Рабит Батулла: Ана телебезнең хәле мөшкел
“Идел” атамалы Яшьләр мәркәзе каршында “Иделем акчарлагы” дигән тәшкилатта яшь язучылар ярышы булып узган иде.
Очрашуда яшьләргә Ана телебезгә кагылышлы сораулар бирелде. Нигездә, яшь язучылар сорауларга дөрес җавап кайтарды. Аларга берничә җөмләне урысчадан татарчага тәрҗемә итәргә дә кушылган иде. Ни гаҗәп, тәрҗемәләрдәге хаталар, ялгышлар гел бертөрле булып чыкты. Соңгы вакытларда Ана телебездәге тискәре үзгәрешләр, мәгънәсезлеккә илтә торган туры тәрҗемәләр, сүзләрне үз урынында кулланмау яман бер гадәткә әверелә барганы сизелә. Бу сөреш милләтебез өстенә килә торган афәтнең (инкыйразның) якынаю шаукымы кебек тәэсир калдыра. Сөйләм һәм язма телебез бозылганнан-бозыла, тискәре якка үзгәрә бара.
Тәкбир белән тәгъбир, гыйбарәт белән гыйбрәт, ошаш белән охшаш кәлимәләре буталып бетә.
1. Ошаган – понравился. Охшаган – похож.
2. Гыйбарәт – хасил, тәшкил. Гыйбрәт – начар үрнәк.
3. Әзер – готовый. Хәзер – сейчас.
4. Дәшү – кунакка чакыру, приглашение в гости. Эндәшү - Әй, акча янчыгыңны төшердең! Обращение, окликнуть.
5. Игелек – мохтаҗларга ярдәм итү, игелек кылу, яхшылык эшләү; доброта. Изге – гомере буе инсанияткә игелек кылган кеше изге була; изге урыннар; изге китап; святые места...
Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал русчадан туры тәрҗемәләр (калька) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар Фәннәр Академиясе, Тел–әдәбият–сәнгать институты, Язучылар берлеге әһелләре белән киңәш-табыш итмичә, тоталар да яңа сүз уйлап табалар һәм шуны куллана башлыйлар. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган, тамырсыз, телебезгә ятышсыз сүзләр барлыкка килә: “кәрәзле телефон” (сотовый телефон), “текә егетләр”(крутые парни), “җиңел пар белән”, “юлларда бөке”, “ашыгыз тәмле булсын”, “Казан астында аның йорты бар” (под Казанью у него есть дом) кебек туры тәрҗемә җөмләләр укыганда күзне, тыңлаганда колакны яра, күңелне рәнҗетә. Русчадан тәрҗемә Ана телебез кануннарына буйсынырга тиеш, бу хакта хөрмәтле тел галимнәре Рүзәл Юсупов та, Илдар Низамов та күп язды инде. Тик аларны тыңлаучы гына юк.
Дөрес тәрҗемә үрнәге:
кәрәзле телефон – кесә телефоны, йөремсәк (телефон);
җиңел пар белән – парың шифалы булсын, мунчаң сихәткә булсын;
юлларда бөке – юлларда тыгылыш, бөялеш;
ашыгыз тәмле булсын – аш булсын, сихәткә, шифага булсын.
Бу егетләр-кызлар “җылкы” сүзен оныткан инде. Егермеләп яшь язучының күбесе бу сүзне белми. Ат малы бар, җылкы малы бар. Бер нәселдән булса да, аларның аермалары шактый. Ат – йөк ташучы, ярышта-узышта, сугышта катнашучы хайван, ат итен татар ашамаган (ачлык еллардан тыш), ашамый һәм ашамаячак. Татарларыбыз гомер-гомергә җылкы ите ашаган. Җылкы – ул айгыр алмаган, ияр салынмаган, җигелмәгән, ризык өчен махсус симертелгән яшь бия. Бүген кибетләрдә сатыла торган казы ат итеннән әзерләнгән, шуңа күрә ул җепселле, теш арасына сеңерләре кереп интектерә. Ат итенең шулпасы болганчык һәм исле була. Ат ите затлы-тәмле ризык түгел. Чын казы ат итеннән түгел, җылкы итеннән әзерләнә.
Үзен татар, нугай, казах, кыргыз, башкорт дип санаган милләт ат итеннән әзерләнгән казы ашамас.
Казы – җылкы итен эчәккә тутырып ясалган ризык.
Казылык – казы эшләр өчен әзерләнгән, әмма эчәккә тутырылмаган җылкы ите.
Яшьләр “салышты” белән “сабышты” сүзләрен бутап бетерә. Яшьләр генә түгел, кайбер тәҗрибәле генә язучылар да бу ике сүзнең мәгънә аермаларын белми.
Йоклаганга салышты – үзе йокламый, үзе йоклаган булып кылана. Притворился спящим. Симулянт.
Сабышты – дучар булды; баласы хәсрәтеннән авыруга сабышты. Превратился в больного.
“Әтием үлде, аны үзебезнең авыл зиратына күмдек” (Мой отец умер, его похоронили на кладбище в нашей деревне). Бу тәрҗемәне укыгач, Ана телебезне кызганып куясың, фәкыйрьләнә бара телебез, җәүһәрдәй телебезне талыйлар, кимсетәләр бит. Ата-бабаларыбыз “үлем” сүзен кулланмас өчен нинди генә сүзләр уйлап тапмаган! Әҗәле килде, вафат булды, һәлак булды, рихләт итте, фани дөньядан бакыйга күчте, гүр иясе булды, гүргә иңдердек, җир куенына тапшырдык, дәфен кылынды. Ата-ананы, гомумән, мәетне татарлар күмми - җирли, туфракка тапшыра, җир куенына иңдерә.
Татарлар мал үләксәсен генә җиргә күмеп куя. Гүзәл һәм бай, сыгылмалы телебез ямьсезләнә, фәкыйрьләнә, күндәмлеген җуя, ул фәлсәфи көчен, шиѓъри куәтен югалта. Эшләр шулай барса, телебез маңкортлар, мокытлар теленә әверелмәсме? Бу – әдибебез Исхакый язганча, инкыйразны чакырып китерү түгелме икән?
Кая бара бу татар дөньясы? Хәзер шигырьне язмыйлар, ә бәлки шигырьне тудыралар икән. Хәзер җырны чыгармыйлар, җырны язалар икән. Үзе нота танымый, нота яза белми, ә җырны яза. Ана телебездә җырны, шигырьне тудырмыйлар, җырны чыгаралар, шигырьне язалар, иҗат итәләр, татар аналары хәтта баланы да тудырмыйлар, баланы табалар, бәби алып кайталар, бәбәйлиләр. Туры тәрҗемәчеләрчә язсак, хикәя менә болайрак килеп чыгар иде: “Мин килеп кергәндә, баянчы Муртар Шыргазин шагыйрә Зания Хәчтүрова белән җыр тудырып маташалар иде”.
Ярышта катнашучы яшь язучыларның күбесе “Он просил руку его дочери” җөмләсен “Ул аның кызының кулын сорады” дип тәрҗемә иткән. Менә бу туры тәрҗемә ичмасам! Гыйбрәт итеп, күргәзмәгә куярлык! Татарларда кызның кулын сорамыйлар, кызның үзен сорыйлар, “кыз сорарга, кыз ярәшергә, кыз кодаларга, кыз белән никахлашырга рөхсәт алырга, яучылап киләләр”. Бичаракаем, Ана телебез, бу бәладән сине кем килеп йолыр?!
Ана телебез сагында кем тора? Радио-телевидение, гәзит-журналлармы, Татарстан Фәннәр Академиясеме, Тел-әдәбият-сәнгать институтымы, Язучылар берлегеме, Журналистлар берлегеме, Мәгариф, Мәдәният министрлыгымы, әллә Терминология комиссиясеме? Кем җаваплы газиз Ана телебезнең сафлыгын саклау мәйданында?
Газиз Ана телебезне теләсә кем, теләсә ничек кимсетә, кыса, кыерсыта, шигарьләр имгәнгән тел белән тәрҗемә ителә, вокзаллардагы, һава аланындагы татарча игъланнарны татарча яңа өйрәнә башлаган татар булмаган кешеләр тәрҗемә иткән кебек. Без – татарлар кул кушырып, “ярхәмәкалла” дип, шуңа шаһит булып торабыз. Үзен хөрмәт иткән милләт Ана телен шулкадәр мыскыл иттермәс! Хәтта аерым сүзләрнең, исемнәребезнең ничек язылышы турында да бер фикергә килә алганыбыз юк бит әле. “Газиз” дип язабыз, “гъәзиз” дип сөйлибез. “Гәҗит”ме, “гәзит”ме, “гәҗитә”ме, “Фуад”мы, “Фоат”мы, “Рифкатьме”, “Рәфкат”ме, “Рафыйкъ”мы, “Рәфикъ”мы, “Фатыйма”мы, әллә “Фатима”мы? “Егәрлек”ме, “җегәрлек”ме? Кем ничек тели, шулай яза. Эт баш, сыер аяк! Мантыйкый фикер йөрткәндә, әлбәттә, “җегәрлек” булырга тиеш. Бу ат җигәрлекме? Бу ат җегәрле, бу ат җигәргә ярый. Татар сүзе “жигүле” “Жигули”га әверелгәч, һичшиксез, “җегәрлек”тер. “Егет” языла, “җегет” дип, “елый” языла, “җылый” дип укыйбыз бит.
“Җ” белән “е” хәрефләре (авазлары) турында бәхәсләр инде күптәннән, тел галимнәре Латыйф Җәләй белән Хуҗа Бәдигый заманнарыннан, утызынчы еллардан ук килә. Башкортлар дөрес юлдан киткән иде, сүз ничек әйтелсә, шулай язылырга тиеш. Ә без “канәгать” дип язабыз, “къәнәгъәт” дип укыйбыз. “Җәмәгать” дип язабыз,“җәмәгъәт” дип укыйбыз.
Чит телдән кергән сүз үз кагыйдәсе белән Ана телебезгә керә икән, ул телне боза, эчтән черетә. Чит сүз Ана телебез тегермәнендә тартыла икән, ул үз булып китә, телне баета.
Урыслар татардан алынган “тәңкә” (деньга), “алаша” (лошадка), “туар ише” (товарищ) сүзләрен татар теле кагыйдәләренә ияреп язмый, алар бу сүзләрне урыс теле тегермәнендә тарттырып куллана, шул рәвешле борынгы татар теле урыс телен баеткан да.
Тел өлкәсендә каршылыклар шулкадәр күп ки, аларны бер язма белән генә чишеп булмасы көн кебек ачык. Ана телебез язмышына кагылышлы корылтайлар, нотыклар, фикер алышлар, махсус карарлар, фәрманнар чыгарырга зарурлык бар.
Бу бик тә мөһим бер гамәл! Моның өчен иң башта нинди эшләр майтарырга бурычлыбыз?
1. Онытылган, онытыла язган, хаксызга телдән сөрелгән иске сүзләребезне кайтару зарур.
Кайтты бит “нәшрият, мәдәният” сүзләре, беркем дә бернинди дә фәрман чыгармады, халык үзе кайтарды. Бернинди фәрмансыз халык “велосипед”, “мотоцикл” сүзләрен Ана телебез тегермәнендә тарттырып, ”сәпит, матай”дип татарча куллана башлады. Машалла! Матбугатта, радио-телевидениедә, сөйләмдә еш куллана башласаң, онытылган сүзләр дә терелә, ясалма сүзләр дә үз булып, телне баета!
2. Кытай чыганакларыннан (б.д.ч. 209 ел) 2225 ел әүвәл язылган тарихи документлардан вә дәхи Күл Тәгин ташъязмаларыннан (VII гасыр) алып, татар–түрк халыкларының мирасы булган борынгы тарихи-әдәби әсәрләрдәге кәлимәләрнең күп томлы аңлатмалы сүзлеген төзү.
3. Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләрне татар теле кагыйдәләренә буйсындырырга, татарчалаштырырга, татарча язылышлы, татарча әйтелешле итәргә.
4. Ана телебез кагыйдәләренә буйсынган ясалма яңа сүзләр уйлап табарга: (мисал: көрәгеч – көрәк, таянгыч–таяк, терәгеч – терәк (терәү), тарагыч – тарак), санагыч – санак (калькулятор), тыйгыч – тыйгак (тормоз), велосипед – сәпит, мотоцикл – матай, компьютер – тамгасар (тамгалар, символлар тартмасы), мышка – дүңгәләк (арлы-бирле йөри торган коры үлән, перекати- поле)...
Радио-телевидениедә, сәхнәдә сөйләүчеләр, гомумән, һөнәрләре Ана теле белән бәйле кешеләр сөйләмендә еш очрый торган хаталарның кайберләре турында гел-гел язып, сөйләп, матбугатта бастыра барырга. Һәр тапшыру, һәр газета-журнал битләрендәге хаталарны игълан итәргә кирәк, радио-телевидениедәге сөйләмнәр турында җыеннар, җыелышлар, фикер-киңәш утырышлары узгару зарур!
Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләре турындагы” Кануны турындагы низамнамәсе. 1994 елның 29 июль ае. Бу документта Татарстанда яшәүче халыкларның, шул хисаптан, татар теленең дә хокукларын саклау–яклау турында катгый ышандырулар, вәгъдәләр (гарантияләр) турында сүз күп, 26 ел узып киткән, сүз күп, ә гамәл юк. Эшләми торган канун – ул әхлаксызлык галәмәте, халыкны алдау, бушбугазлык фәгалияте, ул канунның булганыннан булмаганы артык. Телне саклау турында канун бар, ә мәктәпләр ябыла тора. Бу эшләми торган канунны инкяр итеп, яңасын чыгарырга вакыттыр.
Ана теле сагында тору өчен, киңәш бирү өчен махсус Тәшкилат корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, Ана телен яклау-саклау-сафлау гамәлен парламентта махсус көн тәртибенә кертеп карарга. Мөселман киносы җыеннарындагы кинофильм атамаларының русчадан татарчага тәрҗемәләре Ана телебезне кимсетә, ул тәрҗемәләр һәвәскәр кулы белән начар эшләнгән. Халыкара җыенга без шул халтура тәрҗемәләрне чыгарып селкибез! Оят, валлаһи! Кем җавап бирер бу гамәлләр өчен? Татар үзен үзе хөрмәт итмәслек дәрәҗәдә мескенлеккә төшкәнмени инде?
“Ана телебезне коткарыгыз!” – дип парламентларда каравыл кычкырырга вакыт җитте, туганнар!
2016 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев