялылык билгесе ул. Безнең халык яңа бер урынга килеп урнаштымы, иң элек мәчет һәм мәктәп салдырган, дин һәм мәгърифәтне алга сөргән. Кагыйдә буларак, муллаларыбыз бу эшләрнең башында торган.
Ә хәзерге байлар һәм олигархлар нишли, ни майтара? Колхозларны куып тарату, аның хәерче байлыкларын үзләштерү турында сөйлисе дә килми. Эре шәһәрләрдә илнең завод-фабрикаларын талап үзләштерү кебек гаделсез күренешләр коточкыч тамыр җәйде... Форсат чыгу белән, Березовский, Гусинский, Смоленский кебекләр чит илләргә чыгып качарга да өлгерде инде.
Безнең җәмгыятьтә хәзер псевдоэлита бар. Төрле рангтагы бүгенге "дворяннар"ны, түрәләрне санап кына бетерерлек түгел. Алар үзләрен бик зурга һәм акыллыга саный, халыкка тәкәбберлек белән өстән карый. Әмма сәясәткә яки хөкүмәткә тел тидерергә ярамый - башыңа "Яровой пакеты"н (дөресрәге, капчыгын!) киертеп куюлары да бик ихтимал! Телевизор каршында утыручы кара гавам шуларга кул чәбәкли. Элеккеге элитага алмаш һич күренми...
Сүзебезне М.Мәһдиевнең оптимистик сүзләре белән тәмамлау урынлыдыр. "Ә зыялы кеше - ул үз мәнфәгатен кайгырт­мыйча, милләт өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, әхлакны белгән, ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы. Ул туар, үсәр, Татарстанга хезмәт итәр". Шулай була күрсен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: