Мәдәни җомга

Мин карак белән яшим?

Алдан кисәтәм, исемнәрне үзгәртеп бирәм. Хурлык бит бу, кешедән оят... Ленар белән өйләнешкәнгә ике ел. Ышанасым килмәсә дә, ул карак дигән фикергә килдем. Мондый хәлгә калган кеше язу түгел, бөтенләй укымыйдыр да. Сездә дә шулай булдымы дип соравым түгел. Татар гаиләсендә сирәк күренештер бу. Шулай да, бүлешәсем килә. Читтән генә булса да үзегезне минем хәлгә куеп, киңәш бирегезче...

Очрашып йөргәндә үк Ленарның дусларын яратмадым. Кешенең мәкерле булуы күзеннән үк күренә. Аның кайсы дустын алсаң да, барысы да ялтырап торган шома күзлеләр. Аларның үзара сүзсез дә күз карашы белән ымлап сөйләшүләрен сизә идем. «Нәрсә карашасыз?» – диюемә: «Нәрсә булсын, сиңа тоела гынадыр», – дип, кочаклап, читкә алып китә иде. Мәхәббәтнең күзе сукыр, әйе. Дуслары шикле тоелса да, Ленарның үзеннән беркайчан да шикләнмәдем. Даими эш урыны юк икәнен дә белә идем. Ул йә курьер, йә менеджер булып урнаштым дия иде. Беркайчан да акчасыз йөргәне булмады. Миңа да игътибар күрсәтеп, чәчәкләр, бүләкләр бирде, кафеларга ашарга чакыра иде, төнге клубларга йөрдек. Бүләк дигәннән... Хәзер генә аңлыйм. Шул бүләкләрдән үк шикләнәсе булган икән. Алтыннар бүләк итә иде Ленар миңа. Беләзек тә, йөзек тә, муенга чылбыр да бүләк итте. Ләкин аларның беркайчан да кәгазе, кибет тамгасы юк иде. Хәтта миңа кадәр аларны кемдер киеп йөргән кебек тә тоелган иде. Үземнең алтын сатып алганым булмагач, аларның нинди булырга тиешлеген дә уйламаганмын, шулай онытылган... Үзем эштә беренче премия алганнан соң  истәлеккә йөзек алыйм дип барган җиремдә беренче тапкыр уйландым. Кара, алтынны болай саталар икән дип...
Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, бик теләп риза булдым. Ленар тормыш итәрдәй егет, ике ел очрашып йөрдек, акча эшли белә. Яши башлагач, кырын яклары күренә башлады инде. Бер бай туганнарыбыз затлы ресторанга туйга чакырганнар иде. Янәшәдә утырган иремнең икебезнең чәй кашыкларын кесәсенә салганын күргәч, шаярта дип уйладым. Нишлисең, диюемә: «Кызык бит, истәлеккә алыйк әле, бигрәк матурлар», – диде. Миңа да бу кызык тоелды. Кешенекен алмыйбыз бит, ресторанныкы, имеш... Беренче сигнал шушы булды. Шулай шикләнерлек әйберләр булып торды. Бер вакытны, улыбыз тугач, дусларыбыз бәби күрергә дип кунакка килде. Лилия эштән үк килгән иде безгә, өенә керергә өлгермәгән. Эштән кайтуга салып куя торган алтыннарын, сәгатен бездә салып, сумкасына тыгып куйды. Без моны барыбыз да күрдек. «Уф, арам шушы алтыннан», – дип, барыбыз каршында салып куйды. Икенче көнне Лилия шалтырата. Алтыннарын таба алмый икән. Сәгате шунда калган, алтын беләзеге, чылбыры, ике йөзеге – берсе дә юк, ди. Төшеп калмаганмы сездә дип, эзләп каравымны үтенде. Ленарга да бу хакта әйттем, бергәләп эзләдек, диван асларыннан, коверларны күчереп эзләдек. Алтыннар юк. Бәлки машинада төшеп калгандыр дип, Лилия эзләвен дәвам итте. Ә мин... Ленарның куртка кесәсен акча алырга дип ачкан идем, анда  Лилиянең алтыннары ята! «Тукта! Үзем!» – дип, Ленар йөгереп килгәнче мин аларны күреп өлгердем. 
Шул вакыта бөтен эчем яна башлады. Нинди хәл бу? Минем ирем карак?! Мин бу сүзләрне ярсып-ярсып кычкырдым кебек, ләкин авызымнан бер сүз дә чыкмады – шоктан тавышым беткән иде. Ә Ленар? Ул нидер аңлатырга тырышты. Ләкин мин ишетмәдем. Ничек яшәргә? Бу кеше белән ничек яшәргә? Тукта, кая эшли соң ул? Аның эш урыны да юк. Нинди акчага яшибез без? Бу кемнедер талаган акчалар түгелме соң? Машинасы да дусты исеменә язылган бит аның, үзенеке түгел. Мин кешедән урланган алтыннар киеп яшим икән бит! Ә төнлә эшкә чыгып китүләре? Аннан соң атна буе өйдә ятуы? Качып ятулар булган бит ул...
Өч көн буе сөйләшмибез. Миңа ниндидер карарга килергә кирәк. Туганнар, дуслар, әти-әниләр өчен без матур гаилә. Ләкин нинди гаилә корганымны, кем белән яшәвемне мин әле генә аңладым. Бер көн дә яшәмичә, бүген үк качып китәр идем. Бала бар. Ничек кенә әрнесәм дә, еласам да, салкын баш белән уйларга кирәк. Үзгәртеп булырмы бу кешене? Иртәгә үк килеп кулга алсалар? Мине дә гаепләсәләр? Туганнар белсә, бу хурлыкка ничек түзәргә? Ничә еллар кәсеп иткән инде ул моның белән? Шул гомер буе бер дә шикләнмәдем микәнни? Алтын эшләнмәләр – мин белгәннәре генә... Атналык командировкаларга китүләренең асылында нәрсә ятканын кем белә? Кеше ышанмаслык хәл, чыннан да... Мин карак белән яшим! 

 

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: