Мәдәни җомга

Хәким Гыйләҗев: Матбугат яклауга мохтаҗ

1972-1991 елларда Татарстан журналистларына Хөсәен Ямашев исемендәге премия бирү гадәте бар иде.

1972-1991 елларда Татарстан журналистларына Хөсәен Ямашев исемендәге премия бирү гадәте бар иде. Замана үзгәреп, котырган базар чирен эләктергәч, совет чоры символларын һәм күренекле шәхесләрен, өстебезгә ябынган юрганны алып аткан кебек кенә, алып ташладык. Яңа, “шәп” тормышны өстәгеләр мактап туялмый, тик астагылар зарланырга мәҗбүр. Югары катламдагы бер төркем “спорт корылмалары, һәйкәлләр төзибез”, дип мактанса, авыл пенсионерлары чәйгә салырга бер кашык сөт тә таба алмыйча яши. Авыл белән бергә сыерны да бетердек. Журналистларның бер өлеше шул катламның беренчесен мактау, икенчесен күрмәмешкә салыша. Элек алай түгел иде.

Хәзер журналистлар «Бәллүр каләм» премиясе алып кинәнә. Тик ул каурый каләмме, алтын яки корыч каләмме – әллә ни дәрәҗәле яңгырамый, халык та ятлап калмый. Тукай яки Җәлил премиясе белән янәшә куярлык түгел. Журналистлар өчен дә кадерле яңгырамый, түшкә тагарга медале дә юк. Аның акчалата күләме дә сөенерлек түгел, 40 мең сум инде. Журналистлар берлегендә җитәкчелек үзгәргәч, бу мәсьәләдә яңарыш та әлегә һич сизелми.

Журналистларның быелгы премиясен бирергә әзерлек тагын да арткарак тәгәрәгән сыман. Әйтик, премиягә басма эшләр кабул ителү турында белдерүне күп еллардан бирле республиканың үзәк газеталары беренче булып халыкка җиткерсә, быел алар да вакланып маташмады. 

Интернеттан эзләнә торгач белдек, конкурска документлар кабул итү 5 апрельдә үк ябып куелган икән. 

Журналистлар конкурсында инде тиражлары бетүгә барган район газеталарына зур урын бирелә. Ә ул газеталарның элекке данын кайтару турында уйлаучы юк. Авыл хәбәрчеләрен җыеп  конференцияләр үткәрү күптән онытылды. Район газеталарының җомга санын дистәләрчә битле итеп, үзәктән кушымта белән чыгаралар, ә бу кушымта үзен акламый. Укучылар өстәгеләрдән “без үзебезнең район кешеләре турында укырга телибез”, дип көн дә таләп итә. Ә безне, көчләп, кайсы альпинистның нинди тауга үрмәләвен, авылга эшкә барачак табибнең күпме акча алачагын, яки ниндидер субсидияләр турында укырга мәҗбүр итәләр.

Шушы араларда матбугатта Казаннан Далирә исемле туташның «Укыйсы килә» дигән кечкенә генә язмасы күзгә ташланды:

– Элек тукталышларда татар газеталарын ябыштырып торалар иде. Хәзер бәяләр кыйммәт, бөтен кеше дә яздыртып ала алмый. Халыкны матбугатка якынайту өчен җәй айларында парк-скверларда бушлай уку мөмкинлеге тудырылсын иде. 

Ул үзенә ниндидер бүләк көтми, халык өчен сорый, халык матбугатны яратсын өчен кыйммәтле тәкъдим кертә. Ә күп кеше нинди газеталар чыга икәнен уйлап та карамый. Матбугатка язылу айлыгы игълан итсәләр дә, нинди матбугат төрләре бар икәнен пропагандалау юк. Китапханәләргә керсәң, уку залларында бик күп басмаларның соңгы елларда юкка чыкканын күрәсең. Мисалга, рес­публика милли китапханәсендә «Сельская жизнь» газетасының булмавын әйтү дә җитә. Ул Мәскәүдә 48 000 тираж белән чыга. «Татарстан почтасы»ның Казан шәһәрендәге матбугатка язылу бүлегенә шалтыратып тикшердек: башкалабызда аны бер данә дә алдырмыйлар икән. Әгәр Авыл хуҗалыгы министрлыгы шушы газетаны автобус тукталышларына ябыштырып торса, аңа язылучылар да барлыкка килер иде. Анда бакчачылык, авыл тормышы проблемалары да бик әйбәт яктыртыла, ягъни хаҗәте бар.

Газеталарның тиражы кимү – аларның «Татарстан почтасы» киосклары аша сатылу бетүдән дә килә. Бөгелмә урамнарында газета сату киосклары берәү дә калмады. Азнакайда берәү бар-барын. Әмма шул “шыр” татар шәһәрендә дә «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарының сатуда булганы юк. Район почта бүлеге хезмәткәрләре моңа аклану таба алмый күрәсең, бу мәхшәрнең сәбәпчесе Казанда утырадыр. Ә мондый ваемсызлыкка чик куючы җитәкчеләр калмады. Менә 6 апрель көнне «Ватаным Татарстан» газетасында Журналистлар берлегенең РФ Премьер-министрына мөрәҗәгате басылды. Ул бик вакытлы һәм мөһим мәсьәләгә кагыла: матбугат басмаларын таратуда «Россия почтасы» белән мөнәсәбәтләрне җайга салу турында. Бу гозергә Мәскәү колак салырмы, бик икеле. Аңлашыла булыр, мәскәүлеләргә милли телләр, милли матбугат белән милли әдәбиятларның бөтенләй кирәге юк бит.

Азнакай районы.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: