Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир Абдуллин: Яратырга килдек без бу җиргә

2018 елда аэропортларга нинди исем бирү турында Бөтенроссия конкурсы үткәрелде.

Матбугатта тавыш бирү өчен финалга узган шәхесләрнең исем-фамилияләре басылып чыкты. Алар арасында император Петр Беренче, императрица Екатерина Икенче, Русь иленең соңгы патшасы Николай Икенче дә бар. Әмма бу исемлектә СССРның һәм Россиянең бер генә җитәкчесе дә юк. Ник шулай? – дигән сорауга җавап бирү җиңел түгел. Шулай да бәхәсләшергә мөмкин. Без үз тарихыбызны, үткәнебезне хөрмәт итми башладык. Үз Ватаныңны ярату кебек  сыйфатларны югалтып барабыз. Үткән тарихыбызның һәр чорын кара төскә буяп күздән кичерсәк, һәр башлыкның кылган гамәлләреннән гаеп, хата, ялгышлар табып фикер йөртсәк, безнең бер җитәкчебез дә юньле булмаган икән дияргә кала.

Николай Икенченең һәм аның гаиләсенең 1918 елда атып үтерелүе сәбәпләрен шушы көнгә кадәр төгәл генә белмибез. Бәлки, шулкадәр рәхимсезлек кирәк тә булмагандыр. Патша үзе гаепле булса да, ни өчен бөтен гаиләсен яшәү бәхетеннән мәхрүм итәргә? Инде 100 елдан соң Николай Икенченең исемен аэропортка бирергә, аны мәңгеләштерергә булганнар. Димәк, соңгы патшабыз бик шәп император булган икән.

Даһи юлбашчыбыз Ленинга табындык. Ул да революция ясап зур ялгышлык җибәргән икән. Совет заманында бу хакта берәү дә авызын ачып бер сүз әйтмәде. Хәзер генә кайберәүләрнең теле ачылды. Сталин – диктатор, Хрущев – дуамал, Брежнев – авыру, Андропов белән Черненко – чирле, Горбачев – СССРны таркатучы, Ельцин – эчкече.

Безнең кайсы патшабыз күккә чөеп мактарлык булган соң? Ник без аларның яхшы якларын күрмәмешкә, белмәмешкә, моны танымаска тырышабыз? Мәсәлән, ни өчен кайбер эшлеклеләр Ленинны тарих битләреннән сызып ташларга, бөтен дөньяны үзгәртә алган бу бөек шәхеснең исемен каралтырга маташа. Октябрь революциясенең 102 еллыгына “Ленин. Неизбежность” дигән фильм төшергән режиссер Владимир Хотиненко Ильич турында болай ди: “Ни Чингисхан, ни Македонский, ни Тамерлан, ни Цезарь – никто не может по масш­табу сравниться с Лениным. Именно этот картавый, лысый человек сильнее прочих повлиял на историю всего человечества”. Сталин хакимлек иткән чорда һәр елның март аенда әйбер бәяләре төшерелде. Сугыштан соңгы хәрабәләр торгызылды, завод, фабрикалар аякка бастырылды.  Хрущев заманында крестьяннарга акчалата түләү тәртибе кертелде. Колхозчы пенсия ала башлады. Торак төзелешен тизләтү чаралары күрелде. Брежнев җитәкчелек иткән вакытларда бандитларга, ришвәтчеләргә, каракларга көн күрсәтмәделәр. Совет чоры җитәкчеләре халыкны бушлай торак белән тәэмин итте. Бушлай медицина ярдәме күрсәтелде. 

Югары уку йортларында бушлай белем бирелде. Горбачев халыкка сүз, дин иреге бирде. Ельцин демократ буларак танылды. 

Без боларны тиз оныттык. Хәтта эш шуңа барып җитте: тарихи һәйкәлләрне җимерергә керештек. Казаныбызның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен дә алып ташларга кулы кычытып йөрүчеләр бар. Хәзер Вахитов һәйкәленә, шахмат клубына кизәнәләр. Соңгы чирек гасыр эчендә Казан дәүләт сагындагы күп кенә һәйкәлләрен, тарихи биналарын югалтты. Шулар арасында Бауман урамындагы “Казан” кунакханәсе, Сукно бистәсендәге корылмалар бар. 1903-1911 елларда төзелгән хәрби шәһәрчек биналарын да туздырып ташладылар. “Арча казармалары” дип йөртелгән бу тарихи мирасның кемгәдер урыны кирәк булгандыр инде.

Бездә хәлләр шундый. Әнә АКШта үз президентларына һәйкәлләр салалар. Кеннеди исемендәге аэропорт эшләп тора. Америка Кушма Штатларының башкаласы илнең беренче президенты исемен йөртә. Англиядә инглизләр - Черчилль, Франциядә французлар Де Голль һәйкәлләрен кадерләп саклыйлар.

Бер илдә дә үзләренең җитәкчеләрен бездәге кебек төрлечә мәсхәрәләмиләр яки аларны начар яктан искә алмыйлар. Вьетнамда император Бао Дай тәхеттән төшерелгәч, аны атмыйлар да, асмыйлар да. Киресенчә, Хо Ши Мин аны үзенә баш киңәшче итеп ала. Кытайның элеккеге императоры Пу И Кытай халык советында эшли. Кытайлар Мао Цзедунны да онытмый. Кытай акчаларында хәзер дә аның рәсемен күрергә мөмкин. Мао турында һаман да җырлар язалар.

Бездә ил җитәкчеләрен җай чыккан саен эт итеп сүгәргә генә торалар. Ленин мавзолеен ябарга вакыт дип хыялланып йөрүчеләр дә бетмәгән. Бу – илнең чын пат­риотлары эше түгел. Ульяновск шәһәрендә Ленин мемориал–музеен ябарга кирәк дип тырмашып йөрүчеләр булган, аны патриотлар саклап калган. Әгәр дә бу тарихи музейны япкан булсалар, мондый вәхшилекне үзеңнең тарихыңны юк итү белән генә чагыштырырга мөмкин.  Әнә, Мисырда фиргавеннәр пирамидаларын гасырлар буена дәүләт саклый. Фиргавеннәрнең дә төрлесе булгандыр, ләкин Мисыр пирамидалары яши. Алар турында бөтен Җир шарында беләләр. 

Тарихыбызны саклау, үткәннәргә ихтирам белән карау кебек сыйфатларны тәрбияләүдән башка безнең киләчәгебез илгә дә,  халыкка да шатлык-куаныч китермәячәк. Бигрәк тә яшь  буында ничек патриотик хис тәрбияләргә соң? Элек пионер, комсомол бу эштә актив роль уйнады. Бу оешмаларны бетереп, алмашка бүтән төрле тәрбия чаралары уйлап тапмадылар. Аның каравы илдә караклар, ришвәтчеләр, талаучылар, үтерүчеләр күбәйде. Террор оешмалары барлыкка килде. Акчаларын үз иленең икътисадын үстерүгә бирәсе урында байлар чит ил банкларына сала. Мәктәптә дә, гаиләдә дә элеккеге кебек укучыларга, балаларга тәрбия бирү традицияләре онытылды. 

Күпләрнең совет илен сагынуы гаҗәп түгел. “Левада” үзәгенең сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2017 елда СССРның таралуын Россия кешеләренең 58% ы авыр кичерсә, бу сан 2018 елда 66% ка җиткән. Моңа кадәр совет чорын сагынучыларның яше 55 тән артмаган булса, бүген 18-24 яшендәгеләр арасында да андыйлар җитәрлек. Ни өчен шулай? Язучы, философ Михаил Веллер моның бер сәбәбен болай аңлата: совет халкы үзенең бөек илдә яшәвен белеп, алда зур үзгәрешләр булачагына, тормышның яхшыра баруына ышанып, шуңа өмет итеп яшәде. Хәзер безнең алда бернинди дә перспектива күренми.  Илнең якындагы 20 елга үсеш планы юк. Безне алда ни көтә? Беркем белми. 

Түрәләрнең милли проектлар, хезмәт хакын күтәрү, ашамлык­ларга бәяләрне, коммуналь хезмәте күрсәтүләргә тарифларны бер дәрәҗәдә саклау, медицина хезмәтен яхшырту, аерым алганда даруларның хакын арттырмау турында сөйләмәгән көннәре юк, тик уңай якка үзгәреш сизелми. Хәзер халыкның гомерен озайту, демографик хәлне яхшырту хакында әледән-әле сүз кузгаталар. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртудан, аның сәламәтлеген саклаудан башка демографик хәлне савыктыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Каракларга, ришвәтчеләргә карата Россиянең йомшак законнары да илгә карата халыкның мөнәсәбәтен күпмедер дәрәҗәдә үзгәртүгә китерде. Россиядә бу афәткә каршы бер дә көрәшмиләр дип әйтү урынсыз. Тик күрелгән чаралар уңай нәтиҗә бирми. Көн саен диярлек илнең әле бер, әле икенче төбәгендә карак, ришвәтчеләр “калкып” чыга. Шуларны күреп үскән бүгенге буында ничек патриотлык рухы тәрбияләмәк кирәк?

Хәзер телевизордан нәрсә күрсәтәләр? Кинофильмнар атыш-­үтерештән башлана, үтереш-­атыш белән тәмамлана. Үзәк телевидениенең кайбер каналлары илдә танылган кешеләрнең читтә “адашып” калган балаларын эзләп табу, шуны ДНК, “ялган детекторы” белән раслау кебек уен-муен эшләрне күрсәтү белән мәшгуль.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Наталья Полонская да “Аргументы недели” газетасына биргән интервьюсында телевидение тапшырулары турында сөйләп, аннары болай ди: “Мин дәүләтнең кадрлар сәясәтен җайга салыр идем. Хөкүмәт Россия белән шөгыльләнүче намуслы кешеләрдән торырга тиеш. Бездә хөкүмәт әгъзаларының балалары  НАТО илләрендә укый. Мин болай булырга тиеш түгел дип саныйм. Һәр түрә армиядә хезмәт итсен. Аның балалары Россиядә укысын. Патшаларныкы кебек. Безнең түрәләр Көнбатыш илләре белән эш итә. Балалары да анда, акчалары да анда, бизнес та анда”.

Телевидение димәктән, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү чарасы буларак җырларыбызның әһәмияте әйтеп бетергесез. Тик соңгы елларда без моңлы көйләр тыңларга тилмереп ятабыз. Телевидениедә, эстрадада җырлаучыларның моңсыз, колакка ятышсыз такмазаларын тыңлап туйдык. Кайда безнең “җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле” көй-җырларыбыз. ТНВда ярый әле бераз күңел юатырлык “Җырлыйк әле” тапшыруы бар. “Мәйдан”, “Татар җыры”, “Болгар радиосы” программаларында халык җырларын, татар композиторларының моңлы, күңел кылларын тибрәтердәй көйләрен оныттылар. Йөзләгән моңлы җырларыбыз тупланган китаплар җырчыларның аларга күз төшерүләрен, кулга алып карауларын көтеп ята. Минем үземдә аларның бер өлеше саклана. Шушы 17 җыр китабын кулыма алам да, бездәге кебек җыр байлыгы башка бер халык­та да юктыр дип куям. Үз илеңә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләүгә, җыр, музыка сәнгатенең роленә бәя биреп җиткермибез икән, мәдәниятебез дә, икътисадыбыз кебек, кризис хәленә калырга мөмкин. Менә шуннан соң инде, без - патриотлар, үз халкыбызны, туган Ватаныбызны, көй, моң, җырларыбызны яратабыз, дип әйтеп кара. 

Без шушы илдә туып-үстек. Безнең Ватаныбыз бер генә. Аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга начар итеп күрсәтүдән, искелек калдыгы, дип тарихи биналарны, һәйкәлләрне җимереп ташлаудан ни отабыз?  Үткән тарихыбызны хөрмәт итсәк, аны кадерләп сак­ласак, киләчәк буын безгә рәхмәт әйтер.

Ниһаять, ил җитәкчелегенең үсмерләрнең патриотик рухын күтәрү өчен чаралар күрә башлавы мактаулы гамәл. Россия гражданнарына патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру өчен 2 миллиард сум акча каралган. Нәтиҗәдә үз иле белән горурланучы Россия кешеләренең саны артыр дип көтелә. Патриотик тәрбия бирүне оештыручылар сафы да, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә батырлык-патриотик һәм хәрби-патриотик музейлар саны да ишәергә мөмкин. Шуннан соң яшьләр хәзерге хакимиятнең терәге һәм таянычы була алырмы? Бу сорауга анык кына җавап бирергә иртәрәк әле.

Күп сүз китапта яхшы, дигәндәй,  халык шагыйре Роберт Миңнуллиннан да уздырып әйтеп булмас: “Яратырга килдек без бу җиргә”, “Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган телебезне, бернигә дә карамый...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев