Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рабит Батулла: Әдәбиятта тарихилык

Хәзерге заманда «раздельное питание» дигән нәрсә модага кереп китте. Имеш, ит белән ипине бергә кушып ашау, ул ашказанына бик авырга килә. Борынгы бабаларыбыз моны әллә кайчан ук белгән. Ит янына беркайчан да бабаларыбыз ипи куймаган. Беренчедән, далада ит күп булган, ипи аз булган, ипи иттән кадерлерәк саналган. Ипине, икмәкне, нанны, күмәчне аерым ризык буларак табынга куйганнар.

«Әдәби әсәрдә тарихилык» дигәндә без авторның ышандыру көчен күз алдында тотабыз. Ягъни әдәби әсәрдәге дөреслек ул тарихи мәүзугка язылган әсәргә генә түгел, бүгенге көн вакыйгаларын сурәтләүгә дә кагыла. Язучының иҗаты хакыйкатькә корылган булырга тиеш. Ләкин бар «тарихи хакыйкать» (документлар, риваятьләр). Бар «әдәби хакыйкать».

Сөембикәнең кара тәкъдире турында ике әсәр бар. Берсе тарихи чынбарлыкка туры килә торган әсәр, икенчесе халык үзе чыгарган риваять, ягъни – әдәби әсәр. Соңгысында Сөембикә сабые Үтәмешне кочаклап, манарадан сикереп һәлак була.

Сөембикәнең әсир төшкәнен үз күзләре белән күреп, елый-елый аның көймәсен яр буйлап озата барган халык, ни өчен Сөембикәне манарадан «ташлаган»? Имәнгеч бер вакыйга! Татар халкы үзенең сөекле Сөембикәсен үзе үтерә булып чыгамыни?

Татар халкы Сөембикәне Кансыз Иван кочагында күрмәс өчен бу бәетне иҗат иткән. Һәм тарихи хакыйкатькә караганда әдәби хакыйкать халыкның күңелен яулаган.

Яшәгән ди мәшһүр шагыйрь Сирано де Бержерак: сугыш чукмары, мәхәббәттә бәхетсез, ямьсез чырайлы, алагаем зур борынлы бер француз егете. Күп үлемнәрне җиңеп, ул 36 яшендә тыныч кына үз үлеме белән дөнья куя. Бу – тарихи дөреслек.

Яшәгән ди драматург Ростан. Ул «Сирано де Бержерак» исемле пьеса язган. Әсәрдә Сирано ватанын саклап, кулына кылыч ала, иленә басып кергән дошманнарга каршы сугышта һәлак була. Тарихи Сиранодан 15 елга алда һәлак була. Бу пьеса Европа, Америка, Россия – бөтен дөньяда да йөз ел инде уңыш белән уйнала килә.

– Нигә тарихны бозасың, нигә дөресен язмыйсың? – дип Ростанны тарихчылар, әдәбиятчылар сүгәме? Юк! Ростан ялганчымы? Юк!

Менә монда «сәнгати хакыйкать» дигән төшенчә килеп керә шикелле. Сираноның ватаны өчен һәлак булуы, тарихи дөреслектән дә дөресрәк, кирәгрәк икән. Тамашачылар Сираноның үз ястыгына ятып вафат булганын беләме? Белә!

Тарихи Идегәй әмир белән дастанындагы Идегәй арасында аерма шактый. Һәр халыкның үз «Идегәе». Һәр язучының үз «Идегәе». Кайчак Идегәй халык каһарманы, кайчак Идегәй үз ватанына дошман явын чакырган сатлыкҗан сыйфатында килә.

Язучының тарихи вакыйгаларга үз хыялын өстәргә хокукы бар, ләкин тарихчының тарихи хакыйкатьтән ерак китәргә хакы юк! Әмма халкыбызның тарихи белеме җитәрлек булалмавы сәбәпле без–язучылар тарихи әсәрләр язганда тарихтан артык ераклашырга тиеш түгел, чөнки болай да мәгълүматсыз татар халкының зиһенен бутап ташлавыбыз бар!

Шуңа күрә, мин Сөембикә, Рудольф Нуриев, Тукай, Аксак Тимер, Заһидә Тинчурина, Шәймиев, Исәнбәт кебек шәхесләребез турында язганда тарихи хакыйкатьтән читкә тайпылмаска тырыштым.

Тарихи мәгълүмат бик саран булганда язучы ни кылырга тиеш? Әйтик, Сөембикә турында язма тарихта мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Сөембикә гүзәл, акыллы, батыр булган! Вәссәлам! Сөембикәнең сабый чагы турында мәгълүмат бөтенләй юк. Язучының фантазиясе бу юклыкны тутырырга тиеш. Тарихи мәгълүмат булмаганда язучының хакыйкате алга чыга. Һәм ул хакыйкать укучыны ышандырырга тиеш.

Кайчак тарихта ялган мәгълүмат та булырга мөмкин. Әйтик, Куликов сугышы турында тарихта бары тик ялган мәгълүмат кына. Ул сугышның кайда булганы да билгеле түгел. Куликов кырында йөз илле мең урыс гаскәре, ике йөз мең татар гаскәре кара-каршы сугышкан, имеш. Куликов кыры бик бәләкәй мәйдан ул, анда өч йөз илле мең сугышчы, өч йөз илле мең ат сыя алмый. Бу – тарихи ялган! Куликов кырында сынык сөңгеләр, ярык калканнар, ат сөякләре, кеше сөякләре табылырга тиеш иде. Берни дә юк, табылганнары да соңгы гасырларга карый. Имеш, Куликов сугышы урысларны татар коллыгыннан коткарган, дип яза урыс тарихчылары. Ялган! Беренчедән, Мамай гаскәрендә Алтын Урда ханы Туктамышның төмәннәре катнашмый. Урыс тарихчылары язганча, Мамай хан түгел, ул бары тик төмәнбашы, ягъни унмеңлек гаскәр генералы гына була. Дмитрий Донской, Туктамыш ханның вассалы буларак, ахмак төмәнбашы Мамайга каршы Туктамыш мәнфәгатьләрен яклап сугыша. Куликов сугышыннан соң Мәскәү 150 ел буе Алтын Урдага ясак түләп тора.

Яшь каләм ияләренә тагын бер тарихи мәгълүмат. Мәскәүдән Василий Икенче, Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәт үзен Мәскәү тәхетенә күтәрсен өчен ярлык сорап, Сарай каласына килә. Олуг Мөхәммәт Василийгә ярлык тоттыра, Василий ханның итегенә йөзе белән орынып, ханга мәңге тугры булырга ант итә.

Вакыт уза тора. Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәт, Кече Мөхәммәт фетнәсе аркасында, Алтын Урда тәхетен ташлап китәргә мәҗбүр була. Тәхетен кайтару өчен, ул Мәскәүгә (үзе тәхеткә утырткан) Василий Икенчегә ярдәм сорап бара. Ләкин Василий тәхетсез калган ханга ярдәм итәсе урында аңа һөҗүм итә. Ханның үзе янында корал тотарлык бер мең кешесе була. Василийның гаскәре 30 000 сугышчыдан тора. Коточкыч сугыш-кырыш башлана. Олуг Мөхәммәт хан утыз меңлек урыс гаскәрен бер мең сугышчысы белән тар-мар китерә. Моны ничек аңлатырга? Сугыштан соң Олуг Мөхәммәт Казан ягына йөри һәм Казан ханлыгына нигез сала.

Мәңге тугры булырга ант иткән Василий Казанга һөҗүм оештыра, Муром ягындагы бу сугышта Василий яраланып, Олы Мөхәммәткә әсир төшә, Олуг Мөхәммәт олы булып кала, Василийны дәвалап, Мәскәвенә кайтарып җибәрә.

Халык исеме буларак, Татар сүзе язма чыганакларда (борынгы Кытай архивларында сакланып калган кулъязмаларда) безнең эрага кадәр (б.э.к.) 209 елда, ягъни моннан 2230 ел әүвәлдә күренә башлый. Димәк ки, безнең тарихыбызга 2230 яшь, ләкин безнең дәвергә чаклы 209 елгача да шушы исемдәге бу халык турында мәгълүмат бар.

Тарихчы Ма Туван-лин бу мәсьәләдә башка язучылар белән бәхәскә керә. Бу елларга (ягъни, б.э.к. 209 елга) күпкә алдан шушы халыкны милләте буенча шушылай билгеләү еш кулланылышта булган. Шул ук вакытлардан ук бу халык үзе белән санлашырдай көчкә ия булган. (Эдуард Паркер, «Татарларның мең еллык тарихыннан» исемле китап, 8 бит).

Б.э.к. 209 елда корылган бу дәүләтне «Беренче түрк каханаты» (аның каханы Тумын) булса да, әле ул вакытта кытайларга да, башка халыкларга да «түрк» атамасы таныш булмаган. Илнең башлыгы «кахан» дип аталмаган. Тумын үзенең патшалык хокукын һәм вазифасын «Җания» дип атый. Җания – патша, хан, солтан, шаһиншаһ, император мәгънәләрен үз эченә ала. Кытайчасы – «шаньюй». Кытай телендә «р» авазы һәм хәрефе булмаганга, төрки-татар халыкларда «р» авазы ырылдап торганга, кытайлар «р» урынына яки «җ» авазын, яки «л» авазын кулланган. «Рәфкат» исеме кытайча язылышта (һәм әйтелештә дә) «Җуфухати» була. Исемнәр кытай теле тегермәнендә тартылып, танымаслык булып үзгәргән. Җан – душа, ия – хозяин. Повелитель душ, ягъни халкының рухын саклаучы, дип аңлатып булыр иде. Шань–җан,юй – саклаучы.

Татар (да-да, та-тань) атамасын б.э.к. 209 елда очрата башлыйбыз. Әмма Ма Туван-лин хәбәренә күрә, без бу атаманың тагын да борынгырак заманнарда кулланылганын белгән идек. Ләкин кытай архивында сакланган язмаларда бу халык «хиен-ну» дип тә йөртелә. Шуннан бу атама да үзгәрешләр кичерә: хунну, кунну, гунну, һуннар. Ләкин кытай телен озак еллар өйрәнгән галим үзенең «Татарларның мең еллык тарихыннан» исемле китабында кытай чыганакларыннан «да-да» турыдан-туры «татар» дип тәрҗемә иткән. Әмма хиен-нулар, скифлар, кыргызлар һәм башка түрк халыкларын үз эченә берләштергән телләре бер, йолалары бер, яшәү рәвешләре бер булганга борынгы тарихчылар ат өстендә туган, ат өстендә үлгән, киез йортларда, тула тирмәләрдә, хайван тиресе белән каплаулы өйләрдә яшәгән, җылкы ите ашаган, кымыз эчкән күчмә кабиләләрнең барысын да «татар» дип атаулары табигый хәл. Мәсәлән, әзәрбайҗаннарны, гомумән, урыс булмаган башка халыкларны да «татар» дип атау гадәти хәл булган. Ләкин татар атамасы гасырларны, мең елларны узып, исән-сау бу көннәргә килеп җитеп тә, күп миллионлы милләт булып яшәве, телләрнең бик якын торуы, борынгы һәм кайбер бүгенге йолаларның уртак булуы чыннан да без – бүгенге татарлар ике мең елдан да артык дәүләт корып яшәгән, дип горурлана алабыз. Безнең бу тарихыбыз уртак, әйтик, Атилла кемнең милли каһарманы, Идегәй кемнең батыры? - дип сорау куелганда, без «бөтен түрк телле халыкларныкы да», дип әйтә алабыз.

Ләкин «түрк-тюрк» атамасы язмаларга, кытайларга, башка халыкларга V гасырда гына килеп керә башлый. Ул вакытта хан да, кахан да, каханат та була алмый. Дәүләтчелеге була татарларның, әмма ханы, каханы булмагач, «түрк каханлыгы» атамасы да була алмый. «Хан» атамасы «кахан-каган» сүзеннән аерылып чыккан, дигән фикер бар. Чыннан да «кахан» сүзе ул «император»га туры килә. Ягъни, күп ханлыкларны буйсындырган түрәнең «кахан» дип аталуы табигый. Шуңа күрә, без «каган, каганат» дип язмыйбыз, ә бәлки «кахан, хан» дип язабыз. «Түрк-татар каханлыклары» дип язсак, тагын да дөрес­рәк булыр иде кебек. Чөнки казахлар да, үзбәк, әзәрбайҗан, төрекләр дә, төркмән, хакас, тыва, башкорт, нугайлар да, балкар, карачәй, кумык, чуаш, каракалпак, гагауз, уйгурлар да, хәтта мангул, бурят, калмык, төрекләр дә бу каханлыкларны коруда катнашкан халыклар.

Хиен-ну (татар) гомере буе ат өстендә, татар ат сыртында туа, ат сыртында үлә, дигәннәр. Татар монда туа, еракта үлә, дигәннәр. Атсыз татар – адсыз татар, дигәннәр.

Бу очракта ат – сугыш аты, ад – исем, ягъни «аты булмаган татар исемсез, дансыз, абруйсыз татар», дигән сүз. Төркләрнең «адсыз калдын татар агасы» әйтеме нәкъ безнең турыда. Атсыз да, исемсез дә, абруйсыз да калды татар.

Җылкы ите җыймаган, кымыз чөмермәгән татар татар түгел! – дигәннәр. Атың булмаса, атаң сыртына атлан, дигәннәр. Ягъни, сине балачактан ат белән тәэмин итә алмаса, атаңны җик, дигән сүз. Заманчасы: «Жигулиең булмаса, атаңны җик!»

Татарның мендәре – ияр, ястыгы – туфрак, юрганы – күк йөзе, дигәннәр.

– Татар беркайчан да ат ите ашамаган, ашамый һәм ашамаячак! – дип әйтүчеләр бар.

– Мин кичә генә кунакта ат ите ашадым.

– Димәк, син татар түгел!

– Син үзең дә ат ите ашыйсың бит.

– Юк! Мин ат ите ашамыйм, мин җылкы ите ашыйм!

– Нәрсә ул – җылкы?

– Җылкы да – ат нәселеннән, ләкин җылкы ул – җигелмәгән, ияр салынмаган, айгыр алмаган, ике яшьлек махсус симертелгән бия. Татар беркайчан да үзен сугыштан исән алып чыккан сугыш атын суеп ашамаган. Татар беркайчан да җир сөргән алашаны суеп ашамаган. Татар беркайчан да ярышта катнашкан чабышкыны суеп ашамаган. Ханнар, падишалар, бәкләр, мирзалар, кулаклар, хәлле татар җылкы ите, куй ите, дөя ите, сыгыр-бозау ите, кәҗә ите, кош ите, балык ашаган.

Татарларның иң затлы эчемлеге кымыз, аннан кала – буза, аннан кала – бал.

Татарларның иң затлы ризыгы – җылкы ите, ялы, картасы, казысы.

Татарларның байтак ризыкларының атамасы да «к»дан башлана.

Кабартма, Каз, Казы, Каймак, Как (җиләк кагы, әлү кагы, әлван кагы), Каклаган каз, Кан тәбәсе (керәшеннәр ризыгы), Калач, Карбыз, Карлыган, Катлама, Катык, Кәлҗемә (крахмал), Кәрәкә, Кәрәч, Кәбестә күчәне, Кәрчемә (кәеф ача торган эчемлек), Коймак, Койрык (куй, бозау, җылкы койрыгы), Корот, Кукы (какы), Куллама, Куырма, Кыздырма куян, Күкәй, Күкәй тәбәсе, Күмәч, Күзикмәк, Күркә ите, Кыстыбый, Кыздырылган кузы (бәрән, бәкәй ите), Кызыл эремчек, Кымыз, Кыртыш (керәшеннәр ризыгы, тиресе белән какланган чучка ите), Кыяк (суган, сарымсак кыягы), Кыяр...

Хәзерге заманда «раздельное питание» дигән нәрсә модага кереп китте. Имеш, ит белән ипине бергә кушып ашау, ул ашказанына бик авырга килә. Борынгы бабаларыбыз моны әллә кайчан ук белгән. Ит янына беркайчан да бабаларыбыз ипи куймаган. Беренчедән, далада ит күп булган, ипи аз булган, ипи иттән кадерлерәк саналган. Ипине, икмәкне, нанны, күмәчне аерым ризык буларак табынга куйганнар.

Ризык кабул итү (ашау) тәртибе болай булган:

Иң беренче кунакларга чәй тәкъдим ителә. Аннан соң коры ризык: ит, бәлеш, яки балык ризыгы. Аннан соң шулпалы аш бирелә. Шулпадан соң тагын икенче ризык табынга чыгарыла. Тыгыз ризыклар шулпалы ризыклар белән аралаштырып бирелә. Иң соңыннан тагын чәй белән тәмамлана.

Утрак тормышта,урманда, урманга якын авылларда яшәгән татарлар чолык­чылык белән шөгыльләнгән. Кыргый умарталарга җыелган кәрәзле балны җыеп ашаганнар, бал сатып көн күргәннәр. Балдан әче бал (исерткеч), ширбәт ясап эчкәннәр.Чолыкларга җыелган бал гаять хуш исле, тәмле. Чолыкчылыктан умартачылык һөнәре башланып киткән. Корыган юкә (сөян) агачын кисеп, черек эчен тазартып, киселгән кисмәкнең төбен каплап, түбәсен куеп, бал кортларына кереп-чыгып йөрер өчен ярык калдырып, умарта ясаганнар. Шулай итеп, умартачылык белән көн күргән борынгы бабаларымыз.

Зур шәһәрләрнең зур мәйданнарындагы сулыклар, бассейннарга тимер акча ташлауны күргәнегез бар. Имештер, чишмәгә-коега акча ташласаң, син бу сулыктан киләчәктә тагын су эчәчәксең. Ләкин бу йола борынгыдан килә. Чүлләрдә су юк. Сәүдәгәрләр кәрваны йөри торган юл кырыенда байлар казыткан коелар булган. Кое – казыткан кешенең исеме белән аталган, Комбар ата Коесы, Сәхиулла Коесы... Шушы коелар янында су белән тулган улаклар, кавузлар булган, җыелган суны юлчылар, атлар, дөяләр, куйлар эчкән. Юлчылар, кәрванчылар шушы кавузлардагы суга алтын-көмеш акчалар ташлап китә торган булган. Кое караучы шул акчаларны җыеп, кое казыткан кешегә биреп барган. Ул акчалар кое казучыга хәер, сәдака булып ирешкән.

Борын-борыннан дала кабиләләре оланнарны сугыш, ау һөнәренә сабый чакларыннан ук өйрәтә башлаган. Сабыйлар башта сарыкка атланып, җәядән ук атып, күсе-тычкан ауларга өйрәнгән. Үсә төшкәч, оланны юаш атка атландыр­ганнар да олырак җәя биреп, куян, төлке ауларга алып чыкканнар. Һәр олан ит ашаган, сөт эчкән. Бераз үскәч, аңа җитез ат биргәннәр, кулына санай җәя, еракка ата торган җәя тоттырганнар. Сугыш җәясен тарттыра алса, үсмер егет яугир санала башлаган.

Әгәр дә ата кеше картаепмы, яудамы вафат булып китсә, аның тол калган хатыннарын әлеге олан алырга тиеш булган. Үз анасыннан башка. Һәлак булган абыйсының хатыннарын мәрхүмнең энесе үзенә хатынлыкка алган.

Без бу йоланы риваятьләрдә, әдәбиятта да очратабыз. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» исемле трагедиясе нәкъ шушы йолага корылган.

Б.э.к. (безнең эрага кадәр) 210 елларда татар түрәсенең дәрәҗәсе «Тәңре Котый Җания» дип аталган. Кайберәүләр бу дәрәҗә атамасын болай тәрҗемә итә: «Тәңре углы Җания». Күренеп тора ки, бу татар сүзе «кот» Ана телебездә бүген дә киң кулланыла, ул җан, кот, котсыз, котым ботыма җитте, котымны алдың, кот очарлык, кот чыгарлык, бу йортның коты калмаган кебек гыйбарәләрдә көн саен кулланыла. Димәк ки, «Тәңре котый» гыйбарәсен «Тәңре биргән Җаниясе» дип тәрҗемә итеп буладыр шәт.

Җаниянең кытайдан алган катыны Инчи (энҗе) дәрәҗәсен алган.

Бүгенге Сабан туебызны без бик борынгыдан килгән бәйрәмебез, дип сөйләргә күнеккәнбез. Ул чыннан да шулай, Сабан туе ул Исламга чаклы бик күп еллар әүвәл барлыкка килгән. Кайберләребез Сабан туе ул Римдагы Олимпия уеннарының күчермәсе, ди. Олимпия уеннары дүрт елга бер генә узган. Сабантуе исә һәр елны уза тора. Сабан туе юнан-грек, Эллада халкыннан алынган, дигән сүздә дә хаклык бар кебек. Борынгы бабаларыбыз эскифләр Византия, юнан, Румелия белән нык бәйләнештә булган. Татарларның борынгы бабасы (Эскиф) түрәсе Гонур Рум кызына өйләнеп, Эскифиягә, Днепр, Кырым якларына алып кайтып китә. Аларның Анахарсис исемле уртак уллары туа. Эскифчә дә, элладача да яхшы белем алып, Анахарсис Элладага барып, атаклы фәйләсүф булып китә. Бу хәл б.э.к. 676, ягъни 2346 ел элек була. Эскиф далаларында Сабан туе гөрли, Элладада олимпия уеннары гөрли. Бу йоланы кем кемнән алган? Белгән юк. Ләкин Анахарсисның гомере фаҗига белән тәмамлана. Ватанына кайткач, аны үзенең ир кардәше ук атып үтерә. Эллиннарда тәрбия алганга күрә, Анахарсис эллин йолаларын эскифләргә кертергә маташа, ул эллин ягына каерылып каткан, дип аңа гаеп ташлыйлар.

Кытай чыганакларында Сабан туена охшаш олы бәйрәмне сурәтләгән язма бар. Бу бәйрәмне һәр Яңа елны каршылаганда татар дәүләтенең башында торучы Җания үзе оештыра торган була. Бу хәбәр сәяхәтче Марко Поло китабында да бар.

Ул башта Сабан туе дип аталмаган, күрәсең, ул башта Җыен (корылтай, тупланыш) дип аталган. Без үскәндә дә «Җыен» аерым, «Сабан туе» аерым бәйрәм ителә иде. Соңыннан гына аларның икесен берләштерделәр. Җыен ул аксакалларның үзара киңәше, голәма мәсьәләләрен уртага салып хәл итәр өчен туплана иде. Бу Тәңречелек заманнарыннан ук шулай булган, башта җыен узгарылган, хөкем чыгарылган, аннан соң бәйрәм ясаганнар. Тәңрегә олы-олы рәхмәтләр укып, иң башта борынгы бабалар рухына атап корбан чалганнар. Аннан соң Күккә (Тәңрегә, Кояшка), соңра Җиргә, соңра рухларга, әрвахларга атап корбан чалына. Корбан итен бәйрәм ясап, бөтен (будун) халык бергә ашый. Аннан соң ат узышлары, дөя ярышлары башлана. Узышларны да Җания күзәтә һәм үзе нәтиҗә чыгара.

Димәк, Сабан туе бәйрәменә 2813 ел тула.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев