Мәдәни җомга

Рафис КОРБАН: БЕЗ – КАЗАННАН, ИДЕЛДӘН...

Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә 80 ел тула. Республика язучыларының 1934 елның 25 - 29 июлендә узган I съездында оештырылган Язучылар союзы бу еллар эчендә гаять бай, эчтәлекле, кызыклы иҗат һәм тормыш юлы үтте. 80 ел эчендә аның сафларында 700ләп язучы атлады. I съезддан соң 21 язучы союз әгъзасы, 8 язучы...

Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә 80 ел тула. Республика язучыларының 1934 елның 25 - 29 июлендә узган I съездында оештырылган Язучылар союзы бу еллар эчендә гаять бай, эчтәлекле, кызыклы иҗат һәм тормыш юлы үтте. 80 ел эчендә аның сафларында 700ләп язучы атлады. I съезддан соң 21 язучы союз әгъзасы, 8 язучы әгъзалыкка кандидат буларак кабул ителсә, бүген берлек әгъзаларыбызның саны 330га җитте. Һәм бу әле чик түгел, тагын да 30лап талантлы егет һәм кызыбызны 1-2 ел эчендә берлеккә кабул итәргә мөмкин. Әлбәттә, бу коры саннар гына. Язган әсәрләре белән халыкка танылган исемнәрне санап китсәк тә, йөзебез кызарырлык түгел. Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи... - болар әле союз оештыруның башында торган, аның беренче әгъзалары булган язучылар. Алардан соң да әдәбияттә тирән эз калдырган Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев, Саҗидә Сөләйманова, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. бик күпләрнең исемнәрен санап үтәргә мөмкин. Язучыларыбызның бүгенге буыны да әдәбиятебезнең йөз аклыгы булырдай исемнәргә бай. Хисам Камалов, Миргазиян Юныс, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Фоат Садриев, Лена Шагыйрьҗан, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова әсәрләрен әдәбият сөючеләр көтеп ала, яратып укый. Әлеге буын әдипләребезгә алмашка Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек яшьләр килде. Әдәбиятебезнең киләчәге алар кулында, дип, киләчәккә ышаныч, өмет белән яшибез.

Әйе, әдәбиятебез зур. Аның зурлыгын бар иткән зур әдипләребез күп. Ләкин илдә иҗтимагый формация алышынгач, Русиядә милли республикалар арасында мәдәни, әдәби багланышлар сүлпәнәю аркасында язучыларыбыз арасында да элемтәләр сизелерлек тарайды. Үзара аралашулар, республикаларда алмаш әдәби очрашулар, әдәбият көннәре үткәрү бөтенләй диярлек тукталды. Һәр төбәк, һәр республика үз казанында гына кайный башлады. Бу һич кенә дә килешле гамәл түгел. Чөнки әдәбият - ул мәдәниятнең нигезе. Мәдәни тормышның кайсы гына тармагын, юнәлешен алып баксаң да, алар ахыр чиктә барысы да әдәбияткә, язучылар хезмәтенә барып тоташа. Музыкада, җырда - шигырь, опера һәм балетта - либретто, театр сәнгатендә - драма әсәрләре аркылы...

Хәзер мәдәният, концерт оешмалары, театрлар, артистлар да, язучылар да үз казанында кайный. Төбәкләр бер-берсе белән дәүләтара мәдәни программа нигезендә килешүләр төзеп, халыкларның, республикаларның мәдәни казанышларын чагылдырган очрашулар, әдәбият-сәнгать көннәре, нигездә, совет заманы елъязмаларында гына торып калды, дисәң дә була. Безнең иң якын күршебез, канкардәш һәм рухи туганыбыз башкортлар белән дә элемтәләребез аерым җырчыларның, театрларыбызның гастрольләре аша гына бара. Чуашлар белән дә шул ук хәл.

Быел татар әдәбияте классигы Шәриф Камалның тууына 130 ел тулды. Без Язучылар берлегенең Тукай клубында бу күренекле датаны үзебезчә зурлап билгеләп үттек. Әдипнең туган ягыннан - Мордовия Республикасының Рузаевка районы, Татар Пешләсе авылыннан мәктәп укытучысы, китапханәче һәм мәдәният йорты вәкиле дәрәҗәсендә кунаклар килде. Ә бит бу юбилейны республикалар Мәдәният министрлыклары дәрәҗәсендә, зурлап билгеләп үтәргә дә була иде. Ә менә әдәбиятебез классигының юбилее туган ягында Мордовия мәдәният министры урынбасары һәм район башлыгы катнашында билгеләп узылды. Без исә ул кичәдә Татарстан Язучылар берлеге оештырып җибәргән берничә бөртек язучы белән генә катнаша алдык.

Башка төбәкләрдә дә, әйтик, Ульяновски, Төмән өлкәләрендә, язучыларыбызның юбилейларын губернаторлар, министрлар катнашында үткәргәләп торалар. Төмәндә, мәсәлән, әледән-әле шагыйрь Булат Сөләймановның туган көне уңаеннан "Сөләйманов укулары" уздырыла. Төмән өлкәсе хакимиятенең милләтләр эше буенча комитеты, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы һәм өлкәнең Д.Менделеев исемендәге фәнни китапханәсе Русиядә игълан ителгән Мәдәният елы һәм Төмән өлкәсенең 70 еллыгы уңаеннан быел да май ахырында "Сөләйманов укулары" үткәрергә әзерләнә. Бу форумга Татарстаннан да галимнәр, язучылар чакырулы. Төмән өлкәсеннән ике язучыны без дә үзебезнең бәйрәмгә кунак итеп чакырдык. Шулай да республикалар, өлкәләр арасында мәдәни багланышларны галимнәр һәм язучылар катнашында гына түгел, зуррак дәрәҗәгә, республика җитәкчелеге вәкилләре катнашында уза торган чаралар дәрәҗәсенә күтәрәсе иде. Узган гасырның 70-80 нче елларында Әзәрбәйҗанда, Каракалпакстанда, Чуашстанда, Башкортстанда колачлы, масштаблы итеп үткәрелгән Татарстан мәдәнияте көннәрен өлкән буын әдәбият һәм мәдәният-сәнгать әһелләре яхшы хәтерлидер әле.

Быел ТӨРКСОЙ оешмасы Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итте. Гомумән, ТӨРКСОЙ барлыкка килгәннән соң төрки халыклар арасында мәдәни багланышларның отыры көчәюен, активлашуын күрәбез. Төркиядә ел саен төрки республикаларның әдипләре катнашында әдәбият бәйрәмнәре, шигырь ахшамнары оештырыла. Төркиядә, чыннан да, төрки әдәбиятләргә, язучыларга игътибар гаять зур. Анда безнең Тукаебызга гына да ике һәйкәл торгыздылар.

Быел февраль аенда ТӨРКСОЙ һәм "Ауразия" Язучылар берлеге Төркиянең Искешәһәр каласында төрки республикаларның төп әдәби журналлары баш мөхәррирләренең VI форумын уздырды. Анда 16 дәүләттән 90лап кунак килгән иде. Әлеге җыенда Татарстаннан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, "Сөембикә" җурналының әдәбият бүлеге мөдире Эльмира Закирова һәм мин фәкыйрегез катнашты. Татар язучыларының чыгышларын төрки әдәбиятләр вәкилләре зур кызыксыну белән тыңлады, безнең белән бик теләп аралашты. Барысын да Татарстан, татар әдәбияте, татар язучылары кызыксындыра икән. Шунысы гаҗәп булды: төрки халыклар язучылары безнең татар телендә ясаган чыгышларыбызны тылмачсыз да яхшы аңлаулары турында исләре китеп сөйләде. Бу исә аларның кайчандыр үз туган телләре кебек якын булган татар теленнән, әдәбиятеннән читләшә, ераклаша баруы хакында сөйли шикелле. Алар инде безнең Галимҗан Ибраһимов, Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабич кебек әдипләребезнең казах далаларына барып, казах кардәшләребезне укырга, язарга, дингә өйрәтеп йөрүе турында хәбәрдар түгел. Галимҗан Ибраһимовның "Казах кызы" романын да укымаганнар. Ә бит заманында Чыңгыз Айтматов үзенең язучы булып китүендә нәкъ менә шушы әсәрнең зур роль уйнавын әйткән.

Искешәһәрдә узган форумда төрки журналлар мөхәррирләре бездән татар язучыларының әсәрләрен үз басмаларында дөньяга чыгарырга, үз укучыларын татар әдәбияте үрнәкләре белән таныштырып барырга теләүләрен әйтте. Төркиянең "Кардәш каләмнәр" журналы баш мөхәррире Али Акбаш та шундый ук теләк белдерде. Әлбәттә инде, аларның үз язучылары әсәрләрен Татарстан басмаларында да күрәселәре килә. Бездән исә бу эшне оештыру белән кемнең дә булса шөгыльләнүе генә сорала. Төркиядән Татарстанга укырга килеп, укуын тәмамлагач, Казанда төпләнеп калган язучыбыз Фатих Кутлу татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итү белән ныклап шөгыльләнә дә башлады инде. Былтыр ул Төркиядә бер ел эчендә биш тәрҗемә китабы чыгарды. Мондый хәлнең әле беркайчан да булганы юк иде. Аның бу игелекле хезмәтенә түләүне Язучылар берлеге үз өстенә алды. Фатих бәй быел да татар балалар язучыларының хикәяләрен төрекчәгә аудару белән мәшгуль.

Күптән түгел "Ауразия" Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълу һәм Искешәһәр мәдәният идарәсе комитеты башлыгы Әхмәт бәй Кот Казанда булып китте. Алар "Татмедиа" агентлыгында аның җитәкчеләре һәм әдәби басмалар мөхәррирләре, Язучылар берлегендә берничә китап нәшрияте җитәкчеләре катнашында очрашулар үткәрде. Кунаклар шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгында булды. Якуб Өмәргълу һәм Әхмәт Кот әфәнделәрнең безгә килүенең максаты - май башларында Төркиядә төрки республикаларның төп китап нәшриятләре катнашында китап күргәзмә-ярминкәсе оештыру икән. Һәм алар Казанның быел төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе уңаеннан бу ярминкәдә Татарстанның төп рольне башкарырга тиеш булуын, нәшриятләрдән тыш, 10-15 кешелек фольклор төркеменең Татарстанда яшәүче халыклар иҗатын чагылдырган чыгышларын оештыруны сорады. Бу ярминкә шулай ук безнең әдәбиятебезне, әдипләребезне төрки дөньяда таныту җәһәтеннән бер күркәм гамәл булачак.

Берлегебез юбилеена әзерләнгәндә, бигрәк тә бөек Тукаебыз туган көн уңаеннан күңелгә шундый уй да килде: нишләп әле елга бер тапкыр, Тукай туган көндә, төрки республикаларда яшәп иҗат итүче кардәш әдипләребезне Казанга кунакка дәшмәскә?! Һәр республикадан икешәр язучыны гына чакыру һәм Тукай бәйрәмен Төрки әдәбиятләр фестивале итеп үткәрү республикабызның хәленнән килмәслек эш түгелдер, дип беләм. ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчеләре дә мондый эшне хуплар һәм аны оештыруда хәлкадәри ярдәм күрсәтүдән баш тартмас иде, мөгаен. Бу хакта бары тик республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә сөйләшүләр генә кирәктер.

Төрки дөньяда танылу аша без әдәбиятебезне зур дөньяга, Аурупа дәрәҗәсенә дә чыгара алырбыз дип уйлыйм. Чит илләргә чыгып йөрүчеләр еш кына: "Без - Татарстаннан, Казаннан", - дигәч, безне "О, Казахстаннан!" дип бутыйлар», - дип сөйли. Ә без дөньяга үзебезне бары тик әдәбиятебезнең зурлыгын күрсәтеп кенә таныта алачакбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: