Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Мөнир Абдуллин: Ник артмыйбыз?

Соңгы вакытта түрдә тагын демографик хәл, Россия халкының кими  баруы турында төрлечә фикерли, фараз кыла башладылар. 2050 елга Россия халкы 132,7 миллионга калачак икән. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белгечләре әнә шундый карарга килгән. Алай гына да түгел, шәһәрдә яшәүчеләр саны өч миллионга артачак, ә авылда алар хәзерге 36,8 миллион кешедән 22,1 миллионга калачак, имеш.

Бик күңелле хәбәр түгел. Шуңа күрә дә Владимир Путин май указында балалар тууын арттыру бурычын куйды. Тик кайбер галимнәр демографик хәлнең яхшырачагын шик астына куя. Икътисад фәннәре докторы Евгений Гонтмахер, Россиядә тууга караганда үлем күбрәк, дип саный. 2017 елда илдә 1,69 миллион бала туган, бу 2016 елдагыдан 203 меңгә кимрәк. 2017 елда Россия халкы 134,4 меңгә азайган. 2018 елның биш аенда 77,8 мең кешегә кимегәнбез. Куанычлы саннар түгел: нишләргә соң?

Халык саны артмый, дип зарланып утырудан файда юк. Илнең икътисади хәле яхшырмый, социаль проблемаларны хәл итү өчен җитди чаралар күрми, хөкүмәтнең халык сәламәтлеген ныгытуга, авылларны саклап калуга юнәлдерелгән  ныклы сәясәте булмый торып, бу упкыннан чыгуның бүтән юлы күренми. Үзенең тормышын очын очка ялгап яшәгән гаиләләрдә бала кайгысымыни?! Илдә эшсезләр саны кимеми. Бу бигрәк тә җитештерү тармакларында эшләүчеләргә кагыла. Аның каруы түрәләр, идарәчеләр, эшмәкәрләр саны арта.

Яңа Россиядә яши башлаганнан бирле, авылда 9,2 мең торак пункты беткән. Татарстанда 60 ел эчендә йөзләгән авыл юкка чыккан. Республикада ярты гасыр эчендә авыл халкы 50 процентка кимегән. Элек халыкның күпчелеге авылда яшәде, шәһәрдә халык авылда яшәүчеләр исәбенә артты. 

Бүген авылларыбызның хәле мактанырлык түгел. Соңгы мәгълүматларга караганда, әле Россиядә 95 мең авылга газ кермәгән. Авыл юлларында йөрерлек түгел. Бу яктан безнең Татарстаныбызда да эшлисе эшләр хәттин ашкан. Авылларда “оптимизация” дигән сылтау белән мәктәпләр, хастаханәләр ябыла. Кайбер авылларда кибетләр, мәдәният йортлары юк. Мондый авылларда кемнең яшисе килсен. Ә без балалар аз тууга гаҗәпләнәбез.

Хәзер шундый сорауга җавап эзләп карыйк. Совет заманында, колхоз һәм совхозларның гөрләп эшләп торган чагында, күп кенә авылларда йорт саен 6-10 бала үскән. Яшәү шартлары яхшы идеме? Юк! Авыл халкы үз  көнен үзе күрде. Мал-туар асрап, 25 сутый бәрәңге утыртып, колхозда хезмәт көненә эшләп, ишле балалар үстерде. Авыл кешесенә паспорт бирә башлагач, яшьләр шәһәргә укырга китте. Шәһәрдә эшкә урнашкан кешеләр кайчан да булса фатир алачагына өмет итеп яшәде. Авылда эшләгән кешенең хезмәтенә акча белән түли башласалар да, ул гына тормышны көйләп алып бару өчен җитмәде. Бүген иң аз хезмәт хакы кайда дисәләр – авылда. Анда балаларны үстерүгә, тәрбия кылуга әбиләр, дәүәниләр булышкан, күп кенә гаиләләрдә киленнәр белән каенаналар бергә гомер кичергән.

Патриотизм хисе, илгә, туган җиргә, туган якка мәхәббәт кешеләрдә киләчәккә ышаныч, өмет уяткан. Татулык, бер-береңә игелек кылу, бер-береңне ихтирам итү, бер-береңә булышу кебек сыйфатлар тәрбияләнгән гаиләләрдә кешеләр кыен шартларда да тормышына канәгать булып яшәде.

Хәзер авылда бала табып үстерергә кеше калмады. Мондый шартларда  шәһәр авыл исәбенә арта алмый. Шуңа күрә шәһәр халкының заманча шартларда яшәве өчен хөкүмәт тиешле чаралар күрсә, демографик хәлнең яхшырачагына ышаныч бар. Тик әлегә Россиядә кешенең хезмәтенә тиешенчә бәя бирелми. Моның төп сәбәпләреннән берсе – безнең илдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен җитәрлек эш алып барылмый. Шуннан башка халыкның кереме артмаячак, ә бу – бала санын арттыруга нык комачаулый. Икътисадчыларның фикеренчә, икътисади яктан нык алга киткән илләр дәрәҗәсенә җитү өчен, Россиягә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5 процентка арттырырга кирәк. Шуннан башка байый да алмаячакбыз, фатирлар да, балалар бакчалары да җитәрлек булмаячак, кешенең гомере дә озаймаячак. Балалар туу да артмаячак. 

Яшәү кыйммәтләнә, тормыш шартлары авырая барган бу заманда кемнең күп бала табып, үзенә мәшәкать арттырасы килсен. Кайчан ипотека акчасын түләп бетерергә? Коммуналь хезмәтләргә ничек акча җиткерергә? Балаңны югары уку йортына кертү өчен акча каян табарга? Хөкүмәттәге түрәләр салымнарның яңа формаларын уйлап табып тора, моның өчен акча ничек юнәтергә?

Безнең түрәләр күпбалалы гаиләләргә пособиеләр, субсидияләр бирү турында күп сөйли. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйткәнчә, Россия ярлыларының 70 проценты – балалы гаиләләр. Ә бала саны ишәйгән саен гаиләнең чыгымы да арта. Ник хөкүмәт ишле балалы гаиләләргә пособие күләмен арттыру турында уйламый? Югыйсә, ата-аналар ай саен хезмәт хакының 13 процентын дәүләткә бирә. Безнең законнарны да аңлавы кыен. Гаиләнең кереме аның һәр әгъзасына тиешле бер суммадан артып китә икән, бу гаилә аз тәэмин ителүчеләр категория­сенә керми һәм дәүләт ярдәменә таяна алмый. Ә бит балаларга кием-салым, бүтән кирәк-ярак алу, балалар бакчаларына, җәйге лагерьларга түләү, дәвалану, төрле түгәрәкләргә түләү өчен күпме акча кирәклеген ата-аналар бик яхшы белә. Илдә күпме ялгыз аналар барлыгын да искә төшерсәк, хәлләр бик шәптән түгел.

Социологларның сорашып белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күп кенә гаиләләрдә 2-3 бала табып үстерергә каршы түгелләр. Әмма ата-аналар үз таләпләрен дә куя: ни өчен авылларда мәктәпләр саны кими? Медицина ярдәме күрсәтү нигә түләүле була бара? Ясле-бакчага баласын урнаштыра алмый интегеп йөргән ананың тагын бала табып үстерәсе килерме?

Экспертлар фикеренчә, 2025 елга яшь хатын-кызлар саны илдә ике тапкыр диярлек  кимиячәк. Моның исә гасыр ахырына ил халкының хәзергедән ике тапкырга кимүенә китерүе ихтимал.

Моннан берничә ел элек Владимир Путин, өч балалы гаиләләр бездә нормага әйләнергә тиеш, диде. Социологлар моның өчен иң элек дәүләтнең тотрыклы социаль сәясәте булырга тиеш дип саный. Бездә демографик хәлне мигрантлар исәбенә савыктыру турында гәп сатучылар да бар. Без чит илләрдән үрнәк алып, мондый юлга баса алмыйбыз. Тарих сабакларын искә төшерү дә җитә. Борынгы Римнең шул заманның иң көчле һәм зур шәһәргә әйләнүе анда балалар арту белән бәйле диләр. Император хәтта баласыз гражданнарны милексез калдыру турында закон чыгарган. Рим халкы арткан. Ләкин берзаман бала туу кими башлый. Мондый хәл Рим империясенең халкы кимүгә китергән һәм нәтиҗәдә империя таралган. Чөнки Рим армиясендә башка илләрнең халыклары да хезмәт иткән, ә аларда бала кайгысы булмаган.

Кайбер Европа илләрендә бүген дә халык санын мигрантлар исәбенә арттыруга исәп тоталар. Мәсәлән, Германиядә яңа туган балаларның 20 процентының әнисе – чит ил кешесе. Әгәр дә бүгенге кебек Россиягә дә мигрантлар килү дәвам итсә, ил җитәкчеләре моңа чик куймаса, безнең дә уңайсыз хәлдә калуыбыз бар.

Африка илләреннән дә, Якын Көнчыгыштан да Россиягә килергә атлыгып торучылар хәзер дә җитәрлек. Белгечләр фикеренчә, XXI гасыр уртасына качакларның 200 миллион кешегә җитүе ихтимал.

Демография чоңгылыннан чыгуның иң нәтиҗәле юлларыннан берсе – халыкның гомер озынлыгын арттыру, аның сәламәтлеген саклау өчен ныклы һәм җитди чаралар күрү. Шуннан башка 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә, 2030 елга 80 яшькә җиткерү турындагы сөйләшүләр буш сүзләр генә булып калачак. Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртудан башка хәлнең үзгәрүе икеле. Ни кызганыч, ул түләүле була бара. Дарулар хакы арта. Россиядәге торак пунктларының 10 процентка якыны медицина ярдәме ала алмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, илнең 62 төбәгендә ир-атларның гомер озынлыгы уртача 65 яшь тирәсе, ә өч төбәктә 65 яшьтән дә кимрәк. Россиядә ирләрнең 40 проценты, хатын-кызларның 20 проценты 65 яшенә дә җитми. Россиядә ирләр Европа илләрендәгедән 13 елга, хатын-кызлар 7 елга азрак яши. 

Түрәләр яңа медицина үзәкләре ачу, дәвалау системасын камилләштерү, яңа дарулар турында сөйли, ә газета-журнал язмаларыннан, телевидение тапшыруларыннан күренгәнчә, хәйрия фондлары авыру балаларны чит илләргә дәваланыр­га җибәрү яки Россиядә дәвалану өчен акча җыя, ата-аналар хәлле кешеләрдән ярдәм сорый. Безнең медицина шундый хәлгә төшкән икән, иң элек хөкүмәт медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту турында кайгыртырга тиеш. Ләкин табибләрнең хезмәт хакын күтәрми торып, моңа ирешү икеле. Медицина – Россиядә бүген хезмәткә иң аз түләнә торган тармакларның берсе. 

Иҗтимагый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы мәгълүматларына караганда, алга киткән 32 ил арасында хезмәт хакы буенча Россия 30 нчы урында тора. Бездә җитәкчеләр, түрәләр белән гади хезмәт иясе эш хакында аерма зур. Хөкүмәт үзенең министрларына айга ярты миллион сумнан алып бер миллион сумнан артык түләргә акча таба, ә аз хезмәт хакына тир түккән кешеләргә бирергә кызгана. Социаль анализ һәм фаразлау институты мәгълүматлары күрсәткәнчә, илдәге гаиләләрнең 20 проценты коммуналь хезмәтләргә түли алмый. 18 процентының дарулар алырга акчасы юк.

Менә шуннан соң кемнең гаиләдә бала санын арттырып җәфа чигәсе килсен?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев